• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Нияз Акмал

    Миссионер

    (хикәя)

    Мин аны башта тавышыннан таныдым. Дөресрәге, сүз сөрешеннән. Әгәр дә тавышын-сүзен ишетмәгән булсам, мөгаен, үзенә игътибар да итмәс, танымас та идем.

    Трамвайның алгы ишегеннән каратут йөзле ике малай килеп керде. Берсе, кулына бүреген әйләндереп тотканы, кычкырып җырлап та җибәрде. Тавышы колакны яра. Урысча шәп җырлый, шайтан. Телне белмиләр, ә җырны өйрәнгәннәр. Колакны яра...

    Хәзер шул җыp өчен акча теләна башлаячаклар. Шулай дип уйлап өлгермәдем, каршымдагы утыргычтан aның көр, калын тавышы гөрелдәп яңгырады:

    - Әй, малай, кил монда! Кил. Акча бирәм, тик җырлама гына. Жырламаганың өчен бирәм акчаны!

    Малайның әллә бик тә җырлыйсы килә иде, әллә инде үзенчә үҗәтләнүе булды, әллә бу абзыйның акчаны болай гына бирүенә ышанмады, җырлавыннан туктамады.

    Әлеге көр тавышлы ир урыныннан торды, зур, олпат гәүдәсе белән ашыгып алгы ишеккә таба китте, трамвай йөртүченең ишеген шудырып ачты:

    - Туктат трамвайны, ач ишегеңне! - диде. Трамвайны ашыгып туктатасы түгел, ул болай да тукталышка килеп җитә язган иде инде.

    Ә мин Шаманны таныдым. Әйе-әйе, бу ул иде – нәкъ Шаман үзе иде! Кесәсеннән ун сум акча чыгарып, малайның бүрегенә салды:

    - Акчаны җырламаганың өчен бирәм! - дип ярсып кычкырды. Ул арада трамвай ишекларе ачылды, Шаман теге ике малайны, якаларыннан алып, трамвай ишегенә озатты. Берсенең артына җиңелчә генә тибеп калырга да өлгерде. Аннан соң:

    - Тутырдылар дөньяны хәерче белән, - дип сукрана-сукрана, кире үз урынына утырды.

    Малайлар җырлый башлауга шөбhәга төшкән, кайсысы - вак акча эзлап кесәсенә тыгылган, кайсысы карашын тәрәзәгә төбәгән халык җиңел сулап куйды. Иңнәрдән тау кадәрле йөк төште... Бераздан инде тәмам өнгә килеп өлгергән халык әле генә булган вакыйганы шау-гөр килеп бәяләргә кереште. Кемдер әйтте:

    - Шул кирәк аларга, тәмам күзгә керәләр, әрсезләр! - диде. Кемдер малайларны кызганды:

    - Кая барсыннар алар, нишләсеннәр соң инде, - диде. – Илең шундый булгач...

    - hы! Алар акчаны синең белән миннән күбрәк эшли, менә шулай йөреп, дип каршы төшүчеләр булды. Сүз күбәйде, буа ерылды.

    Шаман минем каршымда гына утыра иде. Үзем басып торган урыннан алгарак уздым да aның колагына иелдем:

    - Үзгәргеәсең син, Шаман, - дидем. - Чак-чак кына танып алдым...

    Ул, башын акрын гына борып, миңа күтәрелеп карады. Башта гаҗәпләнде, аннан соң йөзе ачылып-яктырып китте, елмаеп ук җиберде:

    - Иптәш писатель! Сколько лет, сколько зим?!

    Урыныннан ук торып басты. Без күрештек. Кулларны кысыштык.

    - Мин сине шундук таныдым. Ә син бер де үзгәрмәгәнсең. Картайгансың гына бераз, - диде Шаман.

    Әйе, картаерсың да, Шаман белән соңгы тапкыр күрешкәнемә дә менә унбиш елдан артык вакыт үтеп киткән. Ә беренче тапкыр кайчан, ничек очраттым соң әле мин аны? Ә, әйе, монысын мин хәтерләмим дә инде... Әмма шунысын ачык хәтерлим: йә колхоз базары тирәсендә, йә Бауман урамы чатында басып тора, йөренә иде ул. Ябык кына, какча гәүдәле бер кеше, бар белгән шөгыле хәер сорашу иде.

