• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Нияз Акмал

    Кол

    (бәян)

    Бу әсәрнең нигезендә чынбарлыкта булган хәл ята. Аның төп герое — минем бик якын бер танышым. Ике ай буе кайда югалып торуы хакында ул теләмичә генә сөйләде. Күрәсең, башыннан кичергән хәлләрне искә алуы коточкыч авыр иде аңа. Мин дустымның нинди бәлагә тарыганын бүтәннәргә дә бәян итәргә уйладым.

    АВТОР


    1

    Мине инде эзли башлаганнар.

    Әнкәй, мескен, картаймыш көнендә олы юлга чыккан. Мең бәла белән барып җитеп, күрше районда яшәгән күрәзәче карчыкның аягына егылган.

    — Акчаң кирәкми, анысын кире ал,— дигән аңа күрәзәче. Әнкәй алып килгән бер литр балны, савытка бушатып, табынга куйган. Алар дәшми-тынмый гына чәй эчкәннәр. Аннан соң күрәзәче карчык әйткән:

    — Ерактан килгәнсең,— дигән.— Тик бу кадәр талчыгуың юл газабыннан түгел, улың турында уйлап арыгансың...

    Әнкәй, мескен, инде ниләр ишетермен дип, эчтән калтыранып утырган.

    — Улың исән,— дигән аңа күрәзәче. Әнкәй шулчак дерт итеп сискәнеп киткән. «Улың күптән теге дөньяда» дигән сүз ишетсә, ул бу кадәр үк каушамаган булыр иде. Чөнки ул мине югалтуына әзер булган... Ул инде мине үзенчә җирләгән, минем исән булуыма өметен тәмам өзгән. Күрәзәче янына аны бары тик рәхимсез билгесезлек, шул билгесезлек аркасында мендәренә сеңгән йокысыз төннәр генә алып килгән.

    — Улың исән,— дип кабатлаган күрәзәче.— Аны кара марҗа тота, кара марҗа җибәрми. Улың кайтыр, әмма аяксыз кайтыр.

    Карчык башка бер сүз дә әйтмәгән.

    Әнинең күрше районга баруы, анда ниләр ишетеп кайтуы бер көн эчендә бөтен авылга таралган. Хәбәрне төрле кеше төрлечә кабул иткән.

    — Сөббухын көтә-көтә шушы ике ай эчендә ун елга картайды Нәҗибәтти. Алышынып та куя торгандыр инде,— дип сөйләүчеләр дә булган.— Исәрләнерсең дә шул, тап-таза улың тып-тыныч көндә юкка чыккач...

    Әнә шулай итеп, әнкәй күрәзәче яныннан кайткан. Ләкин ул юлга чыкканчы ук, хатыным Сәрбия район эчке эшләр бүлегенә барган. Мине элекке СССРның бөтен төбәкләре буенча эзләү игълан ителгән.


    2

    Мин юкка чыкмаган, югалмаган чакка кайтыйк әле. Казанга җибәрүләрен сорап кергәч, колхоз рәисе Борһан абый сүзен вәгазь укудан башлады:

    — Син, парин, тәки вечный студент булдың бит, панимаешли,— диде.— Кайчан бетә инде ул укуың, ә? Заучный укуның аның, панимаешли, тәмен мин үзем дә бик белгән кеше. Елга дүрт мәртәбә закунный отпускы. Җитмәсә, шунда берәр чәчби дә табып җибәрсәң, ә?!

    Минем битемә кайнар кызыллык йөгерде:

    — Китсәнә инде, Борһан абый! Өйләнгән кеше бит мин, малай да бар...

    - Ярар, ярар,— дип, сүзне бераз йомшарта төште рәис.— Укуны аны бетерергә кирәк, кәнишне. Ни әйтсәң дә, безнең главный механик булырлык кеше бит син...— улбер генә мизгелгә бүленеп торды һәм, ахрысы, әйтәсе сүзен үзгәртеп әйтте.— Тәртибең биш булганда, сине министр итеп тә куярга була анысы...

    «Главный механик» сүзе — Борһан абыйның кинаясе, әлегә мин киномеханик булып эшләп йөрим.

