• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Абдулла Алиш

    Койрыклар


    (Африка әкияте)
    Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җан­варларның койрыклары бөтенләй булмаган. Кешнәүче ат та, мөгрәүче сыер да койрыгы белән чебен кумаган. Шаян тиен дә, чикләвекләр ашап, ботактан ботакка сикереп уйнамаган.
    Хәйләкәррәк ерткычлар җыелганнар барысы да бергә, кой­рык алып калу турында киңәшергә. Ак түшле саесканнарны чакырганнар, аларга да зур йомыш тапшырганнар.
    — Сез, ак түшле саесканнар, туры юлдан адашканнар, очыгыз да китегез, еракларга җитегез: биек-биек тауларга, шаулап торган урманнарга, ям-яшел болыннарга, җырлап аккан суларга безнең сүзне илтегез,— дигәннәр.— Юаш хай­ваннарны, ерткыч җанварларны чакырыгыз: үткәргәч караңгы төнне, менә фәлән көнне, томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янында әләшәчәкләр диегез койрык, менә сезгә шул безнең боерык,— дигәннәр.
    Саесканнар төрлесе-төрле якка карап очканнар, үзләре белән зур-зур быргыларны кычкыртып барганнар:
    — Әй сез, куе урманнарда, киң кырларда, яшел болын­нарда, диңгез-океаннарда яшәүче ерткычлар,— дигәннәр алар.— Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, бөтенегез дә карт имән янына барыгыз, койрык әләшәчәкләр, килеп алыгыз,— дигәннәр.
    Усал ерткычлар, бишәү-унау, яудырганнар берьюлы со­рау:
    — Бу нинди боерык? Нәрсә соң ул койрык? Ул нигә кирәк? Әйтегез әле тизрәк? — дигәннәр.
    Хәйләкәр төлке (серне белгәч, аңа көлке):
    — Әләшәләр икән — барып алыйк, яраклылармы икән— үлчәп карыйк, нәрсәгә кирәк икәнен соңыннан белербез, бәлки, күбебез сөенербез,— дигән.
    Үткәргәч караңгы төнне, шул билгеләнгән беркөнне ерт­кычлар койрык алырга карт имән янына барырга юлга чык­каннар, кайсы үрмәләгән, кайсы йөгергән, кайсы чапкан.
    Кыр куяны үзенең тунын чистарткан, тәпиләре белән би­тен юган, ул да карт имән янына барырга җыенган. Чыгам дип, оясының ишеген ачкан, ләкин көчле яуган яңгырга чы­дамаган, кире оясына кереп качкан.
    Оясында озак утырмаган зур колак куян, дөп тә дөп ба­сып килгән аяк тавышын ишеткән, карамыйча яңгырга, йөге­реп тышка чыккан. Агач куышына кереп утырган да ерактан килүчене карарга тотынган.
    Агачлар куркышып чатнаганнар. Үләннәр үкерешеп шау­лаганнар. «Кулына тотып таяк, киләдер теге кәкре аяк»,— дип уйлаган куян, чыннан да шулай булып чыккан.
    Куян килүчегә сүз кушкан:
    — Аю бабай, башкалардан артка калмыйсыңдыр, үзеңә койрык сайлыйсыңдыр, шунда миңа да, нинди генә булса да, бер койрык алып кайта алмассыңмы икән? — дигән.
    — Әгәр дә онытмасам, алып кайтырмын, авыр эшмени ул,— дигән аю.
    — Ярарын ярар, шулай да аңа ышанып булмый,— дигән куян.— Аю бабай инде картайган, зиһене дә таралган. Оны­тыр вәгьдәсен, аннан табар хәйләсен, тагы кемнән дә булса башка берәүдән үтенергә кирәк,— дигән куян.
    Тагы тып-тып бер тавыш килә, вак чыбыкларны чыжыл­датып, кем соң ул йөгерә? Ә, бүре килә.
    — Бүре абый, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә кой­рык аласыңдыр, шунда миңа да, нинди дә булса берәр кой­рык алып кайта алмассыңмы икән?— ди куян.