    Ул елларда хәер сорашкан кеше сирәк булды, андый кешене милиция бер дә өнәмәде. Эшсез йөргәннәрне, хөер сорашучыларны хөкемге тарталар иде. Әмма, ни гаҗәп, Шаман андый хәлләргә тарымады, гел урамда булды, гел хәер сорашты. Мин үзем, зур хезмәт хакы алып эшләмәсәм дә, бу кешегә хәер бирмичә китми идем. Ничектер кызганыч тоела иде ул миңа. Алай гына да түгел, аз гына тиеннергә дә күңеле булып, рәхмәтләр әйтеп калуы, йөзе яктырып китүе беләнме, нәрсәседер белән якын тоелды ул миңа. Кыскасы, очратсам, әйткәнемчә, мин aңa хәер-сәдака төртмичә узмый идем.

    Бервакыт бик тә кызык заманнар башланды. Власть башына Горбачев килде дә халыктан тормыш хәлләрен сорашып йөри башлады. Кайдадыр йөзем плантациялере киселеп төпләнде, ул мәйданнарны тракторлар белән сөрделәр. Горбачев халык белән Очрашканда гел бер сорауны кабатлады: "Йә, ирләрегез эчмәгәч рәхәтме?" - дип, хатын-кызлардан кат-кат төпченде. "Рәхәт, рәхәт! Сезгә рәхмәт!" – дип җаваплады телевизор экраннарындагы хатын-кызлар. Болары экранда иде... Ә тормышта шул ук хатын-кызлар озын-озак аракы чиратларына бастылар, аларны нинди йомышлар йөрткәндер – үзләре генә белә. Андропов чорында (әгар аны чор дип әйтергә яраса) мин Шаманны күздән югалтып тордым. Ул вакытта урамда эшсез йөрүчеләрне эләктереп алу гадәте чыккан иде. Урамнан гына түгел, эш вакытында кинотеатрда утыручыларны да эләктерә башладылар. Шаманның югалуын мин шул хәлләргә юраган идем.

    Инде килеп, Горбачевның "үзгәртеп кору" көннәре башланды. Әнә шундый көннәрнең берсенда мин, нәрсәгәдер күңелем булып, нәрәагәдер күңелем тулып, эштан кайтышлый, ресторанга кереп, капкалап чыкмакчы булдым. "Чулпан" рестоpaнының ишек төбендә беркем дә юк, гадәттә, монда бер өер кеше чират тора иде. Килеп ишек тоткасына кагылам, шакыйм, ишекнең теге ягыннан "патрон" йегереп килеп җитә, башын чайкый. "Урыннар юк", дигән сүзе инде бу моның. Беләм, акча төрткәнне көта. "Тфү, Kahәp!" - дип эчтән генә сүгенәм дә, яшел "өчлек" эзләп, кесәмә тыгылам...

    Менә шул чакта мин Шаманны яңадан очраным.

    - Открой, это - наш человек! - дигән көр, ышанычлы тавышка борылып карасам, йа Хода, ни күзләрем белән күрим- янымда Шаман басып тора. Кап-кара фырт костюмнан, ап-ак күлмәктән, галстук таккан... Теге, мин көн аралаш диярлек хәер-сәдака бирә торган бәндәме бу?!

    Мин әле исемә-акылыма килеп өлгермәгән идем, "патрон" ишекне ашыга-ашыга ачты, без эчкә уздык. Ресторан залының яртысы да тулмаган иде.

    - Бүген мин сыйлыйм, - диде Шаман, бер буш өстал янына тукталып. Утыр, туган! Утыр-утыр, бу өстәл бүген безнеке!

    Мин икеләнеп калдым:

    - Сине берар байрамга-мәҗлескә килгән дип уйлаган идем бит, - дидем.

    - Мәҗлеснең хуҗалары да, кунаклары да - үзебез! Утыр, әйдә. Хәзер заказ

    бирәм, - шулай дип Шаман официантлар ягына кул изәде. Хәер, әйтергә онытып торам икән бит әле: кайчандыр урамда хәер сорашып йөрган бу кешенең "Шаман" булуын мин шул чакта гына белдем. Әлбәттә, бу aның исеме түгел, ә бәлки кушаматы гына иде. Исемен ул миңа әйтмәде, мин сорамадым. Ә мена кушаматын ресторанда чакта белдем. Ул кул изәүгә үк, официант хатын йөгереп килеп җитте дә әйтте:

    - Нәрсә ашыйбыз, Шаман? - диде.

    - Гадәттәгечә, - диде Шаман. – Тик икешәр порция.

    Гадәттәгечә?.. Мин Шаманның йөзенә төбәлеп карадым шикелле, ул минем күзләрдәге сорауны бик тиз укыды, күңeле булып, кәефе килеп әйтте:

    - Син аптырама, - диде. - Шулай, айга бер тапкыр, иркенлап-җәелеп ял итеп алам мин. Монда минем бу гадәтне беләләр.

