• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Нияз Акмал

    Ким, гырлама!...

    (хикәя)

    Ишегалдын себереп йөргән дворник хатын, коты алынып, себеркесен югары күтәрде:

    — Фу, куркыттың бит, шайтан! Котырдың мәллә?..

    Ким бу хатынга гаҗәпләнеп, аптырап карап торды. Аннан соң, үзе атылып чыккан ишеккә төртеп күрсәтеп, өзек-өзек сүзләр әйтте:

    — Сөйләшә... Гырламаска куша...

    — Кем?—хатын, себерке сабын асфальтка бәреп алды да, ашыгып себерергә кереште.— Эчә-эчә акылдан яздың инде әллә?..

    Юк, Ким үз акылында иде. Урамга чыгып, күкрәк тутырып һава сулагач, ул моңа үзе дә ныклап ышанды. Ә өйдә чакта, «Марта»ның күзләренә карап торган чакта... Ким, шул мизгелне күзаллап, бөтен тәне белән калтыранып куйды, җилкәсе буйлап салкын чымырдау йөгереп узды.

    — Сатарга кирәк,— дип уйлады Ким һәм бу сүзне кычкырып әйткәнен сизми дә калды. Ул ашыга-ашыга атлый, әмма үзенең кая барганын, кая таба юл тотканын да белми иде әле. Ниндидер бер курку, күкрәккә кереп оялаган шомлану хисе аны үз өеннән читкәрәк, ераккарак куа иде.

    — Сатарга кирәк!—дип кабатлады Ким һәм, кинәт тукталып, як-ягына каранды. Шунда гына үзенең әле айнып җитмәгәнлеген, кичәге хәмернең тәнендә, күзәнәкләрендә яшәвен, гәүдәсенең, буыннарының тәмам ватылган, хәлсезләнгән булуын аңлап алды. Әмма боларның барысын да бүтән бер авырлык, бүтән бер хәлсезлек — шомлы курку хисе басып тора, Кимның сулышында, кан тибешендә, күзәнәкләрендә тыпырчына. Әнә шул халәтендә — буталган һәм тәмам өркегән зиһене белән — Ким тагын бер нәрсәне аңлады: бүгенге көн кичәге көннән бик нык аерыла, бүгенге көндә ул «Марта»ны — бердәнбер ышанычлы дустын, үзенә якын булган, аның үзен якын иткән соңгы җан иясен югалткан иде.

    «Марта» — инде яше тулып узган киң күкрәкле, зур гәүдәле, сабыр һәм акыллы карашлы нәселле овчарка иде. Әлеге дустын Ким моннан нәкъ бер ел элек тапты. Ләкин әле «Марта»ны тапканчыга кадәр ул бик күп нәрсәләрне югалтырга өлгергән иде. Яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Бу хәлне авыр кичерде, әмма ияләште. Башка бик күпләр кебек үк Ким да үзенең югалтуларына нәкъ менә эчү сәбәп булуын аңлый, төшенә, әмма үзен һич тә эчкечегә санамый иде. Әйе-әйе, бер көн килер дә кинәт барысы үзгәрер, яңарыр, тормыш яңадан башланыр кебек иде аңа. Башка бик күпләр кебек үк Ким да үзен яшәргә, эшләргә, тормыштан, фани дөньядан матурлыклар һәм рәхәтлекләр табарга хаклы саный; әлеге матурлыкларның хәмер рәшәсе аша юкка чыгып баруын күреп-аңлап тора, әмма кайчан да булса шуларны куш учлап табачагына ышана иде. Әмма көн артыннан көн, ай артыннан ай үтә торды, Кимның эш урыны, яшәү шартлары, кием-салымы үзгәрде, начарланды, бары тик ул көткән үзгәреш кенә күренмәде: ул көткән матурлыклар каядыр читтә, еракта йөри иде.