    — Менә нәрсә, Сөббух энем,— диде Борһан абый, җитди сүзгә күчеп.— Син анда, Казанга баргач, бер җиргә сугылып чыгарсың. Сиңа боевой задание шул. Телефоннан шылтыраткач, менә шушы адрес буенча барырсың. Минем элек бергә укыган сабакташ кеше бу. Алдан сөйләшеп куелган, запчастьлар табарга булышырмын, дигән иде. Тиешле акчаны, командировочныеңны яздырып ал.

    Хатыным, күлмәк-ыштаннарны әзерләп, атна-ун көн буена буйдак булып яшәрлек итеп озатып җибәрде. Алты яшьлек улым минем китү хәбәрен бөтен күрше-тирәгә таратып чыккан:

    — Әти Казанга китә, миңа күчтәнәч апкайта,— дигән. Мин Казанга шактый йомышлы кеше булып чыгып киттем.

    Иң элек, әлбәттә, Борһан абый кушкан эшне башкару кирәк иде. Ул әйткәнчә шылтыратып, ул әйткән адрес буенча киттем.

    Әнә шул көннән соң миңа күп тапкырлар үкенергә, үз-үземне кат-кат тиргәргә, үрсәләнергә туры килде. Борһан абый әйткән кеше янына бармаган булсам, ул мине кунакханәгә урнаштырмаган булса, минем башка бу кадәр рәхимсез, бу кадәр коточкыч бәлаләр төшмәгән булыр иде бит, дип инәлдем. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасаң, минем газапларыма Борһан абый сабакташының бер генә дә катышы юк иде.

    Мин җиденче классларда укыганда ук кибернетика белән мавыга башладым. Әле ул чакта авыл мәктәпләрендә электрон исәпләү машиналары турында ишеткән кеше дә сирәк булгандыр. Ә мине әнә шул кибернетика, дөресрәге, кибернетика фәненә кереш сыйфатында язылган китап җенләндерде. Кешенең дә һәр юлы, һәр сукмагы, һәр атлалган адымы кибернетика законнарына буйсына. Бер адым, һичшиксез, икенче бер адымның юлын билгели, аңа тәэсир итә. Әйтик, мин Борһан абыйның дусты янына бармаган булсам, кунакханәгә урнашмаган булыр идем, кунакханәгә урнашмаган булсам, үзем күргән кимсетелүләргә дә дучар булмас идем. Ләкин, әйткәнемчә, минем газапларымда аның һич тә турыдан-туры катышы юк.

    Аның янына шылтыратып кына кертәләр икән. Астан, дежур милиционер яныннан шылтыраткач, ул мине үзе төшеп каршы алды, лифтка гына утыртып, югары катка алып менде. Минем әле андый зур, андый якты, андый зиннәтле бүлмәләрне күргәнем юк иде. Олы эшләр, тоткарлыксыз һәм кичекмәстән башкарыла торган чаралар, мөгаен, менә шундый бүлмәләрдән башланадыр, дип уйладым мин. Борһан абыйны бик борчыган мәсьәлә дә җәһәт кенә хәл ителде. Аның дусты телефоннан шылтыратып сөйләште дә үзе язып алган язуны миңа сузды, минем кая барырга, кемгә эндәшергә, кемнән нәрсә алырга тиешлегем барысы да ачык итеп, матур почерк белән язылган иде.

    Ул арада ишек ачылып китте. Зиннәтле астактага бизәкле чынаяклар тезгән, шуларны ап-ак куллары белән килешле итеп тоткан, сап-сары чәчле, мул күкрәкле, матур һәм төз аяклы кыз янәшәдәге тәбәнәк өстәлгә таба атлады.

    — Чәй-мазар эчеп алыйк,— диде Борһан абыйның сабакташ дусты һәм, мине җитәкләп үк дигәндәй, әлеге тәбәнәк өстәл янына алып китте.

    Мин инде аңладым: бу кеше минем алда үзенең чын дуслыгын, Борһан абыйга булган хөрмәтен күрсәтергә тели. Кайткач аңа барысын да сөйлисемне белә.