    Безнең өстәлгә ризыклар килә башлады. Мәҗлесләрдә аунап үсмәсәм дә, Mәҗлес-банкетларда булмаган кеше түгел идем мин. Әмма ул көнне Шаман оештырган "банкет"ны гомер онытасым юк. Мин моңарчы кабып-ашап та карамаган, авыз да итмәгән ризыклар килде табынга.

    Шаман башта ук эчте:

    - Син үзеңә кара, теләсәң, коньяк та алабыз. Мин үзем коньяк эчмим, кандала исе кила каhәрдән, - диде. Коньяк алмадык. Шампан шәрабыннан башладык, "урыс аракысы" белан дәвам иттек. Сүзсез генә диярлек ашап-эчеп утырабыз. Официант хатын ризыкларны ташый тора. Шаман белән, баш кагып, хөрмәтләп исәнләшеп үтүчеләр бар. Кәренеп тора, монда аны таныйлар. Ә мин але haман шуны аңламый гаҗәпләнеп утырам: теге йолкыш, хәер сорашучы, мескен кыяфәтле картмы соң бу? Әллә соң аңа бик тә охшаган башка берәүме? Алай дисаң, ул мине үзе танып алды бит!..

    - Син миңа аптырама, - диде Шаман, инде без ничәнчедер чәркәне тотып куйгач. Aның чак кына исеребрәк киткәне сизелә иде. Юк, исеребрәк түгел, җмңеләебрәк-очыныбрак киткән иде ул. - Син, мужет, уйлагансыlңдыр, хәерче инде бу, дип, хәер сорашып йөри, дип. Юк, брат, хәерче түгел мин... Мин - бизнесмен! Минем бизнес – кешеләрдән тиенләп акча җыю. Менә шул минем бизнес.

    Шаман, бу сүзләрне ничегрәк кабул итүемне белергә теләгәндәй, күзләрен кыса төшеп, миңа карап торды. Аның бу карашын мин күтәрдем, дикъкать белән тыңлавымны күрсәтеп, алгарак сузылдым.

    - Дәүләт белән минем каршылык килеп чыкты, - диде Шаман, hәм бу вакытта аның йөзе кинәт кырысланды, күзләрендә салкын очкын пәйда булды. - Ул мине спекулянт дип тә гаепләп карады, төрмәгә дә утыртты. Әрәмтамак дип бәйләнде, хәер сорашкан өчен бәйланеп интектерде. Югыйсә, без власть белән икебез дә бер үк юлда йөрибез. Казна үзе гомер буе теләнче булды. Ну ул башкача теләнде, халыктан хәерне мәҗбуүриләп җыйды, мәҗбүриләп җыя да. Ә мин? Менә минем синнән хәерне талап алганым булдымы? Юк бит! Булдымы, юкмы - әйт?

    - Юк, - дидем мин, - синең кешедан хәер талаганыңны күргәнем булмады. Син сорашып аласың. Күпләр сиңа үзләре бирә хәерне. Кызганып, жәлләп.

    - hы, кызганып бирәләр. Безнең халык кызганырга ярата ул! Ярата... Менә мин беркайда да эшләмим, эшләмәячәкмен дә! Дәүләтнең әчмуха акчасына бил бөгиммени? Мин хәер сорашам, синең айлык хезмәт хакыңны мин кайчак бер көн эчендә эшләп алам. Дәүләт тә сораша хәерне, ул үзенекен сорый, мин - үземнекен. Ну, ул минем аның өлешенә керүемнән курка - безнең арада бөтен каршылык та шуннан. Ә болай, без aның белән икебез дә бер үк юлда йөрибез. Ә бер юлда йөргән кешеләр кайчак кара-каршы бәрелешеп тә куя инде ул. Әнә, Бауман урамындагы кебек. Минем үз миссиям бар, мин хәер сорашып җыйган акчама илне баетырга, илдә хәерчеләрне бетерергә телим. Менә шул минем төп миссиям!

    Шаман бу сүзләрен шулкадәр дәртләнеп, ялкынланып, инанып, үз-үзена ышанып сөйләде ки, ирексездән көлеп үк җибәрдем:

    - Ничек итеп баетмакчы буласың инде син бу илне, иптәш миссионер?!