    Буй җиткән кызын кияүгә бирүне үзе зур югалтуга санады. Бу югалту авырлыгын озак кичерде, шул авырлыкны «юу» хакына шактый чыгымнар тотты. Әмма кызны кияүгә бирү әллә ни зур югалту булмаган икән әле. Олы бәхетсезлек шул булды: Ким кияве белән уртак тел таба алмый интекте. Кияү дигәне — автобус йөртүче егет — бөтенләй эчми-тартмый торган кеше булып чыкты. Кунакка килсә дә бабасы сыеннан авыз итмәде, хатын-кыз кебек, тәм-том белән генә чикләнде. Киявенең бу гадәтенә ата буларак шатланса да, ниндидер бер үҗәтлек Кимның эчен гел тырнап, борчып торды: «Бабай!..»— дип, янында сайрап-гөрләп утырмагач, чөкердәшеп-чәкештереп куймагач, нинди кияү була инде ул тагын? Шулай уйлады, шулай кимсенде Ким.

    Тора-бара ияләштеләр: табынга куелган шешәне Ким үзе генә бушатты. Әмма ул кәефләнгәнгә карап кына кияү белән тел ялганмады. Моны сизеп үртәлгән Ким янә стаканга үрелде, табынның ямен җибәргәләде. Андый чакларда кызы, әтисен бер читкәрәк дәшеп:

    — Әти, дим! Эчмә инде ул барында, ичмасам?! Күреп торасың бит, күңелсез аңа, күңелсез эчкән кеше белән!— дип яшь аралаш ялвара иде. Тик андый чакта Ким сүзне кесәдән эзләмәде, җавапны әйләндереп кенә салды:

    — Ә миңа?.. Миңа айнык кеше белән утыру күңеллеме?..

    Кияү белән кыз бу йортка сирәкләделәр. Тора-бара бөтенләй күренмәс булдылар. Бу хәлне Кимның хатыны авыр кичерде, үзе кияү йортына, кызы янына ешлады. Аның бәхетенә, кыз каенанасыз, каенатасыз йортта, иркен фатирда яши иде. Хатын ял көннәрен, буш вакытларын шунда үткәрде, атналар буе шунда яшәде.

    Ким ялгыз иде. Әнә шул ялгыз көннәрнең берсендә ул фатирына «Марта»ны — йомшак борынлы, сөйкемле карашлы, кәкре тәпиле бер көчекне алып кайтты.

    Ул көнне иртән Ким башы чатнап уянды. Күпме генә тырышса да кичәге төнне ничек үткәргәнен, өенә ничек кайтып егылганын хәтерли алмады. Хатыны өйдә юк иде. «Тагын шунда киткән...»— дип уйлады Ким һәм, өйдә тормаган, өйдә кунмаган хатыннарның барчасына ләгънәт укып, урыныннан кузгалды. Эчке бер сусау, эчке бер таләп аны карават башында яткан чалбары янына алып килде. Кичәге аванстан җиде сум акча калган иде. Моны ул озаклап, кат-кат санап белде.

    Ким ашыгып киенде. Аны кузгалырга, ашыгып киенергә мәҗбүр иткән әлеге эчке таләп хәзер инде урамга, яшелчә кибетендәге таныш йөкчеләр янына таба куа иде. Ким белә: аларда бар. Икеләтә бәягә, әлбәттә. Әмма — бар. һич югында берәрсе белән кушылырга мөмкин ич. Тик менә башны гына ничектер җиңеләйтергә, кибет янына барып җитәргә генә кирәк.

    Таныш йөкче аның гозерен ярты юлда бүлдерде:

    — Хана, брат! Кичә койрыкка бастылар. Минем напарник «кунакта» әле, следователь янында...

    Ким йөзен чытты. Моннан да рәхимсез, моннан да мәгънәсез, моннан да бәхетсез хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Ул, ашыгып, чаттагы квас мичкәсе янына китте. Йотылып эчте — сусавы басылмады.

    — Кваста да спирт бар дигән булалар тагы...— дип сукранды Ким һәм җиргә төкереп куйды.

    Нәкъ менә шул чакта (алла юк диген!) аның янында Шәүкәт карт пәйда булды. Әлеге картның Шәүкәт исемле булуын, фатирында ялгыз яшәвен Ким соңыннан белде. Ә әүвәл әле бу карт аның җиңеннән тартты да:

    — Туган, хәлең начар бугай... Үзең әйбәт кеше күренәсең. Хакын түләсәң, өлешкә кертәм...— диде.