    Кыз чыгып киткәч, ул чынаякларга кофе агызды. Аннан соң кайдадыр бер читтә торган тәбәнәк кенә тартмадан зур муенлы, ялтыравык кәгазьле шешә тартып чыгарды. Аны ашыкмыйча гына, әкрен генә ачты. Уймак кебек кенә чәркәләргә салып, берсен миңа сузды:

    — Йә, энекәш, танышу хөрмәтенә,— диде.

    Бу кадәр хөрмәт минем телемне чишеп җибәрде. Мин аңа авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укуымны әйтеп ташладым. Аның аннан-моннан бирелгән сорауларына җентекләп җавап кайтарып бардым.

    — Институты әйбәт инде әйбәтен, тик менә тулай тораклары ерак, Фермада ук,— дидем.

    — Туганнарың бармы соң Казанда? — диде Борһан абыйның дусты.

    - Бар...— дидем мин һәм кинәт тукталып калдым. Үземнең, Борһан абый әйтмешли, «вечный студент» булуымны, инде менә тугызынчы ел авыл белән Казан арасын таптавымны, еш кына туганнарда тукталуымны бу кешегә ничек итеп аңлатасың? Юк, апа да, җизни дә миңа һәрчак якты чырай күрсәтә, кайчан килеп керсәң дә, тамак ялгарга — табын, ятып йокларга урын-җир бар. Тик, шулай да, тулай торакта булуың яхшы; анда «вечный студент»лыгың әллә ни сизелми...

    Борһан абыйның дусты минем төртелеп калуымны үзенчә аңлады:

    — Тә-әк...— дип сузды ул һәм сораулы карашын миңа төбәде.— Бәлки син кунакханәгә урнашырсың? Берүзеңә бер бүлмә, укырга да иркенрәк булыр.

    Кунакханә турында сүз чыккач, иң элек шуны күзаллап куйдым: менә минем янга институттагы курсташлар җыелган. Мин аларны кунакханәдә каршы алам. Алар минем янда «Сөббух абый! Сөббух абый!» дип, өзелеп торалар. Бигрәк тә теге, артык эре, тәкәббер кыяфәтле Нәсимә исемле кыз. Актаныш кызы. Аның инде тәмам исе киткән...

    Курсташлар дигәннән, алар барысы да миннән яшьрәк. Кызларны белмим, ә егетләр укырга килүемне көтеп кенә тора.Мактанып әйтүем түгел, минем аларга эшләп биргән курс эшләрен, контроль эшләрне санасаң, үзе бер докторлык диссертациясе җыелыр иде.

    — Йә, ничек? — дип кабатлап сорады Борһан абыйның дусты, уйларымны бүлеп.— Кунакханә мәсьәләсен нишләтәбез?

    Әгәр дә ул әнә теге ялтыравыклы кәгазь ябыштырылган шешәсен ачмаган булса, бу тәкъдимнән, мөгаен, баш тартыр идем. Әмма әлеге дә баягы эчемлек минем канга йөгерде, күңелемне дә, уйларымны да, күңел офыкларымны да киңәйтеп җибәрде.

    — Миңа шул йоклап чыгарга бер урын булса, бик җиткән инде,— дидем мин, ясалма мескенләнүемне үзем дә сизеп.

    — Ярый,— диде Борһан абыйның дусты һәм, минем чәркәгә янә шәраб салып, үзе эш өстәле янына китте. Ул ашыкмыйча гына, телефон номерын җыйды, кем беләндер «фәлән-фәләнеч» дип сөйләште. Аннан соң, килеп, минем җилкәмнән какты:

    — Менә шушы кәгазь белән кунакханәгә барырсың,— диде.— Йә, энекәш, уңышлар сиңа! Кайткач, Борһан абыеңа миннән бик күп итеп сәлам тапшырырсың!

    Мин, рәхмәтләр әйтеп, ул биргән кәгазьләрне кулыма нык кысып, чыгып китәргә ашыктым.

    «Казан» кунакханәсенә мин әнә шул рәвешле килеп урнаштым. Күңелем үзем урнашкан бүлмә кебек үк киң, уйларым шул бүлмәнең түшәме кебек биек иде.