    Шаман көлмәде. Aның йөзе җитдиләнде, сүзләреннән hавалану китте. Әйтте:

    - Сез акча тота белмисез, - диде. - Мена син узеҗ дә акчаның кадерен белмиceң. Бай булып кыланырга ярата кеше. Зарплата алган көнне кесәсендәге акча әтәч булып кычкыра. Юк, акча үзе кычкырмый, кеше дигәнеңнең мескенлеге кычкыра. Белә ул, белә ул үзенең беркайчан да байый алмаячагын. Белә ул акчасының үзенә дә җитмәгәнен. Әмма aның үзе алдында, башкалар алдында күтәреләсе, бәхетле кеше булып күренәсе килә. Үз-үзен раслыйсы килә aның. Менә шуңа күрә ул миңа – хәер сорашучыга акча төртә. Белми бит ул минем кем икәнне, белми! Белсә, оятыннан җир тишегенә кереп китәр иде.

    Шаманның йөзендәге усал кырыслык сүрелә төште, элекке hавалы халәт аңа яңадан урап кайтты.

    - Мин, беләсең килсә, җиде ел эчендә ике малаема да машина алып бирдем! Үземә машина кирәкми. Мин болай да йөрим, теләсәм, бүген сатып алам, - Шаман бераз уйланып торды да, авыр сулагандай итеп көрсенде. - Ә шулай да, хәер сорашып йөрүе рәхәт эш түгел, брат. Рәхәт түгел... Кешене бик кимсетә, түбәнсетә торган нәрсә ул. Әгәр дә мондый эш, кәсеп,

    бизнес булуын үз-үзеңә сеңдермәсаң - беттең, күтәрә алмыйсың мондый нәрсәне. Шулай да мин айга бер тапкыр булса да менә шундый мәҗлес корып алам. Ял итәм, үземне кеше итеп тоеп алам. Кодрәтемне күрсәтәм. Aңладыңмы?

    - Бераз аңладым. Синең фәләафәң бик кызык, Шаман, - дип баш кактым мин. Әйе, ничек аңламыйсың ди?! Минем алда чыннан да философ – үзенә дә, үзенең сүзенә дә бик нык инанган, тормышка үз мөнәсәбәтен ныклап ачыклаган кеше утыра иде.

    - Буген кызлар чакырмадым, - диде ул, кулын селтәп. - Кызлар да килә минем янга, әгәр чакырсам. Карт бу дип тормыйлар, аларга эчәргә генә булсын да, акчаң гына булсын. Мена шулай ял итеп алам да, иртәгә - эшкә... Эшкә, иптәш язучы, хезмәт фронтына – хәер теләнергә!

    ...Без ул чакта Шаман белән ресторан ябылганчыга кадәр сөйләшеп утырдык, эчтек, ашадык, әмма исермәдек. Ул сөйләгәннәр минем зиhенне шулхатле сискәндергән, аны бернинди хәмер пары да томалый алмый иде. Саубуллашканда Шаман әйтте:

    - Мин бүген башка вакытлардагыга караганда да ныграк ял иттем бугай, диде. - Башкаларга бит боларны сөйләп тә булмый, ярамый да. Аннан соң алар аңламыйлар да. Ә сиңа... Мин беләм бит, синнән сүз чыкмый. Шул китап итеп язсаң гына инде... - Шулай диде дә, кинәт миңа кулын сузып әйтте. - Карале, яз әле минем турыда бер китап, әҗерен бергәләп "юарбыз". Теләсәң, мин сиңа бөтен гомеремне сөилим...

    Мин ул чакта китап язарга вәгъдә бирмәдем. Әйттем:

    - Тагын очрашсак... Урамда, дим... Мин сиңа акча бирмим бит инде?

    - Әйе, бирмә, үзеңә калдыр. Башкалардан кызгандырырмын үземне! – дип көлде Шаман.

    Тик мин аны бүтән очратмадым. Дөньялар янә дә кинәттән генә үзгәреп китте. Халыктан акчаны, теләнеп түгел, талап җыя башладылар. Казаның мин йөргән Бауман урамында теләнче-хәерчеләр адым саен күренә, ә менә Шаманны мин анда күрми идем. Дөресрәге, оныткан идем инде мин aның турында haм мена... без aның белән трамвайда очраштык.

    Төштек.

    - Ә синең миссия ни хәлдә?! – дип шаяртып сорадым мин. Юкса, кызыксынуым көчле иде: чыннан да, ни эшләр майтарып йөри хәзер бу "миссионер"?

    Ул минем шаяртуны үзенчә аңлады Җитди итеп әйтте:

    - Минем миссия әле төгәлләнмәгән, - диде. - Мин хәерчеларне бетерү өчен тырыштым, хәер сорашып акча җыйдым, чын бизнесмен булдым, минем малайлар икесе да бизнесмен. Берсе, әнә, хөкүмәткә үк узды... Тик менә хәерчеләрне бетерә алмадым, алар чат саен!

