• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Абдулла Алиш

    Куршеләр


    ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

    Колхоз станы. Сәхнәненң бер читендә тубәсен такта белән ябып эшләнгән ашханә, аньң уртасында өстәл, эскәмияләр. Ашханәнең бер баганасына умывальник эленгән. Бер киштәдә сабын, бер кадакта сөлге. Ашханә терле плакатлар белән бизәлгән. Стенада сәгать, сте­на газеталары. Ашханә якынындагы бер баганага рельс кисәге асылынган, колхозчыларны ашарга чакыра торган рельс. Сәхнәнең алгы ягындарак кирпечләр өстенә утыртылган казан. Аньң астында ут янганы, ашньң кайнап торганы күренә. Сәхнәнең икенче читендә ерактан арыш кибәненең почмагы күренеп тора. Пәрдә ачылганда яулыгын арттан бәйләгән Галимә җиңнәрен сызганып, казан буенда эшләп йөри. Сәхнәнең кибән ягында саламга буялып беткән



    Ә п р ә й һәм кулына сәнәк тоткан Г а й ф у л л а керәләр.

    Ә п р ә й (киерелә, авызын кесә хәтле ачып исни). Менә, Гайфулла абзый, бер рәхәтләнеп ял итәргә дә слабот юк. Менә икенче кибән астыннан кучәм, әле тегесе күреп кала, әле бусы сизеп кала. (Җайлы урын эзли.) Слабот юк безнең колхозда, слабот! (Авызы ачыла, исни.)

    Г а й ф у л л а. Ярый, кер менә шушында. Син үзең болай акыллы гына егет булсаң да, кайчак башың җитми кала, ахры. Күптән шушында гына чумалар аны. (Салам казый.)

    Ә п р ә й (саламны казый-казый). Монда бит стан якын, Гайфулла абзый.

    Г а й ф у л л а. Кеше дигән хайван борын астындагын тиз күрмәүчән була ул, әнем Әпрәй.

    Ә п р ә й. Главнай слабот юк колхозда, миндә ул Биктимернең таракан күкәе хәтле дә эше юк бит. Ә аньң күралмаганы Әпрәй. Юпь-юньле генә эшләп ятасың, ул килә дә: «Әпрәегез тайга атланмадымы?»- дип, бугазын киерә башлый. Мин ял итештергәләгәннән колхозларына чортым да булмас әле. (Саламга башын тыккан җирдән.) Гайфулла абзый, беркөнге эш өчен буш итмәм дигән идең дә, бушрак булып тора әле, чево-то.

    Г а й ф у л л а (Әпрәйне саламга күмә-күмә). Четоводны уңайлы вакытта туры китереп булганы юк. Күрәсең, эш. (Сәнәген күрсәтә.) Иокыңны гына бел, трудсыз да трудденьле итәрмен. Главный, четовод үз кеше. (Гай­фулла китә башлый, Әпрәй тиз генә салам астыннан чыгып Гайфулланың артыннан кычкыра.)

    Ә п р ә й. Гайфулла абзый.

    Г а й ф у л л а (тиз кире борыла). Чү, энем, киртә җимермә, нигә разбой саласың, кеше күрмәсен. Главно, ми­не синең, белән күрмәүләре хәерле...

    Ә п р ә и. Мә!

    Г а й ф у л л а. Нәрсә ул?

    Ә п р ә й. Гамәл дәфтәре.

    Г а й ф у л л а. Нигә ул миңа?

    Ә п р ә й. Четоводтан атметка куйдырам дидең бит?

    Г а й ф у л л а. Хшзергә үзендә торсын. Бар, өнеңэ кер, хәерле йокы.

    Ә п р ә й. Гайфулла абзый, (кибән астына күрсәтә) әйдә, минем фатирга кереп чыгасьңмы? Бераз отдыйхатлап алырсьң, әйдә!

    Г а й ф у л л а (чын күңелдән). Юк, юк, что син, миңа ярамый ул, минем эш икенче... Миңа эш кирәк... Полит­отдел комсомолы килгән... Әйдә чум инде тизрәк. (Салам­ны каералар.) Күреп калса, йокыңны качырыр. (Әпрәйне саламга күмә һәм аңа карап.) Колхозда синең ише кибән асты ударниклары күбрәк булса, безнең тегермән канатына җил инде ул. (Эшлекле кыяфәт белән сәкнәне утеп чыга башлый, сәхнә уртасында бер кашык табып Гали-мәгә суза.)

    Г а й ф у л л а. Мә, күрше, бер кашык төшеп калган, җыеп куй, әрәм-шәрәм булмасын, колхоз нәрсәсе бит. (Чыга башлый.)

    Г а л и м ә (ала). Аш булды бит, күрше, кая китәсең тагы?

    Г а й ф у л л а. Ашарга әле өлгерербез, күрше. Эш тыгыз әле. (Кызу чыгып китә.)

    Г а л и м ә. Кая булмаса, шуны казанга салып җибәрим әле. Аш тагы да тәмлерәк булсын. (Төенчегеннән биш йомырка алып сытып казанга сала.) Үз тавыкларым салган йомыркалар. Бу арада әллә нигә колхоз фермасыннан йомырка бирми башладылар әле. Каладан чебеш чыгара торган машина килгән дә, йомыркалар шуңа кирәк, ди. Бу Советны да әйтәм, әллә ни төрле машиналар чыгарып бетерде. Болай булгач, әтәчңең дә почеты төшәр. (Учак астын карый-карый.) Шкаф шикелле машинага бер якт'ан йомырка салып торалар, ди, икенче яктан бер көтү тавык йөгереп чыгып тора, ди. (Нурый керә.)

    Н у р ы й. Ашың буламы, җиңги? (Сәгатькә карый.) Сәгать телләре кушылганнар монда. (Чаң суга.)

    Г а л и м ә. Кай арада 12 булган. (Казаныннан шулпа алып өрә-өрә кабып карый.) Әллә кайчан өлгерде. (Үз-үзенә.) Тозы-тибезе чак булды микән? Әшләгән кешеләрнең ачуларын китерә торган булмасын. Тырышып-тырышып эшләгәч, кинәнеп бер җәелеп ашарга булсын. (Умывальникка су салып куя. Нурый тагын чаң суга. Бераздан 5-6 колхозчы, шулар эчендә Биктимер керәләр.)

    Н у р ы й. Кага-кага кулларым калмады, электәге чиркәү кагучы Степаннан ким түгел. Галиябану көенә дә кагып карадым. (Көлешәләр.) Һич кайтарып булмый икән сезне, тамырландыгызмы әллә?

    Б и к т и м е р. Тамырлану нәрсә ул, бер катырак өермә килсә, тамырың ниең белән йолкый да алып китә. Ярыш җибәрми, энем, ярыш. (Башкалар берәм-берәм умывальник тирәсендә юына торалар.) Мин үзем ашка кадәр тагын бер әйләнә алмам микән дим. Гәрәйша ми­нем әйләнгәнне күрә дә эченнән генә: «Кара, ләгънәт, Биктимер мине уза бит, ашка кадәр ике әйләнеп булыр әле»,- дип исәпли.

    Г ә р ә й ш а. Дөрес, Биктимер. Әйтерсең, минем эчкә кереп чыккан инде, ләгънәт. Каян белә ул минем уйдагын?

    2-к о л х о з ч ы. Ул бит күбебезнең эчендәген сөйли.

    3-к о л х о з ч ы. Ул бит элек кенә иде. Эшне аны бабайлар да эшләп бетерә алмаганнар ди торганнар иде.

    4 - к о л х о з ч ы. Әй, лыгырдыйлар инде шунда.

    Г ә р ә й ш а. Шушындый яхшы көннәрне игенне җыеп алуың ни тора. Коры вакыт җыйналган иген алтын бе­лән бер ул.

    2-к о л х о з ч ы. Ай, Галимә җиңги, аш исе борынны яра. Әллә ашка теге яфрак-мофракларны салып җибәрдеңме?

    Г а л и м ә. Анысын инде менә ашаганда күрерсез. Алдан мактама. Мактаулы кыз туйда нишли, ди?

    Г ә р ә й ш а. Шыгырдый, ди. (Көлешәләр.)

    Галимә ашны табак белән өстәлгә китереп утырта. Колхозчылар чиратлап ашарга утыралар. Нурый янына бер колхозчы килеп утыра. Нурый аның колагына пышылдагач, ул китә. Нурыйның уң ягыңдагы урын да буш кала. Колхозчылар ашый башлыйлар. Шул вакыт Д р у ж и н и н керә. Алар ашый-ашый сүзгә көрешәләр.