    Ким картка иярде.

    Ике бүлмәле иркен фатирның алгы ягында алагаем зур гәүдәле эт ята; үз тирәсенә елышып, чинашып-ырлашып уйнаган көчекләрен сак кына күзәтә иде. Кимның шуларга карап торуын күргән Шәкүр карт яратып сукранды:

    - Тәмам урам марҗасына әйләнде. Тагын алып кайткан менә... Элек нәселле нәрсә иде үзе, югыйсә. Сөт каян җиткрим мин аларга хәзер? Йә, ярар, аларның үз сөте, безнең — үзебезнеке...— шулай дип, өстәлгә бер шешә аракы чыгарып утыртты.

    Әнә шулай таныштылар.

    — Син Ким буласың инде алайса...— диде карт.— Исемеңнең каян килеп чыкканын беләсеңме соң? Ком-мунис-ти-чес-кий ин-тер-национал моло-дежи була синең исем, туган. Шуннан чыккан. Белеп тор: син — дөньядагы коммунистик яшьләрнең бер вәкиле. Әйдә, шуның өчен берне күтәрик әле...

    Ул көнне Ким өенә көчек күтәреп кайтты.

    — Сиңа сатмыйм, син әйбәт кеше, болай гына бирәм,— диде Шәүкәт карт.— Исемен «Марта» кушарсың. Минем өченче хатынның исеме шулай иде...

    Әнә, шулай итеп, Ким «Марта»лы булды. Аның тормышында кинәт кенә пәйда булган шушы җан иясе бу тормышны шактый үзгәртеп җибәрә язды. Әйе, Ким моны үзе дә сизде: шушы кәкре тәпиле, ялагай һәм тугры карашлы, яклауга һәм кайгыртуга соң чиктә мохтаҗ булган нәни көчекне багу аның бушап калган дөньясына ниндидер бер яңалык, яшәү мәгънәсе салды. Ким эштән соң өенә ашыкты, «Марта»ны күрергә, аның шаярып-уйнап ырлавын ишетергә, юри усалланган булып ыржайган авызындагы ап-ак тешләрен кулына чак-чак батырып уйнаганын, өргәнен, ваемсыз һәм эчкерсез карашын тоярга ашыкты.

    Аның бу «йомшаклыгын» шешәдәш дус-ишләр, таныш-белешләр аңлады, хәтта ниндидер бер хөрмәт белән карый башладылар. Уртакка акча җыешканда да:

    — Кимга тиеннәр калдырыгыз, аның сөт алып кайтасы бар,— дип кисәттеләр.

    «Марта» Кимның холкын үзгәртә язды, әмма үзгәртә алмады. Ләкин моңа карап әлеге сөйкемле көчек Кимның иң якыны, кадерлесе, бердәнбере булудан туктамады. Бигрәк тә Кимның хатыны бу йортны бөтенләйгә калдырын, кияве белән кызы янына күчеп киткәч, «Марта» аның өчен сулар һава, аралашыр бер җан иясе булып калды.

    Кимның хатыны китте. Киткән чакта әйтте:

    — Туйдым мин, арыдым, Ким, бу эчүләреңнән. Ачуланма да, рәнҗемә дә — китәм,— диде.— Эчүеңне ташласаң, хәбәр итәрсең, шунда гына мин кире кайтачакмын...

    Кимның хатыны китте. Өй эче әрнү-сыкранулардан, үпкә-рәнҗүләрдән бушап калды. «Авансыңны тагын алып кайтмадың!.. Кварталата түләнмәгән!.. Кухня тәрәзәсенең питләсе купкан, туалеттагы торбадан су ага, кыргаяк оясына әйләнүен көтәсеңмени?! Үзең булдыра алмасаң, слесарь чакыртыр иең, ичмасам!..»— кебек колак итен ашаган сүзләр ишетелмәс булдылар. Йорттагы, Кимның тормышындагы бушлыкны «Марта» биләде. Ул тугры һәм ышанучан иде. Ул үз хуҗасын ташлап китә белми иде...

    «Марта»ның бу тугрылыгы, акыл, зиһене һәм аңы үзе белән бергә үсте. Ким хәтерләми, әмма күршеләре аңа шулай сөйләде: өенә кайтып җитәрлек тә булмаган Ким бервакыт урамда, үз йортлары каршысында егылып калган икән. Бер милиционер белән ике дружинник аны айныткычка алып китмәкче булганнар. Хуҗасының баш очында утырган «Марта» тегеләрне якын җибәрмәгән. Хәтта күршеләргә дә якын килергә рөхсәт итмәгән. Ким айнып аякка басмый торып урыныннан кузгалмаган.

    Моны Ким иптәше Шәүкәт картка да сөйләде. Картның күзләреннән яшь килде.

    — Эт бит ул, туганкаем, эт бит ул!—дип кабатлады Шәүкәт карт.— Хатының ташлап китә, балаларың йөз чөерә, ә эт ул, туганкаем, синең өчен җанын бирә...

    Очрашкан саен алар «Марта» турында сөйләшми калмыйлар иде. Әмма Шәүкәт карт фәлсәфәне киңәйтергә, тирәнәйтергә ярата:

    — Мин, туган, өч хатын алып карадым, өчесеннән дә рәхәт күрмәдем,— ди.— Берсен алдым — бүтәнгә ияреп качты. Икенчесе, әрәмтамак булып, минем сыртта рәхәт сөрде, миннән дә күбрәк эчте, куып чыгардым пумала башны. Ә өченчесе... сволочь... мине мәҗбүри дәвалауга тыгарга маташты. Өч ай эчми йөрдем — кудым, паразитны... Менә нинди хатыннар китте хәзер, туганкаем.

    — Минеке дә гел шулай... дәвалан дип теңкәгә тиде...

    — Вәт! Әйтәм бит мин сиңа, әйтәм бит! Хатын-кызның җелегендә әшәкелек ята. Алкаш диме? Булырсың менә, тот капчыгың! Алкаш булыр өчен, туганкаем, беләсең килсә, төп-төгәл өч шарт кирәк. Беренчесе: көн саен килеп, сине сыйлап торырлык дусларың булсын — шунсыз пычагым да акчаң җитмәячәк. Икенчесе: синең көн саен эчүеңә риза булып, гауга чыгармый, участковыйга йөгерми торган хатын булуы кирәк. Өченчесе инде, кем, туган, иң мөһиме: аракының бөтен хәшәрәтлегенә, ямьсезлегенә-тәмсезлегенә, йөрәк белән бавырны, җан белән бәгырьне алмаш-тилмәш тукмавына бирешми торган сәламәтлек кирәк. Ә бармы соң шуларның берәрсе бездә? Ю-юк!.. Шуңа күрә, туганкаем, чын алкаш чыкмый тек чыкмый инде бездән. Әйдә, күтәрдек берне шуның өчен!..

    Шәүкәт карт күтәреп куя да дәвам итә:

    — Кешенекен эчмибез. Мин — үз пенсиямә, син эшләп тапканыңа эчәсең, Качып түгел, үз өебездә рәхәтләнеп утырабыз, аяк тибеп. Теге, кем әйтмешли, сүзебез эштән аерылмый — ничек әйтсәк, шулай эчәбез. Ә бит аның, тугайкай, качып эчүчеләре дөнья тулы. Эшендә алар: «Аракы— дошман!»—дип кычкыра, җыелышларда өстәл төя. Аннан соң, качып-посып аулак урын эзләп, шешә башын ялый. Эчкәнен туганнарына, хатынына, дусларына күрсәтергә курка. Эт тормышы инде ул, туган, эт тормышы. Ә без андый түгел, безнең сүз эштән аерылмый. Әйдә, шуның өчен...