    — Барысына да җитәрлек булса, берәрсе артып та калса, алып кайтырмын,— дип, бүре үтеп китә.
    — Юкка әрәм иттем моңа сүз, бүре бит ул туймас күз, сайлап бетерерләр, берәү дә калмас, артып калса да, ул ал­мас, миңа бирмәс, бозар вәгьдәсен, табар хәйләсен. Кемне дә булса тугрыракны, бу эш өчен хубракны табарга кирәк,— ди куян.
    Тагы кемдер дөп тә дөп итеп басып килә. Үлән өз генә селкенә, төлке йөгереп килә.
    — Бу эш түгел көлке, апакаем төлке, үзем бара алмадым, ахры, инде койрыксыз калдым. Карт имәнгә барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр. Сиңа бу зур үтенечем, боерык дип уйлама, алып кайтмассыңмы икән миңа бер койрык.
    — Ярый, ярый, һич хафаланма, берәүгә дә зарланма. Ку­ян дустым сорады диярмен, койрыкның менә дигәнен алып кайтып бүләк итәрмен. Туның белән бертөсле булыр, әллә кайдан ук күренеп торыр.
    Төлке барысыннан да соң юлга чыкса да, куян янында шактый тукталып торса да, иң туры юллар табып, бар көченә чабып, карт имән янына иң алдан барып җитә.
    Койрыклар белән карт имәннең ботаклары тулган, һәр бо­так саен бер койрык асылынган: йонлач озыннары да, йон­сыз ялангачлары да, җеп шикеллеләре дә, алтын йон белән капланганнары да, кара һәм аклары да, кәкреләре дә, туры­лары да — бар да бар. Җыелган ерткычлар, аларны күреп, хәйран калалар, башларын кыңгыр салалар, көтмичә бернинди боерыкны, беренче булып төлке сайлый койрыкны:
    — Миңа менә шушысын, мамыклысын, йонлысын,— ди. Башкалар йоклап кала, ә ул үзенә менә дигән бер койрык­ны сайлап ала. Төлке өйләнә дә тулгана, койрыгы да бергә болгана.
    Стакан тояклары белән тыпыр-тыпыр басып, үзен үзе бе­лештерми ярсып, ат килеп тә җитә, себерке шикелле кыл койрыкны алып та китә. Үзе айкала да чайкала, кыл койрыгы белән мактана:
    — Борыныма кадәр барып җитә, димәк, чебеннәргә мон­нан соң көн бетә,— ди.
    Сыерның да койрыгы яхшы, бүренең дә начар түгел. Тиен дә койрыктан уңган, сикерсә, пружинадай булган, йокласа — юрган. Фил һаман бер урында тапталып йөргән, күпләрнең тәпиләрен изгән. Ул селкенгәнче, килеп җиткәнче, иң кыска койрыклар гына калган булган. Фил үз язмышына үзе үпкәләгән, борынын түбән салган. Шуннан бирле аның боры­ны салынкы булып калган.
    Аю юлда умарталыкка очраган, туйганчы бал ашаган, шуңа күрә койрык алырга да соңга калган, шулай да бернәрсә тап­кан, тире кисәген койрык итеп таккан.
    Койрык өләшеп бетергәч, таралырга вакыт җиткәч:
    — Барыгыз да койрыклымы инде?— дип, бер-берсеннән сорашалар ерткычлар.
    — Юк әле, юк, туктап торыгыз, мин алмый калдым,—дип мыгырдый дуңгыз.
    Сазда аунаганнар, кояшта кызынганнар, пычрак ерганнар, шуңа күрә койрык алырга да соңга калганнар.
    Барып җиткәч сорасалар, күз төшереп карасалар, бары тик бармак буйлыгы койрыклар гына калган булган. Дуңгыз­ның балалары уникесе унике яктан чинарга тотынганнар:
    — Кирәкми, андый койрыкны алмыйбыз, хурланмыйча аны койрык итеп тагып та йөрмибез,— дигәннәр. Ләкин сайларлык башка койрык булмаган, ана дуңгыз бик аптыраган, шул кой­рыкны тагып алган да кәкрәйтеп салган. Шул көннән алып барлык дуңгызларның да койрыклары ыргакланып калган.
    Кыр куяны койрык алып кайтучыларны көткән, оясында ятып та аптырап беткән, ахыр чиктә түзмәгән, кайсын булса да берсен очратырмын диеп, юлга чыгып киткән.
    Әнә еракта алпан-тилпән кайтучы аю күренгән. Куян, шат­ланып, әйтерсең канатланып, аюга каршы йөгергән.
    — Аю бабай, онытмадыңмы? Менә дигәнен алып кайт­тыңмы?—дигән.
    — Кит әле моннан, ялкау куян! Үзең бармагач, армагач -талмагач, кыршылмагач, сугышмагач, тик утырып кына кой­рыклы булып буламы соң, юләр, мин менә йөгерә-йөгерә ба­рып та, үлә язганчы арып та, менә шушындый кыска койрык кына эләктерә алдым,— дигән аю куянга.
    Аю мескен куянны тиргәгән дә киткән, ә куян башкалар­ны көткән.
    Күп тә үтмәгән, бүре күренгән, куян аңа каршы йөгергән.
    — Бүре абый, бүре абый, миңа дигән, менә дигән койрык­ны бир, абый,— дигән.
    — Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә генә берне эләктердем,— дигән бүре.
    Бүре шулай дигән дә киткән, ә куян төлкене өзелеп көткән. «Төлке апакай, багалмакай, ул гына алдамаса алдамас, әгәр койрык алып кайтса, китереп алдыма салса, бүләк итәм бер каз»,—дип уйлаган куян. Тау битенә ныклабрак күз салса, төлке килә ләбаса. Куян чакырганны көтмәгән-нитмәгән, аның каршысына барып баскан:
    — Апакаем, багалмакаем, миңа дигән койрыкны биреп калдыр, мине шатландыр,— дигән.
    — Син генә идең минем башымда, әллә нинди җайсыз­лыклар чыкты каршыма. Син менә күз сал әле, кызыгып кал әле: йомшак кына, мамык кына, үземә менә дигәнне эләктер­дем, хәер, шуның аркасында күп мал бетердем,— дигән төлке.
    Шул сүзләрне әйтеп, күз уйнатып, куян борыны янында койрыгын болгап, төлке көлеп торган.
    Куян койрык көтеп бик зарыккан булган. Мескеннең күңеле тулган. «Менә кирәк булса, туганнар барысы да мине онытканнар»,— дип, елап ук җибәргән.
    Күңелсезләнеп утырганда, тирә-ягын күз яше белән ту­тырганда, ишеткән куян: «Вау да вау, мырау да мырау». Борылып карый, карый да: «Менә монысы ярый». Эт белән мәче ду килеп сугышалар икән.
    Ет: «Минем койрык иң яхшы!»—дигән. Мәче аркылы төшкән: «Минеке ише дөньяда да юк!»—дигән. Тартышкан­нар да тартышканнар. Әүмәкләнә торгач, сугышның очы чы­га... Мәченең койрык очы өзелеп чыга. Мескенем куркуын­нан агач башына ук менеп китә. Өзелгән койрыкны җил, тәгәрәтеп, куян оясына илтә. Куян аны үзенә койрык итә. Шул көннән башлап мәче белән эт арасындагы бу ызгыш мәңгелеккә китә.
    Әкият тә шуның белән бетә.

  • Абдулла Алиш:
  • Якты күл буе (повесть)
  • Яңа килен (повесть)
  • Тимер юл (повесть)
  • Кадыйр Бикмурзинның җинаяте (хикәя)
  • Тиздән туй (хикәя)
  • Кыйммәтле Җәүһәр (хикәя)
  • Туган илгә. Шигырьләр
  • Капкорсак патша (әкият)
  • Сертотмас үрдәк (әкият)
  • Нечкәбил (әкият)
  • Койрыклар
  • Кем көчле? (әкият)
  • Кечкенә тоткын (пьеса)
  • Куршеләр (пьеса)
  • Биография Абдуллы Алиша
  • Сайт Абдуллы Алиша
  • Виртуальный музей
  • Документы и материалы






  • ← назад   ↑ наверх