    Идәндә — келәм, почмакта — төсле телевизор, өстәлдә — телефон. Затлы кәнәфигә утырдым да, адәм баласының кадере турында уйландым. Менә бит, үзеңне чын кеше итеп сизәр өчен әллә ни күп тә кирәкми икән. Мине, гади бер авыл кешесен, авыл киномеханигын ничек каршыладылар?! Сүземне игътибар белән тыңлап, йомышымны үтәгәч, кунакханәгә дә юлладылар. Ә тегендә, аста, кунакханә администраторы янында күпме кешенең урын сорап ялынганын мин бит күреп калдым. Менә мин, Сөббух Каштанов, кунакханәнең люкс бүлмәсендә утырам. Телим икән — ваннада юынып чыгам, телим икән — балконга чыгып басам. Телим икән...

    һәм кинәт кенә апа белән җизни, аларның тыйнак, мөлаем, тәртипле балалары исемә килеп төште. Аларга шылтыратырга кирәк бит!

    Телефонны җизни алды.

    — Исәнме, җизни! — дидем мин.— Сезгә авылдан бик күп сәлам алып килдем! — «Күчтәнәч алып килдем» дип телефоннан әйтеп булмый бит инде.— Хәлләрегез ничек? Нишләп ятасыз?

    Хәл-әхвәл алышканнан соң, җизни:

    — Каян шылтыратасың әле син, нишләп үзең килмәдең безгә? — диде.

    — Бераз эшләр бар иде әле, дәүләт эшләре,— дидем мин һәм өстәп куйдым: — Министрлыкка да кереп чыктым, запчастьлар мәсьәләсендә. Анда минем таныш кеше бар иде, табарга булышты.

    Боларын мин махсус күпертеп, басым ясап әйттем. Ничек кенә булмасын, «вечный студент»ның җизнәсе алдында үз дәрәҗәсен бераз күтәреп куярга хакы бар!

    — Син, каениш,— диде җизни, минем кунакханәгә урнашуымны ишеткәч,— бераз ялгышкансың бугай. Кем инде, Казанда туганнары була торып, кунакханәдә йөри?! Адәм көлкесе! Әллә бездә урын тармы сиңа?! Күңел тармы?! Апаң ишетсә бу хәлне, хәзер яныңа йөгереп барып җитәчәк. Ул синең үзеңә дә запчастьлар куймагае!

    Җизни дөрес әйтә. Апаның йөгереп килеп җитүе дә ихтимал. Әле ярый, кайда урнашканлыгымны әйтеп ташламадым. Җизнигә, иртәгә килеп чыгармын дип, вәгъдә биреп, саубуллаштым.

    Инде нишләргә? Ваннада юынып чыгаргамы? Курс эшен дә, контроль эшләрне дә мин инде күптән башкарган. Тапшырасы гына бар. Анысы алдагы көннәр эше. Ә бүген нишләргә?

    Балконга чыгып бастым. Көз үз көченә кереп бара... Тиздән караңгы төшәчәк. Гаҗәп, авылда мондый вакытта тизрәк караңгылана. Ә шәһәрдә һаман якты, һаман хәрәкәт тынмый. Авыл башка, шәһәр — гел башка. Каядыр машиналар чабыша, кешеләр каядыр ашыга. Урам кырмыска оясын хәтерләтә.

    Ә бит шушы кешеләрнең һәрберсенең үз уе, үз мәшәкате, үз эше, үз йомышы бар. Үз язмышы бар. Язмыш...

    Мин кайчандыр математика, кибернетика белән җенләндем. Аннан соң кинәт кенә психология, философия китапларына тотындым. Тик мин шушы соңгыларын эзлекле рәвештә, тирәннән беләм дип уйламыйм. Мин хәтта философия тарихын да ныклап өйрәнмәдем. Бары тик үзем кызыксынган, үзем җавап табарга теләгән сорауларга кагылышлы урыннарны гына укып, үземә кирәк тоелган өлешләрне караштырып, шактый кызыклы бер хәлгә тап булдым: без уйланган нәрсәләр турында кемнәрдер кайчандыр күп тапкырлар уйланган икән инде...

    Әйтик, менә мин бүген шушы иркен, затлы бүлмәдә бер үзем яшәп ятам. Монда шәп, монда рәхәт булырга тиеш. Ләкин шул ук вакытта мин ялгыз. Мин бүген җизниләргә барып чыга алмыйм, иртәгә киләм дип әйтеп ташладым. Миңа бүген тулай торакка да барырга ярамый: бу юлы бернинди маҗарасыз гына урап кайтам Казанны, дидем, үз-үземә сүз беркетеп куйдым. Тулай торакка барсам, андагы егетләр белән күрешсәм, башланачак: кемгәдер контроль эш эшләп бирергә, кемгәдер курс эше язарга туры киләчәк. Беләм. Алар инде мине көтеп тора. Башланачак...

    Мин бүген бәйдә, мин — үземә күрә бәләкәй генә бер кол. Мин әнә шулай уйладым. Тик ул чактагы уйларымның артык беркатлы булуын, коллыкның нәрсә икәнлеген күз алдыма да китерә алмаганлыгымны мин тиздән, чын коллыкка барып эләккәч, күп тапкырлар әрнеп искә алачакмын әле.


    4

    Шулай балконда басып торганда күреп алдым: кунакханә ишеге төбенә гаҗәеп матур, гаҗәеп затлы җиңел машина килеп туктады. Аннан өч кыз, җиде-сигез егет төште. Хәер, мин кызларга да, егетләргә дә игътибар итмәдем. Күзем затлы машинада иде. «Казанда чит ил машиналары күбәйгән икән,— дип уйладым мин.— Вакыт шулкадәр тиз үтә, дөнья үзгәрә. Ә мин әле һаман «вечный студент». Юк, җитте, тизрәк укып бетерергә кирәк. Юньле эшкә тотынырга. Борһан абый дөрес әйтә: әллә мин министр булмаслык кешеме?! Ярар, министр да булмасын, ди! Соң, авылда баш механик эшен генә башкара алмаммы мин?! Җитәр, кино куеп йөреп кенә юньле эш чыгарып булмас...»

    Тукта! Нишләп мин үземне тирги-каргый башладым соң? Мин кемнән ким әле? Бүген үземә тапшырылган йомышны үтәдем, иртәгә тиешле урынга барасы да акча түләп аласы гына калды. Нигә шушы коточкыч иркен, затлы бүлмәдә берүзем аптырап утырырга, ди. Хәзер буфетка керәм, кыздырылган тавык сатып алам. Бәлки «савыт»ын да. Минем дә тәмләп ашарга, тәмләп ял итәргә хакым бар лабаса!

    Шулай уйладым да икенче каттагы буфетка төшеп киттем. Мин керер алдыннан гына буфет ишеге шап итеп ябылды. Мин аны кире тартып ачтым:

    — Апа, тамак ялгарга берәр нәрсә кирәк иде бит.

    — Юк, юк, бернәрсә дә юк, буфет ябык! Әнә, бик каты ашыйсың килсә, ресторан ачык! — дип, кулы белән күкрәгемә төртте буфетчы хатын.

    Исемә төште: әле Казанга китәр алдыннан гына бер китап укыган идем. Шигырь китабы. Кемнеке икәнен карарга онытканмын, әмма шул китаптан кайбер сүзләр истә калган. «Кеше барыбер кошлар нәселеннән» дип язылган иде анда. Кит инде, бу кадәр дә ялган сүз язалармы?! Бу сүзне язган кешене менә шушы буфетчы янына кертеп җибәрер идем мин.

    Кирәк булса, акчаңны жәлләп тотма, дигән иде Борһан абый.

    — Менә акчаның кирәге чыкты, Борһан абый,— дидем мин, буфетчы хатынның кыланышыннан үрсәләнеп.— Миңа ресторанга керергә кушалар. Тик син курыкма, мин акчаны туздырмам, саклап кына тотармын.

    Ресторан залы бөтенләй диярлек буш иде. Кешеләр анда-санда гына урнашкан. Бер почмактагы өстәлдә генә шау-шу сизелә. Игътибар итмәгәнмен дисәм дә, игътибар иткән булганмын икән: теге затлы «Тайота» машинасында килеп туктаган егетләр икән бит!

    Мин үзем аерым бер өстәл янына килеп утырдым. Официант кыз озак көттермәде, шунда ук килеп җитте. Мин, курсташ егетләргә бик күп яхшылыклар эшләгән кеше буларак, рестораннарны шактый күрдем. Официантларны яртышар сәгать көтеп утырганыбыз булды. Ә менә бүген ул минут эчендә килеп җитте. Матур, ягымлы, мөлаем йөзе белән балкып эндәште:

    — Что будете заказывать, молодой человек? — диде.

    Кеше күңелен аңлап бетерүчеләр бармы? Андый кеше булса, ул — ялганчы! Каян аңлап бетермәк кирәк ул күңел дигән нәрсәне? Менә, официант кызның шушы бер елмаюы, ягымлы сүзе мине янә элекке халәтемә кайтарды. Мин яңадан үземне чын кеше итеп сиздем. Мине Казанда зур урында хөрмәт белән каршы алулары, кунакханәгә урнаштырулары искә төште. Теге «Кеше барыбер кошлар нәселеннән» дип язган шагыйрьнең сүзләре дә гел икенче мәгънә алды. һәм мин официантка елмаеп җавап кайтардым. Токмачлы аш, кыздырган тавык, йөз илле грамм аракы, кабып куярга кыяр-мазар сорадым.

    — Но, знаете, у нас теперь закуски очень дорогие,— диде официант кыз. Аның елмаеп әйткән бу сүзе минем күңелне күтәреп кенә җибәрде.

    — Мы ведь люди тоже не очень дешевые! — дип елмайдым мин аңа. Әлбәттә, урысчам бераз китегрәк чыкты, әмма анысы гына кәефбозарлык түгел иде.

    — Остроумный ответ! — диде официант һәм елмаеп-балкып китеп барды.

    Ә мин шул мәлдә декан урынбасары, доцент Михаил Петровичны искә төшердем. Минем аңа курс эшен тапшырасым бар. Бу юлы ул мине, мөгаен, бик мактар. Чөнки бу юлы мин алдан ук әзерләнеп, төгәл итеп язып, тырышып башкарып чыктым курс эшен. Андагы кайбер фикерләр белән ул кызыксынмыйча калмаячак.

    «Вот, берите пример у Каштанова! — дип әйткән иде ул бервакыт лекцияләр вакытында.— Беспокоясь за свою курсовую, Каштанов нанял вертолет и на этом вертолете ко мне прилетел! А вам лень справиться даже по телефону...»

    Ә ул «вертолет яллау» болай чыккан иде. Институтны ташлап торгач, бер елдан соң мин янә гариза яздым, укуымны дәвам итәргә рөхсәт сорадым. Исәп ничек тә диплом алып чыгу иде. Теге вакытта, курс эшен яза алмыйча кайтып киткәнлектән, миңа шундый шарт куйдылар: Михаил Петровичның ризалыгы, курс эшенең яклануы турында кул куюы кирәк.

    Мин Казанга килгән чакта Михаил Петрович институтта юк иде. Әлбәттә, миңа аның үзен күрергә, аның белән күрешеп сөйләшергә кирәк булган. Ә мине егетләр көтеп тора иде, ресторанга чакырып... «Михаил Петровичка тапшырырсыз инде, оныта күрмәгез, зинһар?!» — дидем дә, кәгазьләремне деканатта калдырып, курсташ егетләр белән киттем.

    Институттан чакыру көтеп шактый гомер үтте. Инде яңа ел да якынлашып килә иде. Шул көннәрдә без хатын белән Түбән Кама шәһәренә кунакка бардык. Хатынның абыйларына.

    Менә шулчакта аның абыйсы әйтте:

    — Сөббух,— диде,— кунакка килгән кешегә эш кушу әйбәт түгел инде түгелен. Ну, синең ярдәм кирәк, безнең егетләр Яңа ел алдыннан кайсы-кая таралышып беткән. Ә мин вертолетка заказ биргән идем. Яңа ел күчтәнәче итеп коллективка конфетлар алып кайтырга. Казаннан. Ике тонна тартмалы конфет...