    - Син аларны трамвайдан куып тешердең, шулай куып кына бетерермен дисеңме теләнчеләрне?

    Шаман миңа туп-туры карады:

    - haмaн да шулай артык беркатлы син, - диде. Аннан соң әйтте: - Трамвайга юкка гына кереп утырган дисеңме әллә син мине? Бу малай-шалайлар мин оештырган эш белән йөриләр, минем миссияне үтәп. Алар акча тота белми, эшли белми. Менә мин аларны эшләргә өйрәтәм...

    - Ә нига куып тешердең соң? - Мин юри гаҗәпләнеп сорадым. Шаман турысын әйтте:

    - Эшли белмиләр, акырып җырлыйлар. Монысы – беренчедән. Икенчедән, мин аларны куганнан соң, берсенең артына типкәннән соң халыкның ничек гөжләгәнен күрдеңме? И кызгандылар, и жәлләделәр дә инде мескен малайларны... Менә күpepcең, бу халык шушы хәл турында бөтен шәhәргә таратачак. Мена күрерсең, мондый малайларга хәер бирүчеләр бермә-бер артачак!..

    - Өченчедән? - дип бүлдердем мин Шаманны, aның чынлап сөйләвенә ышанырга теләп. - Өченчедән нәрсә?

    - Өченчедән... - Шаман бераз гына уйлап-икеләнеп торды, миңа сынап карады. Аннан соң хәйләкәр генә елмайды. - Өченчедән, иптәш язучы, ул малайлар җыйган акча кичен минем кесәгә әйләнеп кайта бит.

    - Ә син хәерчеләрне бетерү өчен көрәшәм, дигән идең. Инде синең миссияң шул якка үзгәрдемени, Шаман?

    Без инде, сөйләшә-сөйләшә, Бауман урамы башына килеп чыккан идек. Шаман күз карашы белән нәрсәдер эзләде.

    - "Чулпан" рестораны ремонтта, - дидем мин, aның нәрсә эзләвен аңлап. Шаман айтте:

    - Минем миссиям үзгәрмәде, - диде. - ул дәвам итә. Чөнки баштагы планнар барып чыкмады, көчем җитмәде. Минемчә булмады, әллә кая алып кереп киттеләр дөньяны. Ил үзе теләнчегә әйләнде, бөтен дөнья буйлап теләнеп, хәер сорашып йөри. Нишлим, менә хәзер шушы теләнче малайларны үз ояма җыеп, янә акча туплый башладым инде. Хәерчелекне бетерү өчен туплыйм бит, тикмәгә генә түгел...

    - Ә малайлар сине тыңлыймы, буйсынамы алар сиңа?

    Шаман көлде:

    - Тыңламый гына карасыннар. Минем хәерчелек стажым зуррак, тәҗрибәм дә зур. Ә болар... Акчаны тота белмиләр, аларның алга куйган зур максаты юк.

    - Миссиясе де юкмы?

    Шаман миңа җавап бирмеде, дөресрәге, сорауга сорау белән җавап кайтарды:

    - "Чулпан" ремонтта, дисеҗ инде, алайса? Ә без аны болай итәбез, япун малайларының сыеннан авыз итеп карыйбыз.

    Шулай дип, ул мине "Яхонт" кибете янында, Тукай hәйкәле каршында урнашкан япон ресторанына таба алып китте. Әлеге ресторанга минем беркайчан да кергенем юк, бәлки, керәчәгем дә юк иде. Андагы бәяләрне дә ишетеп кенә белә идем, дә, шуларны ишеткәч, чәчләрем үрә тора иде. Ә менә миссионер Шаман мине анда алып керде.

    - Син минем турыда бер китап яз әле, әҗерен берге шушы ресторанда "юар" идек, - дип көлде. Ул минем язучы икәнлегемне каян, ничек белгәндер - әйте алмыйм, ләкин aның үзе турында ниндидер бер истәлек калдырасы килүен дә төшендем мин. Бу хикәям Шаманга, элекке хәерче, бүгенге бай миссионерга бер истәлек булсын.

    Нияз Акмал
    рассказ на татарском языке.
  • Нияз Акмал:
  • Үзем турында үзем
  • Ким, гырлама!... (хикәя)
  • Миссионер (хикәя)
  • Бер кашык дегет (хикәя)
  • Шәкүр (хикәя)
  • Мантыйктан имтихан (бәян)
  • Игезәкләр (сатирик бәян)
  • Серле кайтаваз (фантастик повесть)
  • Кол (бәян)
  • Бохара мачысы (повесть)
  • Үз урамым (бәян)
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй (бәян)
  • Күгәрчен сөте (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх