• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Абдулла Алиш

    Якты күл буе

    Миләүшә елгасы


    Җил-яңгыр белән калай түбәләренең буяулары ашалган, үзе җиргә сеңәргә әзерләнгән күн заводының корпуслары яныннан, култыкланып, Миләүшә елгасы ага. Бу елга Миләүшә авылы янындагы куе таллык эчендәге чишмәдән башлана. Чишмәлектән тауны күтәрелгәч, уч төбендәге кебек тигез кырда авыл үзенең эреле-ваклы йортлары белән җәелеп ята. Елганың башы әнә шул салам түбәләре белән капланган Миләүшә авылы ягыннан башланганга күрә, аңар Миләүшә елгасы дигәннәр.

    Миләүшәлеләр үзләренең терекөмештәй саф, боздай салкын сулары белән һәрвакыт мактаналар. «Самовар куйсаң, самоварга юшкыны утырмый, җәйге кызуда урак урганда эчеп җибәрсәң, үзенең салкынлыгы бөтен тәнгә тарала, әллә нинди баллы эчемлекләрең дә кирәкми!» — дип куялар. Дөрестән дә, авыл буенда елганың суы салкын, ләкин ул, Миләүшәдән борылып-борылып киткән километрларга сузылган саен, үзенең суын җылыта бара.

    Кайчандыр елга буендагы кабыргаларның куе кара урман белән капланганын сөйлиләр. Ул чакта аның суы хәзергегә караганда мулрак та, салкынрак та булган. Ә хәзер елганың шәһәргә китергән суы күп түгел. Бигрәк тә җәй көннәрендә ул авырган кеше сыман ябыгып кибә башлый.

    Елганың уң ягында, күн заводының корпусларын үткәч, үзенең пулатлары, зур тәрәзәләре, кирпеч өйләре, өй түбәләрендә берсеннән-берсе үрмәкүч җебедәй сузылган тимерчыбыклы радио колгалары, завод морҗалары, чиркәү, мәчет гөмбәзләре белән шәһәр башлана.

    Шәһәрдә зур корылмалар, фабрик-заводлар күп түгел, аларны санарга бер кулыңдагы бармаклар да җитә. Елга буена орынып ук торган Ленин исемендәге күн заводы иң зурларыннан санала. Ул элек бик кечкенә булган, аны башта шушы шәһәрнең Сыртланов дигән тиречеләре кустарь рәвешендә генә корып җибәргән булганнар. Япон сугышы вакытында, армиягә итекләр әзерләү заказын алгач, бу завод зураеп үскән...

    ...Таш урамнар аша эчкәрәк керсәң, кечкенә генә бер электр станцасы йөрәк^ тибешедәй тигез ритм белән бертуктамый эшләп тора. Йөзендәге җыерчыклар аның картлач икәнлеген, инде гомере озак калмаганлыгын, тиздән шәһәр уртасының корым туздыручы бу кечкенә өйдән котылачагын күрсәтеп торалар.

    Моннан күп еллар элек Бельгия байлары, үзләренең ерак илләреннән килеп, шәһәрнең бер таш урамы буенча корыч рельслар сузган булганнар. Ул чакта әле электр тогы булмаган. Дүрт тәгәрмәч өстенә ящик куелган «трамвай» дип аталган арба атлар белән хәрәкәткә китерелгән. Аннан соң гына Бельгия байлары, табышны тагын да күбрәк җыйнау өчен, югарыда әйтелгән станцаны корганнар.

    Промышленность үскәч, күн заводы буендагы эшчеләр бистәсенә яңа трамвай линиясе сузылгач, шәһәрдә бербер артлы яңа биналар башларын калкыткач, шәһәргә күп көч, күп энергия бирә торган электрның кирәклеге көннән-көн ачык сизелә башлый. Шуңа күрә электр станцасы салыну турындагы хәбәр шәһәр халкы тарафыннан зур шатлык белән каршы алына.

    Трамвай борылышларындагы плакатлар шәһәрнең киләчәге турында сөйлиләр:

    «Бу елдан башлап шәһәрдә җитмеш ике мең киловаттлы электр станцасы төзелә башлый. «Светогрэс»ка ярдәмгә!»

    «Бөтен көч индустрияләшү юлындагы иң көчле булган корылманы электрлаштыру өчен!»

    Тротуардан ашыгып-ашыгып узучылар, башларын күтәрә төшеп, плакатларны укыйлар.

    Башта яңа салыначак электр станцасын, Миләүшә суын буып, гидроэлектростанция итеп салмакчы булдылар. Күп тикшеренүләрдән, эзләнүләрдән соң бу фикер үзгәрде. Мондый зур эшкә Миләүшәнең суы җитә алмас-лыгы беленде. Шуңа күрә елганы буып, Якты күлгә кертү проекты узды. Бу проект буенча күлнең болай да мул суы тагын да күбәячәк. Аңа агып кергән Миләүшә суы үзенең ярты балыгын, ярты суын калдырып юлын дәвам итәчәк.

    ...Якты күл буе хәзер элеккечә тыныч түгел.

    Анда эзләнүчеләр отрядыннан җирнең өске төзелешен геодезия кораллары белән үлчиләр. Бер ноктаның икенчесеннән күпме биеклектә икәнлеген тикшерәләр, электр станцасы салыначак мәйданның почмакларын билгелиләр. Техник үзенең үткен күзен шул коралларның трубаларыннан бер ала, бер тагын аларга якын килеп карый. Аннары кулындагы дәфтәренә нидер язып куя. Рейка күтәргән эшчеләр әрле-бирле чабышып йөриләр.

    Әнә бурить итүчеләр отряды, җирнең карынын тикшереп, астагы катлауларның ниндилеген белергә тели. Биек итеп өч аякка беркетелгән бурларны эшчеләр, җыр-лый-җырлый, җир куенына югалтырга, аскарак сеңдерергә тырышалар. Җир әйтерсең шул тимер бурны үзе теләп йота.


    * * *

    ...Мәйданны, күл тирәсен төзү материаллары чолгап алган. Эреле-ваклы бүрәнәләр, такта өемнәре; тау булып елга комы, чуерташ, бут ташы, арматура тимерләре; яңгырдан саклар өчен ышык ясалган лапасларда цемент мичкәләре, төрле машиналар тиздән бу урында гигант салыначагы турында сөйлиләр.

