• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Муса Акъегет

    Муса Акъегет
    (1864-1923)
     
    ХИСАМЕТДИН МЕНЛА1
    (Милли роман яки хикәя)*
    (1886)
     
    I
    Русия уртасында Идел елгасыннан ерак түгел бер татар авылы бардыр. Авылның халкы ике йөз кадәр өй булып, атын тулысынча әйтеп тормыйбыз, шуңа күрә, хикәябезне җиңел аңлатмак өчен, атын бары "Н" хәрефе илә генә ишарә итәбез. "Н" авылының йортлары гади йортлар кебек агачтан вә башлары кайберләренең саламнан, кайберләренең тактадан ясалмыштыр "Н" авылында ике мәчет бар. Бер урамлы авыл булып, урамы озын вә киндер. Урамы озаеп, кыйбла тарафындагы очында борылып, суга юл чыгадыр.
    Халкының башлыча тормыш өчен хезмәте игенчелектер. Ләкин күп кенә кешеләре башка шәһәрләргә, мәсәлән, Әстерхан, Ростов, Казан кебекләргә эш вә сәүдә өчен йөрерләр. Шунда "Н" авылында урта мәчеттән ерак түгел бер кечкенә йорт бар.
    Бу йорт үзе кечкенә булса да, тактадан башы, анбары вә төзек сарайлары иясенең иҗтиһадлы-тырыш вә хезмәт сөючән адәм идегене күрсәтерләр иде. Бу йортта мулла хатыны тол Зөлхәя вә улы Хисаметдин менла атлы адәмнәр торырлар иде. Менла Хисаметдин­нең мәрхүм атасы указный менла булмыш исә дә, улы атасының юлыннан китмәде.
    Ике-өч ел моннан элек менла Хисаметдин госманлы (Төркия) җиреннән укып ватаны "Н" га кайтты. Хәзердә үзе өенең икенче бүлмә чигендә сабыйларга дәрес бирер иде. "Н"лыларның кайберләре Хисаметдин менлага теләктәшлек итәрләр иде, чөнки ике ел эчендә язу язмак, язу танымак, хисап гыйлеме, дин гыйлеме балаларына өйрәтте. Әмма күп кенә кешеләр бу укытучыны, яхшы белмәдекләреннән, сөймәсләр иде. Мәсәлән, авылның указный мулласы карт Бикбулат мулла әфәнде Әхмәтша углы, көнчелек итеп, аны сөймәс иде вә мәҗлесенә килгәннәргә әйтер иде: "Ни өчен бу юләр наданга балаларыгызны бирәсез, тәүфыйктан чыгарыр, китерегез минем үз мәдрәсәмә, ул иҗек үгрәтмәс, тугрыдын-тугры сүрә укы­тыр, аның ысулы тәдрисе җаиз дәгел2, мәсәлән, а-ба укытыр, әмма әүвәл әлиф сенә бәсендә кирәк". Вә шул рәвешле асылсыз сүзләр берлә Хисаметдин менланы хурлар иде. Күп халык карт мулланың сүзенә шәригать сүзе кебек инаныр иде. Әмма Хисаметдин мәктәбендә укытмыш вә тәҗрибә итмеш кешеләр, карт мулланың буш сүзләренә ышанмыйча, Хисаметдин менлага камил теләктәшлек итәрләр иде. Хисаметдин менла исә морфология һәм синтаксис белеменнән генә түгел, хәтта мөселман хокук белеменнән, хәтта философия фәненнән Истанбулда шәкертлектә тәмам хәбәрдар булган иде. Татар муллаларының кайберләре, үзләре аз белдекләреннән, күп белүче башка­ларга көнчелек итеп, сөймәдекләре мәгълүмдер.
    Хисаметдин менла хәрәкәт вә кәсеп сөюче кеше иде: ун дисәтинә үзенең җире бар иде. Гәрчә бер хезмәтче тотса да вә күп чакта яз вакыты иген эшендә башка хезмәтчеләр ялласа да, күп вакыт үзе дә кара иген эшене эшләр иде. Моның аркасында Хисаметдин менла рәхәт вә башкаларга ихтыяҗсыз тормыш итәр иде.
    Хикәябез якында гына узган заманнарга карыйдыр, бәйләнешле­дер.
    Кыш якынлашмыш вакытлар. Җомга көн намаздан әүвәл Хиса­метдин менла "Тәфсире бәйзави" китабыны укып утыра иде.
    Йөзенә баксаң, бу егерме биш яшьлек егеткә гаҗәпләнерсең. Йөзе гүзәл ачык. Яңарак чыкмыш кечек сакалы вә мыеклары, вә кыска чәче коңгырт төстә булып, матур йөзенең гүзәллеген тагын да арттырадыр. Нурлы вә күк күзләре китап битенең юлыннан юлына йөгереп үтәрләр. Башында бәрхет Тәкыясының көмеш ае ялт-йолт ялтырар иде.
    Тәфсирне куйды. Бүлмәсендә йөрер. Йөзеннән тирән фикергә талдыгы беленер. Йөргәндә биек буены вә ир кыяфәтене күрсәң, гашыйк булырсың. Шул вакытта тәрәзәдән волостной идарәсе хезмәтчесенә күреп, капкага тугры барып: "Һай, килдеме?"-дип шатланып кычкырды. Әлеге хезмәтче: "Килде", – диеп, моңа бер кә­газь бирде. Кәгазьне алып, егет бик тә шатланды. Бу кәгазь – Русия исламнарының сәламәтене вә күркәм тормышыны яклаган "Тәрҗеман"3 газетасы иде. Хисаметдин менла үзенең милләтене, ягъни татарларны бик сөюче адәм иде... Хәтта Бикбулат мулла үзене дошман күрсә дә, ул һич дошман күзе белән аңа бакмас иде. Чөнки яхшы белә иде ки, бу дошманлык хәсәдлек-көнчелектән килер. Хәсәдлек кебек зур бәлагә дучар булган адәмне Хисаметдин мен­ла түгел дошман күрмәк, киресенчә, аяр иде. Теге газетаны ачып укый башлады...
    "Ошбу номер илә "Тәрҗеман"ның ярты еллыгы4 тәмам ула. Бу номерга алдыгымыз... вә дәһа, вә дәһа... Никадәр генә читенлекле вә көч бер эш исә дә, күпнең файдасы өмет ителгән хезмәттән..." Ахырына кадәр инде болай укыр... "Мин булсам да, сез булсагыз да, бер фәкыйрь, бер байгуш күрсәк, җанымыз авырып, кайгы хасил булыр. Бер хаста-авыру, хәлсез күрсәк, ярдәм бирергә бер әмәл вә чара үгрәтмәк морад идәрсез. Я үлем түшәгендә яткан бер кеше күрсәк, күземезгә – яшь, күңелемезгә мәрхәмәт килер, дәхи авыруга дучар булган хайван күрсәк, ачынып ах-вах йдәмез дә, бер түгел, биш түгел, меңнәрчә дин вә күңел кардәшләремезнең төрле авыру-газапка дучар улып, наданлык вә һөнәрсезлек кеби ике олуг вә мәрхәмәтсез дошманның кулына төшеп җан биргәнен күрмәеп, җаныбыз тоймаеп, күңелемез агламаеп, гакылымыз чаралар күрмәеп тордыгымыз күп язык вә хәйран калырлык түгелмедер". Шул җирдә Хисаметдин менла кайгы-хәсрәткә чумып туктады вә күзләренә яшь килде. Бер-ике фикердән соңра укуын дәвам итеп: "Әйе, никадәр гаҗәптер ки, бер адәмнең хәленә мәрхәмәт итәрбез дә, бер миллион адәмгә – бер милләткә мәрхәмәтебез юктыр"... Бу җирдә үз-үзене тота алмаеп, менла еламага башлады вә укымага тәкате калмаеп, бары тик:"Афәрин, Исмәгыйль кардәшем",-дигән сүзләрне генә әйтә алды.
    Болай ачы борчылуын, елавын ишетеп, анасы бүлмәгә керде.
    – Нихәл, углым?
    Хисаметдин үзен елаудан тыеп: "Аначыгым, бер нәрсә юк, атамны ядыма алдым, кайгылаңдым",-дип җавапланды.
    Хәлбуки, укучыларыбыз! Ул атасыны һич ядына алмады. Русиядә торучы ун миллион ислам кардәшләрене ядына алды. Атасы нигә хаҗәт. Ул инде вафат, алла җәннәт бирсен. Әмма ун миллион мөселман тере калды. Аурупадан башка – госманлылар вә мисырлы­лар вә һиндлеләр безнең наданлык вә ваемсызлыктан көләләр, ни аяныч! Әмма мәгълүматлы улмак өчен нәрсә кирәк? Укуны сөю кирәк, дип фикерләнә-фикерләнә, Хисаметдин менла янә бүлмәсендә йөренә башлады. Чыланган "Тәрҗеман"ны исә өстәлгә ташлады.
     
    II
    Җомга намазыны укыдыктан соңра, Хисаметдин менла, атыны чанага җигеп, кайбер кирәк нәрсәләр алмак өчен, шәһәргә юлланды.
    "Н"дан губернатор утырган шәһәргә бары ике-өч сәгатьлек юл­дыр, ләкин бару юлы бик кыен иде: кырда юл утырмыйча, кар бераз яумыш иде. Фәкать ачык туфраклы җирләр дә бар, мондый вакытлар­да арба илә чыксаң, көпчәк кай чакта карга кереп әйләнмидер, чана илә китсәң, карсыз җирләрдән кичмәк кыен була; вәлхасыйль-кыскасы, мондый вакытта татарча: "Ни арба, ни чана", диерләр.
    Юлында туры килгән бер тауга менеп барганда, арттан ике ат җигелгән бер арба килеп җитте.
    – Бу кем алда?-дип сорады арбада утырып баручы яшь әфәнде ат куучысыннан.
    – Бу – тап шул Хисаметдин менла, кайсысыны мин сезгә бик галим диеп сөйләгән идем. Истанбулда укымыш. Безнең муллаларга авыз ачарга да бирми.
    Яшь әфәнде күптән бу кеби кеше илә таныш булуны теләр иде. Ничә мәртәбә Хисаметдин менла хакында гаҗәеп сүзләр ишетмеш иде. Шуңа күрә яшь әфәнде, куучыга арбаны чана илә тигезләргә боерып, менлага эндәшеп, сүзен болай башлады:
    – Шәһәргә моннан ничә чакрым булыр, әфәндем?
    – Унике, унбиш булыр.
    – Юл бик начар; кай җирле сез, әфәндем?-сорады яшь әфәнде.
    – Нун авылыннанмын. Сез яхшы иткәнсез, әфәндем, арба җиккәнсез, мин хата иттем, чанада бик авыр.
    – Хөкүмәт эше булмаса иде, мин бу вакыт һич юлга чыкмас идем.
    – Нинди хөкүмәт эше, әфәндем? – дип сорады менла.
    – Гимназия хөкүмәте. Безнең кагыйдә вә кануннарымыз шундый ки, вакытына килергә кирәк.
    – Канунга буйсынган адәм рәхәт булыр. Бу юлны зәхмәттәй санасак, һичбер эшкә ярамамыз, – диде Хисаметдин менла.
    Бәс шәһәргә җиткәнчегә кадәр яшьләр сөйләшеп килеп юлны кыскарттылар. Бу сөйләшүдән яшь әфәнденең гимназия укучысы икәнлеге аңлашылды. Вә бу ике яшь юлчы, әңгәмәдәш булып бард торгач, бер-берсене бик яратыштылар. Хәтта ки Хисаметдин менла гимназистны шәһәрдә барып күрергә сүз биреп аерылды. Гимназист дигәнебез бу губернадагы бәкләрдән Әбүзәр Дәүләтгилдиев исемле бәк иде. Әмма без Хисаметдин менла артыннан китик әле.
    Ул шәһәрдә постоялый дворга, ягъни гавам мөсафирханәсенә5 төште. Бу мөсафирханә килүчеләр өчен зур бер өйдән вә бер янә артта кечкенә өйдән гыйбарәт булып, хуҗасы Габбас әфәнде Бикти­мер углы бер сәүдәгәр иде.
    Мөсафирханә йорты гаять зур вә мәйдан иде. Бу ханәдә тору өчен хакы бераз артык алынса да, ханәнең, аш вә йимәкнең ару-чисталыгы яхшы вә баерак кешеләрне җәлеп итәр иде. Атны сарай астында җирләштергән заманда менланың күзенә гүзәл бер күренеш туры килде: йорт буенча бакчадан арттагы өйгә бер кыз узып бара!
    Кыз урта буйлы, башында яхшы Казан калфагы киелмеш, өстендәге күк йон камзулы нәзек вә зифа буена яхшы ярашып тора. Муенында саф көмеш монетлар киелгән, вак-вак атлап үткән вакыт­та, йомырык вә таучык шикелле ике күкрәгенә акчалар чылдыр-чылдыр бәрелерләр. Аягында тамбурлы читек-башмак, чәче вә күзләре, вә кашлары ялтыравык кара, йөзе нурлы, кызгылт ак, борыны кечкенә вә гүзәл. Азбарда беркем дә юк дип белеп, шәлене иңенә салып үтеп барганда, менланың күзләре аңсыздан бу матурга төшеп зәвыкләнделәр. Бу нәзек бил вә гүзәл кыз менланың күзенә тәмамән күренде.
    Бу кыз мөсафирханә хуҗасы кызы гүзәл вә күркәм Хәнифә исемле иде. Мондый чибәр итеп алла яратса да ярата икән! Бу нечкә билне тамаша идәрәк, менламыз хәйран калды, тормыш мәшәкатьләрен онытып, үз-үзене онытты. Өйгә якынлашканда кыз, сарай тарафына багып вә бердән менланы күреп, оялдыгыннан көлде вә тиз үк шәл илә капланды, әмма бу көлешендә кып-кызыл иреннәре, вак энҗе тешләре менланың күзеннән качмады. Хәнифә туташ өйгә кердектән соңра, менла акылыны туплап: "Мин ни иттем, нәфесемә буйсынып кызга бактым, тәүбә-тәүбә", – дип фикер йөртте. Соңрак менла шәһәргә чыгып, өй-йорт кирәкләрене алып вә башка эшләрне бетереп, янә мөсафирханәгә кайтты. Күрде ки, диваннар вә өстәлләрдә бик күп халык: сәүдәгәр вә гавам кешеләре утырмыш. Кайберәүләре исәп-хисап илә мәшгульдер. Менла үзенә чәй китертеп өстәл янына утырды. Анда утырганнарның кайберләре менла илә сөйләшүгә керештеләр.
    Мөсафирлар утырган бу зур һәм киң бүлмә илә янәшә бер кечкенә бүлмә бар иде. Мөсафирлар бүлмәсе илә бу бүлмәнең арасы калын тактадан гыйбарәт иде, бу кечкенә бүлмәгә шулай ук арткы өйдән ишек бар иде. Арткы өй алдагы зур өй белән тоташ иде. Менла мөсафирханәгә кергән вакытта Хәнифә туташ әлеге кечкенә бүлмәдә оек бәйләп утыра иде. Менланың кергәнен белеп, вә янә бер күрмәк теләп, Хәнифә туташ, эшене куеп, өстәл эченнән кечкенә пычак чыгарды вә ике такта арасы табып, пычак илә шпалерны акрын һәм сиздермичә яра башлады. Бер-ике минуттан соң морадына иреште. Үз бүлмәсеннән мөсафирлар бүлмәсенә бер ярык ясады вә шул ярыктан егет менланы бакмак илә хушланыр иде. Шул рәвешчә, татар җырында бик дөрес әйтелгән икән:
    Ак эшләпә мамыктан, кызлар карый ярыктан,
    Карамас иде ярыктан, бер күрергә зарыккан.
    Һай бу йорттагы көтмәгәндә очрашу! Кыз егетләргә бик бакмый­дыр иде. Әмма йорттагы очрашу шпалерлар ярмага кызны мәҗбүр итте. Гаҗәеп икенче туры килү: буда менламыз тугры ярыкка каршы утырмыш иде. Кыскасы, Хәнифә туташ тулы ләззәт илә ләззәтләнер, әмма теге бүлмәдә утырган җәмгыять, бу эштән хәбәрдар булмыйча, менла илә сөйләшеп утырырлар иде. Менладан шәригать мәсьәләләрен сорарлар иде, чөнки Хисаметдин менла башка муллалар кебек киртек-миртек җавапланмас иде. Тугры вә хакыйкать җавап бирер иде. Мәсәлән, халыктан бересе хатыннар алмак турында сораштыр­гач, ул диде:
    "Ислам шәригате икедән дүрткә кадәр хатын алмага рөхсәт бирсә дә, ләкин өйләнмәс борын үз хәлеңә карарга кирәк: ике хатын асрамага синең милкең бармы? Хатыннар хакында гаделлегең вә барчасына тигез дәрәҗәдә мәхәббәтең булырмы? Милкең вә гадел­легең булмыйча, ике хатын алсаң, хокукларыны бирмәсәң, гөнаһлы буласың".
    Күзәтү эшендә булган Хәнифә туташ менланың бу сүзләренә ишетеп бик разый-шат булды вә үз җенесе булган хатыннар хакында да мәгълүмат хасил итмәк өчен дикъкатене арттырып, колакларыны мөсафирлар бүлмәсенә салды. Хәнифә туташ үзе дә укыган кыз иде. Сөйләшеп утыру исә менла ястү намазыны укырга керешкәнче дәвам итте.
     
    III
    "Н" авылына кайтабыз, хөрмәтле укучыларым. "Н" авылының өйләре кечкенә вә саламнан вә кайберләре агач тактасы илә ябылган булуны язган идек. Әмма шулай булса да, авылның аргы очында яхшы, бер йорт бар. Ул зур йорт таштан салынган булып, ике катлы вә башы тимер илә ябылмыштыр. Бу өй Гали бай Җаватовныкы иде. Гали бай бу губернада бөек һәм мәшһүр сәүдәгәр иде. Шәһәрдә агач склады вә "Нун"да йон юмак мастерское бар иде. Мәскәү сәүдәгәрләре вә фабрикчылар илә эш йөртүче кеше иде. Һәм авылда Гали байдан сүзе үтемле кеше юк иде: ул ни диде, шул булды, һичбер кеше аңа каршы торырга батырчылык итмәс иде. Ярты чакрым ераклыктан "нун"лылар Гали байга сәлам бирер иде. Чөнки гавам халкы яхшы белер ки, байны олыласаң, аның кулында булган җирне вакытлы файдалануга (арендага) очсызрак хак илә алмак мөмкин.
    Габбас аганың мөсафирханәсендә булуыбыздан өч көн соң кичке аш вакыты. Гали бай гаиләсе илә чәй эчәргә утырган вакытта гына, Бикбулат мулла әфәнде килеп керде.
    – Әйдәгез, хуш киләсез, хәзрәт, чәй вакытына туры килдегез, яхшылык теләп киләсез!-диде Гали бай. Хәзрәт утырды.
    – Эш илән килдем, егерме бишлек акчамны алыштырырмысыз?
    – Яхшы, алыштырырмыз. Берәр чынаяк чәй эчеп алыйк. Бикбулат мулла Гали байга кияү буладыр, мулланың хатыны Гали байның кардәше иде.
    – Әй син, Сибгатулла, сине өйләндермәк кирәк!-диде сүз арасын­да мулла Гали байның углына.-Гаскәрлектән котылдың, дәүләтегез күп, атаң-анаң карт.
    – Тап кыз!-дип җавап бирде Сибгатулла әфәнде.
    – Сезгә авыл кызы ярамас, сезгә шәһәрнеке кирәк.
    – Шәһәрдә Габбас аганың кызын бик мактыйлар,-дип сүзгә кереште Гали байның сәүдә эшләрендә баш хезмәтчесе. – Укыган, бик күркәм вә уңган дип сөйлиләр.
    – Кызны күп кеше мактыйдыр,-диде Гали бай.
    – Сезгә тиз бирерләр, яхшылап сорарга да өлгермәссез, мондый дәүләтле кияүгә бирү бөек бәхеттер,-диде Бикбулат мулла әфәнде.
    Өйләнү мәсьәләсеннән соң, сүз гайбәтләргә күчте. Бикбулат мулланы укымаган дисәк, ялгышкан булырбыз, чөнки "гакает"лар күрмеш; галим дисәк, шулай ук хата булыр, чөнки галим кеше гайбәтләрдән качадыр. Ә Бикбулат мулла хәзердә чәй янында: улсы яман, бусы ялганчы, ул бересе хәерсез, угыры дип сөйләнә-сөйләнә, үзеннән яхшыны тапмаеп, теле Хисаметдин менлага да тиде:
    – Белермесез,-диде Бикбулат мулла,-наданыбыз никадәр яра­маслык эш эшләгән шәһәрдә?
    – Ни ул ярамаслык?-сорады Гали бай.
    – Безнең авылның ятим Мохтар теләнчене мирза Дәүләтгилдиев ярдәме белән полициягә яптырган. Үзе әйтер, исламны сөям, әмма үзе ятимнәрнең ризыкларын кисәр. Бу-кяфер эшеннәндер, мин аны күрим генә, харап итәрмен. Аның бу эше-шәригатькә каршы килә торган эш. Монда дәлил таба алмас, ул сүз түгел, ислам дошманы­дыр.
    – Ярый, син аны җиңеп атырсың, бездә мәҗлес булыр, кара, бәхәсләреңне яхшы хәзерлә,-диде Гали бай.
    Гали бай үзе дә Хисаметдин менланың җиңелеп калуын телидер иде. Чөнки Гали бай тыштан берни күрсәтмәсә дә, эчендә Хисамет­дин менлага ачу тотып, сөймәс иде. Чөнки Хисаметдин башка муллалар кебек Гали байны олугламас иде. Менла Хисаметдин пакь исламиятне сәүдегеннән вә саф исламиятнең таләбен үтәүче була­рак, барча исламнар тигез булуына инанып, аның карашында бай вә фәкыйрь тигез иде. Шуңа күрә Хисаметдин менланың бай исламга мәхәббәте фәкыйрь исламга мәхәббәтеннән артык түгел иде. Гали байны шулкадәр сөяр иде, никадәр фәкыйрь исламны сөяр. Гали байга исә бу мөнәсәбәт бик тә капма-каршы иде, чөнки укымышлыларыннан, муллаларыннан башлап гавамнарынача авылның барлык халкы аны олылап сөяр икән, фәкать бер Хисаметдин менла аны бик олугламас вә туры килгәндә үзен Гали байга тигез кебек тотар.
    Һәрхәлдә, икенче көн бай мәҗлесендә Хисаметдин менла да булды, вә бай анасының үлүенә кырык көн үткәнгә Бикбулат мулла Коръән кәримнән бераз укыгач, табынга чәй китерелде.
    Бикбулат мулла түрдә утырган. Аннан соң шәкертләре җирле җиренчә җирләшкәннәр. Хисаметдин менла каршында-самавыр янында Сибгатулла әфәнде кечкенә татар чашкаларына чәй ясау илә мәшгуль. Сибгатулла әфәнде Хисаметдин менла кебек яшь булса да, күркәмлеге юк иде.
    Җәмәгать ул-бу турында сөйләшеп утырганда Бикбулат мулла күбрәк укыган бер шәкертенә күзе илә ишарә итте.
    Шуннан соң әлеге шәкерт, Хисаметдин менлага мөрәҗәгать итеп, сүз башлады:
    – Шәһәрдә яңа хәбәрләр юкмы?
    Бу сорауны ишетеп, мәҗлестәгеләр, аеруча Бикбулат мулла белән Гали бай угылы, бу шәкерт Хисаметдинны харап итәр, дип эчләреннән сөенделәр.
    Ләкин Хисаметдин, боларның эчке ниятләрен белмичә, "дикъкать итәрлек нәрсә юк", дип кенә җавап бирде. Теге шәкерт, сүзен дәвам итеп, болай диде:
    – Авылыбызда сөйлиләр ки, ятим Мохтарны ябып куйганнар.
    – Әйе, тугры хәбәр,-җавап бирде Хисаметдин менла.
    – Бәлки, тугры, әмма аның ябылуына сезнең сәбәпче булуыгызга без һич ышанмыйбыз.
    – Әлбәттә, менла Хисаметдин яптырмас, чөнки ул исламны сөюче кеше; ятим теләнчеләрнең садака-ризыгын кисү исә наданлык­тан килер вә кяфер эшедер,-дип бәян итте Бикбулат мулла вә шәкертләренә янә күз кысты. Укымышлы саналган шәкертләр бу ишарәне күреп менлага кырмавык кебек ябыштылар:
    – Юк, дөрестән дә, сез Мохтарны пулисәгә яптыргансыз. Бу – бик зур наданлыктыр, бу-кяфер эшедер.
    Бу кычкырышуны ишетеп, мәҗлестә булганнарның кайберләре, чәйләрене онытып, Бикбулат мулланың шәкертләреннән хәйран калдылар.
    Хисаметдин шәкертләр белән болай никадәрле генә сөйләшәсе килмәсә дә, кяфер эше, дигән сүзләренә чыдый алмыйча, болай җавап бирде:
    – Монда ни бар, әфәнделәр? Мин яптырганлыгымны һич тә инкяр итмимен, мин яптырдым.
    Бу җавапны ишетер-ишетмәс, Бикбулат мулла үзе һәм шәкертләре кычкырышып: "Бакың, бакың, яман эшне үзе дә инкяр итми. Һай залим! Ә үзе исламны сөям дигән була тагы, бу яман эш исламияткә каршы ич",-диделәр.
    – Исламны сөйгәнлегемнән пулисиягә алдырдым. Китапта боермыш ки, соранмак-фәкыйрьлеккә сәбәптер,-җавап бирде Хисаметдин.
    – Китап кем, сән кем! – кычкырыштылар шәкертләр.
    Хисаметдин менла боларның хайванлыгыны күреп:
    – Мин сезнең белән сөйләшәсем килми, ябышмагыз миңа, – диде.
    Шул чак Гали байлар, Бикбулат муллалар, Хисаметдин сөйләшүдән качып җиңелде дип, янә бик шатландылар. Фәкать шәкерт саналган­нар тагы да катырак ябыштылар: -А! Сән сөйләшмәктән качасың. Кайсы китапта әйткән, соранмак фәкыйрьлеккә сәбәп дип? Сәнең китабындамы?
    – "Шәрхе ширгател-ислам" китабында язылган: хәзрәте рәсүл саллаллаһе галәйһи вә сәллам хәзрәтләре димешләрдер ки, үзе өчен бер кемсә сорамактан бер капу ачса, Алла хәзрәтләре ачар аңа фәкыйрьлектән җитмеш капу. Мин исә ислам кардәшемнең фәкыйрь булуын һич теләмим. Күрәсез, хәзрәте рәсүл үзе дә кешедән соранмакны сөймәгән,-дип куйды Хисаметдин менла.
    Ләкин шәкерт саналганнар, бу җавапны ишетмичә, һаман кычкы­руда иделәр. Вә соранмак-теләнмакне гакылларына ярашлы күреп (чөнки тормышлары шул дәрәҗәгә якын иде ки, үзләре дә соранмактан кире тормаслар иде), хәдисне инкяр итәргә калкыттылар.
    – Юк, юк, шундый хәдис булмас, син надан, гафил. Әйт хәдисне гарәпчә!-кычкырдылар шәкертләр.
    – Мин әйтермен, әгәр бәхәсләшәсез икән, әдәп белән сөйләше­гез, яисә дәлилләп сөйләгез, монда әдәпсезлек, бәхәс җире түгел.
    Шәкерт саналганнар, барыбер бернәрсә дә аңламыйча: "Әйт, гарәпчәсен әйт",-диделәр.
    Хисаметдин менла хәдисне гарәпчә әйтәсе килмәде. Ләкин кунак­лардан берсе: "Әйт инде, менла, үзләренә",-диюенә күрә әйтте.
    – Гарәпчәсе безгә кирәк-зарур түгел, мәгънәсен аңламак өчен төркичә дә җитәдер. Теләсәгез, гарәпчәсе болай, – дип, гарәпчә әйтеп күрсәтте.
    Җиңүче булып чыгарга теләгәннәр, бу хәдисне ишетеп вә менла Хисаметдин илә сүз көрәштерергә тәкатьләре җитешмәгәнлекне аңлап, тынып калырга мәҗбүр булдылар. Хисаметдин менла исә бераз кайгылы булды. Кайгыруына сәбәп шул иде ки, Бикбулат ише муллалар мөдәррислек дәгъва итәләр! Моның кеби мөдәррисләрдә гомерне әрәмгә уздырып, шәкертлек итеп, кычкырышмактан гайре бер нәрсәгә дә өйрәнеп булмыйдыр. Көенечле булуына сәбәп: болар кеби шәкертләр бәхәснең нидән гыйбарәт икәнлеген белмиләр. Болар белмәсләр ки, бәхәстән морад кычкырышмак түгел. Бәхәстә дошманлык, мәхәббәт вә һәрбер хосусый мөнәсәбәт мөмкин булма­ган бер эштер. Хәтта иң олуг дошманың бәхәстә хакыйкатьне исбат итсә, аның фикеренә кушылырга кирәклекне бу шәкерт саналганнар белмиләр иде. Әмма никадәрле кайгылы булса да, каршы яктагыларның авызларын каплавыннан Хисаметдин күңелендә бер юаныч тапты.
     
    IV
    Кышкы вакытларда хикәябездә язылган затларның тормышлары гадәтенчә кичеп, дикъкатькә лаек бер нәрсә дә юк иде. Белешләребез Гали бай вә Сибгатулла әфәнде сәүдә эшләре белән мәшгуль улып, бу көн-Мәскәүдә, иртәгесен-үз шәһәрләрендә вә берсе көнне бер сәүдә үзәгендә вакыт уздыралар иде. Белешебез Бикбулат мулла үз вазифасын үтәү белән мәшгуль улып, муллаларга садака бирергә кирәклекне мәхәлләсенә киңәш итеп вә кисәтеп-искәртеп, аучы куян вә үрдәкне өмет итеп саклаганы кебек, бу да никахлар өмет итеп сакламакта иде.
    Белешебез Хәнифә туташ тегү тегеп, китап укып вакыт уздырмакта иде. Белешебез Хисаметдин менла, сабыйларны укытудан башка, арыш вә солыларын суктырып вә сатып кәсеп итеп, эшсез һич ятмас иде. Чөнки бу кеше укымыш улып, белер иде ки, кәсеп вә эш шәригать буенча намаз вә руза тоту кеби фарыз вә гыйбадәттер. Әмма кыш кичеп, яз башлары җитү белән Хисаметдин менланың тормыш рәвеше бераз алмашынды. Кыш вакытына караганда хәзерге заманда шәһәргә күбрәк барырга гадәтләнде. Моның асыл сәбәбе бу ки, язганыбыз Хәнифә белән очрашуы менлага бик көчле тәэсир итте, шәһәргә барган вакыт Габбас агайга төшәр иде вә йортта, капка алдында, яисә урамда Хәнифәне очратырга тырышыр иде. Вә күп тапкыр морадына ирешер иде. Ахрысы, Хәнифә туташка да менла белән очрашкалау хуш иде, чөнки туры килгән вакытларда кыз белән, егет бер-берсенә карашып уза башладылар.
    Менланың шәһәргә еш килгәләп йөрүе дикъкатьсез калмыйча, беркөн Габбас ага да аңа эндәшеп: "Менла, син шәһәрне ярата башладың; элекке вакытларга караганда хәзер күбрәк киләсең",-диде.
    – Әйе, Габбас ага, һәрвакыт эшләр белән киләмен; аны-моны алырга кирәк була, үзем килмәсәм, минем эшемне кем эшләсен? Мин ялгыз бит, – дип җавап бирде Хисаметдин менла.
    Әмма бу килешендә Хисаметдин бик уңышлы вә бәхетле булды. Гүзәл Хәнифәнең чистарынып-таранып, киенеп-ясанып базарга чы­гып китүен менлабыз тәрәзәдән күрде. Бераздан, халыкка белдермичә, гүя үз эшенә киткән кебек, мөсафирханәдән чыкты вә бер-ике йортны узгач, Хәнифә туташны куып җитте. Вә узып киткән чагында яшь егет әйләнеп караганда, кыз шәкәр иреннәрен вә эңҗе тешләрен күрсәтеп көлеп алды. Менла да, чын күңелдән шатланып, кызга гыйшыклык көлкесе илә җавапланды. Ике яшь, бер-берсенә багы­шып, бәхетле булдылар. Халыкның дикъкате тупланмасын дип, менла, бераз калып, кызның артыннан китте. Хөрмәтле укучыларым, хәзер, әлбәттә, аңладыгыз ки, бу ике яшь бер-беренә гашыйк улмышлар.
    Бара торгач, яшь кыз бер кибеткә керде. Шәһәр тротуарларында йөрегән адәмнәр һәрвакыт күп булганлыгы мәгълүмдер; кем кемгә кирәк, һәркем үз эшендәдер. Менлабыз, кибеттән ерак китмичә, йөренеп калды. Гаҗәптер ки, әүвәл вакытларда менлабыз кызны узып киткәндә күрсә дә бик шат була иде, ә инде хәзер бер күрү белән генә канәгатьләнмичә, морады янә артты. Вә хис итте ки, йөрәге кыз белән еш хәбәрләшмәкне, күрешмәк вә күзгә-күз сөйләшмәкне тели. Гый­шыклык шулай ул. Ахыр чиктә, кыз кибеттән чыккан вакыт, Хисамет­дин менла тугры аңа каршы барып узганда, әкертен генә бу сүзләрне әйтеп алды: "Хәнифә ханым, иртән таң илә бакчада сарайдан егерме бишенче казык төбендә, таш астында бер гаҗәеп нәрсә табарсыз. Алла өчен алып карагыз, үтенәмен!"-вә сүзләрен бетереп узып китте. Хәнифә туташ исә, бер җавап та бирмичә, туры өенә китте. Хисамет­дин менла Әбүзәр бәккә юлланды.
    Юлда күргәнебез Әбүзәр Дәүләтгилдиев 18 яшьлек улып, ак йөзле, назлы вә нечкә-гүзәл табигатьле егет иде. Гимназиянең 7 нче сыйныфында укый иде. Бер рус өендә ике бүлмә фатир алып тора иде. Ике дус гадәттәгечә исәнләшеп күрешеп, гади нәрсәләр хакында бик озак сөйләшмәделәр, сүзләре Әбүзәр бәкнең башында озак вакытлар йөргән гомуми мәсьәләләргә күчте:
    – Менла, синең ышану-инануың бик яхшыдыр, – дип сүзгә кереш­те Әбүзәр бәк,-тугры әйтәсен, ислам дине-иң хакыйкать дин, иң олуг дин, мин үзем дә шушы инануда торамын. Ләкин Аурупа әдипләренең кайберләре, ислам диненә тиеп, кимчелекләр табалар. Ни өчен алар исламиятне аңламыйлар икән? Син миңа әйт, – диде.
    – Нинди кимчелек табалар? – диде менла.
    – Мәсәлән, Аурупа әдипләре диер ки, исламият хатын җенесене хур күреп, кысынлыкта тота, имеш. Ислам хатыннары укый-яза аз белер, имеш.
    – Ялганчыдыр синең Аурупаң, ислам шәригате хатыннар хокукын һич тә кысмый; уку хакында исә хәзрәте рәсүл димеш ки, гыйлем үгрәнмәк һәр мөслимгә һәм мөслимәгә фарыздыр. Безнең хатыннары­быз надан булсалар, монда үзебез гаеплебез, юкса һич исламият түгел, – дип аңлатты менла Хисаметдин. – Аурупаның ислам дине ха­кында хата сүзе бик күп. Икенче мисал: аурупалыларның уйлавынча, исламият эшлексезлек вә ялкаулыкка ярдәм итә, имеш. Шуңа күрә Аурупа халкындагы, мәсәлән, инглиздәге кебек булмыйча, исламнар­ның кәсепчелеге вә һөнәрчелеге бик начар вә түбән дәрәҗәдә, имеш. Инглиз кебек кәсепче улмадыгыбызга сәбәп шулай ук үзебез, һич тә шәригатебез түгел. Киресенчә, шәригать юлы белән барсак, безгә инглиздән остарак булу тиеш килә. Шәригатебез урламак вә башка кебек яман кәсептән тыеп, яхшы вә хәлаль кәсепне, киресенчә, саваптан хисап итәр. Чөнки рәсүле әкрәм саллаллаһе галәйһи вә сәллам димештер ки. (…)
    – Бу хәдиснең мәгънәсе нәдер? – сорады Әбүзәр бәк.
    – Бер кемсә хәлаль кәсеп кылмакыннан арып кич үткәрсә, тиеш булыр аңа җәннәт. Вә кич үткәрер икән, Алла ул кешедән разый­дыр, – җавап биреп, мәгънәсен әйтте Хисаметдин, һәм болай дип өстәде:-Ягъни хәдиснең мәгънәсенчә, эшлеклелек һәр җәһәттән файдалы вә саваплыдыр.
    – Исламиятнең тырышлык вә гайрәткә өйрәтүен тарихка мөрәҗәгать итеп тә беләбез,-сүзгә кереште Әбүзәр бәк,-мәсәлән, әүвәлдә күчмә-кыргый тормышта вә хайван кебек яшәгән гарәпләр исламиятне кабул итү белән үзгәрделәр. Исламият нәтиҗәсендә тырышлык вә гайрәтләре артып, гарәпләр хәлифәләр заманында шундый бер мәмләкәт төзеделәр ки, ул вакыт гарәп җиреннән олуг җир юк иде: Азиядә булган һинд елгасыннан Аурупадагы Пиренеи тауларына кадәр гарәп җире, ислам дәүләте булып, бу дәүләттә исламият аркасында никадәр булдыклы хакимнәр, никадәр камил табиблар вә голямалар мәйданга чыкты! Кыскача әйткәндә, ислами­ят нәтиҗәсендә гарәпләр мөстәкыйль бер мәдәният төзеделәр.
    – Минем уйлавымча, бәян иткәнең олуг гарәп җиренең харап булуына сәбәп хәлифәләрнең исламият күрсәткән юлдан чыгулары­дыр. Юкса хәлифәләр ислам шәригатеңчә торсалар иде, ул дәүләт хәзер дә яшәр иде,-диде Хисаметдин менла. Бу сүзләрне дигәч, Хисаметдин, сәгатенә багып: "Сәгать күп икән, миңа мәктүп язмак кирәк", – диде. Вакыт иреште. Каләм-кәгазь алып, башка бүлмәгә кереп, Хисаметдин мондый бер мәктүп язды:
    "Җаным, Хәнифә ханым!
    Нурлы йөзеңне әүвәл күрдекем илә бөтен барлыгым тәэсирләнде. Күпме вакытлар хыялымда синең гүзәл сурәтең пәйда була. Күпме кичләрдә йокымда син кадерлемне күрмәктәмен. Әүвәл вакытларда, синең хактагы уйларым – буш уйлар дип, гүзәллегеңне башымнан чыгарып атарга тырышкан идем, ләкин бу тырышлыгым юкка гына булды; зиһенемдә сине йөрәк бәгърем итеп тоеп зәвыкләнмәктән үз-үземне тыярга тәкатем калмады. Гыйшык дәртенә дучар улмышым икән. Мине бәхетле итүче нәрсә-синең мәхәббәтеңдер, газизем! Мәхәббәтеңнән аянычлы-үкенечле итмәсәң, бик тә бәхетле булынырмын, әмма, киресенчә, аянычлы итү минем өчен бик зур бәла булыр вә бу бәлага түзүне бер Ходадан сорарга калыр. Инде сиңа ялварам, йөрәк парәм! Гыйшыкыма каршы мәхәббәтеңне бирермесең? Әгәр ким-хур санамыйча, берәр юл җавап язарга мәрхәмәт кылсаң, шул таш астына иртәгә ун сәгатьтә куюыңны үтенеп калучы, күңел вә җаннан гашыйк Хисаметдин".
    Хатны конвертка салып вә Әбүзәр илә саубуллашып, менла мөсафирханәгә кайтты. Ястү намазы җитешкән вакытларда менла­быз, комган алып, гүя тәһарәткә чыкты вә бакчага кереп, сарай читеннән егерме дүрт казык санап, егерме бишенчесенә җитешеп, әлеге хатны куйды вә таш бастырды ки, җил очырмасын. Намазла­рын укып, эшләрен тәмамлады. Фәкать бу төнне менла бик рәхәтсез кичерде, чөнки җавап булырмы йә булмасмы? Шундый уй-фикерләр аның йокысын качырды. Икенче көн иртә Хисаметдин, бакчага чыгып, хатның куйган җирдән алынганлыгын күреп, гаять шат булды. Мәктүпне Хәнифә туташ кабул итеп алган икән, карап карыйк, җавап булырмы? Җавап булачак вакытны, ягъни икенче көн-иртә вакытны көтү менлабызга бик кыен булды. Бу бер көн менлага бик озын тоелды, һәрничек булса да шәһәрдә киереп, базарга, кибетләргә чыгып, көч-бәла илән бу көнне уздырды. Карынын кайгырткан гади кеше ураза вакытында көннең узуын ничек көт­сә, шулай менлабыз да көннең тиз үтүен тели иде. Ниһаять, зарыгып көтелгән икенче көннең иртәсе булды. Вәгъдәләнгән вакыт җитте.
    Хисаметдин менла, кемгә дә белдермичә, гүя йөреп кермәк нияте белән бакчага чыкты вә теге казыкның янына килеп, тетри-тетри вә курка-курка ташны күтәреп, мәктүпне алды. Үз мәктүбе алынмыш икән, бу мәктүп аңа охшамаган иде.
    Өйгә кереп, мәктүпне ачып, мондый сүзләрне укыды:
    "Гыйззәтлү Хисаметдин хәзрәтләре!
    Мәктүбегездән аңлашылдыгына күрә, мәхәббәт вә гыйшыкыңызны белдергән булсаңыз да, бу гыйшыкыңызга ышанып карау мөмкин түгелдер дип уйлыйм. Чөнки куәтле вә чын мәхәббәт бер-беребезнең тышкы кыяфәтләребезне күреп кенә хасил булмас, сез тышкы күренешемне яраттыгыз, бәлки мин эчтән яманмын? Бәлки әхлаксызмын. Куәтле гыйшык икебезнең дә әхлак вә табигатебез беленгәч барлыкка килер, һәр никадәр әңгәмәләрегездән яхшы фикерле, ислам сөюче булуыгызны аңласам да, сез минем әхлагымны вә табигатемне белмисез. Сезнең тугры кеше булуыгыздан ышанам ки, сез гашыйк булгансыз, ләкин гашыйк булгансыз тышкы кыяфәтемә. Мондый гыйшык исә ышанычлы түгел, шуңа күрә бер-беребезнең табигатьләре вә әхлаклары аңлашылмадыкча катгый җавап бирергә батырчылык итә алмыйм. Мәгълүмегез Хәнифә".
    Бу хатны укып, менла уй-фикер дәрьясына батты. Әмма хатның эчтәлегеннән сизелгәнчә, мәхәббәткә катгый каршылык күренмәгәнлектән, менла бераз юанды, ләкин мәхәббәт тарафы бераз көчәйде. Чөнки беренче: ихтирам күрсәтеп, Хәнифә ханым хатка җавап язган; икенче: менланың гашыйк булуына да ышанган; өченче: җавабын шулай итеп язган ки, җавапка җавап язарга юл калдырган.
    Әлеге хәбәрләшүдән соң Хисаметдин тиз көндә янә шәһәргә юнәлде, ләкин, шик чыкмасын өчен, бу юлы Габбас агайга төшмәде. Дусты Әбүзәр бәккә төште. Шулай да ничек булса да егерме бишенче казык төбенә менла тагы мәктүп куйды. Бу мәктүбендә Хәнифәгә җавабы өчен рәхмәт әйтеп, соңра гыйшыклык белән тулып сибелгән сүзләре арасында игълан итте ки, Хәнифә ханым көтелмәгән бер вакыйгага хәзерләнсен.
    Икенче мәктүп ирешдектән өч көн соңра, көн урталары кичкәч, Хәнифә туташ кече бүлмәдә тәрәзә төбендә тегү тегеп утыра иде. Кинәт урамнан тәрәзә янына вак-төяк сатучы бер венгр пәйда булды. Венгрның башында зур кара эшләпә, өстенә кара сюртук кигән. Бу венгр Хәнифә туташка эндәшеп, ярты-йорты русча сөйләп, инә-төймә алырга тәкъдим итте, вә янә диде: җепләр, оеклар, борын яулыклары кирәкмәсме? Венгрның тавышы Хәнифәгә бер таныш тавыш кебек ишетелде. Күзләре дә, тавышы да Хисаметдин менланы­кына охшаган. Шулай да зур кара сакал, озын мыеклар Хисаметдин менланыкы кебек түгел. Хәнифә туташ башын тәрәзәдән чыгарып дикъкать иттектә, әлеге венгр татарча әкертен сөйли башлады: "Җаным, Хәнифә ханым, синең белән күзгә-күз күрешеп сөйләшүне йөрәгем тели".
    Инде, хөрмәтле укучыларым, бу ялган венгр Хисаметдин менла иде. Гыйшыклык дәрте шулай эшләргә мәҗбүр итте. Сюртук вә эшләпәләр тапмак менлага көч түгел, мыеклар, сакаллар вә кашлар куймак шәһәрдәге парикмахерның һөнәре иде. Туташыбыз, бердән, бу менланы танып, һаман нишләргә белмичә аптырап вә югалып калды. Гашыйк вә гашыйка арасында аз гына тынлык булып алды. Шуннан соң ялган сатучы сабырсызланып: "Җаным, кил якынрак, сиңа сүзем бар", – дип әкертен генә дәште. Ике яшь бер-берсенә якынлаштылар. Сатучыбыз киндерен сүтеп үзе инә вә төймәләрен күрсәтер, үзе әкертен генә колактан колакка мәхәббәт сүзләре чәчәр. Төрле сүз арасында Хисаметдин менла: "Газизә Хәнифә, синең ялгыз тышкы кыяфәтеңә түгел, шулай ук матур күркәм холкыңа гашыйк булдым",-диде.
    – Каян белдең минем яхшы холкымны?-дип, назлы вә нечкә тавыш илә сорады Хәнифә.
    – Синең хакта турылыклы кешеләрдән яхшы сүзләр ишеттем. Яшьлектән гыйлем вә укуны сөйгән кешенең әхлак вә фикерләренең яман булуы шөбһәледер. Кил, йөрәк бәгърем, бир җавап, миңа мәхәббәт итәсеңме?
    – Итәмен,-сүзе Хәнифәнең авызыннан гүя ирексездән атылып чыкты. Бу сүз венгр сурәтенә кергән Хисаметдинга никадәр ләззәтле, никадәр хуш сүз иде ки, тәэсире колагыннан бөтен тәненә китте. Моннан соң ялган венгр Хәнифә туташка бер ядкяр чыгарып:
    – Моны сиңа ядкяр-истәлек итәмен,-дип, алтын йөзек Хәнифәгә бирде.
    – Нинди йөзегең нурлы,-диде Хәнифә.
    – Синең йөзең кебек. Ки, багаек. Хәнифә туташ көлә-көлә кияр:
    – Бак, нинди чак килде, әйтерсең бармагыма үлчәнгән.
    – Килешсә, бик хуп,-диде ялган венгр.
    – Бик килешә, мин моны ерак яшерермен вә аулакта йөзегеңне чыгарып киеп вә карап сине исемә алып шатланырмын.
    Шул вакыт Хәнифәнең анасы ишектән кереп:
    – И кыз гына! Ни монда тубалчылар белән маташасың? Тиз бире кил, эш бар,-дип, Хәнифә туташны чакырып алды.
    Ялган венгр исә үз юлына китте.
     
