Акъегет
(Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улы)(05.03.1951)
Кабырчыклар
Кабырчыклар — сүнгән тере дулкын,
диңгез шавы килә алардан.
Диңгезләрдә минем булганым юк,
кабырчыклар...
искә төшә диңгез яңадан.
Әллә канда кайнап уянамы
ерак бабамнарның хәтере?
Җир йөзеннән күптән китсәләр дә,
җанда алар исән һәм тере.
Күз алдымда (гәрчә күргәнем юк)
яшь ананың шашкан күзләре,
зәңгәрлеге белән төтенле
Күк, чатыр чаты, учак эзләре...
Колакларда (гәрчә ишеткән юк)
ат кешнәве, елау тавышы...
Искән җилләр кагыл галап үтә,
таныгандай иске танышын.
Хәтерлим күк дала кылганнарын,
шулар аша узган юлымны.
Кабырчыклар...
Күзләремне йомам — диңгез шавы,
сукырларча сузам кулымны...
өскә