    Шәһәр дә, ничек кенә булса да бу яңа төзелешкә ярдәм итү өчен, төрле чаралар күрү эшенә кереште. Шәһәрдәге төрле оешмалар үзләренең җыелышларында гигант төзелеш мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Төзелешкә ярдәм итү турында карарлар чыгардылар.

    Яңа гигантка ярдәм итү мәсьәләсе күн заводын да читләтеп үтмәде.

    Күн заводы комсомол бюросының көн тәртибендә бүген әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып заводтан ерак түгел урында салыначак «Светогрэс»ны шефка алу, аңа ярдәм итү бурыч итеп куелган. Бюро членнары өстәл янында түгәрәк балдак ясап утырганнар. Бүген дә секретарь сүзен гадәтенчә «Иптәшләр»дән бантлады:

    — Комсомол 1930 елның декабрь аенда илне электр-латтыруны шефка алды. Комсомол Үзәк Комитетының шул карарында: «Милли җөмһүрият комсомоллары үзләренең республикаларында төзелә торган электр стан-цаларын шефка алырга тиешләр», — диелгән. Төзеләчәк электр станцасының безнең завод, шәһәр һәм республика өчен нинди әһәмиятле икәнлеге барыбызга да билгеле булса кирәк. Хәзерге вакытта төзелеш яңа гына оешып килә, анда комсомол көчләре ифрат дәрәҗәдә аз санда.

    Авыллардан, колхозлардан килүче сезонниклар арасында аң-белем алып барырдай кешеләр аз. Без ярдәмгә килергә тиешбез.

    Башта биш кешене, заводтагы эшләреннән аермыйча гына, яңа төзелешкә билгеләргә уйлаганнар иде. Ләкин партячейка вәкиле каршы төште:

    — Андый зур эшкә ун комсомолны бөтенләйгә күчерергә кирәк, — диде.

    Бюро да бу фикерне яхшы дип тапты. Шул ун комсомол арасында Сабир Сал ахов та бар иде. Секретарь Салаховны җибәрмәс өчен нык тырышты. Аңар каршы Разия:

    — Яңа Салаховлар тудырырга тиеш син, иптәш секретарь! — дип, нәзек тавыш белән җавап кайтарды.— Чөнки яңа төзелеш өчен комсомолның бик тә активлары кирәк. Анда әле заводка караганда да эш күп булачак, бердән, анда вакытлы эшчеләр эшлиләр. Аларның күбесе безнең көлләү цехындагы чимал кебек. Аларны тәрбияләп, яңа тормыш өчен көрәшүче батырлар тудыру — бу безнең бурыч!

    Бюро соңыннан Сабир белән Разия икәүләп кайтырга чыктылар. Ишекне узган чакта, кайсыдыр, бармак селкеп:

    — Сиздем эшегезне! — дип көлеп калды.

    — Сиздерергә кирәк аны! — диде Разия. Юлда ул: — Ну бәхетле дә син, Сабир, нинди зур төзелешкә эләктең бит. Кара аны, күн заводы комсомолының авторитетын төшерәсе булма,— диде, шаярып кына бармак янап куйды.— Беләсеңме, Рәхимне билгеләтергә мин ник каршы төштем?

    - Ник?

    — Бөтен матур, булдыклы егетләребезне алып китеп бетерәләр.— Үзе шаркылдап көлеп җибәрде. Сабир да бу сүзләрнең уйнап әйтелгәнен сизеп алды. Шуңа да тагын ниндидер сүзләр көтте. Ләкин Разия, бөтенләй җитди итеп: — Сабир, син үзеңнең безнең заводка ничек килеп эләгүең турында миңа сөйләргә теләгән идең бит, — диде.

    — Мин аны һаман сөйләмәдеммени әле?

    — Юк шул.

    — Ну ярый, тыңларга иренмәсәң, мин сиңа үземнең тормыш юлымны кыскача гына сөйләп чыгам. Бәлки, ул сиңа кызык та булмас...

    — Ярар инде, аларын калдырсаң да, — диде Разия.

    — Юк инде, мин, сөйләргә тотынгач, берсен дә калдырмыйм, — диде дә Сабир сөйләргә тотынды: — Авыл кырыенда караңгы гына кечкенә салам башлы өй безнең өй иде. Бәлкем, синең Миләүшә дигән авылны ишеткәнең дә бардыр. Менә бу Миләүшә елгасы башланган авыл минем туган авылым була...

    ...Минем әти — авылның бер ярлысы, аңар Салах Ертык дип кушамат та такканнар. Беләсең инде, хәерче кеше ертыксыз булмый. Аны яшь чагында әтисе мәдрәсәгә дә биреп караган. Ул юкә башмак белән бер-ике малайның борынын сугып канаткан да аннан качкан. Бабай аны, кыйнап, яңадан илтеп караган, әмма әти барыбер укымаган.

    Революция башларында әтине ярлылар комитетына сайлап куялар. Ә бездән көлүчеләр һаман бетми... Кайсы явызларыдыр бәетләр дә чыгарып өлгерәләр. Менә сиңа хәтердәгесен китереп узам:

    Сәлахетдин бакчасында яфрак яра таллары,

    Кәмитеткэ кергәчтен рәхәтләнде җаннары.

    Кибет эче салкын икән, әйдә, Хәйрулла, кайтыйк,

    Комган белән кирасин ташый Салахетдин «Кәмитет».

    Сабир, әзрәк тукталып торгач, тагын сөйләргә тотынды:

    — Шулай итеп, комитет тирәсенә активлар, совет кешеләре җыелды. Әле ул чагында безнең авылда партия ячейкасы да, комсомол ячейкасы да юк иде. Әтидән байлар дер калтырап тордылар. Тора-бара әтине тегесе дә, бусы да сыйлый башлады. Ул үзе болай эчә торган кеше түгел иде. Инде эчеп кайткалый башлады. Соңыннан, бу эшкә тәмам бирелеп китеп, алкоголикка әйләнде. Аны комитеттан себереп чыгардылар. Шулай итеп, тәмам бозылды... Бервакыт җәйге бөркү төндә әти исереп кайтты. Ишекне ватарлык булып дөбердәтә. Мин юрган астыннан гына карап ятам. Әни, курка-курка, ишекне барып ачты. Өйгә керүгә, әти, ачуланып, әнигә үзенең тупас йодрыгын күтәрде. Аның сукса тимер өзәрлек йодрыгы бер-бер артлы әни аркасына төшә башлады. Аннары ул мин яткан сәкегә таба килде дә: «Син әниең яклымы, сабака?» — дип мыгырдады. Мин инде юрган астында бөгәрләнеп, нәни генә калган идем. Ул мине тартып төшерде дә тотынды сосарга, кай җирең кычыта... Әни мине якларга тотынды. Шуннан мин аның кулыннан ычкындым да ишегалдына, аннан капканы ачып урамга... ча-бам-чабам, үзем һичкая барганымны белмим... Ул төнне ындырдагы әрбәлектә үткәрдем. Шуннан инде күп авырлыклар белән шәһәргә килеп, шушы күн заводына кердем...

    — Их, бик күп авырлыклар күргәнсең, — диде Разия, аның беләгеннән йомшак кына итеп тотып.— Ә бит мин дә, Сабир, белсәң иде, ниләр генә күрмәдем...

    Разия, нәрсәдер уйлаган кебек булып, сүзеннән туктады да тирән итеп сулап куйды. Алар берникадәр вакыт сөйләшми бардылар.

    — Разия, бер сөйләрсең әле син ал арны миңа, — диде Сабир.

    — Сөйләрмен, билгеле, сөйләрмен...

    — Беләсең, менә шуларны сөйләсәң, әллә ничек күңел бушанып китә.

    — Димәк, син инде аларны ташлап качтың?

    — Сиңа шулай аңлашылдымыни? Мин аннан соң әле авылда күп тордым. Шулай да мин качып китмәдем. Бары да ризалык белән эшләнде...

    Алар тагын сөйләшми бардылар. Сабир, Разиянең бераз гына калтыранганын сизеп:

    - Туңасыңмы әллә? -- диде, аңа таба елыша төште. Капка төбенә җиткәч, алар туктадылар.

    - Кара әле, Сабир, син үзегезнең цех буенча ярыш договоры пунктларының үтәлешен тикшер әле. Иртәгә үк тегендә бармый торгансың? Аннан синең урыныңа бер җаваплы кеше билгеләргә кирәк!

    Разия инде баягы йомшаклыгын югалткан. Хәзер аның тавышында ниндидер эшлеклелек бар иде. Алар саубуллаштылар.

    Күк күлмәклеләр


    Без — эшче яшьләр,

    Безгә бар эш билгеле.

    Шуңа күрә бар эшкә дә

    Чаклап кисәбез өлгене.

    Бер, ике, өч. Бер, ике, өч.

    Бер, ике, өч. Мә сиңа чүкеч!


    Күн заводының клубы көн дә шул җырларны ишетә. Сәхнәдә уйнаучыларга, бетмәс-төкәнмәс энергияле яшьлек ялкыны битләрендә балкыган кешеләргә әйтерсең кемдер ерактан кычкыра...

    Кызып репетиция бара. Суфлер кычкырып-кычкырып укый, кемдер аның артыннан декламацияли.

    Чаттагы өстәлгә таянып, бер егет белән бер кыз сөйләшә. Алар белән беркем дә кызыксынмый, чөнки башкалар, дәрт биреп, рольләрен башкаралар.

    Шадра битле, саргылт чәчле егет, сүзен дәвам итеп:

    — Сез кайда эшлисез әле, Фатыйма? — диде.

    — Мин тегү мәктәбендә укыйм, — диде каратутлы кыз.

    — Ул мәктәп шәһәрнең аргы башында бугай. Сез шулкадәр җирдән килеп йөрисезме?

    — Юк, мин бит бу тирәдә генә торам. Репетиция ясаучыларның берсе җырлый башлады.

    Сөйләпшүчеләр, туктап, аның җырын тыңлап алдылар.

    — Шәп җырлый бит, — диде Сабир. Аннары: — Ул бит минем авылдашым, — дип арттырды. Соңыннан үзе дә уңайсызланып китте...

    — Мин аны беләм, — диде Фатыйма. — Хәтерем ял-гышмаса, исеме — Вафа, фамилиясе Абдуллин бугай?

    — Ие, Абдуллин.

    Алар артык сөйләшә алмадылар, чөнки юлбашчы Разия:

    — Сабир Салахов! — дип кычкырды. Кычкырды да, ике кулын чәбәкләп: — Тынычлык саклагыз әле, иптәшләр! — диде.

    Сабир сәхнәнең уртасына килеп басты.

    ...Сәхнәдә капиталистик илләрнең сугышка әзерләнүе турында «Женева өстәле» күрсәтелде. Әнә Бриан, озын мыекларын сыпыра-сыпыра, сугышны «булдырмау» турында речь сөйли. Ә сүзеннән туктагач, авызыннан һавага ялкын күтәрелә. Бриан ролен башкаручы Сабир, речь арасында туктап, маңгай тирен сөртә, аннары алдындагы стаканнан «су эчә». Шырпы сыза, һәм аның авызыннан һавага ялкын күтәрелә. Клуб керосин исе белән тула.

    Икенче номер завод тормышыннан алынган. Көлләү цехы комсомоллары төрлесе төрле урынга таралып эшлиләр. Бар эшләре — тәмәке тарту. Беләк юанлыгы итеп махра төрәләр дә тартырга утыралар, махра төрәләр дә тартырга утыралар. Җитмәсә, цех мөдире Кашимов бу эштә бигрәк тә аерыла төшсә. Аның трубкасы адәм күтәрә алмаслык. Әнә аңар комсомоллар ярыш договоры күтәреп киләләр, ул әйләнеп тә карамый... Шул вакыт сәхнәгә Разия чыгып баса. Ул күкрәгенә «Өзеклек» дигән язу таккан.


    Сез мине чакырдыгызмы?

    Рәхмәт, мин килдем.

    Мине яшәтегез инде,

    Китмәскә килдем...—


    дип җырлый ул.

    Яңадан күк күлмәклеләр чыгып, комсомолларны, эшче яшьләрне, бөтен эшчеләрне өзеклек белән көрәшкә чакыралар. Шуның белән пәрдә төшә. Бөтен залны яңгыратып кул чабалар.


    Залда ут кабынуга, көлләү цехында эшләүчеләрнең дә битләренә кызыллык йөгерә. Бигрәк тә хурланучан Рәхим, аскы иренен тешләгән килеш, ут кабынуга, ишектән чыгып югала... Ул, йодрыкларын кыскан килеш, үзенә-үзе сөйләнеп кайта: «Иртәгә үк, иртәгә үк барын да оештырырга!» — ди ул.

    Бу номерларны Вафа эшләгән. Аңарда сүзне, фактларны калыпка салу куәте бар. Бу куәте өчен ул Разия тарафыннан мактала, Фатыйма тарафыннан сөелә, Сабир тарафыннан якын күрелә.

    Клубтан таралучыларның тавышлары, сөйләшүләре белән урам тулды.

    — Әй, көлләү цехын көлләделәр дә соң!

    — Сөйләргә генә җиңел ул, бар әле, үзең ул цехта эшләп кара!

    — Ә рамочныйда җиңелмени?

    — Аның ише эшмени ул, кәҗә савып утыралар шунда...

    Фатыйма белән Вафа клубтан соңарып кына чыктылар да куе яфраклы тупыллар буйлап алга атладылар. Вафа чаттагы сәгатькә карап алды:

    — Иртә икән әле, — дип куйды.

    Алар, бер-берсен аңлаган шикелле, сүзсез генә бакчага таба атладылар.

    Бакча халык белән тулы иде. Кешеләр аллеялар буйлап йөриләр, эскәмияләрдә утыралар, бакчаның кичке саф, тын һавасын сулыйлар.

    ...Алар бакчаны бер-ике тапкыр әйләнделәр. Җанлы газетта кемнәрнең рольләрен начар башкарулары, кемнәрнең яхшы уйнаулары турында сөйләштеләр. Әнә теге тау сыртында үскән сирень агачлары төбендә әйбәт чирәмлек. Бу аллеяда халык та йөрми. Йөри торгач, Фатыйма да:

    — Арыдым... — диде. Сузып әйтелгән сүзенә үзе ялгап та куйды: — Берәр җиргә барып утырсаң иде.

    Вафа аны баягы агачларга таба алып китте...

    Тире белгече

    Тирече Әнвәрне Миләүшә авылында белмәгән кеше юк. Аның туры ат белән атна саен Спас базарына тире төяп китүен миләүшәлеләр күреп калалар. Әнвәр бай әлегә авылда рәхәтләнеп тора, әлегә аңар революция давылының җилләре нык кагылмаган. Ул җилләрдән яшел калай түбәле йорт сакланып калган. Алай булса да, давыл булуы көтелә. Бу давылның булачагын Һашимов барометр кебек сизә.

    Салах Ертык гомер-гомеренә Әнвәрдә хезмәтче булып торды. Утарларга сыеша алмыйча үскән малларны карады, тәрбияләде, асларына салам түшәде, вакытында кирәк кадәр азыгын бирде.

    Соңгы елларда Һашимовка хуҗалыгын киметергә туры килде: ул артык хайваннарның кайсын кая сатты, кайсын уртакка асрарга бирде. Шуңа күрә Салахка эш калмады. Әнвәр: «Бу елларда бит әле кеше тота башласаң, кулак-фәлән диярләр», — дип, Салахка икенче бер эш — көтүчелек эшен табып бирде. Көтү көтә башлагач та, Салах, иске гадәте буенча, һәр чәршәмбе кич Әнвәрләргә бара иде.

    Кич була. Әнвәр Кашимов чәршәмбе базарыннан кайта. Ак күбеккә баткан туры айгырны, туарып, баганага бәйләп куялар. Әнвәр кул сумкасы эченнән «кызыл баш»-ны чыгара. Бутылканы уч төбенә бик каты итеп бәрә. Улы Касыйм, өйгә йөгереп кереп, чәшке алып чыга. Салах белән Әнвәр тарантаска утырган килеш кенә кәгеп алалар.

    Сабир да Әнвәргә хезмәт итте. Кыш көннәрендә, беренче баскыч мәктәптә укыган чакта, бер кабартма кисәге өчен ул аның сыеры асларын карап кайта иде. Мәктәп укытучысы Карип Мусин яхшы кеше иде. Ул бар кешедән битәр Сабирның тормышы өчен борчылды. Сабирда укуга дәрт барын, ярлы баласының эш белән күмелеп югалачагын сизеп, дүрт сыйныф бетергәч тә, аны җидееллыкка укырга урнаштырды. Бик нык ярдәм итте. Салах үзе малаеның ничек укыганлыгын, укып кем була алуы турында кызыксынмады. Тик Карипнең, аны күреп: «Малайны әрәм итмә, Салах абзый, аңардан яхшы кеше чыгачак», — дигән сүзләренә каршы, көлемсерәп кенә: «Әйдә укысын, укысын, аның бер эше дә юк», — дип җавап кайтарды. Әйтерсең үзе бик эшчән кеше иде. Ләкин бервакыт Әнвәр Салахка да: «Сезнең ни, кайтасыз да куышыгызда кырын ятасыз. Ә без, эшчән кешеләр, төн йокламыйча чабабыз...» — дип әйткән иде.

    Кантон шәһәрендә ачылган «Союзкож» тире җыю бүлегенә агентлар кирәк, дигәч, Һашимов дус-иш аркылы анда да үрмәләп алды. Хәзер ул совет червонецлары белән эш итә. Тик аның зур бер кайгысы бар. Ул ничек кенә булса да червонецларны, совет банкларына биргәнче, үз бумаж-нигында калдыру юлларын эзли. Шуның өчен ул, тиреләр авыр килсен өчен, аларны тозлый торган булды. Чаттагы амбарының бер бүлмәсенә тоз китереп төятте.

    Дөрес, тире җыю эшендә аңар байтак кына авырлыклар да кичерергә туры килде. Шуларның берсе аны аз гына теге дөньяга алып китмәде. Аның борыны янына кара башлы бетчә чыккан иде. Ул докторга барып күренгәч, алар аңа: «Тагын бер генә көн соңгарып килсәң, ычкынган булыр идең, синдә сибирская язва бит», — диделәр. Тимерне кып-кызыл булганчы кыздырып, шул бетчәне яндырдылар. Әнвәргә бик авыр булды... Ул үзен тәмугта янучы гөнаһлы кеше, докторларны зобанилар итеп сизде.

    Шуннан озак та узмады, революция давылы аңарга ныграк кагылды. Кемдер совет агенты булып эшләүче Нашимовның элеккеге кулак икәнлеген «Союзкож» идарәсенә җиткерде. Аннан аны чыгарырга әзерләнделәр. Ләкин ул алар чыгарганны көтмәде. Шәһәрдән ашыгып кайтты да туры айгырны, болан күк зур көрән сыерын базарга алып барын сатты. Яшел калай түбәле олы өенең тәрәзәләренә аркылы такталар кадаклады һәм шул көннән һашимов Миләүшәдән чыгып сызды. Беркем дә аның кая китеп югалуын белмәде һәм кирәк дип тә тапмадылар. Шәһәргә килеп, ул күн заводына эшкә керде.

    Билгеле, авылдан килгән Кашимов заводта яхшы урынга урнаша алмады. Хәер, ул үзе дә өмет итмәде. Аңар чимал складына мөдир булырга тәкъдим ясадылар. Ул никтер моңа күнмәде. Пычраграк булса да, көлләү цехының мөдире булырга ризалык бирде һәм шунда эшкә урнашты.

    Менә бүген дә Кашимов, үзенең кыска брезент пин-жәген киеп, эшчеләрнең эшләүләрен карап йөри. Чанга берьюлы күп тире салып юдырмый, чиста эшләнсен өчен болгаткалап куярга куша. Күн заводының бик күп бүлекләре бар. Нәр бүлегенә кереп карап чыкканда, көн сизелмичә үтеп тә китәр...

    Чимал склады белән янәшә көлләү цехы сузылып киткән. Аның калай вентиляторлары бертуктамый зыр-лап әйләнеп торалар. Чөнки көлләү цехында һава башкаларга караганда начар була.

    Ишектән кергәч тә, борынны ярып, әчкелтем бер ис аңкый. Барабаннар бертуктамый шаулап су чәчрәтеп әйләнәләр. Алардан чыккан тавыш машиналардан чыккандай тоела.

    Складтан вагонеткаларга төяп китерелгән тиреләр юешләү чаннары тирәсендә өелеп чират көтәләр. Бетон идән төрле пычраклардан таза, чөнки аяк астына түгелгән су идән астындагы шакшы суларны читкә чыгару трубасына — канализация челтәренә барып тоташа. Тире юешләү чаннары идән уртасында калкытып эшләнгән. Складтан китерелгән пычрак тиреләрне шул чаннарга ыргыталар. Трубалар аша чаннарга салкын су килә. Ул трубалар аша китерелгән пар белән җылытыла. Тире шунда җеби, барлы-юклы йонына ябышкан пычраклар шул суда юылып калалар. Аннан тирене бер кат алып саркыткач, тагын берничә кат юалар.

    Һашимов эшчеләргә төрле күрсәтмәләр бирә, җитеш-сезлекләрне әйтә.

    Тиредән чыккан йонны, кәрзиннәргә төяп, киптерү бүлегенә таптыйлар. Һашимов бу бүлеккә дә күзен төшерә. Монда бер карт эшли. Ул бик еш кына тәмәке тартырга йөри. Еш йөрсә дә, ни өчендер Ьашимов аңар сүз әйтми, белмим, картлыгын кызгана, белмим, картның шулай тәмәке тартуын кирәк таба. Биредә Маруся исемле матур гына бер рус кызы да эшли. Тәмәке тарту бүлмәсенә бару өчен, картка көлләү цехы аркылы узарга кирәк. Һашимов, ул картның тартырга узып китүен күрүгә, йон киптерү бүлмәсенә ашыга. Ишекне ябып кергәч тә, як-ягына каранып, кеше юклыгын тикшерә. Марусяны эштән туктата.

    — Тукта, Маруся, бабайлар да эшләп үлгән, эш беркайчан бетми ул, ә менә яшьлек үтә!

    Маруся боргалана:

    — Дөрес, иптәш Ьашимов, дөрес, — дип, керле кулларын киеменең чабуына сөртә башлый.

    Һашимов Марусяның ияк астын үзенең тупас бармаклары белән тота. Кыз каршы килми, кашларын сикертә, күзләрен уйната башлый. Алар онытылып китәләр. Ул, үзе дә сизмәстән, Марусяны кочагына ала. Кинәт ишек ачыла. Йөткерә-йөткерә, зур кәрзин күтәреп, йон юучы карт керә. Ләкин ул күрмәмешкә салына. Бердән, Һаши-мовтан курыкса, икенчедән, кыздан яхшысынмый. Ул керүгә, Маруся тиз генә сушилка янына бара, ә Һашимов тизрәк һәм күбрәк эшләү турында Марусяга күрсәтмәләр бирә башлый.

    Бервакыт Һашимовка Сабир белән очрашырга туры килде. Шәһәрнең таш урамында очраган Сабир аңа аз гына кызганыч тоелды. Ул дәшми генә узып китәргә чамалаган иде дә, Һашимов үзе каршысына барды:

    — Нихәл, авылдаш? Каян җил ташлады? Ни эшләп йөрисең?

    — Эш эзлим. Ә син кайда эшлисең?

    Һашимов үзенең күн заводында эшләвен Сабир-дан яшермәде. Шулай да күн заводын яманлап сөйләп китте:

    — Һич рәтләре-чиратлары юк, акча әз төшә, эшчеләре качалар...

    Һашимовның Сабирны икенче күрүе күн заводында булды. Ул складтан вагонеткага тире төяп маташа иде. Һашимов бу юлы инде аның янында сырпалана башлады.

    — Нигә мин эшли торган цехка кермәдең? Авылдаш булгач, акча ягын да рәтләгән булыр идем, — диде.

    Сабир: «Ах, капкорсак, минем бу заводка керүдән шүрлисеңмени?» — дип уйлады. Ә Һашимов, эченнән генә: «Бетте. Сызудан башка юл калмады», — дип куйды.

    Шулай да ул, йөзенә мөлаемлык чыгарып, Сабирга эндәште:

    — Кереп-чыгып йөргәлә, авылдаш, мин менә шунда гына.

    Җанлы газетта булган хәлне Һашимовка шул кичтә үк җиткерделәр. Ул өендә иде. Хәбәр ишетелгәнче үк, башын кыйшайта-кыйшайта, озак итеп нәрсәдер язды. Ахыры кулындагы каләмен кара савыты читенә куеп уйга батты: «Юк, бер вакыт килер, Һашимов, һичшиксез, баер. Иске байлыктан да уздырып, яңадан мал-мөлкәт җыяр, яңадан үз эшенә, тире җыярга тотыныр. Менә бу завод тиреләре Һашимов кулында булсыннар иде, ул аларны кая озатырга, ничек акча табарга белер иде». Бу уйлар аны һәр көнне диярлек шулай йөдәтәләр иде.

    ...Уйларын бүлеп, кемдер тәрәзәгә чиртте, Һашимов куркып китте. Ул ишек ачарга чыкты. Рәхим икән.

    Рәхим ишектән керү белән әйтеп салды:

    — Әй пешерделәр дә соң сине!

    — Кайда? — диде Һашимов, үзе агара төште.

    — Җанлы газетта. Син генә дип, син генә түгел инде: цехыбыз белән...

    — Нишләп? Ни җитмәгән тагын аларга? Рәхим сөйләп китте:

    — Промфинплан бервакыт тулмый, диләр, комсомоллар тәмәке тарту белән вакытларын үткәрәләр, диләр, цех мөдире зур портфель, зур трубкадан йөрүне генә белә, диләр, комсомолларның ярыш ачуына каршы төптә, диләр...

    — Ялган бу, ялган, мин ник каршы булыйм.

    — Шулай диләр бит.

    Аның сүзен бүлеп:

    — Юлбашчысы, юлбашчы кем? — диде Һашимов. Аның күзләрендә ачу чаткылары ялтырый иде.

    — Разия Баязитова, — диде Рәхим. Аннары арттырып та куйды: — Мин ярыш оештырыйк дип бик күптән әйттем бит. Ә син..


    Разия Баязитова

    Разия, бюродан кайтып, үз бүлмәсенә керде. Бүлмә тын, тик сәгать кенә келт-келт йөри. Тәрәзәдән ай нуры кереп, бүлмәнең яртысын яктырткан. Мич сырында мәче мырлый.

    Разия, ут кабызмый гына, караватына барып утырды... Ул хәзер Сабир турында уйлый, аның белән беренче очрашуны күз алдына китерә. Менә Разия цехлар саен җанлы газетка теләгән кешеләрне язып йөри.

    Шадра, дулкынланып торган саргылт чәчле бер егет:

    — Нәрсә соң ул җанлы газет? — дип сорый. Разия аңлата. Теге егет:

    — Алай булгач, мине дә яз, — ди.

    Аннан соң аның иптәше, кара чәчле, каратутлы, оял-чан гына егет тә:

    — Мине дә яз, мин Вафа Абдуллин, — ди. Тора-бара җанлы газета өчен бик тә файдалы кеше

    булып чыга. Ул завод эчендәге вак-төякләрне күрә белә, шуларны җырга да сала.

    Аннары Разия Салахов кичергән тормыш авырлыкларын үзенең күргәннәре белән чагыштырып чыга. Аңар Салахов күргән авырлыклар инде таныш, бар да аның аша үткән кебек күренәләр.

    Ул белә башлаган авырлыкларның очы дәһшәтле ачлык елдан килә. Шул елдан башлап беренче кабат, бала күңелендә яшь агачка үткен пычак белән киртләп эз калдырган кебек, ярлылык тормышы гомер буена сөйләрлек эз калдыра.

    Ачлык ел.

    Көтүче Баязит карт авылда беренче булып ачыга башлый. Аның ике баласы, мич башында иске чүпрәкләргә төренгән килеш, җылылык эзлиләр. Ә җылылык юк.

    Баязит ачлыкка бирешә башлый. Ул чыдый алмый, азак чиккә җитә... Сәкедәге мендәргә капланып үксеп-үксеп елый башлый. Күршеләр Чыгыш тавыннан майлы кара балчык алып кайталар. Үзалдына каралып, майланып торган бу балчык әти кешенең соңгы азыгы була. Иртәгесен балалар мич бантыннан гына юкә чыптага төрелгән үлекне кемнәрнеңдер алып чыгуларын күреп калалар.

    Күп тә узмый, ана да ахыр чиккә җитә.

    Авылда шатлыклы хәбәр тарала: ачлар өчен авылга кукуруз кайтарыла. Әнисе, үзенең кечкенә чанасын тартып, кукуруз биргән җирдән паек алып кайта. Күп тә үтми, балалар өчен ашханә ачыла. Ләкин бу шатлыкны әнисе генә күрә алмый. Әти-әнисез калган Разинне авылга килгән бер кызылармеец шәһәргә алып китеп балалар йортына бирә.

    Разия ул вакытларны төштәге кебек кенә хәтерли. Еллар үтә, ул инде үсмер кыз булып җитешә. Аңар: «Син зур инде», — диләр. Аны балалар йортындагы бер иптәше белән шушы күн заводына урнаштыралар.

    Кайвакыт сүз чыга. Егетләрнең кайберләре: «Юк, имеш, син теләсәң нишлә, табигать барыбер ул сине җиңә. Син үз гомереңдә кемне дә булса берәүне яратырга тиеш...» — диләр.

    Разиячә бу дөрес түгел.

    «Дуслыкмы, иптәшлекме?» соравы аның үзенчә, Разиячә чишелә. Ул барысы белән дә дус, барысы белән дә иптәш, үз сыйныфы кешеләрен тигез ярата. Шуңа күрә аңар башка беркемне дә алардан — шушы сыйныф кешеләре эченнән аерып алып яратмас кебек.

    Бәлки, ул Сабирны яратадыр? Юк, бу андый ярату түгел. Бу ярату иптәш кызларны, рамочныйдагы бригада членнарын яратудан берни белән дә аерылмый шикелле...

    Көлләү цехында эшләүчеләргә ярыш ачу дәрте кызлар арасында күптән йөри иде инде. Шулай да ул бертөрле калыпка салынып оешып җитмәгән, шуны кузгатырга, шуны алгы планга куярга кирәк. Көлләү цехында эшләүче Рәхим кергәч тә, кызлар берәм-берәм аңар үзләренең күңелләрендә йөргән ярыш пунктларын әйтеп чыктылар:

    — Без менә акчабызның ун процентын һәр айны саклык кассасына калдырабыз, сез дә шулай эшләгез!

    — Без эшләп чыгаруны йөз процентка җиткерәбез, брак, прогулның затын да калдырмыйбыз, сез дә шулай эшләгез!

    Соңгысы Рәхим өчен әзрәк җайсызрак булды. Комсомол Рәхим кепкасын бөтенләй алга таба шуыштырды да, башын кашый-кашый:

    — Бусы белән тезгә сугасыз, малай, Разия, — дип куйды.

    Болай Рәхимгә әйтеп чыгару гына ярыш ачу түгел иде, аны бөтен завод белерлек, һәр цех ишетерлек итеп әйтәсе иде.

    Кызлар шуңа әзерләнделәр.

    Разия рамочный цехта эшләүче кызларның бригадиры иде. Кайчандыр аңа, авылга кайткач, шәл бәйләү эшен күрергә туры килде. Йортка яңа гына төшкән алсу битле, кирәк булса да, кирәк булмаса да һәрвакыт беләкләрен сызганып йөри торган яшь килен нәзек кенә итеп эрләгән бәрән йоныннан аруга ябыныр өчен шәл бәйләгән иде. Бәйләп бетергәч, шәлне агартып юдылар, сыктылар; киптерер өчен, шәлнең һәр теле саен берәр кадак кагып, тактага тарттырып куйдылар. Менә шул шәл кадаклау аларның хәзерге эшләренә бик охшый иде.

    Рамлау бүлеге дә заводның бантка цехлары кебек: тәрәзәләре якты, диварлар төрле лозунгларга бизәлгәннәр. Эшләүчеләрнең барысы да хатын-кызлар, шуңадырмы аеруча пөхтәлек күренә. Кулларына кечкенә келәшчәләр тоткан бу хатыннар, тирене өстәл тактасы сыман такталарга тартып, пробкаларга охшашлы пешкаларны тиренең кырыена кагалар.

    Ярышны көлләү цехына белгертү көне җиткән иде.

    Разия тәнәфес вакытында язылган договорны укып китте:

    — Иптәшләр, тыңлагыз, теге әкәмәтләрне ярышка чакырабыз. Мин монда яздым, калганнарын өстәрбез. Укыйм:

    «Без, Ленин исемендәге күн заводы эшчеләре, рамлау цехындагы Баязитова бригадасы, биш елны дүрт елда тутыруның барлык җаваплылык ларын искә алып, удар бригадага оешып һәм социализм ярышына чыгып, партия тарафыннан алга куелган бурычларны эшчеләр сыйныфының батырлыгы белән үтәвебезгә хөкүмәтебезне ышандырабыз.

    Көлләү цехындагы иптәшләрне үзебез белән тиңләшергә чакырып, түбәндәге шартларны һәр ике якның да үтәүләрен сорыйбыз:

    1. Эш көнен тыгызлау, бракларны бөтенләй юк итү, прогулларны ясамау (кирәксез сөйләшүләр, тәмәке тартуларны бетерү Һ.6.).

    2. Машиналар өстеннән шефлык алу, эш кораллары белән сак эш итү, кадакларны кирәкмәгән урынга тотмау, аларны идәнгә ташламау.

    3. Бирелгән эш бәяләрен удар хезмәт нигезендә түбәнәйтергә тырышу, шуның белән хөкүмәткә әйбернең эшләнеп чыгыш бәясен төшерергә ярдәм итү.

    4. Айлык акчабызның 10% ын саклык кассаларында калдыру, моның белән илнең индустрияләшү фондына ярдәм итү.

    5. Эшләп чыгаруны 100% ка җиткерү, үзебезнең цехтагы булган сәбәпләр аркасында башка цехларга һичбер өзеклек тудырмау.

    6. Кирәк булган чакта ял көннәрдә дә эшләү».

    — Разия, син бит тегеләр турында бернәрсә дә язмагансың?

    — Кемнәр турында?

    — Администрация турында.

    — Нинди тәкъдимнәр бар соң?

    — Мә яз берне, минекен яз әле: келәшчә белән чүкечләр һәрвакыт булып торсыннар.

    — Булды, — диде Разия.

    Аннан соң Разиягә кызларның тәкъдимнәре бер-бер артлы ява башлады:

    — Ә кадрлар турында?

    — Безнең цехка иң кимендә биш өйрәнчек алырга кушарга.

    — Тагын?

    — Эшкә килүне һәм эшләп чыгарган продукцияне нык исәпкә алу турында...

    Кызлар онытылып озак утырдылар, ләкин берсенең исенә төште:

    — Иптәшләр, аш ашамый калабыз.

    Кызлар бер-бер артлы, ашыгып, договорга кул куйдылар. Иң соңыннан договорны эш киеме кесәсенә бөкләп салган Разия җиңел генә, баскычлар аша түбәнгә, ашханәгә таба атлады.

    Разия иртәгесен договорны көлләү цехына алып керде. Бер генә минутка алар Кашимов белән күзгә-күз очраштылар.

    Ул, муенын суза төшеп:

    — Кем кирәк иде сезгә, туташ? — диде.

    — Рәхим кайда?

    — Шундадыр, — дип, Һашимов цехның икенче башындагы бушлыкка кулы белән күрсәтте.

    Һашимов Разиянең Рәхим янына киткәнен һәм алар-ның бөтен хәрәкәтләрен җентекләп карап торды. Менә Разия кесәсеннән ниндидер бер язу чыгарып укыды. Аннан язуны Рәхим үз кулына алды һәм бер кат карап чыкты. Алар, нәрсә турындадыр озак кына сөйләшкәч, кул бирешеп аерылыштылар.

    Кыз китәргә җыенгач та, башын яктыга таба борып:

    — Кара, озаклама, — дип куйды.

    һашимов, постка куелган кирәксез сакчыдай, килбәтсез зур аяклары белән идәнгә шап-шоп басып, әрле-бирле йөрде.