    V
    Шул көн кич Әбүзәр бәкнең арендага алган фатирында бер җәмгыять булды. Бу җәмгыять өч кешедән гыйбарәт булып: бере Әбүзәр бәк, бере Хисаметдин менла вә бере теләнче ятим Мохтар иде. Җәмгыятьнең тышкы яктан торышына карасаң, хәйран калыр­сың. Әбүзәр бәк бәһалы кара сукно сюртук, чалбар кигән. Алтын ука илә чигелгән тәкыясы вә алтын сәгатьләре мал иясе вә зур бәкләрдән иде кенә бер дәлил кеби күренерләр иде. Теләнче Мохтарның өстендә кырык ямаулы сары чикмән, пычрак чабаталары паркетлы идәнне пычратмышлар вә чуарламышлар. Хисаметдин менланың өстендә яхшы сукно бишмәт, аягындагы читекләре яхшы килешерләр иде. Сорамак мөмкин ки, бу өч, бер-берсеннән аерылып торган кешеләр нидән берләшкәннәр соң? Бере бәк, гимназист, бере укымышлы менла, берсе гади теләнче. Нидән алар бер-беренә ярашканнар? Нидән дуслашканнар? Сәбәбе будыр ки, бәк илә Хисаметдин менланы милләт мәнфәгатен кайгыртуда булган уртак сыйфат якынайткан иде. Алар, татарны наданлык дәрьясыннан коткарып, гыйлемнәр илә нурландыру кирәк икәненә һәр икесе бер үк дәрәҗәдә ышаналар иде.
    Ышану һәм фикер уртаклыгы булган кешеләр арасында якын дуслык барлыкка килүе билгеледер. Сәүдәгәр сәүдә уенда булган башка сәүдәгәр белән белешер, игенче игенче илә катнашыр һәм башкалар. Мохтарга килгәндә, бу зат үзе галим булмаса да, боларның милләт өчен тырышып йөрүләрен аңлады. Үзе белде ки, Мохтарны теләнеп йөрүдән яптырып тыюлары боларның милләтпәрвәрлегеннән иде. Чөнки дин кардәше соранмак илә фәкыйрьлек бәласенә дучар булмасын дип яптырганлыкларын Мохтар яхшы аңлады. Сүз ачылгач, ябылу хакында да берәр сүз әйтик. Хисаметдин менла, шәһәргә килеп, авылдашы Мохтарның теләнеп йөрүен күреп:
    – Бу эштән яхшырак эш тапмадыңмы? Кил, кайт бу хәрәкәт­тән,-диде.
    Мохтарның исә, бу сүзләргә илтифат итмичә, һаман теләнүдә дәвам итүен күреп, Хисаметдин Әбүзәр бәк белән киңәш итте. Соңра бу ике дус, "урлап йөри" дип, Мохтар өстеннән полициягә жалоба бирделәр вә, ялган шаһитлык итеп, аны полиция участогына яптыр­дылар. Мохтар, болай эшләүнең дин кардәшлеге өчен булганлыгын аңлап, аларга мәхәббәт белән карый башлады вә, алардан үрнәк алып, үзе дә милләт файдасына гайрәт вә тырышлык итәргә карар бирде. Кыскасы, бу өч кешене үз халкын ярату-милләтпәрвәрлек берләштерде. Милли патриотизм исә, гаҗәеп эшләргә сәбәпче булып, һәр олуг эшләрнең чыганагыдыр. Мәсәлән, тарихка мөрәҗәгать итсәк, рус падишаһы Олуг Петр сирәк очрый торган милләтпәрвәр адәм булганлыгын күрәбез. Бу падишаһыбыз Петрның милләтпәрвәрлеге сәясендә – милли патриотизмы аркасында Русиядә яңа законнар һәм рефор­малар юлында алмашынулар мәйданга чыкты. Хәзер дә бар булган университетлар ачылды. Руслар диңгез фәннәрен өйрәнә башлап, пароход вә сугыш көймәләре мәйданга чыкты. Руслар механика гый­лемен, техника гыйлемен өйрәнә башладылар. Олуг Петр милләтеннән кыйммәтле бер нәрсә белмәс иде. Башында-уенда һәрвакыт рус вә рус, вә рус иде. Диде ки, миллионнарча русларым миңа бер углымнан бәһалыдыр...
    Наполеон, француз патшасы, 1812 елда Москва шәһәрен алып, барлык руслар җиңелде дип уйлады.
    Юк! Русларның пайтәхете (башкаласы) алынса да, милләтпәрвәрлекләре-милли патриотизмнары алынмады. Наполеонны хур итеп, Русиядән сөрделәр. Бу ике тарихи мисалдан милләтпәрвәрлекнең куәтен күрдегез, хөрмәтле укучыларым! Бәс, һич хәйранга калмагыз ки, милләтпәрвәрлек чабаталы илә бәһалы киемнәрне дус әйләде.
    Әмма, гафу итегез, мин хикәямнең асылыннан бераз аерылып киттем. Бәс, бу өч дус кызышып-кызышып сөйләшмәктә иделәр. Ятим Мохтар үзе турында болай диде:
    – Мине теләнчелектән тыйдыгыз, бик рәхмәт сезгә. Моннан соңра бер кәсепкә тотынырмын, дусларым! Сездән бик гыйбрәтле сүзләр ишеттем, һай, ничек мин укымый калдым! Наданлык бөек бәладер.
    – Наданлыкка карама, яхшы күңелле кеше булсаң, син дә файдалы булырсың, – диде Хисаметдин менла.
    – Нинди файда? Гыйлемем дә юк, милкем дә юк. Һич булмаса милкем булса иде, исламиятебез мәнфәгатенә һәрвакыт сарыф итәргә хәзер булыр идем.
    – Тугры сүз, – диде Әбүзәр бәк, – тормышта иң зур куәт – акчадыр. Бу куәт илә милли мәгарифебез юлында күп эш кылырга мөмкин булыр иде.
    – Әлбәттә, акча илә мәңгелек шөһрәт казанырга мөмкин. Ләкин корсак тутырудан башка бер нәрсәне белмәгән акча иясеннән ни файда килсен? Мондыйлар кешеләргә файда итүне уйларына да китермиләр. Шуның өчен алар күмелгәч үк онытылалар, – дип бәян итте менла.
    – Юк, дуслар, минем акчам күп булса иде, атымны онытмаслар иде, – диде Мохтар. – Шулай да бер морадым бар, бай булырга телим.
    – Кәсеп ит, бай булырсың, – диде Әбүзәр бәк.
    – Һәрбер кеше кәсеп итеп бай булуны теләр иде, ләкин бай була алмый, – дип җавап бирде Мохтар.
    – Теләкнең теләге бар, чын күңел илә теләп, тырышлык илә кәсеп итсәң, бай була алырсың. Чөнки кеше гакылы бик куәтле нәрсәдер, – диде Әбүзәр бәк.
    – Сүзең тугры, тырышып кара, – дип сүзгә кереште Хисамет­дин. – Хәзрәте рәсүл димеш ки (....) ягъни кем иҗтиһат итәр, ул табар.
    – Син ни өчен соң иҗтиһат итеп тапмадың, – сорады ятим Мох­тар.
    – Мин байлык эзләмәдем, гыйлем эзләдем. Бераз таптым, әлхәмде лилла.
    – Сиңа бай булу мөмкиндер,-бәянга кереште Әбүзәр бәк,-хәзер сиңа 18 яшь. Бу яшьтән кискенлек вә әрсезлек илә байлык эзләсәң, бәлки табарсың, кеше гакылы ниләр кылмас!
    – Мин сатуга керешер идем, ләкин бер монет кадәр дә акчам юк. – Егерме-утыз монет (сум) акча эш башламак өчен мин дә бирер идем,-диде Әбүзәр бәк.
    – Юк, юк, Әбүзәр бәктән акча алма, кеше акчасы илә эш йөртү егетлек түгел, һәм дә эш файдасыз булып китәр, чөнки акчаның кадерен белмәссең, – диде Хисаметдин.
    Бу сүзләр Мохтарга никадәр ачы килсә дә, менланы тыңлап, Әбүзәр бәктән акчаны кабул итмәде.
    Бу өч дус сөйләшә-сөйләшә күп вакыт утырдылар. Төн урталары җиткәч, Мохтар мөсафирханәгә кунарга китте. Юлда баемак хакын­да уйланыр иде, вә шул вакыт башында мондый фикер барлыкка килде: "Үз гайрәтем илә бәлки баермын, моның өчен миңа йөз монет кирәк. Аннан соңра эшләр уңайланыр. Әмма моны ничек казанырмын икән? Сабыр! Әбүзәр бәкнең бер белеш извозчигы бар, бәкнең тәкъдиме белән бу извозчикка хезмәткә керермен, әрсезлек вә кискенлек илә һәр көн берәр кәпик (тиен) тапсаң да, заман узу белән баемый калырга мөмкин түгелдер. Шундый әрсезлек кирәк ки, бер кәпик тапмай көнең узмасын. Әмма мин көн дә кәпик түгел, егерме кәпик табармын, айда – алты монет, бәс елда 72 монет була. 72 дән йөзгә кадәр күп түгел. Аннан соңра эшләр куәтләнер. Кыскасы, баемак бик мөмкин, – дип, кискен карар бирде Мохтар.
     
    VI
    Яз башының яхшы бер көнендә Бикбулат мулла хатыны белән Габбас агайга килеп төште. Шул уңай белән Габбас аганың өендә зур бер хәрәкәт-гөрелте купты. Габбас аганың хатыны Шәмси абыстай (асылда аты Шәмсекамәр иде, ләкин атын бозып Шәмси диләр иде) күптән бу мулланың килүен өмет итә иде. Чөнки халык арасында сүз бар иде ки, Гали бай угылына Хәнифәне сорарга Бикбулат мулланы башкода итеп җибәрә, имеш. Шунлыктан Шәмси абыстай, боларның килүен күргәч, гаять шат булды. Ни өчен шатланмасын, кызын шундый байга сорарга килгәннәр. Гали бай Җаватов кебек кешеләр бөтен губернага бер-ике генә булалар бит.
    Шул уйдар белән иләсләнеп, Шәмси абыстай өйдәгеләргә кычкырына башлады:
    – Тиз-тиз, кызым, яхшы гына киен, ризыклы булырсың, мөдәррис әфәнде хәзрәтләре үзе һәм дә абыстай килгән ич. – Шунда ук хезмәтчеләренә эндәшеп:
    – Әй, сез, яшен кебек әйләнегез, кунакларга яхшы дикъкать итегез,-диде.
    Габбас ага мөдәррис хәзрәтләрен хөрмәтләп-олылап каршылады. Шәмси абыстай аның хатынын каршылап үз бүлмәсенә кертте. Моннан соң кунакларга сыйлар, хөрмәтләр башланды.
    Башта гадәтчә самавыр мәйданга чыкты. Ашханәдә гайрәт вә хәрәкәт купты: коймаклар, пәрәмәчләр бер-бер артлы пешә башлады­лар, камырлар басылып, катламалар, кош телләре хәзерләнде. Хезмәтчеләр, ашчылар зур бер хәрәңәттә. (...)
    Ниһаять, чәйдән соң Бикбулат мулла Гали байдан күндерелгәнлеген игълан итеп, Хәнифәне Сибгатулла әфәндегә хатынлыкка бирмәк хәерле булмасмы, дип әмер иткәндәй ныгытып әйтте. Аңа җавапта Габбас ага:
    – Яхшы, хәзрәт, киңәшербез. Киңәшләшкәч, катгый җавап би­рербез, – диде.
    Тиз заман ашханәдә янә хәрәкәт купты: шурпалар, пылаулар кунаклар өчен кайнап-кайный, хәтта ки мөдәррис хәзрәтләре йортка йөрергә чыкканда, майлы ашларның исе ашханәдән борынына җите­шеп, ләззәт хисләре кичереп, теле тирәсеннән төкерек чыкты. Өйдә барчасы шат, фәкать Хәнифә туташ кына үз бүлмәсендә ябылып, кайгылы торыр. Хәтта мулла хатыны моңа игътибар итеп:
    – Ни өчен соң кызыгыз яныбызга чыкмый? – дип сорады. Шәмси абыстай моңа җавабында:
    – Кыз кеше бераз ятсынадыр, гаеп түгел, абыстай, – диде. (...) Икенче көн Габбас ага башкодаларның тәкъдимен кире какмыйча:
    – Икенче килүегезгә сүзне тәмамларбыз,-диде.
    Вә шул хәлдә башкодаларны озатты. Габбас ага вә Шәмси абыстай бөек вә бай адәмнәр арасына кереп, кардәшлек вә руглыкка ирешәчәкләренә шат иделәр. Фәкать Хәнифә туташ, үзен Сибгатул­ла әфәндегә бирү морадларын аңлап, янә бик тирән борчуга төште. Үз-үзен Хисаметдинга яр итеп күз алдына китермәктә иде. Чөнки Хисаметдин бу көннәрдә егерме бишенче казык төбенә куйган хатында белдерде ки, Хәнифәгә өйләнү морады бар, эш бары Хәнифәнең теләгеннән генә торадыр.
    Әмма шул вакыт ике яшьнең теләкләренә каршы Гали бай Җаватовтан башкодалар килде. Бу башкодалар Хәнифә туташка үткен пычак кебек күренделәр. Кискен пычактан да ачы нәрсә шул иде ки, атасы-анасы аны байга бирергә тырышалар. (...)
    Кичке ашлар ашалды, әйдә барчасы ятып, каты йокыга талдылар. Бары Хәнифә туташ кына уяу хәлдә иде. Стенага тагылган сәгатьләр инде берне уздылар, яшь кыз, йомшак түшәгеннән торып, төрле якларга карап, һәммәсе йокыда икәнлекләрен белгәч, лампасын яндырып, каләм, кәгазь табып, мондый хат язды:
    "Хисаметдин менла әфәнде!
    Миңа өйләнү морадыгызны хатыгыздан күреп сөендем, сезгә хәлаль улмак миңа бик хуштыр, ләкин морадыбызга ирешүебез бик шикле булып китте. Чөнки Бикбулат мулла мине Сибгатулла әфәндегә сорарга бу көннәрдә килгән иде. Һәм дә атам, анам шат улып, мине аңа бирәләр. Мин никадәр каршылык күрсәтсәм дә: "Бармасаң, ирексезләп бирербез",-диләр. Шуңа күрә мин кайгыдан нишләргә дә белмим. Шулай да бу юлларны сезгә язмак илә күңелем бераз юаныч тапты. Җаннан сезгә гашыйка булып калучы Хәнифә".
    Бу мәктүпне язып, туташымыз, әкертен атлап, бакчага теге казык янына чыкты. Чөнки менланың мәктүбендә җавапны тап шул кичтә куярга кирәклеге әйтелгән иде. Казык янына җиткән вакыт Хәнифә туташ бердән туктады, төн бик тын иде, һичбер хәрәкәт ишетелми. Бары тик якындагы бер кечкенә чишмә челтерәп агадыр. Хәнифә туташның колагына бер хәрәкәт ишетелде. Төн бик караңгы түгел иде. Яшь кыз еракта бер кара нәрсә хәрәкәт иткәнен күреп, күңеленә курку төште. Яхшырак дикъкать итеп караса, белде ки, бу шәүлә адәмдер. Бу кеше, туташны күргәч, тизрәк атлый башлады. Хәнифә туташ кача башлаган иде, әлеге адәм:
    – Курыкма, җаным, үзем киләмен! – дип дәшкәч, туташ бу кешене танып туктады. Бу кеше сөйгәне Хисаметдин икән. (...)
    Менламыз, Хәнифәнең янына тугры килеп, диде:
    – Ни өчен озак чыкмадың, саумысың, җаным?
    – Әлхәмделилла! Әмма күп тору мөмкин түгел, күрешүебез миңа да хуш исә дә, куркамын ки, белмәсеннәр! – назлы, йомшак тавыш илә диде Хәнифә туташ.
    – Курык-курыкма, мин сине тиз җибәрмимен, җаным!-диде менла вә, бер казыкны җирдән суырып чыгарып, бакчага керде. Хәнифә туташның уң кулыннан алып һәм бик тә зәвык белән кысып, яшь кызны бакчадагы кечкенә бер бинага таба алып китте. Бу кечкенә бина Габбас аганың мунчасы иде. Мунчаның эче пакь вә чиста иде.
    Мунча сәкесенә кыз вә егет янәшә утырдылар.
    – Безгә күптән шулай күрешү кирәк иде,-диде Хисаметдин, уң кулы белән Хәнифәне муеныннан кочаклап. Хәнифә туташ сул кулы белән менлага сарылды. Егет вә кыз бик бәхетле булып, икесенең күңелендә гыйшык уты яна иде. Гыйшык ләззәте белән ләззәтләнеп, егет вә кыз үбешеп, кочышып бер-берсенә якын сарылдылар.
    – Син хәзер җавап куярга килә идең, мин сагалап көттем, – диде Хисаметдин.
    – Бу хатымда мин сиңа бер яңа вакыйга турында белдермәкче булган идем, мине Сибгатулла Җаватовка бирәләр.
    – Ничек ул булыр, кеше бит агач түгел, алып биреп булмый.
    – Ничек булсын, мин хатымда да яздым, беләсеңме, Бикбулат мулла хатыны белән Гали байдан баш кодалый килгәннәр иде, бүген-иртәгә эшне тәмам итәчәкләр.
    – Җаным, безне кем аерыр? Мәхәббәтебез шул кадәр көчле ки, безне ни Гали бай, ни атаң-анаң аера алмаячак.
    – Аны син сөйлә, атай-анай әйтәләр ки, бармасаң, көчләп бирер­без. Сөймәгән кешегә яр булу миңа агудыр.
    – Җаным, син миңа яр булырсың. Минем мәхәббәтемне һичкем җиңә алмас.
    Шул вакыт менла, түзә алмыйча, Хәнифәнең иреннәреннән суырып үпте. (...) Яшь кыз тәмам егетнең ихтыярына бирелде.
    – Мин сине элек әдәп өчен яхшылык белән сорармын. Әмма бирмәсәләр, миңа алла биргән ихтыяр куәтемә һичнәрсә каршы килә алмас. Бу сүзләрне әйткәндә егетнең күзләре ялтырады, тавышы бераз тетрәде, хәтта туташ бу каһәрле тавыштан бераз куркынды. Моны аңлап, менла, Хәнифәгә сөеп карап, болай диде:
    – Курыкма, син мине янә элеккечә сөячәксең, ачуым килгәндә мин каһәрлемен, ләкин ачуым атаң-анаңа килде.
    – Шәригатьчә дә көчләп бирү мөмкин түгел? Дөресме? – дип сорады Хәнифә туташ.
    – Кияүгә чыгу эшендә кызларга тулы ихтыяр биреләдер. Алар, шәригатькә каршы килеп, яман булсалар, без дә яман булырбыз. Безнең ихтыяр вә хөрриятебезне-ирегебезне ала алмаслар. Җаным! Кеше тормышында бер бәһале вә яхшы нәрсә – хөррияттер. Без үз хөрриятебезне саклый белербез.
    – Хөрриятсез яшәү көч вә газап-кысынкылык икәнен мин дә беләм, – диде Хәнифә туташ.
    Бу сүзләр менланың күңеленә хуш килеп, диде:
    – Дөрес әйттең, җаным! Фикерләрең минеке белән уртак икән.
    – Болай булгач, бер-беребездән аерылмабыз! – диде Хәнифә ту­таш.
    Зәвык вә сафа чигеп, ике гашыйк таң яралганны белми калдылар.
    – Ничек урыныма кереп җитәрмен икән? Әни-фәлән намазга тормасын, җибәр, җаным, сәламәт бул!-диде Хәнифә туташ.
    – Сәламәт бул!-диде Хисаметдин.
    Яшьләр саубуллашып аерылыштылар. Менлабыз бакчадан чыгып юк булды. Хәнифә туташ, аяк бармакларына басып, үз бүлмәсенә узды.
     
    VII
    Берничә көн үтте. Хәзерге вакытта Хисаметдин шәһәрнең тимер юл вокзалында. Көн кичкә авышкан. Шәһәрнең һәммә халкы вокзалга җыелган. Чөнки бу поезд белән мөфти хәзрәтләре Петербургтан Уфага узачак имеш. (...)
    Вокзалның эчендә вә тышында анда-монда мөселманнар сөйләшеп йөриләр. Гали бай Җаватов бу шәһәрнең ахуны вә башка байлар белән бергә сөйләшеп тора. Бикбулат мулла да шунда күренә. Ләкин авызыннан "әйе, шулай"дан башка бер сүз дә чыкмыйдыр. Әбүзәр бәк Дәүләтгилдиев, ялтыравык төймәле формасын киеп, Хисаметдин белән йөри.
    Барчасыннан ерак, вокзалның бер диванында яшь бер әфәнде утыра. Бу кеше, крымка бүрекне6 бераз кырын киеп, һичкемгә кушылмаеп, утыргычның артына аркасы илә таянып, камыш таягы белән ачык калушларының йөзенә уйнап орыр иде. Күзләре дикъ­катькә иң лаеклылар. Арыслан гайрәте белән карыйлар. Күзләре белән татарлардан һәрберсен йотып багар, һәр багышында кешенең эченә кереп чыгар. Бу вакыт әлеге арыслан күз, Хисаметдин менла белән Әбүзәр мирзага багып, сүзләрен тыңлый иде. (...)
    Кинәт колокол каккан тавыш поездның килүен белдерде. Күп халык платформага чыгып, мөфтине күрергә өмет итте. Мөфти хәзрәтләре үзенә махсус бер вагон алган иде. Шәһәр байларының чакыруын кабул итте. Вагоннан чыкты. Исламнар бер-бер артлы мөфти хәзрәтләренә сәлам бирерләр иде. Күбесе кулын үбеп, түбәнче­лек белән каршыладылар. Мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев хәзрәтләре хәзерләнгән табын янына утырды. (...)
    Хисаметдин вокзалда арыслан күзне эзли башлады. Ләкин теге арыслан күз инде вокзалдан чыгып киткән икән, аны тапмыйча, Әбүзәр белән вокзалдан чыгып, "Мохтар!" дип, каты тавыш белән кычкырды. Шунда ук, җир астыннан чыккан кебек, артында извозчик Мохтар пәйда булды. Ике яшь егет Мохтарның арбасына утырып киттеләр. Юлда барганда Әбүзәр бәк Мохтардан сорады:
    – Эшләр ничек, баеп буламы?
    – Мең рәхмәт, сез урнаштырдыгыз! – диде Мохтар.
    – Миңа рәхмәт кирәкмәс. Яхшы гына баерсың. Шул булыр җаныма хуш рәхмәт. Сөйлә, айда күпме табасың? – дип сорады Әбүзәр бәк.
    – Егермедән егерме өч монетка кадәр табамын, – җавап бирде Мохтар.
    – Соң ничек алай була? Егерме өч сум табасың, ә айлык хакың фәкать алты сум?-диде менла.
    – И дустым менла! Айлык хакны инде сөйләмә. Извозчиклыкта башка юллар белән табалар. Әгәр йокламасаң, һәр көн казанырсың өч-дүрт сум. Ә хуҗага бары ике сум бирсәң дә, бик шат буладыр. Шулай һәр көн бер-ике сум яшереп каласың да, акча да җыела.
    – Болай мал хасил итмәк тугры юл түгел, – диде менла.
    – Бик тугры, чөнки ул акча өчен бәлки ничә төн йокланылмый. Моны ат хуҗасы үзе дә аңлый, һич сүз әйтми, зарар юк,-җавапланды Мохтар.
    – Әлбәттә, хуҗа аңласа бу эшне һәм дә рәнҗемәсә, зарар юк,-диде менла.
    – Кара, эшне бел! – диде Әбүзәр бәк.
    – Аллага шөкер, хәзердә илле монет акча тупладым,-диде Мох­тар.
    – Эшлә, эшлә, әүвәл җәфа, соңра сафа, – сүз кушты Хисаметдин. Сөйләшә-сөйләшә яшьләр бер йорт янына җитеп, арбадан төштеләр. Бу йортка төшереп, Мохтар күздән югалды. Бу өй зур агач өй булып, ишегалды мәйданы киң иде. Яшьләр зур өйгә кермичә, бакчага үтеп, анда булган бакыр мастерскоена керделәр. Бакырханә эче тузан вә бакырчы хезмәткәрләр белән тулы. Анда самавыр төзәтәләр, монда лампа төзәтәләр. Бер тарафта молоток-чүкеч илә бакырны чик-чик сугып, башны авырттыралар. Бу бакырханәнең хуҗасы теге, вокзалда күргәнебез, арыслан күз Зурколаков иде. Әбүзәр бәк белән Зурколаков шулкадәр якын дус иделәр ки, гүя боларның ике гәүдәсенә бер җандыр. Мондый дуслыкның сәбәбе бу ике зат уй-фикерләренең уртак булуыдыр.
    Әбүзәр бәк татар тормышы хакында фикерләрен күп җирдә сөйләсә дә, һичкем аңламады. Кайбер татарлар: "Фән вә фән, мәгърифәт, гыйлем вә һөнәр кирәк дип сөйлиләр, бу ни сүз? Гыйлем вә мәгърифәтсез дә гомер итә беләбез",-дип, Әбүзәр бәктән көлделәр. Кайбер исламнар болай диделәр: "һөнәрле, мәгълүматлы кавем булу, әлбәттә, яхшыдыр, ләкин татар милләте һөнәрле була алмас. Бик күп еллар узды, татар милләте зыяланмады да, инде Әбүзәр кебекләр татарны башка милләтләр шикелле һөнәрле вә мәгълүматлы итәргә телиләр, бу-мөмкин түгел",-дип, Әбүзәр бәктән көләләр иде. Әбүзәр бәк, мондый татарларга ачуланып, дияр иде ки: "Әфәнделәр, мең еллар узды, татар зыяланмады, дисез. Зыяланмадык шуның өчен кем, эчебездә мәгълүмат алырга омтылыш, теләк юк иде. Мең елларга бакмагыз, бу вакыттан зыялыланырга омтылыш-теләгебез уянса, заман узу белән без дә мәгълүматлы булырбыз. Ләкин, мең еллар шулай узды дип, йоклауда дәвам итсәк, мең түгел, янә миллион еллар үтәчәк вә без искечә наданлык дәрьясында калырбыз вә үзебез һөнәрләр белмичә, башка милләтләргә хезмәтче вә кол булырбыз. Бәс, телик мәгърифәтне вә һөнәрне, чөнки татар да ярты гакыл тү­гел, зиһене бик камилдер. Зыялы булырга сәләтле бер халыктыр.-Уяныгыз, кардәшләр! Уйланыгыз, моның кеби гакылсыз дәлилләре­гез илә үзегездән көлдермәгез! Карагыз башка милләтләргә, бигрәк тә французларга, немецларга: болар суда көймәдә балык кебек йөзү түгел, һавада кош кебек очу машинасы төзи беләләр. Әмма безнең сукалау белән вак сәүдәдән башка һөнәребез юк кебидер... вә фәлән... фәлән". Бу юлда Әбүзәр бәк һәр никадәр сөйләсә дә, фикерләрен һич кемсә аңламас иде. Кыскасы, бу фикерләр стенага борчак сипкән кеби иде. Татарны зыяландырудан өметен кисәргә дә аз калган иде. Ахыр чиктә Әбүзәр өметсезлектән котылды. Зурколаков та мондый идеяләргә күңел беркеткән кеше иде һәм Әбүзәр бәккә фикердәш булды. Икенче дусты Хисаметдин шулай ук аның фикерләрен хуплар иде.
    Әмма Максудыбызга килик. Гайса Зурколаков, егерме алты яшь­лек бер егет булып, һөнәре бакырчылык иде. Бакырханәсе атасыннан калган иде. Хәзердә атасы вафат булган, Гайниҗамал исемле карт анасы бар иде. Атасы исән вакытта Гайсаны мөселманча вә бераз русча укыткан иде. Яшь вакытларыннан бирле Гайса Зурколаков ислам вә рус, гыйлем вә һөнәр китапларын укырга һәвәс егет булды.
    Гайниҗамал абыстай алтмыш яшьләренә җитмеш бер хатын иде. Гаять диндар, яхшы вә хакыйкатьле хатын. Шәһәрнең барча халкы Гайниҗамал абыстайны хөрмәт итәләр иде. Гайниҗамал абыстай менланы күреп болай диде:
    – Менла, син улымның хәлен белергә күптән килмисең?
    – Хәзердә хәл белергә килдем, абыстай. Сиңа бер үтенечем дә бар.
    – Нинди үтенечең, менла, сөйлә, ишетәек.
    – Безгә мәрхәмәт итеп, башкода булсагыз иде, абыстай. Өйләнергә телим, Габбас аганың кызын сорасагыз, бик зур мәрхәмәтегездән булыр иде!-диде Хисаметдин менла. (...)
    Бер өч-дүрт көннән соңра Гайниҗамал абыстай Габбас агайга башкода булып барды исә дә, Хәнифәне бирергә якын да килмәделәр. Хәнифә туташ Сибгатуллага бармаячагын вә менла Хисаметдинга бару теләген һәр никадәр анасына сөйләсә дә, Шәмсекамәр абыстай кызына:
    – Үз файдаңны үзең белмисең, ризыклы вә бай хатын булырсың. Сабыр ит, Сибгатуллага бирербез. Сүземне тыңла: син бала, мин ана! Баштан колак зур булмый, – дип, Хәнифәне үгетләде. Үзенчә төрле чаралар кылды.
    Шәһәрдән илле чакрым ераклыкта бер авылда торучы ишан вә багучыны китертеп, бу ишан Хәнифә туташны Хисаметдин менладан суытмага вә Сибгатулла әфәндегә җылытмага, ягъни мәхәббәт иттермәгә кереште. Вә бу хәйлә илә Хәнифә туташка догалар эчереп вә аягына туфраклар ташлап вә шуның кеби башка нәрсәләр эшләп, ишан хәзрәтләре Габбас агада бер атна кунак булып ятты. Киткәндә: "Инде курыкмагыз, эшемне тәмамладым",-дип, Габбас агадан акча һәм әйберләрдән гыйбарәт күп бүләк алды. Ләкин хәзерге заманда суытмак вә җылытмак, сөйдермәк вә биздермәк һөнәрләрнең юк нәрсә икәнен вә мондый һөнәрләр – булмый торган эш, чын ялганчы­лык вә шарлатанлык икәнен һәрбер зиһенле кеше яхшы белер.
     
    VIII
    (...) Август аеның якты бер көне иде. (...) Авыл өстендә зур шау-шу вә гөрелтеләр купты. Түбән очтан өчәр ат җигелгән ун арба җил кебек киләләр.
    – Бай туе, бай туе башланды! – дип, халык, умартадан чыккан корт кеби, өйләреннән тамашага чыга башладылар. Туй җәмгыяте урам буенча әйләнә, мылтык атудан, кыңгырау тавышыннан колак­лар тона. Урамны төтен алды, бер сугыш купты дип уйларсың. Алдагы колясканың мылтыклары артыграк гөрселдиләр, бу коляска­да кияү булачак Сибгатулла әфәнде һәм кияү егетләре утырган, атлары яшен кебек йөгерә. Хәтта ки юл аша узып баручы бер эт, өлгермичә, коляска көпчәкләре астында калып, уртага ярылып, эчәкләре һаваны бераз исләттеләр. Туй Хисаметдин менланың йорты каршысына җиткәндә, Сибгатулла әфәнденең кушуына күрә, мылтыклар тагын да көчлерәк гөрселди башладылар. Сибгатулла әфәнде шул мылтык шартлаулары белән үзенең җиңүче булуын Хисаметдин менлага күрсәтергә уйлаган иде. Ләкин Хисаметдин, өйдә булмаган­га, үзенең җиңелүен күрә вә ишетә алмады.
    Сибгатулла әфәнде бик шат булып, туй мәҗлесен зур һәм тантаналы итеп ясады. Ни өчен шатланмасын, теләгенә ирешә, бу көн Хәнифәне аладыр! Кияү егетләре һәммәсе бал бузасы әсәреннән кып-кызыл кызарганнар. Сибгатулла әфәнде бигрәк тә кызарган иде. Ул кияү егетләренә карап: "Сүттерт, йөздерт!"-сүзләрен бик шатлык илә әйтә. Кыскасы, туй процессы ишетелмәгән вә күрелмәгән бер сурәттә башланды. (...)
    Көндезге сәгать дүртләр иде. Кояш үзенең нурларын вә эсселе­ген чуар булып җәйрәп яткан кырларга чәчә. Сабан басуы дип атал­ган кырларның күренеше бик гүзәл иде: солы, карабодай вә тары үсеп утырган кырлар күзләргә кызгылт, аксыл, саргылт төсләрдә күренәләр иде. Кырларның гүзәллеге шат туйчыларны тагы да шат итә иде.
    Туй җәмгыяте "Н" авылыннан биш чакрымнар киткән бер вакыт­та, көтмәгәндә каршы яктан атлы бер егет килеп җитте. Бу егет туй җәмгыятенең барудан тукталуына сәбәп булып, иң элек алда баручы Гали байның коляскасы янына килеп сөйләште. Сүз-сүздән соң байның ачуланганлыгы күренеп тора иде. Бәлки бу егет яман хәбәр китергәндер, дип уйладылар. Атлы хәбәрче белән биш-алты минут сөйләшеп, Гали бай углы Сибгатулланы янына чакырды. Туй җәмгыяте: "Ни өчен туктадык?" – дип кычкырыша башлады. Сибгатулла әфәнде исә, атасы илә хәбәрләшкәч, үлек кеби агарып, кайгы вә фикерләр дәрьясына батты. Башкода Бикбулат мулла телсез калып, нишләргә, ни дияргә белмичә аптырып калды. Шунда Гали бай: "Кайтырга кирәк",-дип, туйчыларга игълан итте.
    – Бу ни хәл? Ни гаҗәеп, ни өчен кайтабыз?-дип, туйчылар хәйранга калдылар. Ничек булса да булды, туйчыларның барчасы, башларын җиргә иеп, кире авылга кайтырга мәҗбүр булдылар. Тик Гали бай белән Бикбулат мулла гына, кайтмыйча, хәбәрче атлы егет артыннан шәһәргә юлландылар.
    Юлда күп уйланулардан соң, Гали бай Бикбулат муллага болай диде:
    – Гаҗәеп, мин хәстәрлек күрдем, туй чыгымнарын күтәрдем вә кәефләрен тәмам кылдым, ә алар кызларын югалтканнар Бу ни галәмәт!-Бу сүзләргә каршы Бикбулат мулла бер сүз дә әйтә алмады, тик башын тагын да түбәнрәк иде.
     
    IX
    Туйдан алда берничә көннәр Хәнифә туташ казык төбенә хатлар куйса да, алар сөйгәненә җитешмәде – Хисаметдин шәһәрдә дә юк, хәбәре дә юк. Хәнифә туташка мәгълүм түгел ки, ни сәбәптән менланың туйдан хәбәре озак юк икән? Бәс, Хәнифә туташ өмет итте ки, Гали бай туе кебек олуг вакыйгадан Хисаметдин хәбәрдар булып шәһәргә киләчәк вә үзен коткарачак. Чөнки: "Безне кем дә аера алмас", – дигән сүзләре гуташның хәтерендә иде. Әмма туташның өмете акланмады. Инде шимбә көн җитте, якшәмбе – туй. Әмма Хисаметдиннан һичбер хәбәр юк. Кайгыга баткан Хәнифә үз бүлмәсендә өзгәләнә: "Ничә көннәр көтәмен, ни өчен килми икән? Бер-беребездән аерылмаска вәгъдә бирештек. Аның мәхәббәтендә мин шикләнмим. Мәхәббәтенә күрә мине ташламас, аерылышуны һич тә уйлый алмыйм Ни өчен мине болай зарыктыра икән? Гаҗәеп! Юк, туй турында ул белмидер, белсә, бакчага, әлбәттә, килеп җитәр иде һай кош булса идем, очып яныңа җитешеп, хәлемне белдерер идем. Бүген инде шимбә көн булды. Килеп җитмәсә, мин һәлак булдым. Сөймәгән кеше белән бергә яшәмәк һәлакәт булмыйча нидер? Йә Алла, нинди гөнаһларыма күрә мине газаплыйсың. Юкса ул хыянәт иттеме? Хәер, ул андый кеше түгел. Кичен бакчага килер. Ул җаным мине ташламас. Икейөзле кеше түгел".
    Ничә мәртәбә туташ теге казык янына чыгып керде, әмма менла юк, хаты алынмаган.
    "Килмәде, килмәде, һәлак булам ахры? Юк, монда ни булса да бар, эшнең аелын белергә кирәк. Менла хыянәт итсә дә Сибгатуллага никахланмамын". Шул рәвешле куп уйлардан соң Хәнифә туташ ныклы бер карарга килде. Вә үз-үзенә диде: "Туктагыз, мин эш кылырмын, миңа хәзер барсы да бер, мин һәрбер казага әзермен". Шулай дип, яшь кыз үз-үзен юатты вә күңеле бераз хуш булды. Анасы исә олуг гайрәттә туй хәзерлекләре белән мәшгуль иде. Ахыр чиктә ярты төннәр булды. Хәнифә туташ бакчага хаты янына чыгып, бу юлы да менланың юклыгын белеп, хатын кире кесәсенә куйды вә бүлмәсенә кайтты. Өйдә барсы да яттылар Хәнифә туташ кулына беренче туры килгән киемен киеп, тәрәзәдән әкертен генә туры урамга сикерде. Бу – яшь кызның өйдән качуы иде. Төн бик караңгы. Шәһәр тирән йокыга талган. Каравылчы сызгыруыннан башка, яшь кызның колагына бер хәрәкәт тә ишетелмәде. Урамда янган фонарь­лар гына кызның күңеленә бераз тынычлык бирделәр. Ул, бераз батыраеп, тротуар буйлап бара бирде. Күргәнебезчә, бу яшь кыз караңгы бер төндә иртәгәге никахтан качып бара. Әмма кемгә, кая барырга? Кем сыендырыр?
    "Ни булса булыр, Гайниҗамал абыстайга барып хәлемне белде­рим, ул яхшы хатын, мине һәрвакыт ярата иде",-дип, ул туп-туры Зурколаков өенә юнәлде (...)
    – Абыстай, үтенеп сорыйм, Хисаметдин менла шәһәргә килеп җиткәнче мине яшереп тор, кил Алла ризалыгы өчен!
    – Ай кызым, әстәгъфирулла! Ата-анаңа итагать кирәк. Юк, юк, өйгә кайт! – диде Гайниҗамал абыстай. – Бу ни хәл, ярабби! Ничек яшьләр бозылдылар! – Бу сүзләр Хәнифә туташның елавын, яшьләрен тагын да арттырып, ул янә каты ялварып:
    – Әгәр син, абыстай, шәфкать итеп яшермәсәң, мин үз-үземне үтерүгә кадәр барырмын. Кил, шәфкать ит, җанымны коткар!-диде. Шуннан сон гына Гайниҗамал абыстай кызны берничә көнгә калды­рырга риза булды вә әйтте:
    – Бак, кызым, өч көннән кая теләсәң, шунда кит. Бу эшләр ярамас.
    Хәнифә туташ, рәхмәтләр әйтеп, Гайниҗамал абыстай өендә урнашты.
     
    X
    Гали бай илә Бикбулат мулла, шәһәргә җитеп, Габбас агайга керделәр.
    Туй мәсьәләсендә "Н" авылында бер гауга купкан кебек, бу вакыт Габбас аганың өендә госманлы-төрек сугышына охшаш хурлашмак вә дәгъва башланды. Гали бай кодасының өенә килеп керү белән иң әүвәл сүзләре мондый булды:
    – Инде, Габбас ага, яхшы кешеләр болай эшләмиләр. Туемны ничек кайтардыгыз. Мин туй белән киләм, сез кызыгызны күздән юк иткәнсез. Моны туйдан элек хәбәр итәргә кирәк иде, бу рисвайлык миңа!
    – Сабыр ит, мин җан-тән белән. Үзебез синнән дә рисвай булдык...
    Гали бай белән Габбас ага арасында хурлашмак шул дәрәҗәгә җитте ки, бер-берсенә күп әдәпсез сүзләр дә әйтештеләр. Шәмсе­камәр абыстай үзе чыкканнан соң гына дәгъвалар азая төште. Чөнки Шәмсекамәр абыстай чыгып, шулай ук күп сөйләп, татлы ашатты да ачы костырды:
    – Алла, алла, байлыгыгызга инанып, кызымны көчләдем, харап булдым, йөрәк бәгърем баламнан аердың. Кайдадыр, белмибез,-дип, Шәмсекамәр абыстай күп сөйләде. Кыскасы, Хәнифә туташның югалуы күп сүзләргә, каты дәгъваларга сәбәп булды.
    Ләкин без, бу бәлешләребезне калдырып, менла Хисаметдинның хәлләренә күз салыйк.
    Туйдан ике атна кадәр элек шәһәрнең чиста бер чәйханәсендә башка кешеләрдән ерак вә аерым бүлмәдә чәй эчеп, Хисаметдин, Әбүзәр бәк вә Зурколаков әфәнделәр утыралар. Зурколаков әфәнде кызып болай сөйли башлады:
    – Дуслар, милләт файдасы, милләт файдасы дип сөйләнәсез, сүз белән файда барлыкка килмәс, эш кирәк, җил куганнар.
    – Мин бөтенләй файдасыз да тормыймын, сабыйларны укыту белән милләткә хезмәт итәм,-диде көлебрәк Хисаметдин менла.
    – Бу эшләрне сөйләмә, ихласлы милләтпәрвәр кеше бары тик балалар укыту белән генә канәгатьләнмәс. Булса булсын зуррак файда, – кисеп әйтте Зурколаков.
    – Синең телең-кискен пычак. Синең белән кем дә сөйли ал­мас, – җавапланды Хисаметдин.
    – Сабыр итегез, дуслар! Иң кирәк булган нәрсә, – сүзгә кереште Әбүзәр бәк,-кирәк булган нәрсә-татарны фән китапларыннан хәбәрдар итеп уятудыр. Җәмгыятебезнең күпчелеге фәннәрдән хәбәрләре юктыр. Фәнни китапларны туплап, шәкертләребезгә таратырга кирәк!
    – Бу – икенче эш, бу мәгъкуль! – диде Зурколаков.
    Бу уртак эш хакында күп киңәшкәннән соң, өч дус мондый карар бирделәр: шәһәрнең ислам халкыннан акча туплап, Кырымда нәшер ителгән җәгърәфия, тарих вә табигатькә караган фән китапларын сатып алып, шәкертләргә вә укый-яза белгән фәкыйрь кешеләргә өләшергә. Әбүзәр бәк вә Зурколаков кеби кешеләрнең, әлбәттә, үз акчаларына да китаплар алдырырга хәлләреннән килә иде. Ләкин, бу вакыт мөселман җәмгыяте гомуми эшкә никадәр ихласлы, һәвәсле булуын тәҗрибә өчен, иганә акча җыярга карар бирделәр. Дуслар, иганә дәфтәре ачып, акча тупладылар. Мәгарифне сөюче исламнар­ның күбесе бу эшкә шактый булышлык вә ихлас күрсәттеләр. Әмма кайбер мөселманнар: "Буш эш белән йөрисез, безгә фән нигә кирәк",-дип, иганәгә акча бирмәделәр. Мондый мөселманнарга кар­шы Зурколаков бик ачы вә яман сүзләр әйтте. Хәтта ки иганә акчасы җыелгач, дуслар Әбүзәр бәктә булганда Хисаметдин менла Зурколаковны шелтәләде:
    – Гайса, синең телеңне бераз кыскартмак кирәк, бик хәрап синең телең, иганә акча сораганда, ничә кайбер исламнарны хурладың. Бераз әдәп кирәк иде.
    – Нинди әдәп? Исламлык дәгъвасын кылалар да, уртак исламия файдасы өчен монет кадәр акчаларын чыгармак өчен алар белән сәгать буе сөйләшергә кирәк. Миңа фән китапларының файда­сын инкяр итсеннәр дә, мин мондый кешеләрнең сүзләрен әдәп белән тыңлап торыйм. Исламия файдасы өчен тырышып йөрүне тиле вә буш эштән санасыннар да, мин аларга әдәпле булыйм. Андый гакыллы ишәкләр фән белүне зарарга санасыннар да, мин аларны хурламыйммы? Андый мөселманнарны хурлау гына аздыр. Битләренә төкереп, алардан йөз чөерергә кирәк. Андый гакыллы ишәкләрне...
    – Булды, булды! Җитәр, җитәр, Алла өчен җитәр инде, Гайса, синең белән сөйләшү мөмкин түгел! – дип, Гайса әфәнденең сүзен кисте Хисаметдин.
    – Әлбәттә, минем белән буш сүзләрне сөйләшеп булмас! – кисеп әйтте Зурколаков.
    – Туктагыз! – диде Әбүзәр бәк. – Китаплар җибәрү хакында хат языйк.
    Дуслар хат яздылар. Хат белән бергә иганә акчасына үзләреннән дә шактый акча өстәделәр.
    Ун көннәр узгач, фән китаплары почта белән килеп тә җитте. Мәгарифпәрвәр егетләр китап өләшүне Хисаметдин менлага тап­шырдылар. Бәс, Хисаметдин, китаплар өләшер өчен, тирә-якта булган татар авылларына чыгып китте. Нәкъ шул вакыт, ягъни Хисаметдин китаплар өләшергә авылларга чыккан вакытта, туй эшләре башланды.
    Туй турында ишетү Хисаметдинга һич мөмкин түгел иде. Чөнки менла авылларда зур тырышлык вә эштә булып, дин кардәшләренә китаплар биреп, фән мәнфәгатьләрен кайгыртып-аңлатып сәфәрдә йөрде. Ахыр чиктә, туй маҗараларыннан соң бер көн соңра, "Нун"га кайтты. (...) Хәнифә турында ишетеп, анасыннан никадәр сорашса да, эшнең аелына төшенә алмады. Анасы диде ки, кайберәүләр авылда сөйлиләр, Габбас кызы качкан имеш. Кайберәүләр, суга баткан, дип сөйлиләр. Кайберәүләр, Габбас ага кызын үзе яшергән, дип сөйли. Авылдагы төрле-төрле хәбәрләрдән менланың гашыйк җаны бик борчылып, өендә бер төн дә кунып тормыйча, шәһәргә мәгъшукасын эзләргә юлланды. Шәһәрдә көнне анда-монда сугылып, төрле ке­шеләр белән сөйләшеп, борчылып уздырды. Ләкин мәгъшукасы хакында һичбер дөрес хәбәр ишетмәгәч, кичен Гайниҗамал абыстай­га барырга карар бирде. (...)
    Гайса Зурколаков менланы каршылап, китаплар өләшү турында сорашты.
    – Ни өчен бик озак йөрдең?-диде Зурколаков.
    – Нинди озак? Минемчә, тиз кайттым әле мин. Китаплар биргәндә, укый-аңлый торганрак шәкертләргә бирергә кирәк, андыйларны табу бик тиз эш түгел.
    – Ахры, менлаларга вакыт бәһале нәрсә түгел. Син бел ки, вакыт бик кыйммәтле нәрсә. Вакытны бушка сарыф итмәк ярамас. Үзең беләсең ки, бер минут юкка үткәрсәң, ул бер минутны кире кайтармак мөмкин түгел. Шуның өчен инглиз мәкале бар ки, "вакыт сәрмаядер7, сәрмаяне бушка сарыф харамдыр". Бәс, вакытны да бушка сарыф итсәң, гөнаһлы булырсың!
    – Булды инде, Гайса! Әйттем ич инде, тиз кайттым. Буш вә кирәксезгә йөрмәдем! – җавапланды менла.
    – Ләкин мин синнән дә тиз кайтыр идем! – диде Зурколаков.
    – Син бүген шат күренәсең, Гайса! Күп сөйләү – шатлык галәмәте­дер. Әмма белмим, нигә шатланасыңдыр.
    – Мин шат булсам, син бүген кайгылысың. Борыныңны җиргә салуың кайгы галәмәтедер. Әмма кайгыланып ни файда булсын. Һәрвакыт шат булу күңелгә дә хуш, эшләр яхшырак барадыр. Кайгы исә һәм эшкә, һәм тәнгә зарар. Чөнки татар шагыйре болай ди:
    Каенсар төбендә кар булмас,
    Кайгылы йөрәктә май булмас.
    – Күп сөйлисең, ахры, синең йөрәктә май күп.
    – Үлчә йөрәгемне, ничә мыскал икән? – диде көлеп Зурколаков.
    – Кайдан сиңа килде көлке?-сорады менла.
    – Ай менла, син аңла, безнең өебездә күп эшләр бар. Ничек килмәсен көлке, анаем булды төлке. Миңа карата төлкелек итә башлады.
    – Нинди төлкелек? – сорады менла.
    – Олуг төлкелек. Узган төндә анаема бер мөсафир килмеш. Мин сорадым: "Анай, кем сиңа килде?" Ул миңа әйтми: "Кем килмәс, хатыннар эшенә катнашырга синең эшең түгел",-ди. Мине дә мөсафирне күрер өчен үз бүлмәләренә һич җибәрмидер. Бу төлкелек түгелме? Углыннан мөсафирне яшерә.
    – Гаҗәп, нинди ул мөсафир?
    – Мин белмим. Хезмәтче хатын миңа диде ки: "Килгән мөсафир яшь хатындыр", – диде Зурколаков.
    Шуннан соң Хисаметдин белән Зурколаков Гайниҗамал абыстай­га керделәр. Менлабыз Гайниҗамал абыстай белән сөйләшкән арада үзе дә сизмәстән сүзне туйлар, Габбас агалар тарафына юнәлдерде. Ләкин Гайниҗамал абыстай әлеге сүзне озайтмыйча, аз-аз сөйләп, кыска җавапланып тынып калды. Менла борчылып теге кунак хатын хакында сөйләп карады. Ләкин абыстай моңа җавапта болай диде: "Килгән кунак – бер авылдан килгән хатын".
    Инде Хисаметдин менла, мәгъшукасы хакында бер мәгълүмат та тапмыйча, төн җиткән вакытта Зурколаковлардан чыкты. Хәнифә туташны уйлый-уйлый кайгылы хәлдә бара иде. Күктәге болытлар вә яңгыр менланың кайгысын тагын да арттыралар иде. Караңгы кич, аяк астындагы юешлек вә көчәйгән яңгыр – һәммәсе менланың өмет-сезлеген арттырып, күңеленә бер кәефсезлек китерәләр иде. Шул хәлдә Хисаметдин, зонтын ачып, хәсрәткә батып, кунак өенә, ягъни Әбүзәр бәккә кайтып бара иде, кинәт артыннан бер кеше куып җит­кәнне ишетеп, әйләнеп караса, хәйран калды. Бу-шатлыктан хәйран калу иде. Артыннан җиткән кеше-мәгъшукасы Хәнифә туташ икән! Ике гашыйк шунда ук бер-берсенә якынлашып сарылдылар. Элекке кайгы шатлыкка әйләнде. Инде яңгыр да гүя күңелле итеп ява.
    – Синме, җаным? Күзләрем алдамыймы?-дип сорады Хисамет­дин.
    – Тиз, кая китсәң дә алып кит; артыбыздан төшмәсеннәр. Гайни­җамал абыстайда сине күреп, чыгып киткәнеңне көтеп, аннан качтым,-диде туташ. (...)
    Ярты сәгать үтәр-үтмәс, Хисаметдин менла сөйгәне белән бергә үзенең йөгрек атында "Нун"га юнәлде...
     
    XII
    Бер атнадан соң "Нун"да Хисаметдин менла өендә туй мәҗлесе булды. Габбас ага, Шәмсекамәр абыстай, күп фикерләрдән соң, игътибар белән яхшы гына уйлап, каргыш вә ачуларын ташлап, дәгъвалашудан файда чыкмаячагына төшенеп, ахырда Хисаметдин менланы кияүлеккә кабул иттеләр.
    Асылда Габбас аганы солыхка Гайниҗамал абыстай илә Зурколаков кайтардылар. Чөнки Хәнифәне авылына алып кайтканның соңын­да Хисаметдин тизлек белән Зурколаковларны башкодалыкка вә килешү эзләргә Габбас агайга җибәргән иде. Инде шуннан соң хәзер мондый шатлыклы туй мәҗлесен күрәбез. Бу туйда Габбас ага вә Шәмсекамәр абыстайның якыннары белән бергә, Хисаметдин менла­ның дус-ишләреннән Гайниҗамал абыстай, Гайса әфәнде һәм Әбүзәр бәк тә булдылар. Белешебез Бикбулат мулла никах укырга мәҗбүр булды. (...)
    Гашыйклар берәр ел "Нун" авылында зәвык белән, күңелле итеп тордылар. Әмма ике ел үтмәстән, Хисаметдин, мөлкәтен сатып, Кавказга Тифлис шәһәренә күчте һәм гаиләсен дә шунда күчерде.
    Югарыда яздыгымыз ятим Мохтар, хәзерге вакытларда Тифлистә манфактура малы илә сәүдә итеп вә мал-мөлкәт иясе булып, үзенә Тифлистә абруй-авторитет казанып, иске дусты Хисаметдин менла­ны анда имамлыкка чакырды.
    Элекке теләнче Мохтар хәзер инде Мохтар әфәнде Хәмитов булып, имам булган Хисаметдинга үз акчасына мәдрәсә салдырды вә мәдрәсә шәкертләренә кесәсеннән тереклек итәр өчен акча бил­геләде.
    Башка белешләребез һәркайсы үз эшендә калдылар.

    * Әсәр текстындагы кайбер сүзләр һәм гыйбарәләр хәзерге әдәби телгә күчереп бирелде, бераз кыскартулар ясалды.
    1 Менла (мөлля) – укымышлы кеше, галим, мулла.
    2 Ысулы тәдрисе җаиз дәгел – укыту, дәрес бирү ысулы, мето­ды дөрес түгел.
    3 "Тәрҗеман" (кемнең дә булса мәнфәгатьләрен чагылдыручы, бәян итүче мәгънәсендә)-Кырымда күренекле мәгърифәтче морза Исмәгыйль Гаспралы (Гаспринский) тарафыннан чыгарылган газета (1883 – 1918). Милләтне уяту, мәгърифәтле һәм мәдәниятле итү идеяләрен алга сөргән бу газета Идел – Урал буе татарлары арасында да киң таралган.
    4 Газета 1883 елның 10 апрелендә чыга башлый. Димәк, романдагы бу вакыйгалар 1883 елның көз айларында бара. М. Акъегет үзе дә 1887 елда "Тәрҗеман" редакциясендә эшли.
    5 Гавам мөсафирханәсе – гади халык кунарга керә торган йорт, кунакханә.
    6 Крымка бүрек – Кырым татарлары кия торган түгәрәк бүрек.
    7 Сәрмая – байлык, акча, капитал.






    ← назад   ↑ наверх