    Барысы да аңлашыла! Хатынның абыйсына каршы килеп тораммы соң инде мин. Җитмәсә, акчалата да, конфетлата да түләячәкләр икән. Минем белән тагын бер кеше йөкче булып барачак.

    Әнә шул рәвешле без Казанга очтык. Ул ике тонна конфет дигәннәрен төяү әллә ни озак булмады. Ә менә шул конфетны юллап, кәгазьләр тутырып йөри торгач, тәмам хәлдән тайдык.

    — Ярар, эш тәмам дип исәплик,— диде очучыларның берсе, барыбыз да урнашып беткәч.— Чыгар, әйдә, химия башлыгының күчтәнәчен. «Химия башлыгы» дип ул минем хатынның абыйсын әйтә. Мин үзем аның кем булып эшләвен дә, ниндирәк башлык булуын да белмим.Сораштырганым да юк. һәрхәлдә, Казанга вертолетлар гына очыртырлык кеше ул.

    Очучыларның икенчесе шунда ук ике шешә аракы белән кабымлыклар чыгарып куйды.

    — Аллага шөкер, күктә ГАИ машинасы юк! — дип кычкырып көлде ул, стаканнарны тутыргач, һәм без, сыйлана торгач, шактый дуслашып беттек.

    Борисково тирәләрен узып, Ферма өстеннән очканда кинәт мин кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым:

    — Менә шушы Фермада доцент Михаил Петрович лекция укып ята хәзер. Минем курс эшен тикшереп чыгарга тиеш иде, тәки хәбәр биргәне юк!

    — Какой-такой доцент?! — дипгаҗәпләнделәр очучылар.— Как он имеет право?! Ну-ка, син аны тикшереп чык әле?! Кайда төшәбез? Бармы бу тирәдә электр баганалары, телефон чыбыклары?

    Әйтүен әйттем, әмма Михаил Петровичның мондагы уку бинасында булу-булмавын төгәл белми идем бит. Тегеләрне үгетләргә керештем. Бүтән вакыт килеп китәрмен әле, ярар, төшеп тормыйк инде, дидем.

    — Как так?! — дип, бертавыштан кызып китте очучылар. Мине оялтып-тиргәп ташладылар. Доцентны эт урынына сүктеләр. Бу сүгү, әлбәттә, мине артык якын күрә башлауларыннан иде.

    Электр чыбыклары булмаган урынны сайлап, уку бинасы янына ук төшеп утырдык. Вертолет карга чумды. Ишекне көч-хәл белән этә-төртә ачтык. Мин, суда йөзгән шикелле, колачлап-колачлап, кар ера-ера, уку бинасына таба ашыктым.

    Өс-башымны кага-кага аудиторияләрне карап йөрдем. Ни гаҗәп, берсендә чыннан да Михаил Петрович лекция укый иде.

    Батыраеп, ишекне тартып ачтым. Михаил Петровичны кул изәп чакырдым.

    — Ә, Каштанов...— диде Петрович.— Ниһаять, үзегез килгәнсез. Менә хәзер без сезнең курс эшегез турында сөйләшербез инде. Минекөтеп торыгыз, озакламый тәмамлыйм лекцияне.

    — Юк... Мин көтептора алмыйм,— дидем мин.— Аңлыйсызмы, мин... мине вертолет көтә!

    — Ничек?! — дип гаҗәпләнде Михаил Петрович, хәтта күзлеген маңгаена ук күтәреп куйды.— Сез минем янга вертолет яллап килдем дип әйтмәкче буласызмы?!



        (дәвамы)
    Нияз Акмал
    на татарском языке.
  • Нияз Акмал:
  • Үзем турында үзем
  • Ким, гырлама!... (хикәя)
  • Миссионер (хикәя)
  • Бер кашык дегет (хикәя)
  • Шәкүр (хикәя)
  • Мантыйктан имтихан (бәян)
  • Игезәкләр (сатирик бәян)
  • Серле кайтаваз (фантастик повесть)
  • Кол (бәян)
  • Бохара мачысы (повесть)
  • Үз урамым (бәян)
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй (бәян)
  • Күгәрчен сөте (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх