• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Абдулла Алиш

    Якты күл буе

    Җиңү көне

    Завод корпусының крепость кебек сузылып киткән җиренә зур тәрәзәләре белән механика мастерское килеп тоташа. Монда күмерләр нечкә ялкын телләре белән кызган тимерне ялыйлар. Тимергә тимер бәрелеп, үзенчәлекле музыка туа...

    Заводта механика цехы зур урын алмый. Шулай да машина ватылса, электр уты белән берәр проблема килеп чыкса, тимердән берәр нәрсә эшләргә кирәк булса, меха-ническийга йөгерәләр.

    Сабир белән Вафа да шушы цехта эшләде. Сабирга монда бик аз вакыт эшләргә туры килде. Ә Вафа һаман кеше белән аралаша алмады. Беренчедән, «кеше» дип карт тимерче Бориска әйтсәләр, икенчедән, мастер Селезневны шулай атыйлар. Башкалар әле һаман кеше булып җитмәгәннәр. Аларның кеше булыр өчен әле байтак өйрәнәселәре, кулларыннан әле шактый тимерне үткәрәселәре бар.

    Бер җыелышны Сабир әле дә булса онытмый: ничектер һәр цех саен промфинпланны үтәү турында эшчеләр гомуми җыелыш: алдында вәгъдә бирделәр. Иң соңыннан Борис та күтәрелде.

    Ул салмак тавыш белән сөйләргә тотынды:

    — Промфинпланны тутырыр өчен, ун сәгать эшләргә кирәк булса, ун сәгать эшлим. Минем цехтагы лар бар да шулай диярләр. Ял көнемне дә ял итмим — кирәкми. План тулгач — безнең бәйрәм! Аңлыйсызмы, план тулса, үзе безгә ял була ул...

    Тыңлаучылар:

    — Бүген Борис кәккән булырга кирәк, — диделәр.

    Аның шундый гадәте бар иде. Эш алдыннан, кесәсеннән чыгарып, әз генә капкалый иде ул. Аның бу эшен цех-ташларыннан берәү дә «күрмәсә» дә, бары да белә иде. Юк, Борис ул көнне «ак»ның тамчысын да капмаган иде. Эчендә кайнаган теләкне, уйны, фикерне аңлаталар иде ул сүзләр.

    Борис гомерендә мәктәп, уку дигән нәрсәне белмәде. Башта ул тимерчелеккә өрдерүче булып кына керде... Яшь Борис әкренләп югары баскычларга таба үрмәләде. Шулай да ул язарга өйрәнде. Кулына эләккән теләсә нинди китапның соңгы битенә кадәр күзеннән кичерде, шулай итеп, үзлегеннән белем алды.

    Оешып эшләүнең иң беренче дошманы булып мастерскойда Борис санала. Ул менә, эшлик, ди, тырыша, башкаларга да тырышып эшләргә куша, ярышырга да каршы түгел, әмма аңар удар бригадалар төземәсеннәр, Борисны ударник итмәсеннәр, чөнки болар, аныңча, бар да формаль кебек күренә. Ул эштә үзенә хас «бунтарьлыкны» сайлап алды: кеше ялгыз гына тырышсын, аңар беркем баш булмасын, аңардан бертөрле җавап алмасыннар, аның өчен кануннар, кагыйдәләр, договорлар, пунктлар язмасыннар. Шуннан чыгып, Борис бригада оештыруга каршы...

    — Оештырыгыз, мин каршы килмим, тырышып эшләрмен, әмма мине исемлеккә кертмәгез...— дип сөйли Борис.

    Механический цех белән тимерчелек цехы бер корпуста урнашкан. Ишектән кергәч, әүвәл тимерчелек цехы. Тагын бер ишекне ачсаң, механика цехы башлана.

    Кара-каршы куелган ике станокта яңа гына кара эшчедән күтәрелгән Сабир белән Вафа эшлиләр.

    Әнә Селезнев, борын өстендәге кечкенә күзлеген алып, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күзлек пыялаларын сөртте. Болторез станогының әйләнүен мастер әйтерсең беренче кат күрде. Тимернең аяк астына төшүен ул озак карап торды. Сабирга бу әллә ничек җайсызрак булып тоелды. Әйтерсең мастер аның эшеннән разый түгел.

    Ләкин мастер берни дә дәшмәде. Авыз эченнән сызгырынып, китәргә бер-ике адым атлаган иде дә, кире килеп сүз катты:

    — Салахов, син бездән китәсеңмени?

    — Ие.

    — «Светогрэожамы?

    — Мин үзем китмим, җибәрәләр.

    — Жалко, тиз төшенгән булыр идең. Менә разрятыңны арттырырга дип тора идем. Жалко... Ә үзеңнең китәсең киләме?

    Сабир моңа ни дип тә җавап кайтарырга аптырады... Ике төрле аңлашырлык булсын өчен:

    — Килсә дә, килмәсә дә, аңа бит карамый, — диде.

    — Да, шулай шул инде. Шулай да, анда баргач, шушы эшкә керергә тырыш.

    Ярыш авырлык белән булса да бу цехка да керде. Комсомоллар цех киңәшмәсендә ул мәсьәләне кузгаттылар.

    Борис тагын каршы төшеп карады:

    — Оештырыгыз, эшләгез, ләкин мин каршы. Мин эшкә каршы түгел. Мин эшне яратам. Мин бригадага керә алмыйм. Минем натурам аны күтәрә алмый. Мин үзем тырышырмын. Үзем генә.

    Ике кеше, ике мастер бүген пычакка-пычак килделәр:

    — Собраниеләрдә син бугаз ертасың!

    — Мин бит үзем турында сөйлим, Сергей Николаевич, сөеклем. Эшлим, унике сәгать, унөч сәгать эшлим, но оешу миннән булмый. Натурам күтәрә алмый, аңлыйсыңмы син шуны, юкмы?

    — Аңлыйм, аңлыйм кайсы гайкаң бушаганын, — диде Селезнев.— Француз ачкычы юк әле, тәрбия аласың бар әле синең, тәрбия аласың бар. Эшче җыры түгел бу, Борис! Син анархистлар җырын җырлыйсың. — Ул, ачуланып, йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты: — Аңламаган кешегә аңлатуы авыр да соң! — Аннары азрак басылгандай булды: — Син, Борис Петрович, алай анархист-ланма, син Совет властенда яшисең, үз иптәшләрең белән бергә бул. Син эшчеме?

    — Ие, эшче.

    — Син эшче иптәшләрең беләнме?

    — Әйдә, андый мәсьәләгә кермә әле син. Оештырыгыз, мине язмагыз, мин язылмыйча гына эшлим.

    Күп сүзләрдән соң тимерчеләр — үзләренә, механический цех үзенә берәр бригада оештырдылар.

    Эштән чыгышлый, Сабир белән Вафа сүзгә килделәр:

    — Вафа, ике станок белән эшләп булыр идеме? — Сабир шундый сорау белән Вафаның йөзенә карады.

    — һәй, кит, малай, эштән чыгарсың.

    — Минем алай да сынап карыйсым килә әле.

    — Кит инде, юк белән саташма...

    Рамочныйдан бер көтү кызлар чыркылдашып, йөгерешеп чыктылар. Шулар арасында Разия дә бар иде. Ул Сабирга кычкырды:

    — Сабир, Сабир, сиңа бер сүз әйтәсем бар.

    Сабир Разингә таба китте, Вафа белән сөйләшкән сүз өзелде.

    — Әйдә аулакка барыйк, Разин, диген, Сабир! — дип, кызлар арасыннан берәү кычкырды.

    Барысы да шаркылдаштылар.

    Алар бер читтән атладылар. Разин сүз башлап китте:

    — Сабир, менә нәрсә: Нашимов дигән кеше Миләүшәнеке икән, син аны беләсеңме?

    — Ник белмим, ул безнең авылныкы шул.

    — Ул нинди кеше?

    — Төскәме?

    — Юк, чыгышы ягыннан. Революциягә кадәр кем иде ул?

    — Бер тирече иде шунда. Безнең әти дә, мин дә аңарда хезмәтче булып тордык.

    Ул, Сабирга үпкәләгән шикелле карап:

    — Ник син аны башта ук әйтмичә йөрдең? — диде.— Менә көлләү цехының квартал заданиесен үти алмавы нәрсәдән икән, эх! — Аннары ул иреннәрен кысты. — Ярый, мин аны кирәкле урынга җиткерермен.

    — Мин бит аны беләләр дип торам. Нәрсә, ул белгеч бит...

    Сабир үзен акларга теләде, ләкин үз сүзеннән үзе кызарды.

    * * *

    Һашимовны завкомга чакырдылар.

    Завком бүлмәсе башка бүлмәләрдән әллә ни аерылмый. Аның диварларында, башкаларныкындагы кебек, бүгенге көрәшнең лозунглары күренеп торалар. Диварда Ленин, Сталин рәсемнәре. Уртага өстәл куелган. Анда завком председателе Һадиев утыра.

    Ишектән зур трубкалы, брезент киемле берәү күренде:

    — Исәнмесез!

    — Исәнме!

    — Сез мине чакырттыгыз?

    — Ие. Сезнең белән бераз сөйләшеп аласы бар иде. Утырыгыз.

    Һашимов өстәлгә каршы торган урындыкка килеп утырды.

    — Нашимов иптәш, сезнең цехта план ничек, бүген бит егерме алтысы?

    Завком, бер күзен кыса төшеп, шул сорауны бирде.


    — Ничек дип сорыйсыз, Һадиев иптәш, безнең һәммә адымыбыз сезгә билгеледер инде дип уйлыйм: химикатлар җитешми. Дөрес, чимал бар, ләкин эшче көче әз. Социализмча эш методларын әле дә булса үзләштереп җиткерә алмыйбыз... Аннан соң, онытмаска кирәк, көлләү цехының эш шарт ларын үзегез беләсез.

    — Син объектив сәбәпләр артына качма, конкрет итеп әйт, нәрсәләр җитешми?

    Ул өстәл тартмасыннан зур блокнот чыгарды да Һашимов әйткәннәрне яза башлады:

    — Химикатлар җитешми. Лабораторияне кысарга кирәк. Булды.

    — Бригада юк.

    — Гафу итегез, сездә бит бригада бар: Рәхим бригадасы.

    — Белмим. Алар миңа әйтеп эшләмәделәр.

    — Гаҗәп инде, бер-берегезне белешми эшлисез. Ярый алайса, бригаданы ныклап юлга салырга.

    — Эшче көче җитешми...

    — Без артык эшче көче ала алмыйбыз. Ул вакытта өстәмә расходлар, — диде Надиев, карандашын өскә күтәреп. — Менә болай итсәк, товар бәясе үсәчәк. Эш көнен тагын да тыгызландыру турында көрәш алып барырга. Беттеме?

    — Иң зурлары шулар.

    — Инде хәзер әз генә үзегез турында. Сез бит әле, ял-гышмасам, Миләүшәнеке буласыз?

    — Ие, шул авылныкы булам.

    — Сезнең авылдагы көнкүрешегез ничек иде?

    — Урта хәлле крәстиән. Үзем Советка тире җыядыр идем.

    — Батрак тоттыгызмы?

    — Юк, мин үзем тотмадым. Минем бер эшкә яраксыз карт әти бар иде. Без аның белән бер өйдә: ул югарыда, мин түбәндә тордык. Миңа нишләп батрак кирәк булсын үземнең бу беләкләрем бар чакта...

    Ул беләкләрен күрсәтте.

    — Ә заводка нинди язу белән килдегез?

    — Нинди язу белән килим, революция башыннан Советка тире җыйдым. Бервакыт лишун булганым юк. Язулар күп минем, әле менә монда да бар. - - Ул, ашыгып, эчке кесәсеннән бумажнигын тартып чыгарды: — Менә карагыз: бусы «Кожсоюз»да тире җыйган өчен бирелгән.

    Председатель, тәмәкесен тартып, язуны караштырга-лады да:

    — Сез бит, батрак тотмадым, дисез... Монда эшләүче Салахов сездә батраклыкта эшләгәнен әйтеп тора.

    — Дөрес, Салахов эшләде. Тик ул миндә түгел, әтидә эшләде.

    Аларның сүзләре бетте. Завком председателе Наши-мовка үзе хакында тагын өстәмә документлар табарга кушты.

    Ул бүлмәдән чыкты һәм баскычка таба юнәлде. Баскычтан түбән төшү аңар әнә шул хәзерге тоткан урыннан — түбәннән түбәнгә таба төшү кебек күренде...


    * * *

    Бүген белдерүләр эленә торган тактада кызыклы гына бер мәгълүмат бар иде.

    «Кем ала?

    Ашыгыгыз! Ашыгыгыз!

    Айның, азаккы көннәре якынлаша. Комсомол ячейкасы завод күләмендә үзенец промфинпланын алдан тутырган цехка кучмә байрак бүләк итәчәк. Бар цехлар да күчмә байрак өчен көрәшкә!»

    Клуб ишегеннән кергәч тә иң алдагы витринага эре хәрефләр белән шул белдерү язылган иде.

    Менә ишек шыгырдады. Ишектән Разия белән бер иптәш кызы керде. Алар витринага якынлаштылар. Разия белдерүне кычкырып укып чыкты да:

    — Алабыз, үзебез алабыз! Беркемгә дә бирмибез! — диде.

    Янындагы иптәше сорау бирде:

    — Бүген ничәсе, егерме бишеме әле?

    — Егерме бише.

    — Ә безнең план ничә процентка тулган?

    — Туксан икегә җиткән инде.

    — Алай булгач, арттырып үтәргә була. Алар алга атладылар.

    Ишектән Вафа белән Сабир да уздылар. Алар да белдерүне укыдылар:

    — Бездән ычкыныр, Сабир, булмас безгә...

    — Ник алай? Биш көн тырышып карарга кирәк. Әйдә, эштән соң калып эшләү тәкъдимен кертик.

    — Ярый шул.

    Алар да алга атладылар.

    Иң ахырдан Рәхим килеп керде. Аның да күзләре белдерүгә төртелделәр. Укыган саен, ул үзендә бертөрле уңайсызлык, төшенкелек сизә барды. «Бәлкем, булыр әле, тагы көч куеп, биш көнне эшләп карарга кирәк», — дип уйлады ул. Аның күз алдына юешләү чаннары алдында тау-тау булып яткан тиреләр, Нашимовның химикатлар юк дигән булып эшкә аяк чалуы, тагын башка шундый нәрсәләр килеп басты.

    Инде белдерүгә иптәш булып аның өстендә янган электр лампасы гына калды...

    Числоның беренче көне иде.

    «Күнче» газетасы бүген көндәгедәй ике тапкыр зуррак булып чыкты. Өйләгә ашка утырган эшчеләргә ашханәдә аны таратып чыктылар. Газетаның башында ук «Комсомолның күчмә байрагын рамочный алды, киләсе айда башка цехлар байракны рамочныйдан алырга тырышсыннар. Рамочный, җиңүеңне ныгыт, ярыш байрагын түбән төшермә!» дигән сүзләр буйдан-буйга сузылып ята. Рамочныйда айлык заданиенең егерме сигезенә 100% тулганлыгы, каршылау планының 10% ка үтәлгәне әйтелә. Көлләү цехын тагын сүгәләр. Ул «Объектив сәбәпләр астына капланып» дигән мәкалә утлы, чәнечкеле сүзләр белән башлана.

    Механический цехта план 95% ка үтәлгән. Ул цехка багышланган мәкаләдә тимерче Борисовка бик каты эләккән. Механика цехы турында түбәндәгеләр дә әйтеп узыла: «Механика цехында да уңышлар юк түгел, комсомоллар тарафыннан кертелгән ударчылык цехны кузгатты дияргә кирәк.

    Комсомол әгъзасы Салахов производствоның алдынгы батыры икәнлеген эштә күрсәтә алды. Ул берүзе ике болторез станогы белән эшли башлады. Шуның аркасында механическийда алга китеш бар...»

    Иң кызыклысы — рәсемнәр. Менә алдан аэроплан очып бара, аңар кызыл яулык бәйләгән бер кыз утыртканнар да «Рамочный» дип язганнар. Аның артыннан автомобильдә дубильный цех бара, аннан, утырып, «анархист» Борис дыңгырдавыклы юлдан чаба. Иң ахырдан гына берәү озын киемнән, зур мыеклы, килбәтсез зур портфель тоткан, авызындагы зур трубкасы паровоз морҗасыдай төтен чыгарып бара. Үзе ишәккә атланган. Тегеләр артыннан калышмаска уйлый. Ишәккә атланган кешенең Ьашимов икәнлеген фамилиясен язмыйча да һәркем белә.

    Нашимов теш арасына кысылган ит кисәген шырпы белән чыгарырга маташканда, аңа да газета китереп бирделәр. Ул газетага баштанаяк күз йөртеп чыкты. Бигрәк тә аны үзе хакындагы мәкалә һәм рәсем көендерде. Анда болай язылган иде:

    «Көлләү цехы мөдире һашимов элекке вакытта тире җыючы, революциядән соң да батрак тоткан, кеше көченнән файдаланган. Хәзерге вакытта эшче көче җитми дигән булып эш көнен тыгызламый, химикатлар сылтавы белән чималны озак яткыра. Үз цехында эшләүче бригада барлыгын да белми. Объектив сәбәпләр астына поса...»

    һашимов газетаны дүрткә бөкләде дә, редактор янына дип, рәхимсез язган мәкаләгә каршы үзенең документлар теле белән каршылык күрсәтә аласын уйлап, ишектән чыкты.

    Редактор аны салкын гына каршы алды.

    — Сез, иптәш, миңа урынсыз бәйләнгәнсез бит.

    — Безгә мәкаләне завкомнан бирделәр, һәрхәлдә, без завкомга ышанабыз.

    — Соң бит менә бу документлар?

    — Ә батрак тотмау турында бармы? — Анысы юк.

    — Менә шунысын табып китер син миңа.

    — Ник, анысы да була.

    Һашимовта ике кешегә ачу туды. Аның берсе — Ра-зия, икенчесе Сабир иде. Сабир бөтен нәрсәне Разиягә сөйләп биргән. Тегесе аны завкомга җиткезгән. Разия беркөн, цехка да кереп, Рәхимнән материал алып чыкты.

    Һашимов, Сабирны алдан ук очратып: «Минем турыда күп сорарлар, син берни беләсе булма, авылдаш», — дип әйтеп тә куйган иде. Малай күнгән иде дә бит, ә хәзер менә барысын да сөйләп ташлаган. Бу ике кешедән, ничек кенә, кайда гына туры килмәсен, үч алырга уйлады ул. Хәзер шуңа планнар да кора башлады. Базар көнне, «документлар» җыярга дип, Миләүшәгә кайтып китте...



    Бүгенге кыенлыклар

    Бюро сайлаулары үткәрелде.

    Партячейкадан беркетелгән Шаһи абзый бу сайлауларның нинди әһәмиятле икәнлеген секретарьдан соң тагын бер кат кабатлады. Җыелыш шуңар күрә дә кандидатураларны бик озак тикшерде.

    Сабирны да бюрога сайладылар.

    Разияне дә сайламакчылар иде. Моңар Сабир һәм башкалар каршы чыкты:

    — Нәрсә һаман бер кешене җигәсез: үз цехында производство киңәшмәләрен алып баручы ул, җанлы газетта юлбашчы ул, җитмәсә, комсомол линиясе буенча, хәзер эштән дә туктатып, үзен укытучылар курсына мобилизовать иттек.

    Вафа бу җыелыштан көнчелек утына кабынып кайтты. Кайчандыр Миләүшә мәктәбендә алар әүвәл Сабир белән бер партада утырып укыдылар. Аннан Вафа бер сыйныф югары күтәрелде, Сабир сыйныфыннан күчә алмады...

    Ә хәзер Сабир күтәрелә. Аның күз алдында шадра битле, зур соры күзле, саргылт бакыр чәчле Сабир түгел — кепкадан, кулына күн портфель тоткан, кирәкмәгән урында артык сүзен дә ычкындырмый торган Сабир булып күренде.

    Ну җыелыштан соң байтак җыелышлар булды, ләкин Вафа очен анда бер генә дә кызыклы мәсьәлә каралмады, тикшерелмәде. Имеш, ударчылык турында мең тапкыр чәйнәлгән бер балык башы бүген тагын мең дә беренче кат чәйнәлә. Социализм, киләчәк белән кызыктыру... ә хәзерге тормыш турында сөйләшү кайда? Товар юклык, тормыш авырлыгы мәсьәләләрен нигә көн тәртибенә куймаска? Нигә аларны эшчеләр массасы алдына чыгарып тикшермәскә?

    Вафа бу хакта озак уйлады, күптөрле фикер йөртте. Бу мәсьәләне берәр җыелышта чыгып әйтергә дә омтылды. Тагын курыкты да: оппортунист, контр диярләр, эштән куарлар дип шикләнеп калды...

    Кич. Сирәк кенә утыртылган баганаларда фонарьлар җемелди. Вафа каядыр барырга җыенган иде. Вәлүк килеп керде. Алар икәүләп чыгып киттеләр. Вәлүк — ач яңаклы кеше. Ул сөйләргә, сөйләшергә бик ярата. Вафа белән дә бик озаклап сөйләшеп торгалыйлар.

    Алар бакчага бармакчылар иде, ләкин юл өстендә пивной туры килде. Вафа анда керергә һич тә уйламаган иде, тик Вәлүк, әйдә кереп чыгыйк, дигәч, каршы килмәде.

    Ишектән керүгә, борыннарына тынчыган, күңелне болгандыра торган ис килеп бәрелде. Ләкин тора-бара алар күнектеләр, исне бөтенләй тоймый башладылар... Алар чаттагы клеенка җәйгән бер өстәлгә килеп утырдылар. Юан официант сыра китереп бирде...

    Вафага әнә шул ишектән керүе генә авыр. Шул бусаганы атлаганны кеше күрмәсә, иптәшләре сизмәсә, аның җаны тыныч, ә эчтә кем генә очрамасын, ул Вафа өчен куркыныч түгел. Чөнки ул кеше дә инде анда тикмәгә кермәгән — эчәргә кергән. Менә хәзер ул Вәлүк белән ялгыз. Аның тирәсендә комсомоллар да юк, промфинплан, удар бригада, ярыш дигән сүзләр дә комачауламыйлар. Кружкадагы сыра күбекләре берәм-берәм шиңә, шуның белән начар уйлар да югала бара. Ул башын күтәрә төште: «Мин нинди кешеләр белән утырам?» — дип уйлады. Үзенең табындашларын күздән кичерде: әнә бер чатта кепкасының козырегын кырыйга калдырып кигән бер сәләмә киемле кеше перчатка сатып йөри. «Кайдан булса да суккандыр», — дип уйлады Вафа. Чаттагы өстәлгә бер кеше башын куйган да гыр-гыр йоклый. Аны сыра ташучы юан урыс уята:

    — Гражданин, биредә йокларга ярамый. Исерек каршы килә:

    — Синең ни эшең бар, теләсәм — йоклыйм, теләсәм — эчәм, бу минем үз эшем.

    Әнә берәү яшь кенә хатын белән эчеп утыра. Егете кызык нәрсә сөйли, ахры, чөнки алар икесе дә шаркылдап көлеп куялар. Яшь хатын, папирос төтененнән «балдаклар» очыра-очыра, егеткә текәлеп карый. Тышка чыга торган ишек янында берәү шыңшып-шыңшып елый...

    Әнә ике авыл агае утыралар. Кыршаулы бүрек кигәне ара-тирә сирәк сакалын төзәткәләп куя:

    — Колхозга кергәнче, Ваһап, кинәнеп калыйк әле, — дип хихылдый-хихылдый, бутылкадан сыра агыза. — Анда кергәч, сыра эчәргә ярамыйдыр?

    Икенчесе, гайрәтләнеп:

    — Кайтам да һәйбәтләп бер атны сатам да җибәрәм, бер сыерымны тотам да суям, аннан гына керсәм керәм,— ди.

    Вафа аларны таныды. Алар авылдашлар булып чыктылар. «Черт алыр сезне колхозга...» — дип уйлады ул. Ләкин барып эндәшергә хурланды.

    Менә ул караштыргалаудан туктады, ә Вәлүк үзенең сүзен һаман дәвам итә иде әле:

    — Син, егет, китап укый-укый бозылган. Китап бит ул, иптәш, кешене бик боза торган нәрсә.

    Вафаның Вәлүк сүзен тыңлыйсы килмәде. Чөнки алар бик мәгънәсез булып тоелдылар.

    Вафа алдындагы бер кружка сыраны эчәргә тотынды. Сыра салкын иде, үзенең әрем тәме, боз кебек салкынлыгы белән тамакны туңдырып төште. Кинәт ул айнып киткән кебек булды. Табындашлары турында: «Бар да үләргә хөкем ителгән, юкка чыгарга тиешле халык...» «Мин кемнәр белән утырам?» дигән соравына ачык җавап бирелде кебек. Инде икенче сорау туды: «Мин нигә соң монда кердем?»

    ...Ул кружка төбендә калган сыраны ашыгып йотты да, кепкасын баса төшеп:

    — Әйдә, Вәлиулла абзый, тайдык моннан! — диде.



    * * *


    Заводның капкасы гудоктан соң ун минут үткәч бикләнә. Соңга калучылар заводка керә алмыйлар.

    Өй ишеген ябып чыкканда, Вафа үзләренең гудогын ишетте, шуңа күрә дә ашыгып, урыны-урыны белән йөгергәләп бара башлады, ләкин ул килеп җиткәндә, капка бикләнгән иде инде. «Капка төбендә тору яңа гына комсомолга кергән кешегә килешеп бетә торган эш түгел. Капка төбендәге сакчыдан никадәр генә ялынып сорасаң да, ул кертмәс», — дип, Вафа, монда торуның файдасыз икәнлеген сизеп, кире борылды... Менә кичә Вәлүк белән очрашмаган булса, аның боерыкларына күнмәгән булса, болай булмас та иде!

    Димәк, бер прогул булды.

    «Бу бит бер сәбәпсез прогул. Ничек сәбәп табарга? Иртәгә ни йөз белән цехташлар күзенә күренергә? Җитмәсә, вагонеткалар этеп йөртү эшеннән, кара эштән Сабир белән аларның икесен механический цехка күчергәннәр иде. Станок буш тора торгандыр...»

    Бүлмәсенә кайтып кергәндә, ул Вәлүкне сүкте: «Йә имде, эт нәрсә, кич ялга каршы очраган булса...»

    Оггэлдә яткан китапларның берсе күз угына эләкте. Ул, аныр уйларны онытып торыр өчен, бер китапны ачты. Ләкин укымыйча кире куйды. Караватына ятып торып, тәрәзәдән карый башлады. Кояш нурлары Якты күлнең өстенә төшкәндә, җәйге җил күл тирәсендәге камышларны әкрен генә селкетә. Электр станцасы салыначак урындагы эшчеләр кырмыскалардай кечкенә генә булып күренәләр. Аннан ул караватына сузылып ятты...

    Вафа йокыдан торганда, сәгать унберне сукты. Өстәл өстендә баягы тәртипсезлек...

    Баш авырта, әйтерсең ике чигәгә кечкенә чүкечләр белән бертуктаусыз бәреп торалар. Колаклар шаулый. «Барсам, йә эшли алмаган булыр идем», — ди Вафа.

    Тәмәке төреп, шырпы кабызыйм дигәндә генә, бүлмә ишеген кактылар. - Кем бар?

    — Мин. Ач әле, Вафа.

    — Ә, син икәнсең, Вәлүк, менә сине каргап ята идем әле...

    — Каргый торгансыңдыр дип килдем дә шул, — диде ишектән керүче, аннары куллары белән кесәсенә тыгылды: — Давай, баш төзәтеп алыйк, — дип, кесәсеннән бер «ак»ны тартып чыгарды.

    Аның бу кыланышы Вафаның ачуын китерде:

    — Хәл белергә керсәң, кесәңә «яшел елан» тыгып килмә син миңа!

    Вәлүк гаҗәпсенде, кашларын сикерткәләде. Кичә генә рюмкаларны чәкештереп-чәкештереп эчкән Вафадан бүген шул сүзләрне ишетү аңар гаҗәп тоелды.

    — Ә кичә ярый идеме? — дигән сорауны әйтеп ташлаганын сизми дә калды.

    Вафа дәшмәде, урын күрсәтте.

    — Әнә тегендә утыр да, төзәтсәң, үзең генә төзәт, — дип, кунакка артык әһәмият бирмәде.

    Кунак бер мәлгә чыгып китәргә дә уйлаган иде, ләкин никтер туктады:

    — Синең аркада, Вәлүк, бүген прогул ясадым әле.

    — Син, энекәш, прогулдан курыкма, — диде Вәлүк.— Хәзерге эшче көченә аптырау заманында куркырга ярамый. Безне бит кая да алалар...

    — Эш анда түгел, — диде Вафа.— Мин яңа гына комсомолга кердем. Яңа гына механический цехка, станокка күчерделәр.

    — Ь.е! — диде Вәлүк, бутылканың астына каты иттереп сукты. Пробка, борчак кебек, читкә атылды. Баягы пычрак стакан кулга алынды, кесәсеннән бер баш суган чыгарды.

    Вәлүк берүзе ныклап баш төзәтергә тотынды.

    Вафага көн ифрат озын тоелды. Җәйге көннәр, хәер, болай да озын була. Эшсез торсаң, тагын да озын, үткәреп бетерә алмаслык булып күренәләр.

    Менә кич җитсен иде. Вафа бу кайгысын һич булмаса Фатыйма белән уртаклашыр, Сабирдан үзенең станогының хәлен сораптыр иде. Ие, тизрәк кич җитсен. Юк, моннан соң Вәлүк сукмагына аяк басмас ул. Шулай үз эченнән генә ант та итте... Ул бүлмәсендә шундый җирәнгеч кешегә баш төзәтергә рөхсәт иткәненә дә үкенә башлады. «Хәзер берәрсе килеп керсә, икәү эчеп утыралар икән дип әйтәчәк» дип, Вафа әзрәк кенә шикләнеп тә алды.

    Бәхетсезлеккә каршы, нәкъ шул вакыт тагын ишек шакыдылар.

    — Ни хәлләр бар, Вафа? — дип, ишектән үк сораша-сораша, Сабир керде.

    — Менә авырып торам, малай, һич хәл юк.

    — «Яшел җылан авыруы» гына түгелме?

    — Юк, каян килсен ди ул, эчмәгәч.

    Сабир Вәлүк белән дә исәнләшкән булды. Яңа кешенең керүенә артык әһәмият бирмәгән сыман, Вәлүк өзелгән сүзен дәвам итте:

    — Кичә әле берәү белән ызгышырга туры килде дә, шуннан бөтен нервалар кузгалды. Шуннан, давай, мәйтәм, берне алып кайтып, кабып ятыйм да, кызышкан каннар таралсын дип алдым. Каптым. Бере артыннан икенчене, икенче артыннан өченче... Каһәр бит ул, бер китсә китә. Ә бүген пахмил инде, ансыз булмый... Вафаны да кыстыйм да, якын да килми, авырыйм, гына ди...

    - Мине Селезнев сорадымы? — диде Вафа.

    — Юк, нишләп сорасын.

    — Минем станок тик торамы?

    — Мин аны җибәрдем. Менә дигән итеп ике станок белән эшләп була икән...— диде Сабир, шатлыклы тавыш белән.

    Вафа урыныннан күтәрелде:

    - Кит аннан!

    - Әйе, зырылдап кына торалар.

    Сабир, ашыгып, ачык тәрәзәдән нидер карады да:

    - Ярый, Вафа, мин ашамаган бит әле, ашыгам, бүген җыелыш та буласы. Кил, — дип, ишектән чыга башлады.

    Вафага авыр иде. Алай да ул Сабир артыннан:

    Сорасалар, авырый, диген, — дип кычкырып калды.

    ...Вафа Вәлүктән читкә тайпылырга, эчмәскә, прогул ясамаска уйлаган иде. Ләкин сүзендә тора алмады. Шушы вакыйгадан соң ул тагын ике көн прогул ясады. Хәтта бер комсомол җыелышында иптәшләре тарафыннан аны шелтәләгән сүзләр ишетелә башлагач, ул трибунага чыгып гафу үтенәсе, үзенең гаепләрен таныйсы урында сүгенергә тотынды. Болай ярамаганын үзе дә бик яхшы белә иде. Шулай да, үзе дә сизмәстән, баш ияргә теләмәде. Хәтта бу мәсьәләгә һич тә бәйләнеше булмаса да, аны борчып торган ашау-эчү һәм башка шуның кебек нәрсәләр турында да сөйләп китте. Шулай итеп, партиянең бүгенге сәясәте дөрес түгел дигән сүзгә кадәр барып җитте.

    Аңа бөтен уйларын әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр. Әле күптән түгел генә үзен комсомолга алган иптәшләре, кычкырып-сызгырып, аны трибунадан куып төшерделәр. Бу хәлдән ул кинәт тирләп чыкты һәм үзенең төзәлмәслек бик зур ялгыш ясаганын сизә башлады...

    Аның эшен механический цехтагы комсомол ячейкасы бюросында да карап, комсомолдан чыгарырга булдылар.

    Бу ячейкада секретарь Сабир Салахов иде.

  • Көн нинди матур! (дәвамы)
  • Абдулла Алиш
    повесть на татарском языке.
  • Абдулла Алиш:
  • Якты күл буе (повесть)
  • Яңа килен (повесть)
  • Тимер юл (повесть)
  • Кадыйр Бикмурзинның җинаяте (хикәя)
  • Тиздән туй (хикәя)
  • Кыйммәтле Җәүһәр (хикәя)
  • Туган илгә. Шигырьләр
  • Капкорсак патша (әкият)
  • Сертотмас үрдәк (әкият)
  • Нечкәбил (әкият)
  • Койрыклар (әкият)
  • Кем көчле? (әкият)
  • Кечкенә тоткын (пьеса)
  • Куршеләр (пьеса)
  • Биография Абдуллы Алиша
  • Сайт Абдуллы Алиша
  • Виртуальный музей
  • Документы и материалы




  • ← назад   ↑ наверх