    Шәүкәт карт яныннан Ким төнлә генә кайта, лаякыл исереп кайта иде. Эшләп тапкан акчасы белән бергә сәламәтлеген дә туздырып, рухын сындырып йөргән көннәрендә әлеге карт аңа көч бирә, яшәү дәрте бирә сыман. Кичә дә ул Шәүкәт картта булып кайтты. Иртәнге өчләрдә кинәт саташып, бастырылып уянды. Күкрәге оеган, йөрәге тибүдән туктаган кебек иде. Тәнне басып, кысып торган авыр хәлсезлек аякны-кулны кузгатырга ирек бирми. Иреннәрдән каядыр эчкә, тирәнгә кадәр сузылган кайнар сусау сулышны тыя. Ким, үлем алды куркуын тоеп, кычкырмакчы булды, әмма тавышы чыкмады. Күзалдыннан бер мизгелдә хатыны, кызы, кияве, күптән инде вафат булган карт әнисе үтте. Шушы мизгел аны коткарды: йөрәге еш-еш тибә башлады, һәм ул, үзендә көч табып, янәшәдәге, шушы өйдәге бердәнбер җан иясенә дәште:

    — Марта... Марта!..

    Хуҗасының төнге саташуларына, төнге укшуларына ияләшкән эт бу хәлсез тавышны ишетте. Ишек төбендә йоклап яткан җиреннән атылып килеп, ал аякларын ятакка куйды, сораулы карашын Кимның күзләренә төбәде.

    Ким кулын этнең башына куйды. Шушы минутта янында җан иясе булу аның өчен әйтеп бетергесез бер юаныч иде. Кимның күзләрендә кайнар яшь тамчысы пәйда булды. Әлеге кайнар яшь аның күкрәген ачты, сулышын җиңеләйтте. «Вакыт күпме икән?..»—дип уйлады Ким. Аның ишеткәне бар иде, әгәр кеше иртәнге дүрткә кадәр үлмәсә, аннан соң инде махмырдан үлми икән...

    Ким кулын «Марта»ның башына салган килеш йоклап киткәндә яктыра башлаган иде инде. Кинәт ул сискәнеп уянды. Үз-үзен аңышмыйча, тынлыкка колак салып торды. Аннан соң аермачык ишетте:

    - Ким! Гырлама!..

    - Кем бар анда?! — дип кычкырды Ким һәм, бөтен тәне белән калтыранып, урыныннән сикереп торды. Бүлмәне, кухня ягын карап чыкты. Ишек төбендә йокымсырап яткан «Марта»дан башка өйдә беркем дә юк иде. Кинәт аның карашы «Марта»га төште. Эт тә, хуҗасына төбәлеп, туп-туры карап ята иде. Үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә курыккан Ким этенә җикерде:

    — Нәрсә кирәк сиңа?!

    Бу тавышка «Марта» сикереп торды. Аннары, туп-туры карап, башын чайкый-чайкый әлеге сүзләрне кабатлады:

    — Ким! Гырлама!..

    Әнә шуннан соң өеннән атылып-бәрелеп килеп чыкты. Ким. Үз-үзен белештермичә урам буйлап атлады. Шактый баргач кына төшенде: ул Шәүкәт карт янына ашыга иде... Әйтерсең аны бүгенге хәлендә, шушы халәтендә бары тик Шәүкәт карт кына яклый ала, курку-шомланудан йолып кала ала иде.

    — Хи-хи, адәм кыяфәтләре калмаган үзеңдә!..— дип кеткелдәде Шәүкәт карт. Ким аңа эт белән булган хәлне керә-керешкә үк сөйләп биргән иде.— Этнең телгә килүеннән коты алынган берәүнең. Хи-хи-хи, туганкаем, этеңне түгел, колагыңны гаеплә син, колагыңны! Тавыш гәлүтсинәтсиясе ул, беләсең килсә, тавышныкы... Мин үзем андый ишегә генә төкереп тә бирмим. Ну инде менә идәндә җен-шайтаннар йөгерешә башласа, өстеңә менеп биесә — анысы инде интектерә, туган, анысы җилеккә төшә...

    — Юк, мин бит саташып кына ишетмәдем аны! Туп-туры күзгә карап әйтте: «Гырлама!»— дип...

    Шәүкәт карт Кимга сынап карап торды. Аннан соң әйтте:

    — Син, туганкаем, болай гына рәтләнерлек түгелсең бугай,— диде.— Хәзер терелтәм мин сине. Авыр чакта бер-береңә ярдәм кулы суза белү кирәк. Кичәге пенсия өлеше бар бугай әле...

    Шәүкәт карт белән баш төзәткәндә Ким үзенең иртәнге куркуын һәм шомлануларын онытты. «Марта» турында сүз кабатланган чакта йодрыгы белән өстәл төеп янады:

    — Кайтам да тотып ярам мин аны! Карале син аны, ә?! Хуҗасына гырлама дип җикеренсен әле!..

    — Минем өченче хатын да, сабакы, җикеренергә ярата иде,— Шәүкәт карт хатыннарының һәрберсенә кабат бәя биреп чыкты. Аннан соң, күңеле нечкәреп, башын өстәлгә салып үкседе.— Этне гаепләмә син, туганкаем, гаепләми этне!.. Аракы аркасында этеңнән дә колак кагарсың, югыйсә!

    Инде караңгы төшкәндә, өенә кайтышлый Ким иртәнге шомлануларыннан тәмам арынган иде. «Башта тотып ярам, аннан куып чыгарам мин аны!—дип, үзалдына сөйләнеп-сүгенеп кайтты ул. Алай бик җикеренә торган булса, йөрсен шунда урам себеркесе кебек өстерәлеп...»

    Әмма, өйгә якынлашкан саен, Ким ирексездән үзенең айный баруын, күңеленә яңадан сәер бер курку, шомлану кайтуын сизде. Ул янә «Марта»ның үзенә төбәлеп торган карашын күргәндәй булды, бүген тагын шул караш белән очрашасы барлыгын исенә төшерде.

    Башта ул караңгы тәрәзәләргә карап торды. Аннан соң баскычтан әкрен генә күтәрелде. Ишекне ул япмыйча, бикләмичә чыгып йөгергән иде. Әллә япты микән?.. Ким, ниндидер бер угры кебек әкрен генә атлап, үз ишегенә таба якынлашты. Эчтә ни барын белергә, ишетергә теләгәндәй, колагын ишеккә терәде; шунда ук «Марта»ның еш-еш сулавын, чак кына аваз чыгарып, сулкылдап куюын ишетте. Күрәсең, эт аның аяк тавышларын, баскычтан атлап менүен сизеп, ишек төбенә үк килеп утырган иде. Аның сулкылдап куюында таныш авазлар — тугрылык, сагынганлык, көтеп алганлык авазларын ишетте Ким. Тик ул ишекне ачарга ашыкмады. Менә шушы ишек ачылуга «Марта» аңа төбәлеп карар да:

    — Ким! Гырлама!..— дип кычкырыр кебек иде.

    Ниһаять, ул ишеккә кагылды. Аз гына, ярык булып кына ачылырлык итеп, ишекне эчкә таба этте. Бүлмәгә күз салды һәм нәкъ шул мизгелдә үз биеклегенә кадәр күтәрелеп, арт аякларына баскан «Марта»ның карашы белән күз-гә-күз очрашты.

    — А-а-а! А-а-һа-а!..— Ким куркудан кычкырып җибәрде, ишекне тартып шапылдатып япты, баскычлар буйлап түбән таба атылды. Артыннан кемдер куа килә һәм берөзлексез:

    — Ким! Гырлама!.. Гырлама!.. Ким, гырлама!..— дип кабатлый кебек иде.

    Ким урамга чыккач кына бераз исенә килде. Куркып эчтән калтырана-калтырана икенче каттагы тәрәзәләргә карап торды.

    Тәрәзәләр караңгы иде...

    Нияз Акмал
    рассказ на татарском языке.
  • Нияз Акмал:
  • Үзем турында үзем
  • Ким, гырлама!... (хикәя)
  • Миссионер (хикәя)
  • Бер кашык дегет (хикәя)
  • Шәкүр (хикәя)
  • Мантыйктан имтихан (бәян)
  • Игезәкләр (сатирик бәян)
  • Серле кайтаваз (фантастик повесть)
  • Кол (бәян)
  • Бохара мачысы (повесть)
  • Үз урамым (бәян)
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй (бәян)
  • Күгәрчен сөте (повесть)




  • ← назад   ↑ наверх