
Алсу Нәҗми
Шигырьләрен яратып, бер тында укып чыксам да, Алсу Нәҗминең иҗади егәре, потенциалы проза жанрында зуррак түгелме икән дигән сорау туды күңелдә. Шигырь язучылар күп бездә, бигрәк тә хатын-кызлар арасында. Ә менә чәчмә әсәрләргә тотынырга барысы да җөрьәт итми. Гомумән алганда, бүгенге көндә татар прозасы мавыктыргыч әсәрләргә кытлык кичерә дип саныйм. Булганнарының да күпчелеге ниндидер сәер дөньялар, эчкечелек, фахишәлек, ямьсезлек турында. Берзаман актуаль тоелсалар да, туйдыра андый хикәя, повесть, романнар. Әйтерсең, әйләнә-тирәбездә матурлык бөтенләй дә юк.
Ә менә Алсу Нәҗми матурлыкны күрә һәм, иң мөһиме, күрсәтә белгән дигән нәтиҗәгә килдем. Тагын шул ук сүзне кабатлыйм: авторның хикәя һәм повестьлары да миңа ХИКМӘТләрне искә төшерде. Шул уңайдан, алдан ук әйтеп куярга кирәк таптым (авторга киңәш характерында): әсәрләрнең жанрын билгеләү мәсьәләсендә яхшылап уйларга иде. Чөнки мин укып чыккан әсәрләрне аерым берләрен гади генә хикәя яки повесть кына дип атап булмый. Араларында нәсергә охшаганнары да бар, очерк язмасын хәтерләткәннәре дә шактый, инде шул ук хикмәт, хикәят дип әйтерлекләре дә очрый. Шул нисбәттән, Алсу Нәҗминең яңалыгы да күзгә чалына.
«Казан» хикәясенә автор үз фикерләрен белдерү өчен кечкенә (әмма төш кенә) деталь керткән. Биредә сүз Актаныш якларында яшәүче Рәшит бабайның казаны хакындагы серне ачу вакыйгасы турында бара. Картлар белән бергә Казан автовокзалында утырган «мин» әнә шул серне ачу өчен геройларының туган якларына юл тота. Юлда барганда ана белән кызны үз машинасына утырткан, юлда калдырмыйча өенә алып кайткан Сәлим гаиләсенең ихласлыгына, изгелегенә шаккатасың. Ә инде Рәшит бабайның гаиләсе һәм әйләнә-тирәсе – үзе бер искиткеч дөнья. Автор геройларының характерын, портретын, мохитын шул дәрәҗәдә ышандырырлык итеп тасвирлый ки, укучы да бер мәлгә әнә шул дөньяда яшәргә тели башлый. Казанга килгәндә исә, аның ерак гасырлардан бу гаиләнең буыннан-буынга килгән мирас икәнлеге ачыклана. Әнә шул мирас Рәшит бабайга буыннар, нәсел-нәсебе, шәҗәрәсе хакында онытмаска мөмкинлек бирә. Казан әле бабайның балаларына, оныкларына да тапшырылачак. Бу исә тагын да глобаль нәтиҗәгә китерә: мондый гаиләләр булганда милләтебез яшиячәк, шушы җирдә, шушы туфракта яшәүчеләр туган якларының кадерен беләчәк, халкы белән горурланачак. Шул рәвешле, Рәшит бабайның казаны турындагы хикәятен әсәрнең метафора-вакыйгасы дип әйтә алабыз.
Авторның проза әсәрләре арасында да үгет-нәсыйхәт, яхшылыкка, матурлыкка өндәгәннәре шактый. «Көлчә» хикәясендә сүз һәркемнең дөньяда изгелек кылып яшәргә тиешлеге хакында бара. Әйләнә-тирәңдәгеләрне (бигрәк тә балаларны) шушы гади генә көлчә камырыннан ясалган ризыктан мәхрүм итсәң дә, нәтиҗәсе, җәзасы сиңа кире әйләнеп кайтачак. «Кешеләр! Ходай бәндәләре! Бар нәрсә дә кире әйләнеп кайта. Уйламагыз бүгенге көн турында. Рәнҗетмәгез фәрештәгә тиңнәрне!» дип искәртә автор. Кылган гамәлләрең өчен җәза алу мотивы «Үч» хикәясендә дә кызыл җеп булып күтәрелә. Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга булган мөнәсәбәтне сурәтләгән «Айзирәк» кебек хикәяләрне мин мәктәп программасына ук кертер идем. Алсу Нәҗминең мәхәббәт прозасы да үзенчәлекле. Алдан әйткәнебезчә, мәхәббәт, бигрәк тә аның нәтиҗәсе төрле була шул. «Баласын җуйган болан», «Укытучым» , «Нигә?» кебек хикәяләрдәге мәхәббәт корбаннары өчен борчылырга мәҗбүр булсаң, «Чәчәкче кыз», «Урман сере» әсәрләре геройлары өчен шатланып утырасың, алар кичергән бәхетле мизгелләрне үзеңнең дә сынап-татып карыйсың килә башлый. «Йолдызлар балкышы» повестын исә Алсу Нәҗминең иҗат үре дип тә санарга буладыр. Бу әсәрне укып чыккач та, айный алмадым. Андагы матурлыктан, ихласлыктан. Менә ич нинди дөньялар да бар сурәтләү өчен дип уйлап куйдым, ә без һаман эчкечелек, авылларның бетүе турында язабыз! Болай да пычрак дөньябызны, яшәешебезне әдәби әсәрләр аша да ямьсезләндерәбез. Гадәттә, миндә (башкаларга да шул ук хас дип уйлыйм) теге яки бу әсәрне укып чыккач канәгатьсезлек туа: автор нигә әсәрен нәкъ менә шунда тәмамлады икән, геройларның язмышы ничек булып бетте икән, бәхетле булганнармы алар, юкмы? Соңгы әсәрне укыгач, андый хис бөтенләй калмады. Озак кына бәхеткә сусап, үз язмышларын соңлап кына бәйләгән Заир белән Мәрҗәнә өчен күңел тыныч, алар, һичшиксез, бәхетле булачак!
...Әлеге язмада мин «тормыш», «яшәеш», «бәхет», «изгелек» кебек төшенчәләрне еш кабатладым. Алсу Нәҗми әсәрләрендә сүз нәкъ менә шулар турында бара. Хөрмәтле укучым! Рәхәтләнеп сезне дә аның дөньясына, Алсу Нәҗми дөньясына чакырам. Үкенмәссез!
Радик Сабиров, филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты мөгаллиме
татарская писательница, поэтесса.
- © Назмутдинова А.М., 2012 г.
© Чыганак: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
← назад ↑ наверх