    Яңа кергән кызны Нашимов, билгеле, белә иде. Чөнки күптән түгел булып узган җанлы газетада Һашимовны зур трубкасы белән күрсәткәннәр иде. «Күнче» газетасында да Ьашимов турында чәнечкеле мәкалә басылып чыкты. Имеш, ул вакытында башка цехларга кирәкле чималны өлгертми. Удар бригадалар оештырырга комачаулый. «Тагын мине газетага язарга кергәндер әле бу кыз, — дип уйлады ул. — Юк инде, бу юлы язу белән генә калмас, төрле материал җыя башласа, бөтенләй заводтан сөрдерер».

    Һашимов шуңардан курыкты.

    Ул, йомшак кына басып, Рәхимгә таба юнәлде. Башта аның эшләгәнен карап торды. Аннан, җай чыккач, сүзен башлады:

    — Нишләп йөргән була ул кыз тагын? Рәхимнең нигәдер белгертәсе килмәде:

    — Юк, болай гына.

    Ьашимов Рәхимнең нечкә хисләрен бел мәкче булды, ахры, бармагын өскә күтәреп:

    — Кара, син кызлар белән бик шаярма! — дип куйды. Рәхим елмайды гына. Аңар Һашимовның тел төбе бик

    аңлашыла иде.

    Иң оешмаган һәм оештыру өчен җайсыз да булган цех көлләү цехы иде. Чөнки монда, бердән, сезонниклар, кара эшчеләр эшләсәләр, икенчедән, цех мөдире Һаши-мов күбесенчә эшкә аяк чалып килде.

    Сәгать дүрт тулды.

    Гудок эшчеләргә өйләренә кайтырга хәбәр бирде. Завод капкасына сыеша алмыйча, эшчеләр төркем-төркем булып эштән агылдылар. Һашимов та, начар тиредән тегелгән зур портфелен күтәреп, брезент пинжәгенең төймәләрен каптыра-каптыра, цехтан чыкты.

    Икенче смена килде.

    Цехның бер буш почмагына беренче сменада эшләүчеләр җыелдылар. Рәхим сүз башлады:

    — Иптәшләр, эш менә нәрсәдә, сезгә билгеле хәл инде ул: безнең цехка бантка цехларның да язмышлары бәйләнгән. Күрәсез, безнең цехта эш аксап бара. Складтан килгән тиреләр әле дә булса чират көтеп яталар... Болай булганда, без үзебезнең цехның промфинпланын тутырмау гына түгел, завод промфинпланына да зыян китерәчәкбез. Менә минем кулда рамлау цехында эшләүче кызларның договорлары бар. Алар безне үзләре белән ярышка чыгарга чакыралар.

    Ул бая Разин белән тикшергән договорны укып чыкты. Беркем бер сүз дәшмәде. Бар да сөйләр сүзләрен каядыр яшерделәр.

    — Йә, нишлибез? — диде Рәхим.— Хурлык бит, кызлардан да артта калдык, егылып үләрлек хурлык...

    Иптәшләре белән озак уйлашып торганнан соң, ул тагын башта әйтелгән сүзне кабатлады:

    — Йә, нишлибез? Арадан берәү:

    — Билгеле, кабул итәбез! — диде.

    — Юк, алай тикшерми-нитми генә кабул итүдән файда юк. Безгә үз пунктларыбызны әзерләргә кирәк.

    Берәү каршы төште:

    — Өлгерербез әле, башта чандагыларны карарга кирәк.

    — Юк, аларны карап кына калырга ярамый, буксирга алырга, үзләре өлгерә алмаган җирдә ярдәмгә килергә кирәк.

    ...Договор кызларныкы төсле үк башланды. Беренче пункт заводның барлык цехлары өчен дә мөһим булган чималны цехларга вакытында өлгертү, эштән тукталуларны бетерү иде. Аның артыннан башка пунктлар тезелеп киттеләр...

    Иртәгесен Рәхим Разия белән тагын очрашты. Алар договор язган кәгазьләрне алыштылар.

    Цехтагы кызлар да договорда язылганнар белән кызыксындылар:

    — Кая, әки, ата ялкаулар ни язган булганнар? Укып чык әле!

    Разия договорны укып чыкты. Укып чыккач та, бер кыз:

    — Бу безнеке төсле үк булган ич! — дип кычкырып җибәрде.

    — Барыбыз да бер теләк өчен көрәшкәч, бер булмый, ничек булсын соң! — диде икенче кыз.

    — Мин, әки, төкермәсләр дә дип уйлаган идем.

    — Нишләп алай итсеннәр, үзебезнең иптәшләр ич алар! Рәхим үпкәләгән сыман әйтеп куйды:

    — Ай-яй, Фатыйма, «төкермәсләр дә» дип карарга бер дә килешми инде. Без бит Советның үги балалары түгел. Безнең дә сез янган теләкләр белән янасыбыз, коллектив алдында эш күрсәтәсебез килә.

    — Юк, үпкәләмә тагын син, Рәхим, мин болай гына, шаярып кына.

    Рәхим, терсәге белән өстәлгә таянган килеш:

    — Әйдәгез, көч сынашкач сынашыйк инде, кем җиңәр,— дип куйды.

    Кызлар, шатлыктан дәртләнеп, биегән сыман сикерештеләр:

    — Без җиңәбез! Без җиңәбез!


  • Җиңү көне (дәвамы)
  • Абдулла Алиш
    повесть на татарском языке.
  • Абдулла Алиш:
  • Якты күл буе
  • Яңа килен (повесть)
  • Тимер юл (повесть)
  • Кадыйр Бикмурзинның җинаяте (хикәя)
  • Тиздән туй (хикәя)
  • Кыйммәтле Җәүһәр (хикәя)
  • Туган илгә. Шигырьләр
  • Капкорсак патша (әкият)
  • Сертотмас үрдәк (әкият)
  • Нечкәбил (әкият)
  • Койрыклар (әкият)
  • Кем көчле? (әкият)
  • Кечкенә тоткын (пьеса)
  • Куршеләр (пьеса)
  • Биография Абдуллы Алиша
  • Сайт Абдуллы Алиша
  • Виртуальный музей
  • Документы и материалы




  • ← назад   ↑ наверх