    Д р у ж и н и н. Сәламәләйкем, иртәшләр!

    Б и к т и м е р. Вәгаләйкем сказал, Дружинин иптәш. Әйдә түрдән уз.

    Г ә р ә й ш а. Бик мактап йөрисең икән әле.

    Г а л и м ә. Әйе, аш өлгергән җиргә генә.

    Д р у ж и н и н. Сезне мактамагач, кемне мактарга кирәк. Сез бит ул... һич менә әйтеп булмый... Татар телендә андыи сүз юк. Как черти эшлисез.

    Б и к т и м е р. Җеннәр кебек дигән сүз була инде, иптәш Дружинин.

    Д р у ж и н и н. Эһә, оказывается, бар.

    2-к о л х о з ч ы. Җен юк ич ул. Нигә безне дөньяда булмаган нәрсә белән тиңләштерәсең? Син хет трактор кебек эшлисез диген.

    Б и к т и м е р. Булмаса да искедән кереп калган бер гәдәт иде шунда.

    Умывальник янында чират алмашына бара. Нурый сызгырына-сызгырына чыгып югала.

    Д р у ж и н и н. Но, бригадир иптәш, бүген эшләр ничек?

    Б и к т и м е р. Ничово, товарищ Дружинин. Теге солы клинен урдырып бетердек.

    Д р у ж и н и н. Күрдем.

    Б и к т и м е р. Кичкә аны бәйләп тә бетерәләр.

    Д р у ж и н и н. Да, мин анда юл буйлап карый килдем. Әллә кайсыгызның машинасы башак коя икән.

    Б и к т и м е р. Ә, ул Гәрәйшаныкы. Безнең ул маши­на белән, прәмо, башлар әйләнеп бетте инде.

    Г ә р ә й ш а. Учма ташлаганда учманы чәбәләтә дә җибәрә бит.

    Б и к т и м е р. Төзәткән булдык та бит, озакка бармас, пожалуй.

    Д р у ж и н и н. Да, болар бар да техниканы яхшы үзләштерә алмау бәласе, егетләр.

    Б и к т и м е р. Өйрәнеп җитмәгәнбез шул.

    Д р у ж и н и н (блокнотына яза). Техника түгәрәге оештырырга.

    Г ә р ә й ш а. Машина дилбегәсен тоту ат дилбегәсен тоту түгел икән шул, җәмият.

    Д р у ж и н и н. 5 нче бригада бөтен урак машиналарына орлык тоткычлар куйган. Сезне дә үзе белән тигезләнергә чакыра. Сездә орлык тоткычлар бетенесендә тү­гел бит?

    Б и к т и м е р. Шулай шул, бу яктан без артта әле.

    Г ә р ә й ш а. Комсомоллар гына ничово алдыралар.

    Д р у ж и н и н. Аннан сезнең белән ярыша торган Ибрай бригадасында күңелсез бер эш ачтык.

    Г ә р ә й ш а. Нәрсә ул?

    2 - к о л х о з ч ы. Карак тоттыгызмы әләэ?

    Д р у ж и н и н. Карактан да яманрак.

    3 - к о л х о з ч ы. Корткыч мәллә?

    Д р у ж и н и н. Яманрагы.

    Б и к т и м е р. Контрмы?

    Г ә р ә й ш а. Берәр кулак-мулактыр әле.

    Д р у ж и н и н. Безнең ул бригадада исәп эшләре бик начар куелган. Хезмәт көннәре күбесенең бөтенләй утыртылмаган. Күпләр бу айда ничә трудодень эшләгәнен дә белми. Ну-ка, егетләр, сездә бу эшләр ничек тора?

    Б и к т и м е р. (кесәсеннән книжкасын алып бирә). Минем бригадада хезмәт книжкалары барысының да үзләре белән. (Аңа каран башкалар да книжкаларын кулларына тот ал а р.)

    Д р у ж и н и н. (Биктимернең книжкасын карап). Әле бу айда гына 47 трудодень булдымы?

    Б и к т и м е р. Бу айда гына.

    Д р у ж и н и н. (бераз карагач каре бирә). Молодец.

    Г ә р ә й ш а. Менә минеке.

    Д р у ж и н и н. Утыз дүртме?

    Г ә р ә й ш а. Әйе, утыз дүрт.

    Д р у ж и н и н. Яхшы. (Ничего, азрак, ничего, азрак дип, барысын да каран чыга.) Теге лодырыгыз кайда соң әле?

    Б и к т и м е р. Штрафлап та карадык ул җен ашыгын, һаман да кеше итеп булмый әле.

    Г ә р ә й ш а. Куарга кирәк иде.

    Д р у ж и н и н. Зачем куарга, тәрбия итәргә кирәк. Ул безнең кеше. Ул бер җайга килергә тиеш, ләкин корырак тотарга да вакыт.

    Б и к т и м е р. (бераз у план торгач). Туктагыз әле, егетләр, үзем табып китерәм. Йомырка салырга кунаклаган оясын күреп калдым мин аның.

    Бар да көләләр. Биктимер кибән почмагына барып, саламны каерып карый.

    Әпрәйнең арт белән ятканлыгы күренә. Биктимер аны чалбар төбеннән тартып сөйрэп чыгара.

    Ә п р ә й (күзләрен ике йодрыгы белән уа-уа). Кая барырга, Биктимер абый? Биктимер абый, әйдә киттек. Мин, первом долгым, вчегда хәзер. Андый эшкә мине генә кушасьң калган. Әллә кайчан, первом долгым, удар­ный эшләп ташлаган булыр идек.

    Б и к т и м е р. Әйдә әле (колагыннан сөйри), яктыга чыгаргач күрәсең аны дөньяны. Әйдә политотдел комсомолы килгән, сине сорый.

    Ә п р ә й. Зинһар, Биктимер абзый, мин аны йомышка җибәргән идем, диген. Бу эшеңне онытмас идем. Бер яртыны иртәгә үк жилтерәтеп алып кайтыр идем.

    Б и к т и м е р. Әйдә, әйдә. (Сөйри, Әпрәй тартыша.)

    Ә п р ә й. Бер биш минут кына черем итеп алыйм дип яткан идем. Берәр сәгать йокланып кителгән инде әллә?

    Б и к т и м е р. (көлә). Булыр берәр сәгать, төшкә туктадык инде. Әйдә киттек. (Әпрәй карыша, Биктимер аны сөйрәп бара.)

    Д р у ж и н и н. Табылдымы, кайда иде?

    Б и к т и м е р. Кибән буеннан узып барганда, кибән ишелеп, кибән астында калган. (Көлешәләр.)

    Г ә р ә й ш а. Кибән астына кунаклаганмыни, ләгънәт.

    2-к о л х о з ч ы. Күсенең оясы кибән асты инде.

    Д р у ж и н и н. Кая синең книжкаң, егет кеше?

    Г ә р ә й ш а. Йокы батыры диген.

    Ә п р ә й (тьңкыш һэм калын тавыш белән). Нинди книжка тагы?

    Д р у ж и н и н. Трудден книжкаң.

    Ә п р ә й. (кесәләреннән эзләнә). Әллә өйдә калган, чәнчелгере. (Барлык кесәләрен бер-ике кат капшан чыга.) Ә, монда икән лә... (Дружининга бирә.)

    Д р у ж и н и н. (карап чыга). Шушы гынамы синең? Ни йөзең белән егет исеме күтәреп йөрисең?

    Ә п р ә й. Анда теге карандаш белән язылганнары бозылып беткәндер. Үткэн атнаныкы анда гупчи утырмаган да.

    Г ә р ә й ш а. Утыртылмаган кайда ул. Колхозны байтак утырттың инде.

    Н у р ы й керә.

    Н у р ы й. Ә бу асыл кошны да колагыннан сөйрәп яктыга чыгарганнар икән.

    Б и к т и м е р. Ну-ка, Нурый, Әпрәйнең эшләгәннәрен табельдән укып җибәр әле.

    Н у р ы й. Була ул. (Папкасыннан табелен ала.)

    Г ә р ә й ш а. Әпрәй әйтә, минем көннәрем утыртылмаган, ди.

    Н у р ы й. Нәрсә-нәрсә утыртылмаган, күзгә терәп ялганлый, хәйләкәр таз. Менә унысыннан гына тотынам:

    10 ысында Әпрәйнең эче авырткан. 2 сәгать эшләгәч, йөгерә-йәгерә кайтып киткән.

    11 - туп-тулы көн эшләде.

    12 сендә бармагы шеште.

    13 ендә тулы көн.

    14 ендә теше сызлады. (Тиз-тиз укый.)

    15 ендә ярты көн югалып торды.

    16 сында булды.

    17 сендә күзенә камыл төртелде.

    18 ендә эшләде.

    19 ында бармагына шырпы керде, кайтып китте. Бүген эшкә чыкты, но күзгә-башка күренмәде. Кибән астын парлап ятты.

    Г ә р ә й ш а. Ай-яй, часта авырый бу Әпрәй. (Әпрәй куркынган кыяфәт белән тора.)

    Ә п р ә й. Сез мине, егетләр, батырырга йөрисез. Бик­тимер абыйга бер дә әйтергә ярамый, самокритиканы күтәрми икән. Беркөн урак машинаң начар ура дигән идем. Шул сүз ярамады. Болай булса, мин районга ба­рам. Без беднәкләрне Совет власе обежайт иттермәс.

    Д р у ж и н и н. Чү, егет шәрәмәте, тукта! Район си­нең ише лодырьга җылы сүз әйтмәс. Колхоз синең йөзеңне ачты. Сиңа хәзер штрафлау гына, пожалуй, әз булыр. Берәр чарасын күрербез.

    Ә й п р ә й. Беләм инде, җыйнаулап бер сүзле булдыгыз да, каныктыгыз инде миңа. Ниможет быйть, советски влас обежайт иттермәс ярлыны. Жалу бирәм.

    Н у р ы й. Тыңла, җүләр, сиңа бер юл бар әле. Син эштә үзеңне күрсәтсәң, аклана аласың. Элеккеге бедняклар әнә ничек тырышып эшлиләр.

    Д р у ж и н и н. Ярый, мә книжкаңны. Бу исеңә төшерү азаккысы булсын. Син үзең төбендә безнең кеше. Без сиңа эш бирәбез. Эшләсәң ашарга, эчәргә бирәбез. Утын бирәбез, суын бирәбез дигәндәй. Сиңа соң ни кирәк тагын? Син үзең өчен үзең эшләргә иренәсең. Бу - соңгы мәртәбә нык кисәтеп кую. Бу - минем генә кисәтү түгел, бөтен бригада кисәтүе. Әгәр син инде дә төзәлмәсәң, безнең сафта булмассың. Нурый, Әпрәйне кеше итү эшенә сезне җаваплы итеп билгелим. Инде алай да булмаса, үзенә упкәләр.

    Н у р ы й. Биктимер бригадасы комсомолы лодырь Әпрәйне ударник Әпрәй итә алачагына вәгъдә бирә.

    Д р у ж и н и н. Действуй.

    Б и к т и м е р. Без аның колагына тукый-тукый йөдәгән инде.

    Д р у ж и н и н. Ничего, бусы актык әйтү булыр. Ну, ярый, беттеме инде?

    Б и к т и м е р. (каранып). Бетте бугай инде.

    Г ә р ә й ш а. Бәбкәләрен югалткан каз кебек булма, Биктимер. Бригадаңда бер кеше калды ич.

    Д р у ж и н и н. Кем?

    Г ә р ә й ш а. Әнә, тапсын үзе.

    Б и к т и м е р. Гайфулла абзый онытылып калган икән.

    Д р у ж и н и н. Ну вот. Кешеләреңне биш бармагың шикелле белеп тор син, бригадир иптәш. Ну, кая соң ул?

    Б и к т и м е р. (каранып). Ул Һаман шулай иң актыкка калып эшли инде. (Кычкыра.) Гайфулла абзый-й-й... (Юан, нечкә тавыш белән тагын берничә кеше кычкыралар. Эшлекле төс белән Гайфулла керә.)

    Б и к т и м е р. Кая ашка килми йөрисең?

    Г а й ф у л л а. Очлап бетерәсе эш бар иде. (Дружининны күреп.) Ә, политотдел товарищ та монда икән. Исәнмесез? (Елмая.)

    Д р у ж и н и н. Син кем булып эшлисең?

    Г а й ф у л л а. Ындыр тирәсендә, товарищ.

    Б и к т и м е р. Ул безнең ындыр заведующие.

    Г ә р ә й ш а. Настоящий ударник ул безнең Гай­фулла.

    Д р у ж и н и н. Труд книжкаң яныңдамы?

    Г а й ф у л л а. Янымда. Мин аны янымнан калдырганым юк. (Әллә ничә кат чүпрәккә төрелгән хезмәт кенәгәэсен алып бирә.)

    Д р у ж и н и н. Менә труд книжканы ничек йөртәләр аны (колхозчыларга күрсәтә), ату, сезнең кайберләрегезнеке бите белән юк була. Шуннан исәп тә ялгыш чыгуы мемкин.

    Б и к т и м е р. Шундый акуратный кеше инде ул.

    Г ә р ә й ш а (бераз гарьләнеп). Без аньң кешесе түгел шул.

    Д р у ж и н и н. Ә ул нинди кеше соң?

    Г ә р ә й ш а. Чутеки, грамотныйрак дим. Рәхмитиканы да су урынына эчә. (Бераз аптырап, авызына китергән кашыгын каба алмый тора.)

    Д р у ж и н и н. (шикле күз белән туптуры Гайфуллага карый). Мә, шәп бара икән синең эшләр. Ну, ладно, Гәрәйша абзый, син ашап бетергәнсең, ахры, киттек. (Гайфулла умывальник кадагын кагып маташа.)

    Г ә р ә й ш а. Бер-ике генә кабасы калды. (Дружинин стенадагы газетаны карый.)

    Б и к т и м е р. (бер камыт күтәреп). Бу кайсыгызның камыты.

    2 - к о л х о з ч ы. Минеке ие.

    Б и к т и м е р. Нигә алып килдең?

    2 - к о л х о з ч ы. Аз-маз тегәсе җире бар.

    Б и к т и м е р. Мастерскойга бирерләр аны.

    2 - к о л х о з ч ы. Эшләре күп, өлгермиләр.

    Г а й ф у л л а. (йөгереп килә). Кая, китер әле, үзем ялт иттереп тегеп ташлыйм. (Дружинин бик шикләнеп Гайфулланың бөтен кыланышларын күзәтә.)

    Б и к т и м е р. Әүвәле ашыңны аша, күрше, елгерерсең.

    Г а й ф у л л а. Ашы-то качмас әле. Бир, ялт иттереп эшләп ташлыйм. (Камытны ала.)

    Г ә р ә й ш а. (аяк баскан җиреңнән тәлинкәне теле бе­лән ялап). Бир, Биктимер, бир, күршең мастер инде андый эшкә.

    Д р у ж и н и н. Да, мастер дисеңме? На самом деле, мастер күренә. (Гайфулланы үтә карый.)

    Г ә р ә й ш а. Булды бу (тәлинкәне куя). Кая алып барасьң, иптәш начальник.

    Д р у ж и н и н. Машинаң янына, кай төше нитте икән... әйдә әле.

    Г ә р ә й ш а. Атладык.

    Д р у ж и н и н. Биктимер, бәйләтүне тизләт, бәйләтүне!

    Б и к т и м е р. Ярый, ярый, иптәш Дружинин. (Гәрәйша белән Дружинин чыгалар.)

    Н у р ы й (кашыклар сайлый). Кая әле Әпрәйнең чүмеч кебек кашыгы.

    2 - к о л х о з ч ы. Әпрәй, әйдә ашарга.

    3-к о л х о з ч ы. Эшләми ашау тамакка утыра шул ул хәзер.

    Н у р ы й. Утыр, Әпрәй.

    Б и к т и м е р. Тырышьн эшләрмен, иптәшләр, дияргә дә килеп утырырга.

    Н у р ы й. Әйткәч, кадалгыры, эшлисе була бит аны.

    Әпрәй җилтерәп кенә килеп утыра. Сәхнәгә ерактан җырлап е г е т л ә р,

    к ы з л а р, Мөршидә җитәкли торган бәйләучеләр б р и г а д а с ы керә.

    Җыр «Күбәләгем-түгәрәгем» көенә.

    Безнең байрак - кызыл байрак,

    Җиңеп алдык бу айда.

    Комсомоллар, җиңелмәбез.

    Ярышларда бирелмәбез, Бу байракны башкаларга

    Без бирмәбез шулай да.[1]

    Җыр әкренләп тына, сәхнәгә бригада керә.

    Н у р ы й. Әһә, кайттылар.

    М ө р ш и д ә. Шул булыр инде өстәл яны ударникларыньң, әллә кайчан ашарга ябышканнар.

    Н у р ы й. Шулай булуны китап мактый. Ашаганда колагың сөлкенеп, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын, ди.

    Кызлар кулларын юалар.

    Б и к т и м е р. Бетерепме?

    М ө р ш и д ә. Бетереп булмыйча... (Мөршидә Нурый янына буш урынга утыра, башкалар икенче өстәлгә утыралар.)

    3-к о л х о з ч ы. Әһә, мәсьәлә ачык, егетләр. Әйтәм Нурый баядан бирле үз янында буш урын саклый, Мөршидәкәй-гөлкәе өчен икән.

    4 - к о л х о з ч ы. Яшьләр эшенә тыгылма инде.

    Н у р ы й. Хәзер сезгә бер әкәмәт күрсәтәм. (Торып китә, күбесе нәрсә

    бар? дип аптырап калалар. Нурый кызыл такта янына килеп баса). Менә бу кызыл такта бит?

    2 - к о л х о з ч ы. Әйе, кып-кызыл такта.

    Н у р ы й. (тактаның кызыл ягына кулы белән сугып). Менә монда Әпрәйне ударник булгач язарбыз. (Тактаны әйләндерә, тактада ак кәгазьгә Әпрәй башы ясалган. Әпрәй бала имезлеге суырып утыра). Ә менә монсы инде Әпрәйнең хәзерге хәле. (Колхозчылар көлешәләр, Әпрәй ашый торган кашыгын атып бәрә дә кинәт каре алып нык кына ашый башлый.)

    Ә п р ә й. (мыгырдана). Ашарга да ирек бирмиләр.

    Н у р ы й. Тырышып эшли башладың тек, теге рәсемне үз кулым белән ертам да ташлыйм.

    Ә п р ә й (мыгырдый). Миңа димәгәе, тик асылынып торсын.

    Б и к т и м е р. Әй Әпрэй, Хәйриҗамалың күрсә, асылындырыр.

    Г а л и м ә. Мәңге дә уптерәчәк түгел.

    М ө р ш и д ә. Авызың буш түгел ич синең диячәк. (Көләләр. Әпрәй сүзләргә колак салмый, ашый бирә.)

    Н у р ы й. (Әпрәйнең авызына җентекләп карый). Әпрәй дус, ул тешең нишләде синең?

    Ә п р ә й. (ашаудан туктый, мыгырданыл). Нишләгән?

    Н у р ы й. Әләгеп кенә тора ич.

    2-к о л х о з ч ы. Ай-яй, ничек асылынып тора.

    Н у р ы й. Бер җеп белән тартып алыйк без аны.

    Әпрәй. Тимә, урынында гына торсын.

    2-к о л х о з ч ы. Ашказаныңны бозарсың, уен эш түгел.

    М ө р ш и д ә. Үз төшен йоткан кешегә бирән зәхмәте була, ди.

    2-к о л х о з ч ы. Әпрәй болай да ашау ягына махы бирми лә ул.

    Н у р ы й. Бир инде, алыйм.

    Ә п р ә й. Галимә апай, көзгең юкмы шунда?

    Г а л и м ә. Каян килсен ди ул монда, мин кызлар тү­гел лә, көзгеләр белән.

    Әпрәй (авызын ачып, бармагы белән авызына тыгыла). Кайсы тештә.

    Нурый шул вакыт Әпрәйнең авызына зур гына имезлек каптыра.

    Б а р ы с ы да. Ха... ха... ха... (Көләләр.)

    Сәхнә караңгылана. Төнге стан күренеше.

    Шул ук стан күренеше. Айсыз, җәйге төн. Барысы да йоклыйлар. Кибән артында ике кешенең пышылдап кына сөйләшүләре ишетелә.

    Г а й ф у л л а. Чү, тыныңны да норма белән генә ал. Капчык җитәрлек алдыңмы?

    Т а в ы ш. Бишәү.

    Г а й ф у л л а. Бар, атны алып кил, мин тутыра торырмын.

    Югалалар. Акрын гына тәгәрмәч шыгырдавы ишетелә, яңадан тына, пауза. Бераздан тегеләр яңадан кибән янына киләләр.

    Г а й ф у л л а. Я, ярый, аллага тапшырдык.

    Т а в ы ш. Шушы зур юл беләнме?

    Г а й ф у л л а. Аңгыраланма! Иген арасыннан.

    Т а в ы ш. Борылыш.

    Г а й ф у л л а. Тарттыра бир диләр бит сиңа! Туп-туры үзебезнекеләргә төшәрсең. Итәк чабуыңны җыйнап йөр! Бар!!!

    Югалалар. Йөкле арба шыгырдавы ишетелә, тавыш ерагая, пауза. Сәхнә артыннан Дружинин тавышы.

    Д р у ж и н и н. Кем ул! Кем диләр сиңа! Тукта! Югыйсә, атам. Тукта! Ә, син әле качарга да уйладыңмыни? (Ата.) Каиландыңмы?

    Мылтык тавышына Б и к т и м е р, Г ә р ә й ш а, Н у р ы й,- Әп­рәй сикереп торалар, аптыраш, тавыш, кайнаш. Биктимер фонарь яндыра. Ул арада Д р у ж и н и н кулы бәйләнгән Гайфулланы сәхнәгә алып керә.

    Д р у ж и н и н. Нурый, тревога бир. (Нурый чаң кага, бригада бөтенесе аякка баса. Салкын кан белән.) Биктимер, иген юлына бер-ике кеше җибәр, анда бер йөк игенегез аякланды.

    Кулына мылтыи алып Н у р ы й чыгып китә, аның артыннан кулына мылтык тоткан, эчке күлмәк-штаннан Г ә р ә й ш а җилтерәп чыкмакчы була.

    Г ә р ә й ш а. Тукта әле, мин ул чүпле борыннарны... (Биктимер аны тота.)

    Б и к т и м е р. Нурый китте, җитәр.

    Г ә р ә й ш а (штанын күтәреп). Җибәрмисез бит, кеше кызган чакта.

    Д р у ж и н и н. Кайда соң сагыгыз, кем саклый ындырны?

    Б и к т и м е р. Товарищ Дружинин, ындырга каравыл куймаган идек шул.

    Д р у ж и н и н. Вот шул саксызлыкның да и менә йоклап йөрүнең дә результаты - менә. (Гайфуллага күрсәтә.) Таныйсьңмы моны?..

    Г ә р ә й ш а (күзен җемелдәтеп, бер кулы белән шта­нын күтәрә-күтәрә). Күзләрем шаяртмаса, Биктимер, си­нең күрше түгелме соң бу?

    Б и к т и м е р. Күрше. (Иренен тешли.)

    Д р у ж и н и н. Бу кеше колхозчыларньң күршесе булырга тиеш түгел. Бу кеше, сезнең сизгерлеккә тузан ку­на башлаудан файдаланып, җиде төн уртасында... (Туры Гәрәйшага карый.) Җиде төн уртасында күзе ачык булган сыйнфый дошман. (Гәрәйша күзен җемелдәтеп ала, мылтык тоткан кулы белән штанын күтәреп куя.)

    Б и к т и м е р. Бу зур сабак булсын. Дус белән дошманны аера белмәгәнбез икән...

    Д р у ж и н и н. (Биктимернең кулыннан фонарьны алып Гайфулланың йөзен яктырта да колхозчыларга карап). Танымыйсыз әле бу кешене. Биктимер дә күрше дип кенә таный. Бу кеше Биктимергә дә, сезгә дә күрше булырга хаклы кеше түгел. Әнә! (Тамаша залына таба күрсәтә.) Безнең күршеләр, ә бу кеше, карагыз! (Фонарь­ны Гайфулланын йөзенә үк китерә.) Моның да маңгаенда «сыйнфый дошман» дигән печать юк. Но, алай да бу тенге ябалакларның чын йөзләрен танырга вакыт инде. (Бары да Гайфуллага карыйлар, ул иренен тешли, башын ия)

    П Ә Р Д Ә.



    ДУРТЕНЧЕ ПӘРДӘ

    Биктимернең икенче пәрдәдәге булмәсе. Ләкин бүлмәнең җиһазы үзгәргән. Ишекнең уң ягында сәке, сәке өстендә яңа ситсы белән тышланган мендәрләр, юрган, түшәкләр өелгән. Түрдә уртача зурлыктагы көзге. Шул якта стена сәгате. Тәрәзәләргә флүр пәрдәләр эленгән. Бүлмәнең бер як читендә өстәл. Пәрдә ачылганда бүлмәдә берәү дә юк. Пауза. Бераздан ишек ачыла. Кешесе күренми. Кемдер ишектән яңа тимер кровать кертергә маташа.



    Н у р ы и. Кара син аны, безнең ишеләрнең өенә кермәскә маташа бит. Ничово, без сине колагыңнан сөйрәп көртербез. (Кроватьны ишектән кертә.) Әйдә, ятсынма! Тормаган өеңдә дә торып кара. Монда да сиңа ятарлар гына, курыкма! (Кроватьны бер читкә куя, сызгыра-сызгыра йөри, кровать куярга җайлы урын эзләп карана.) Әһә, булды. (Тиз генә сәке өстендәге урын-җирне алып куя башлый.) Уһу, монда безнең элекке байлыклар да җитәрлек икән. Юкка гына безне ярлы-ябага дип йөрткәннәр икән, кара нихәтле мал-туар булган. (Тактада йөгергән кандалаларны үтерә.) Ничово, хәзер без сезне как клас кына түгел, как кандала сыткански итәрбез. (Сыта, бер кандаланы такта башына куя, чиертеп җибәрә.) Әй, тукта әле, яңа кроватька мамыгыгызны коймагыз тагы. (Эзли.) Яңа авылда кулакка, яңа кроватьта кандалага урын юк, понәтно, вәт, малай, тайды бит. Ничә тапкыр кайнар су белән парлаган идек сәкене, һаман калганнар. Колхоздагы кандалаларны да ничә тапкыр тазартсак та, беткәннәре юк әле. (Сәкене сүтеп бетерә, такталарын чыгара. Бер кандаланың ишектән китеп баруын күреп кала.) Әй, җәлпәк кулак, кая анда, яңа кроватька таба йөгерәсең. (Өстәл астыннан кандаланы кулына ала.) Кара син аны, кешенең хәләл канын ашап симергәч, күзгә дә туры карый алмый. Кая качадыр идең?.. Сиңа әйтәләр бит, эндәшмисең, значет, хәләл кан­ны эчүең дөрес. (Аяк астына салып баса.) Эшең бетте, кодагый. Сезне барыбер перевоспитать итеп булмас, тәки кандала булып калырсыз. (Такталарны алып чыгып, яңадан керә, сәке урынына кровать куя, урын-җирен җыештыра, соңыннан кроватька утыра.) Вот кровать та булды, инде кьзы гына кирәк. Нигә, кызы да бүген була ич. Бүген колхоз клубында туйлагач та Мөршидә белән безпресәткәсез шушында киләбез. Тукта әле, ике кеше сыя микән соң әле монда. (Сузылып ятып карый.) Ну, була икән, монда әле малайга да урын кала икән. (Тирбәлә.) Шулай тирбәлеп тә торгач, нигә булмасын, ди.

    Торып стенага юлбашчыларның рәсемнәрен кага башлый. Шул вакыт ишектән башын тыгып, елмаеп, М ө р ш и д ә карый. Ул Нурыйга сиздерми генә кроватька килеп утыра. Нурый, Калинин портретын борылып алганда, Мөршидәне күрә. Мөршидә, Нурыйның караганын күргәч, тиз генә көләчлеген яшерә, уйга калган кыяфәткә керә.

    Иптәш Калинин, бик азга гына рәхим итеп утырып тор әле. (Калинин портретын табуреткага утырта да, Мөршшидәгә карап.) Сукырның эзлегенә ике күз, әйтим әле үзенә бер сүз. (Мөршидә янына кроватька утыра.) Кровать булды илде... (Мөршидәне кочаклый, ул эндәшми.)

    Кулымдагы балдагымның исемнәре Мөршидә,

    Җанкаема ниләр булган, дәшми дә, сөйләшми дә.

    М ө р ш и д ә. Синең миннән башка да сөйләшүчеләрең бар ич инде.

    Н у р ы й. (аптырый, кочаклаган кулын ала). Кем?

    М ө р ш и д ә. Теге.

    Н у р ы й. Кем инде-е-е?

    М ө р ш и д ә. Теге почык инде. Укытучы яныннан кайчан бушыйсың дииим?

    Н у р ы й. (елмая). Пүчтәк ул, Гайнетдин кода. Без бит аның белән стена газетасы гына чыгарабыз. Ул язып Тора, мин нитеп... торам, әйе. (Мөршидә булә.)

    М ө р ш и д ә. Шул, шул, менә син әйтеп торасың.

    Н у р ы й. Әйтеп беткәнне көт, шадра. (Сөеп ала.) Мин как редактор әйтеп торам, ул язып тора. Шул гына. Әй, ташла әле шул көнче күбәләклегеңне.

    М ө р ш и д ә. Син көнләшмисеңме?

    Ну р ы й. Юк.

    М ө р ш и д ә. Алай булгач яратмыйсың?

    Н у р ы й. Ник тагы?

    М ө р ш и д ә. Көнләшмәгән кеше яратмый, ди ул.

    Н у р ы й. Ташла әле әбиләр әкиятен, ударный книж­ка йөртеп, тавык көлдерерлек сүз сөйлисең. Әгәр дә мәгәр мин сине яратмасам, ни пычагыма менә шушындый ике ярым кеше ятарлык, бишек шикелле тирбәлә торган кровать алып кайтыр идем. (Мөршидәнең йөзе ачыла.)

    М ө р ш и д ә. Соң нигә үзең туй көненә шул почык тирәсеңдә гәҗит-мәҗитләп йөрисең, чөгендер борын. (Нурыйның борынын кыса.)

    Н у р ы й. Тартма борынны, зурайтасың. (Мөршидәне кочаклап кроватька сала да үбә.)

    М ө р ш и д ә. Тукта әле, бик ашыкма. Бу бит ашлык җыю түгел.

    Н у р ы й. Дөрес, Мөршидә, бу чәчүгә хәзерлек кенә әле.

    Тагын үбә. Ишектән кызу гына Г а л и м ә килеп керә дә, боларны күргәч аптырап, идән уртасында туктый. Тегеләр аны күрмәмешкә салыналар.

    Г а л и м ә. Мин сезне күрмәдем, балалар. Сез дә ми­не күрмәдегез инде, җәме, утырыгыз, утыр. (Аяк очы бе­лән басып, икенче ишектән чыгып китә.)

    Н у р ы й. Мөршидә, мине анда Калинин бабай көтә, син шунда... (Мөршидә Нурыйны җибәрми кочаклый.)

    М ө р ш и д ә. Клубка ничәдә барабыз?

    Атылып-бәрелеп, сугылып яңадан Г а л и м ә килеп керә дә карана.

    Г а л и м ә. Сез әле һаман авыз итешеп утырасызмыни? (Нидер эзли, Нурый портретны кага башлый.) Кем, килен, тфүү, килен үк түгел бугай әле. Мөршидә, күрмәдегезме? Менә шушында куйган идем бит? (Табуретка өстен күрсәтә.)

    Н у р ы й. Кем, Биктимер абыйнымы?

    Г а л и м ә. Түгел лә. Менэ шушында гына куйган идем ләбаса. Әллә җен урлады. Туй көнне җен үп йөрүчән була, ди.

    М ө р ш и д ә. Галимә жиңги, без һаман өйдә утырдык. Бернинди дә җен-фәләннең кергәнен күрмәдек.

    Г а л и м ә. Алай булгач, кайсыгыз алды соң?

    М е р ш и д ә. Нәрсәне?

    Г а л и м ә. Ачуым да бер килмәгәе, шалканны. Ничә тапкыр әйттем мин сезгә капчык, капчык дип. (Нурый белән Мөршидә көләләр.) Сез шул яшь тайлар шикелле кешнәшеп кенә торасыз. (Күңелсезләнеп.) Безгә генә ул сезнең кебек кешнәшергә туры килмәде, бәхетсез үтте безнең яшьлек.

    М ө р ш и д ә. Искә төшермә инде син аларны, Галимә апа. Анын урынына менә хәзер шатланып торабыз.

    Г а л и м ә. (йөзен яктырта). Хәзергесенең тәмен мин аны синнән башка да беләм. Менә мин җүләр шуңа шашып йөрим дә. (Эзли, әйберләрне туздырып бетерә, ахырында сандыктан капчыклар сөйрәп чыгара.) Бөтенләй Хуҗа Насыртдин булып беттем. Бәрәңге салган капчыкларны яңа гына юылган керләр янына салып куйганмын. Бу арада бер-бер артлы шатлык, бөтенләй зиһенне таратып җибәрде. (Капчык ямыйлар.)

    М ө р ш и д ә. Нигә ул хәтле шашасьң соң? Ипләбрәк йөр.

    Г а л и м ә. Шашмассың менә. Гомеренә кадаклап икмәк ашаган кешегә йөзәр потлап икмәк бирделәр дә, бетенләй зиһенне чуалттылар да куйдылар. Әле беркөн шыгрым төягән 7 йөк, бүген тагын 6 йөк китергәннәр. Кая куеп бетерәсең, җүләр, аны. Ящик-мәшчекләр дә тулып бетте инде. Әле дә ярый, бәрәңгене базга салдык. Бераз капчыклар бушады, ичмасам. Биктимер дә орышып бетерде үземне.

    М ө р ш и д ә. Нигә тагы?

    Г а л и м ә. Нигә булсын, әй, тавык мие ашаган нәрсә, онытып киткәнмен икән, Нурый, сине Биктимер абыең ашлык бушатышырга чакырган иде. Нигә булсын. Ул да шул сез әйткәнне әйтә, шашма, карчык, балавызланма, ди. Үзен, Биктимерне әйтәм әле, Шакир байда бозау араньнда яшьлеген үткәргән дип белмәссең, бер дә исе китмәгән сыман эре генә йөреп яткан була бит өтегем.

    М ө р ш и д ә. Нигә шашарга, Галимә апа. Колхозның шулай буласын Нурый миңа күптән әйтеп килә иде.

    Г а л и м ә. Миңа да әйтәләр иде дә аны, мин шул гелән кирегә сукалап йөрдем. Ризалыгымнан башка колхозга кергәне өчен аерыла да яздым. Биктимерне дә, мескенне, әрләп бетерә ием. Элек байга җилкә черттең, хәзер колхозга җилкә чертәсең, дип теңкәсенә тия торган ием мин аның. Ул вакытта колхоз булса да әллә ничек ие шунда.

    М ө р ш и д ә. Безнең колхозны буташтыручылар күп ие шул, җиңги. Күршеңне, четовотны онытмагансыңдыр. Кем булып чыкты?

    Г а л и м ә. (кулына энәсен кадый). Әбәүү... бармагыма энә кадалды. (Бармагын селки.) Шулай шул, бер эче китә торган сыер бөтен көтүне буйый, ди.

    М ө р ш и д ә. Ал ар бер генә түгел ич, җиңги. Элекке председатель дә шул кулак койрыгы булып чыкты бит. Алар әле тагын бардыр.

    Б и к т и м е р керә.

    Б и к т и м е р. Я, карчык, ямалдымы капчык?

    Г а л и м ә. Мә, берне ала тор. Кара әле, җүнләбрәк сөйләшү кирәк ие, ялгыш үлчәмәгәннәр микән соң?

    Б и к т и м е р. Ялгыш үлчәргә, хәзер кладовщик си­нең элекке күршең кешесе түгел ич. Ул гына узенең кесәсенә таба ялгыша ие. Үзебезнең хәләл хезмәт көннәре инде, карчыгым, бир капчыгың. (Капчыкны ала, чыга.)

    Г а л и м ә. Минем әле аш-суларны да карыйсым бар икән. (Тора.)

    М ө р ш и д ә. Мә, бетте. Мин дә чыгам. Бераз киенеп куярга кирәк.

    Г а л и м ә. Кайсы күлмәгеңне киясең? (Көлеп.) Җефәгенме, асылынмы?

    М ө р ш и д ә. (чыга-чыга). Без асылына торганнардан түгел бит. Теге яз көне премиягә алган җон күлмәгемне киям дип торам.

    Чыгып китәләр, икенче ишектән Ә п р ә й керә.

    Ә п р ә й. Кая югалганнар болар? Тут, тут, бу нәрсә? А, Нурый кияү аршавский карават алып җиффәргән. Ка­ра син йолкышны. (Утыра, сиртмәгә төшеп китә.) Әй, тышы ялтырый, эче калтырый икән моның. Ватык карават алган. Җуннесе аның безнең ишегә эләгәмени? Караваты чурт с ним ие әле аның. Кызы булса, сәкедә ятыр иең әле аны. Менә, чурт вәҗми, кызлар бик кыргыйланып киттеләр. «Ни хәл, кара кашым?»-дип елмаеп кына эндәшсәм үзләренә, «Шәп әле, йолкышым»,- диләр дә, янымнан афтомобиль кебек тырр итеп үтәләр дә китәләр. Кеше кебек язын ук дөбердәттереп эшләп алып киткәндә, колхоз, бәлки, мине дә парлаган булыр иде дә бит. Булмады инде. Мин, җүләр, кибән астында гына капланып йөрдем шул. (Тәрәзәдән карый.) Әнә кеше йөкләп ашлык ала... хотә, хәер, миңа да бер йөк тиде. Киләсе ел безнең йортка да кызыл абозлар килер әле. Ничово. (Чыга башлый, каршына савыт-сабалар күтәргән Галимә очрый.)

    Г а л и м ә. Ни хәл, Әпрәй, Нурыйны эзләп килдеңме?

    Ә п р ә й. Ие дә. Туй вакыты бит. Нурый кыз кочаклап йөри, ахры. Ничово.

    Г а л и м ә. Кыз кочаклар өчен иң элек капчык кочаклыйлар аны. Нурый йортта ашлык бушата. (Бүлмәгә үтә. Өстәл хәзерли башлый.)

    Ә п р ә й. Без дә кочакларбыз әле. Ничовооо.

    Ә п р ә й чыга, Н у р ы й, Д р у ж и н и н, берничә к ы з белән М ө р ш и д ә, берничә к о л х о з ч ы х а т ы н һәм и р л ә р керәләр, Г а л и м ә исәнләшкәч чыгып китә.

    Н у р ы й. Әйдәгез, кунаклар, булган урыннарга утырышыгыз. (Ике кешегә урьн җитми кала.)

    Д р у ж и н и н. Нурый, яңа урожайдан сезгә бер дю­жина венский урындык алып җибәрәсе бар икән. (Өйне карый.)

    Н у р ы й. Урындыклар сметада бар ул безнең, иптәш Дружинин. Менә абый кайтеын әле. Ул үзенең сметасын укыр. (Вер чемодан тартып алып утыра.)

    1 - к ы з. Мөршидә, икәү сыярбыз» кил монда. (Икәү бер урындыкка утыралар.)

    Г ә р ә й ш а (кровать янында йөри). Ай-яй-яй, бу аршавский сәкене кайчан алдыгыз? (Карана, тотып карый.) Моның, җәмият, шарлары көмеш инде әллә? (Шарларын тотып карый.)

    Б е р х а т ы н. Хакы ни тора инде моның, Нурый?

    Н у р ы й. Хак ярым хак, пот ярым борчак хакы гына.

    X а т ы н (бик кызыксынып). Юк, шулай да?

    Н у р ы й. 75 сум гына.

    X а т ы н. Шулай гынамы? Без дә алырлык икән ич. Мин тегү машинасы гына алган нем.

    Г ә р ә й ш а. Ә менә мин афтомобиль алыйм дигән нем дә, ни, дилбегәсен тота алмам дип курыктым. Биктимерләр алар-ты алыр. Аның беүзенең генә 370 кә якын труддине бар. Урыс әйтмешли, бер кадак йөзем түгел ул.

    Д р у ж и н и н. Синең труддин күпме, Гәрәйша абзый?

    Г ә р ә й ш а. (эре генә). Безнең дә алай хур булырлык түгел, товарищ политотделенҗә.

    Д р у ж и н и н. Алай да?

    Г ә р ә й ш а. (Нурыйга карап). Әнә, звеновой әйтсен, без тыңлап торыйк.

    Н у р ы й. Гәрәйша абзый барып торган ударник ул.

    Г ә р ә й ш а. (гамак кырып). Э-э. (көләләр. )

    Н у р ы й. Гәрәйша абзый быел биш йөз дә 67 пот та 8 килограмм да бер грамм ашлык алды.

    Г ә р ә й ш а. (урыннан кузгалып киерелеп утыра). Гранын арттыра звеновой. (көләләр.)

    1 -егет. Карагыз әле, кияү белән кыз сак белән сок шикелле. Берсе өстәлнең бу ягында, берсе теге ягында утыралар. Әйдәгез, кавыштырыйк әле үзләрен.

    Д р у ж и н и н. Верно.

    Түрдән ике урынбирәләр, утыралар. Г а л и м ә кереп өстал өстендәге ашъяулыкны ачып җибәрә, өстәлнең бик бай хәзерлеге күренә.

    Г а л и м ә. (шулпаны уртага куеп бүлә башлый). Ягез әле, иптәш начальник, синнән зур кунагым юк. Без­нең өчен төн йокыларыгызны качырып йөреп ябыгып та беткәнсез. Аша әле, тазарырсьң. Шуннан башка сыем юк.Җитешегез. (Ашыйлар.)

    Д р у ж и н и н. Үткәненчә ашарбыз. (Колхозчыларга карап.) Үзегез дә эшләгән кебек ашагыз. Ударный эшләгән кеше ударный ашарга да хаклы.

    Г ә р ә й ш а. Дөрес, товарищ политотделенҗә. Әнә, бишенче бригаданың сәндерә Сафасы эт белән тартып кайтырлык кына ашлык алды. Бөтен халык көлде үзеннән.

    Б е р к ы з. Бу Нурыйны юкка гына түргә кунаклаттыгыз әле. Яңа гармунын уйнасын ие, ичмасам. Ашны без өйдә дә ашыйбыз.

    Н у р ы й. Соңрак, клубта ишетерсез.

    Г ә р ә й ш а. Правильно әйтә Миңкамал кодача! Да­вай сайрат.

    Нурый өстәл астыннан иске гармунын ала.

    Д р у ж и н и н. Тукта әле, син яңа уңыштан яңа гармун алган иең түгелме?

    Г ә р ә й ш а. Кычкыртма шул сыбызгыңны...

    2 - к о л х о з ч ы. Ансы единаличник сандугачы бит, кирәкми.

    Д р у ж и н и н. Правильно, шәп әйтте!

    Н у р ы й. Политотдел начальнигы помощнигына кар­ты әйтү булса да, әйтим инде. Минемчә, шәп әйтмәде. Мин сезгә иң элек едичаличный гармунда единаличник көйләрен уйныйм. Аннары. (Тавыш күтәрә.) Аннары үземнең труддингә алган сандугачта үзебезнең колхоз көен уйнармын, булдымы?

    Б а р ы д а. Булды.

    Иске гармунда бер иске, моңлы озын көй уйный. Г а л и м ә керә, табакны алып чыга һәм тавык алып керә.

    Г а л и м ә. Юньләп ашамагансыз да. Башка сыем да юк ие.

    Д р у ж и н и н. Менә сиңа кирәксә, башка сый юк, имеш.

    Г ә р ә й ш а. Галимә утыртты безне, җәмият. Башка сый юкка ышанып күп эчкән идем. Инде главныена урын табылса ярый.

    Г а л и м ә. Тегесе шулпасы, монысы шулпасында пешкән тавыгы гына. Башка сый юк. Ашагыз инде.

    X а т ы н. Күрше, галавный хуҗа кайда соң? Туй көнне кая йөри ул?

    Г а л и м ә. Бригада абзарына киткән иде. Ул көн дә бер мал-туарларын карап кайтмаса, чәем чәй, ашым аш булмый, ди.

    Г ә р ә й ш а. Нурый энем, үзеңнең кәләш алган, безнең таза хәллегә әйләнеп барган чак, бу хәерче күз яшьләренә буялган көеңне туктатсаң да шәп булыр иде.

    Н у р ы й. Була ул. Мин әле сезне нәрсә диярсез дип кенә...

    Х а т ы н. Колхоз көе беткәнмени соң сиңа?

    Н у р ы й. Мәгез.

    Өстәл астыннан яңа гармун алып зур дәрт белән «Колхозчылар маршын» уйнап җибәрә. Башкалар ашаудан туктап тыңлыйлар. Ул арада булмый, ишектән башыннан кан аккан килеш, Биктимер керә. Кулында велосипед чылбыры, аны артында яшереп тоткан. Нурыйдан башкалар сикереп торалар. Нурый бер ноктага караган да, дәртләнеп гармун сыза.

    Д р у ж и н и н. (сикереп торып, өстәл арасыннан чыга башлап). Ни булды?..

    Г а л и м ә. Кайсы дошман башыңа җитмәкче булды тагын? (Елый башлый.)

    Б и к т и м е р. (башын күтәрә, елмая). Пүчтәк, тышта караңгы, мин...

    Б а р ы да. Я?!

    Нурый гармун алып, Биктимер янына килә.

    Б и к т и м е р. Мин кунаклар янына тизрәк кайтып җитим дип юргага атланып киткән ием.

    Г ә р ә й ш а, Атып бәрдеме?

    Б и к т и м е р. Юк, үзем күтәреп бәрдем.

    Д р у ж и н и н. Кемне?

    Н у р ы й (урында басып тора алмый). Теге күрше калдыкларыдыр, кандалалар.

    Б и к т и м е р. Тышта караңгы. Күрмәдем. Велосипед белән мәтәлдек. Менә (чылбырны күрсәтә) тауны төшкәндә дилбегәсе ычкынды.

    Д р у ж и н и н. Самом деле, пучтәк икән. (Мөршидә шкафтан бер кисәк ак бүз алып Биктимернең башын бәйли.)

    М е р ш и д э. Бераз сыдыртып кына киткән.

    Б и к т и м е р. Башка-то чорт та булмас, тик менә велесәпите жәл. Съезд бүләге иде.

    Г а л и м э. (кеткелдәп көлеп җибәрә). Ул самохотына өйрәнгәндә дә егылып беткән ие. Я, кунаклар, (яшьләрен сөртә-сөртә) ашагыз әле, әйттем ич мин сезгә башка сыем юк дип. (Ашны җыеп ала. Өстәл тирәсендәгеләр тора, кузгала башлыйлар. Ишек яныннан кире йөгереп килә.) Кузгалмагыз әле, кунаклар, тагын бар ич.

    Ишектән Ә п р ә й килеп керә, бераз тартынып тора да, ишек төбенә утыра, башта аны берәү дә күрми.

    Син, Мөршидә, боларны кузгатмый тор инде, мин хәзер. (Кызу атлап чыгып китә.)

    Д р у ж и н и н. Биктимер, быелгы урожайны кайларга тотасьң. Ул туры да уйлаганың бармы?

    Б и к т и м е р. Булмаган кая, иптәш Дружинин. Карчык белән кич яткан саен уйлыйбыз. (Галимә бәлеш күтәреп керә Гармун туктый.)

    Д р у ж и н и н. Бу ни тагын?

    Г а л и м ә (елмаеп). Шуннан башкасы юк, туганнар. Бу - бәлеш.

    Д р у ж и н и н. Монысына урын табып булмас, на­верно.

    Г ә р ә й ш а. Монда, җәмият, ике корсак юк. Тавык шулпасын эч, тавыгын аша, бәлешен... булмый ул. Минем корсак шәриф әледән үк үгез шикелле үкереп тора. (Куз­гала башлый, аны тоталар.)

    Г а л и м ә. Я инде, звенодаш булып санламаган буласың. (Гәрәйша эчен тотып утыра.)

    Б и к т и м е р. Урожайны болай тотабыз. Карчык әйтә бер дүжина чинаяк, бер дүжина кашык, тагарак...

    Г а л и м ә. Тарак...

    Б и к т и м е р. Грамафон.

    Г а л и м ә. Түгел лә, теге яңасын, кәтифун.

    Г ә р ә й ш а. Алай түгел, аның исеме петифун, звено­даш.

    Д р у ж и н и н. (кинәт урыныннан торып). Иптәшләр, бер генә минутка тынычлык. (Бары да тыналар.)

    Г ә р ә й ш а. Җәмият, Дружинин товарищ бераз речләтеп алмакчы була. Туктагыз әле.

    Д р у ж и н и н. Клубта сөйләшербез. Туйның кызуында. Монда икенче бер нәрсә. Әнә!! (Бармагы белән ишеккә таба күрсәтә, бары да аптырап ишек төбендә утыручы Әпрәйгә карыйлар.) Нигә Әпрәйне монда чакырмыйсыз?

    Н у р ы й. Әй җүләр, нигә анда утырасың? Әйдә!

    Ә п р ә й (акрын гына тора. Йокымсыраган күзләрен уа). Мин шушыннан карап торырга да риза.

    Б и к т и м е р. Ничово, Әпрәй, син бит хәзер кибән асты Әпрәй түгел. Синең хәзер элекке ялчы, хәзерге таза хәлле булып баручы Биктимернең өендә полный кунак булырга хакың бар. Әйдә утыр. (Әпрәйне өстәл янына утырталар.)

    Ә п р ә й. Һе, шулаймы, Биктимер абзый. (Ашый башлый.) Иптәш политотделения булмаса, мин пучти гелән кибән астьшда булыр идем әле. Мен яшәсен политотделлар! (Авызы тыгылган килеш җырлап җибәрә.)

    Ай икегез, икегез, икегезнең битегез,

    Икегез дә ударниклар, тигез гомер итегез!

    Х а т ы н. Әпрәйне икмәк суы белән сыйлаганнар, ахры?

    Д р у ж и н и н. Ну-ка, әйт әле, дөресме?

    Әпрәй. Политотделениядән яшертене-пошыртыны юк. Бераз төшергән ием шул.

    Д р у ж и н и н. Нигә?

    Ә п р ә й. Потомошта күңелсез булып китте. Нурый шикелле парлансам, мин дә эчмәгән булыр ием. Аннан, товарищ политотделенҗә, үзең беләсең, (куңелсезләнә) теге бригададан чыгарылганнан соң, үкертеп эшләп тә йөрим инде. Хәзер кибән астына якын да барганым юк. Иту колхозчылар үги итеп карыйлар. (Көләләр.)

    Н у р ы й. Пучтәк ул, Әпрәй. Менә мин хәзер чын дустым дип йөрим.

    Ә п р ә й (шатланып). Ну, алай булгач, мә бишне. (Галимә өстәлгә тагын бер зур савыт куя, вак тәлинкәләр тарата.)

    Х а т ы н. Әллә бүген болар безне шартлатмакчы булалар инде?

    Г ә р ә й ш а (торып чыга башлый, аны тоталар). Җибәрегез әле, минем корсак кулак түгел ләбаса. Шундый зур задания бирәсез. Больше капле дә бармый, җәмият.

    Н у р ы й. Һәй, сиңа алай булгач, аш сеңдерә торган көй генә уйнарга икән. (Бию көе уйнап җибәрә.)

    Х а т ы н. Менә нәкъ үзе. (Кул чава башлыйлар.)

    Б а р ы д а (бию көенә кул чабалар). Я, селкенә башла.

    Батинкаңньң, батинкаңньң

    Табаны чибәр әле.

    Таза хәлле тормыш туе,

    Селкенеп җибәр әле.

    Г ә р ә й ш а. Сез колхозникны әдәм мәсхәрәсе итмәкче буласызмы, җәмият? Корсакның шөрепләре какшаган. Оятлы итәрсез.

    М ө р ш и д ә. Я инде, Гәрәйша абзый, әйбәт биисең бит.

    Г ә р ә й ш а. Әйбәт биим дип, ашаган тавыкны об­ратно очыртыр хәлем юк инде. (Көләләр.)

    Г а л и м ә. Ягез, кунаклар, шуннан башка сыем юк та юк инде, ашагыз әле. Совет булмаса, без соң кеше сыйлый торган кеше идекмени? Иптәш Дружинин читтән килгән кеше, безне белми, без элек авылның иң өтеге идек. Шакир байның бозаулары белән бер өйдә тордык. Шунда ике баламны... (Елый башлый.)

    Б и к т и м е р. Әй, ташла әле, карчык, шул күз яшьләреңне. Бүгенге тормышта күз яшьләре гүпчи кибәргә тиеш. Шулай бит, товарищ политотдел.

    Д р у ж и н и н. Правильно. Без хәзер таза, культуралы, күз яшьсез, шат, көр тормышка барабыз.

    Г а л и м ә. Йөрәккәүткән шул, йөрәккә утырган. (Елаудан туктый.) Ягез, кунаклар, җитешегез әле. Шун­нан башка сый юк. (Нурый акрын гына гармунын кычкыртып утыра.)

    Г ә р ә й ш а. (эчен тотып, чыраен сытып). Биктимер, син сөйләп бетермәдең чевото?

    Б и к т и м е р. Бая әйткәнчә, карчык, әйдә тагын бер сыер алыйк, ди.

    Ә п р ә й. Раскулачит, итәбез аннан, Галимә җиңги. (Көләләр.)

    Б и к т и м е р. Мин үзем дә шулай думайтлыйм. Ә син, карчык, мәйтәм, үзебез оясын туздырган козгыннарның оясын кормакчы буласың, дим.

    Д р у ж и н и н. Галимә дөрес әйткән, егётләр. Тагын бер сыер алырлык рәтегез бар икән, можно.

    Б и к т и м е р. Рәтен-те бар аньң. Минем исәп менә бу единоличный збадан чыгу иде. Моңа тикле авылда булмагаң шәп, якты, колхоз кебек яңа бер йорт салып җибәрәсе ие. Менә шәһәрнең укыган кешеләре колхозга настоящий яңа өй салу формасын эшләп бирсеннәр ие..

    Д р у ж и н и н. Правильно. Бу бик вакытлы күтәрелгән мәсьәлә. Бу турыда газет аша тавышны ишеттерергә кирәк.

    М ө р ш и д ә. Туктагыз әле, каядыр җырлыйлар түгелме соң.

    Бары да тыңлыйлар, «Комсомол маршы» көенә, җыр ишетелә.

    Җәй байракларны, чакыр бар яшьләрне,

    Суз кулны-кулга, уйны-уйга суз.

    Кырга, цехларга без шатлык китерәбез,

    Без коммунист яшьлек, без комсомол[1].

    Н у р ы й. Бу - минем комсомоллар клубка туйга киләләр.

    Д р у ж и н и н. Әйдәгез, кузгалдык, иптәшләр. Көт-термик. (Сәгатен карый.) Туйны вакытында башларбыз. (Барысы да торалар.)

    Н у р ы й. (ишектән чыгып барган Гәрәйшаны тотып). Гәрәйша абзый, бергә строй белән барабыз.

    Г ә р ә й ш а. (эчен тотып, чыраен сытып). Булмый. Строй-мштройларлык рәт юк миндә, энем. Ашаган тавык абратны очты китте булыр. (Көлү.)

    X а т ы н. Тимә инде, үз рәте белән барсын.

    Д р у ж и н и н. Бер генә минутка, иптәшләр. (Барысы да тыналар.) Бүген ике бәйрәм. Берсе - уңыш бүлү бәйрәме. Икенчесе - Нурыйның Мөршидә белән парлану бәйрәме. Зур бәйрәмнәр болар. Ну, алда бөтен колхозчыларны да большевистик итү, бөтен колхозчыларны да Биктимер шикелле культуралы таза тормышлы итү көрәше калганын онытмагыз диясе килә.

    Н у р ы й. Дөрес!

    Зур дәрт белән гармунын «Колхозчылар маршы»на уйнап җибәрә. Төзеләләр, иң алдан Н у р ы й белән Мөршидә чыгалар. Галимә, яңа караватка тотынган килеш, тегеләрнең артыннан карап кала.

    Г а л и м ә. Гомер буе күземнән яшь кибәр дип уйламаган ием. Яңлышканмын икән.

    пәрдә



    [1] X. Туфан шигыре.

  • Абдулла Алиш:
  • Якты күл буе (повесть)
  • Яңа килен (повесть)
  • Тимер юл (повесть)
  • Кадыйр Бикмурзинның җинаяте (хикәя)
  • Тиздән туй (хикәя)
  • Кыйммәтле Җәүһәр (хикәя)
  • Туган илгә. Шигырьләр
  • Капкорсак патша (әкият)
  • Сертотмас үрдәк (әкият)
  • Нечкәбил (әкият)
  • Койрыклар (әкият)
  • Кем көчле? (әкият)
  • Кечкенә тоткын (пьеса)
  • Куршеләр (пьеса)
  • Биография Абдуллы Алиша
  • Сайт Абдуллы Алиша
  • Виртуальный музей
  • Документы и материалы






  • ← назад   ↑ наверх