• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Нур Әхмәдиев

    БӘДЕРТДИННЕҢ АМЕРИКАГА СӘЯХӘТЕ

    (Повесть-монолог)

    Минем кайнар канлы икәнемне дә, гайрәт-куәтне дә беләсез. Беркөнне Гыйззебанат җиңгәгез ачуымны китергән иде, бер почмагыннан тотып мунчаны әйләндереп ташладым да бүрәнәләреннән кечерәк булса да сал ясадым. Карчыкка сиздерми генә салга алты капчык сохари, тәпәне белән май төядем. Тутырган ике тавык, бер чиләк салкын су, әчмухасы белән грузин чәе салдым. Кабы белән тоз, өч кап шырпы, кирәге чыганитә калса дип, марганцовка, сәдәфле дарулар һәм шифалы үләннәр алдым. Дөнья хәлен кем белә. Кармакларны урманга утынга барганда да үземнән калдырган юк, анысын әйтмим дә. Кармак булгач, селәүчәнсез ярамый, тирес казып, селәү җыйдым.
    Тү-тү, Гыйззебанат! Кадеремне белмәсәң, шулай була ул, җанкисәгем! Менә ирсез яшәп кара әле син! Салны бәйләп куйган бауны балта белән чабып өздем дә, бисмилламны әйтеп, кояш чыкканда Кәрим тугаеннан кузгалып киттем. Ашыкмыйча гына Җәмил буасын үттем, Митрәйгә җиттем. Рәхәт соң!
    Пешкән тавыкларның берсен ашауга, Стәрле бетеп, Ыкка килеп чыктым. Әй, андагы агымның гайрәтен белсәгез! Салла түгел, реактив самолетта барам сыман. Ара-тирә ишеп тә җиффәрәм. Сарлы турында атка атланган орчык хәтле генә бер малай минем белән узышырга кереште. Тезген очы белән атын уңлы-суллы куалый-куалый, яр буеннан элдертә генә бу. Атын ак күбеккә батырды. Минем дә калышасым килми, сер биреп өйрәнмәгән — бер кулда колга, икенчесендә ишкәк — сай җирдә колга белән этәм, тирәнрәктә ишкәк белән ишәм. Алай да теге алдыра башлады бит, минсиңайтим. Ни эшләргә? Әле дә ярый баш йомры: барган уңайга колгалык таллар кисеп алдым да, шуларны бүрәнә арасына кыстырып, җилкән урынына өстемдәге күлмәкне тарттырып куйдым. Җил ныграк тулсын «өчен җиң очларын бәйләдем. Пиратларның да андый ш,ш җилкәннәре булмагандыр, чөнки аның өчен минекедәй блш кирәк, ба-аш!
    Фәрештәләрнең «амин!» дигән чагына туры килдеме, кинәт көчле җил исә башлады һәм теге җайдак малаем «ә» дигәнче артта калды.
    Вакытны бушка уздырасы килми, барган уңайга балык тотам. Тотам дип, салып-алып кына өлгер: бот буе чуртаннар эләгә, минем баш кадәр авызлы җәеннәр каба, сөяксез шамбылар килеп чыга, вагын-төяген әйткән дә юк. Мыжлап тора балык. Пешереп тә ашыйм, киптерергә дә куям, дөнья хәлен кем белә, кирәге чыгар, дим.
    Мөслимне узганда караңгы төшә башлады. Тагын өч-дүрт авыл артта калды. Инде йокларга да җыенган идем, җай гына йөзеп барган салым шып туктады. Ишкәк белән ишеп карыйм, файдасы юк, колга белән этмәкче идем — колгам төпкә тими. Мөгаен, салым агач тамырына эләккәндер, дим. Ярар, иртә кичтән хәерле, яттым да йокладым. Таң атканда карасам, күзләремә ышанмыйм — салым кабат Мөслим турында. Әллә саташаммы, мәйтәм. Күзләремне уып-уып карыйм, юк, саташмыйм, чынлап та кирегә үрлибез икән. Шунда кармак төбенә күзем төште: ул соң чиккә җитеп тартылган. Башка берәү, әлбәттә, шыр җибәрер иде, минем андыйлардан түгел икәнне беләсез. Балтаны алдым да суга сикердем. Кармак җебенә тотынып йөзә торгач, барып төртелдем бер карачкыга. Су иясеме әллә дигән идем, коточкыч зур җәен булып чыкты. Үзе мине күрми. Карап-карап тордым да балта түтәсе белән тегенең башына кизәнеп торып берне тондырдым. Авыртуга чыдый алмыйча, җәен койрыгын болгап торып җибәрмәсенме... Кармак җебенә тотынып калмас.ам, кая сылар иде, белгән юк. Җан ачуы белән тагын берне суктым. Бу юлы кәкрәеп төште. Мин үзем су астында унбиш минуттан да артык тора алмыйм, тын алып кабат чумыйм гына дигән идем, ап-ак корсагын күрсәтеп, җәен дә өскә калыкты. Зурлыгын күрсәге-ез, кит кадәр бар иде, билләһи!
    Шул акуланың, әй, кит, тфү, җәеннең өстенә менеп атландым да хәл җыеп утырам. Карыйм, без кабат агым уңаена табан йөзеп киттек. Бераз ял иткәч, салга күчтем дә баш ватам: бу җәенне ни эшләтергә? Салга сөйрәп меңгерү турында уйлыйсы да юк — сыймаячак. Сыйган очракта да сал аны күтәрмәячәк. Ташлап калдырсаң, кызганыч, күпме ите әрәм була. Тизрәк океанга җитәсе килсә дә, туктамыйча чара калмады.
    Уңайлырак урын табып, ярга сөйрәп чыгардым тегене.. Башын гына да алты сәгать кистем. Корсагын ярып җибәргән идем, эченнән бер сыерның сыңар аягы, ике ишкәге белән кечерәк кенә көймә килеп чыкты. Җәен эчендәге ваграк балыкларның исәбе-хисабы юк, кайберләре хәтта исән дә иде. Кызганып, исәннәрен суга җибәрдем. Шул яшемә җитеп, балыкларның сөйләшкәнен ишеткәнем юк. иде. Болар тавыш-тынсыз гына бер сафка тезелделәр дә:
    — Яшәсен Бәдертдин Биктимиров! Зур рәхмәт! — дип кычкырдылар, һәм юкка чыктылар.
    Күңелем тулып, күздән яшь ага башлады. Күзне суган5 белән ышкып кына туктаттым.
    - Табылдык көймәне салга бәйләп куйдым: кирәге чыкмый калмас. Җәеннең итен менә ни эшләтергә? Ташлап китәр идем/ризыкны әрәм-шәрәм итеп өйрәнмәгән. Ык буендагы авылларда балыкның кадере юк, сатып күпме генә майтарырсың, очсыз китәчәк. Уйлап-уйлап тордым да, елгадан дүрт-биш чакрым ераклыкта урнашкан бер авылга капчыкларга тутырып алып киттем. Авыл башына кереп:
    — Балык сатам, балык! — дип сөрән салырга өлгермәдем, җыелды халык, җыелды халык — чиратта гына да биш йөз кеше булгандыр. Әйтерсең, талонсыз шикәр сатам. Акчага минем ис китмәгәнне беләсез. Кыйммәт сорамыйм — килосы бер тәңкә. Ярты сәгатьтә сатып бетердем. Кайткач санап караган идем, дүрт йөз туксан тәңкә акча чыкты.
    Бисмилламны әйтеп янә кузгалдым. Ә үземә теге акча тынгы бирми. Ник кирәге бар аның миңа? Юлда пират-мират ишеләр очратып талавы да бар. Әллә соң, мәйтәм,, берәр матур, ягъни дбигател сатып алырга да салга көйләп куяргамы?
    Минзәлә базарыннан таптым бит дбигател. Кыйммәт тә түгел, ике йөзләр чамасы гына. Калган акчаны, почтага кереп, Гыйззебанатка салдым. Рәхәтләнсен әйдә, миннән күрсен изгелек. Кадеремне арурак белмәсме...
    Дбигателне көйләгәч, җилкәннең кирәге калмады. Күлмәкләрне тарттырган колгаларны болгап бәрдем.
    Ыктан Камага, Камадан Иделгә чыктым. Балыклар минем селәүчәннең үзенә түгел, исенә һуштан язардай кыланалар, салып-алып кына өлгер. Идел буйлап ашыкмый гына барганда, көтмәгәндә-уйламаганда, тагын гаять зур балык капты. Ыктаты җәеннән дә зуррак. Кармак җебе биш кат унлы кәтүк җебеннән иде, шуңа күрә генә өзелмәгәндер.
    Балык сатып йөреп, теге вакытта да көнемне әрәм иттем, ә үземнең ашарга җитәрлек. Авызга керәм дип торган малны җибәрсәң дә кызганыч. Ни эшләргә?
    Кирәге чыга калса, дип алган бау бар иде, шуның белән балыкны башыннан, саңакларына кертеп, ычкынмаслык итеп чорнадым да юлымны дәвам иттем. Иллә дә мәгәр гайрәтле икән ул кырпы дигәнең. Шундый кызу барабыз, каршыга килгән корабларның күренүе була, артта калып күздән дә югалалар. Иделдә йөзгән корабларны ә дигәнче куып җитәбез дә выжт итеп узып китәбез. Минем Әсәйски Бәдертдин икәнемне чак танып өлгерәләр.
    Тик ул каһәр суккан су бүресенең акылы бармыни! Агым уңаена йөзәсе урында, әле уңга таба алып китә, әле сулга тарта, йә гел кирегә өстери.
    Аның белән шулай көрәшә торгач, ягулык да бетеп китте. Минзәләдә салган көе бит. Бер грамм да запас алмаганмын. Корабларны туктатып сорап карыйм, капитаннары:
    — Синең кебек атаклы кешегә, танылган сәяхәтчегә жәл түгел, бик бирер идек тә бит, безнең дбигателләр сәләргә эшли шул. Гафу ит инде, Бәдертдин Биктимирович,— диләр. Уңайсызланалар.— Әллә соң тиз генә Саратовтан алып килеп бирикме?
    — Юк,— мәйтәм,— мәшәкатьләнмәгез. Минем бензинсыз эшли торган матур да бар.— Кырпыга күрсәтәм.
    Моның кадәр зур балык күргәч, тегеләрнең ис-акыллары китте, икесе телсез калды, берсе, һушын югалтып, корабыннан суга барып төште.
    — Ничек тоттың? — дип сорыйлар авыз ачып сүз әйтә алганнары.
    — һи,— мәйтәм,— аның нәрсәсе бар! Безнең өчен чүп тә түгел ул,— дим. Үземнең тирә-юньдә иң атаклы балыкчы, беренче оста икәнемне әйтмим. Нишлим соң, мактануны җенем сөймәгәч. Тегеләрне кызганып, шулай да бер уч тирес селәве бирдем үзләренә. Миннән булсын изгелек, рәхәтләнсеннәр әйдә!
    Түбән таба сал болай да ага. Тик хәзер инде мин андый тизлеккә генә риза түгел. Баш йомры бит минем. Уйлана торгач, тәки чарасын таптым. Баудан йөгән сыман нәрсә әмәлләдем, йөз иллеле кадактан авызлык та ясадым. Шуны теге саботажникның башына кигердем. Үзем сыртына менеп атландым. Кырпым чыгымчылауның ни икәнен дә онытты, майлаган кебек бара. Тезген минем кулда, кая теләсәм, шунда борам. Сабантуйда ат чабышына чыкканмыни! Акрыная башласа, сыртына берне шалт!
    Кырпы сыртында йөзү кызыгын кызык та, тиз ардыра икән. И, мин башсыз! Соң бит тезген урынына дилбегә ярамыймыни? Балык белән салдан торып та идарә итәргә мөмкин бит. Элегрәк ничек башка килмәгән. Черегән ми дип сүгәм үземне.
    Балык өстенә атланып йөзүнең уңайсыз яклары да күп аның. Беренчедән, ашар өчен салга күчеп торасы бар, вакыт әрәм китә. Икенчедән, аякларың һәрвакыт суда, ыр-матиз эләктерүең бар. Аннан соң мин бит Чапай кавалеристы түгел, авылда атка атланып карамаганга бнш былтыр, җитмәсә, ияр дә юк.
    Ничәнче көн йөзгәнбездер, таң ата да кич була, тан, ата да кич була. Саратовны да уздым, Камышин да артта калды. Мөслим тирәсендә бераз черем итеп алуны исәпләмәгәндә, өйдән чыгып киткәннән бирле керфек каккан юк. Үтереп йокы килә башлады. Күзләр үзләреннән үзләре йомылалар. Йоклап китмәс өчен күз кабаклары арасына бармак юанлыгы чыбык та кыстырып куеп карадым. Юк кына бит, минсиңайтим, чыдамый гына терәтеп куйган чыбык, шартлап сына.
    Болай ярамас, мәйтәм, черем итеп алырга кирәк. Башта салны якорьгә куярга уйлаган идем, аннан соң, чуртым булсынмыни балыкка дип, яттым да йокладым. Әйдә, мәйтәм, бара торсын.
    Уянып, күземне ачып җибәрсәм, исем-акылым китте; кырпыга, канал аша Донга күчәрсең, дип әйтеп куярга онытканмын. Ә ул Әчтерханга җиткән дә, ни эшләргә белми туктап калган. Елга балыгы бит, диңгез суы ярамый. Мине уятырга кыенсынган. Кире борылмыйча чара калмады.
    Агымга каршы сал тартып бару минем су айгырына да җиңел түгел икән. Тырыша-тырмаша торгач, тирләп, ап-ак күбеккә батты.
    Канал аша чыгуларны сөйләсәң, үзе бер тамаша. Уртадан без барабыз, яр буйлары камышлар, суүсемнәр белән тулган. Камыш тамырын балыклар шытыр-шытыр кимерә. Тавышларыннан колакларым тонып бетте. Ахырда, түзәлми, колакка мамык тутырырга туры килде.
    Хәвеф-хәтәрсез Цимлән диңгезен -утеп, Ростов-Донга килеп җиттем. Аннан соң Азов диңгезе башланганын беләсез. Менә шунда аптырашка калдым: кырпыны ни эшләтергә? Ничә көннәр турылыклы хезмәт күрсәткәч җигеп йөргән атың кебек кадерле бит ул. Ашарга да кызганыч. Сәяхәтне бергә дәвам итәр идек, аңа диңгез суы ярамый. Җибәрдем тегене ахырда. Күзләрен мөлдерәтеп карап калулары әле булса хәтердә. Сөйләшергә теле генә юк иде мескеннең! Кайгысыннан суга батты факыр.
    Ростовта ягулык юнәттем. Бакны да тутырдым, оч чиләк чамасы болай да алдым. Диңгез-океан сиңа шутке түгел, ишкәккә генә ышансаң, көймәң комга терәлер.
    Кара диңгезгә килеп кергәч, уйга калдым: кай тарафка юл тотарга? Сугыш елларында бөтен Яурупаны аркылыга-буйга атлап чыктым. Испаниягә барырга, үгез сугышы күрергә генә туры килмәде. Әллә соң шунда таба юл тотаргамы?
    Кара диңгездән соң Мәрмәр диңгезенә кердем. Мине-күргәч, диңгезнең ике ярыннан да башларына чалма ураган, кызыл фәс кигән төрекләр кул болгый:
    — Әйдә, Бәдертдин туган, безнең янда тукталып кит. Чәй, кәһва эчертербез,— диләр. Исемемне кайдан белгәннәрдер.
    И-и, дип уйлыйм эчемнән генә. Сез чакырган саен туктый башласаң, Урта диңгезгә дә җитә алмассың.
    Шулай да бер тапкыр туктарга туры килде. Өйдән алып чыккан чишмә суы беткән иде. Чыктым төрекләр янына.. Бардак (төрекчә стакан шулай атала икән) белән чәй эчеп, гәпләшеп утырдык. Мине шулкадәр яраттылар, арадан иң хөрмәтлесе хәтта кече кызын бирмәкче иде.
    — Юк,— мәйтәм,— өйдә никахлы хәләл җефетем бару Ярамый,— дим.
    — Бер генә хатын булу чүп тә түгел ул, мөселманга дүрткә кадәр фарыз,— дип кыстыйлар. Кызларының ул чибәрлеген, ул инсафлылыгын, ул белемлелеген кат-кат сөйлиләр. Теге хөрмәтле төрек хәтта бер тапкыр «Бәдертдин кияү» дип тә ычкындырды. Минем кебек мөхтәрәм кешегә алдау килешмәсә дә, калым белән яңадан килермен дип, көч-хәл белән тайдым тегеләрдән. Мәхәлләләре белән-озата килделәр, бозлы су, пәһләвә, капчык-капчык йөзем,, әлвән-мәлвән җимешләр төяп җибәрделәр.
    Тагын бер диңгезгә чыктым. Исеме Игәй идеме, Игәү идеме шунда. Ул диңгездәге утрауларның күплеге! Кара-мыйчарак барсаң, хәзер килеп бәреләсең. Синең каршыңа юри чыгарып утырткан кебек. Бервакыт әллә йокымсырап бара идем, әллә Гыйззебанатны уйлап онытылып кителгән, ниндидер көчнең мине алып ыргытканын сизми дә калганмын. Барып төшкәч карыйм: салым җирне шактый гына җертып кергән. Кермәс иде, матуры бик гайрәтле шул. Җәен саткан акчага алган теге дбигателне әйтәм.
    Кире сөйрәп чыгардым салны. Шул арада сал төртелгән урында култык барлыкка килеп өлгергән. Кузгалып та киткән идем, күңелгә "шик төште: туктале, мәйтәм, әзергә-бәзер торучылар күп, исемсез калдырырга ярамас бу култыкны. Кире борылып килдем дә бер кәгазь кисәгенә бөтен шартын китереп «Биктимиров Бәдертдин Әсәйский култыгы» дип язып элдем. Картага төшергәндә исем эзләп интекмәсеннәр.
    Туктаган бер урында озаклап ятарга вакыт юк. Авыл да сагындыра башлады, җиңгәгез Гыйззебанат та искә -ешрак төшә. Киттем тагын кузгалып. Игәй диңгезенең читенә җиткән идем, салның каршысына чыгып, чик сакчылары туктаттылар. Сорыйлар:
    — Дәкүмитләрең кая?
    Ни күрсәтергә микән боларга дип баш ватам. Ул чакларда авыл халкына пашпорт бирмиләр иде, ә хәрби билетны алырга уйламадым да. Әби мәрхүмәнең сугышка кадәр үк язып биргән ниндидер догалыгы кесәдә йөри иде, шул искә төште. Аятелкерси дигән идеме икән. Эчке ыштан кесәсеннән алып бирдем тегене. Догалыкны кулына тотуы булды, чик сакчыларының өлкәне аягыма егылды:
    — Зинһар, гафу ит, беземез сезләрнең дә мөэмин-мөселман икәнен белмәдек! —ди. Күз яшьләре белән елый бу. Аңа карап башкалары да уларга кереште. Көчкә тынычландырдым үзләрен.
    Кыйбла тарафка карап бергәләп дога кылдык та киттем Урта диңгезгә чыгып, һи-и, ул Урта диңгез дигәннәрен күрсәгез икән, безнең Җәмил буасыннан да өч-дүрт тапкыр зуррак. Уртасында көтү-көтү каз-үрдәк йөзгеп йөри. Кешедән дә курыкмыйлар, каһәрләр. Салны чукыйлар. Кармакның тәлтәвеченә кызыгып теңкәмә тиделәр. Киләләр дә кабалар, киләләр дә кабалар, бал яккан диярсең. Ахырда кармакны җыеп куярга туры килде.
    Барам шулай Урта диңгездән. Бер якта үзебезнең Яурупа, сулда Әфрикә. Ул Әфрикә тулы негрмы шунда, ком гарәбеме,— кешеләре кара мунча ташыннан да карарак. Нефтькә чумырып чыгарганнар диярсең. Өсләренә озын-озын күлмәкләр кигәннәр, үзләре яланаяк.
    Алар миңа кул болгый, үзләренчә нидер кычкыралар. Сугышта чакта нимеччәне су урынына эчсәм дә, негрчаны ишеткән кеше түгел мин. Бер кәлимә сүзләрен дә аңламыйм. Шулай да сер бирү килешми. Көймә белән каршыма килә башлаганына кычкырып әйттем:
    — Татармын, ботыңнан тотып атармын!
    Моны ник әйткәнемә үкендем. Куркудан теге дер калтырый башлады. Тотрыклылыгын югалтып, көймәсе капланды. Суда мыжлап торган акулаларның берсе шунда ук кабып йотты теге негрны. Тик, әллә ошатмады, о.лло тамагыннан үтмәде — төкереп кире чыгарды.
    Бусы исән-сау котылгач, башкалары янына кабат килеп борчып тормадылар.
    Йөзә торгач, Испания ярларына җиттем. Үтеп кенә китәсе иде дә бит, андагы үгез сугыштырганнары исемә төшеп, шул бар тынычлыгымны алды. Сугышта чакта безнең рота командиры Тазов Микулай Чтапанович сөйләгән иде. И, күп белә иде дә соң Микулай Чтапанович! Менә шул гомердән бирле үгез сугышын күрәсе килә иде.
    Баруын да барырсың, каравын да карарсың. Тик менә салны кая куярга? Уйлый торгач, анысының да җаен таптым. Тал арасына сөйрәп керттем дә өстеннән сырма белән каплап куйдым. Киттем менеп шәһәргә.
    Кызык икән бу испан дигән халык. Барысы да ки-иң читле эшләпә кигән. Ирләре кап-кара мыеклы. Мыеклары салидур белән майлагандай ялтырап тора. Авызларына төрепкә капканнар да паравыз сыман төтенлиләр.
    Карап-карап йөрдем дә, үгез сугыштыра торган абзарларын очратмагач, берсеннән сорадым:
    — Синьор-миньор,— мәйтәм,— кайда монда сезнең мистер-твистер үгезләрне сугыштыра торган җир? — дим.
    Дөньяда бер аңгыра икән, тәки аңламады нәрсә сораганны.
    — Нәрсә ул үгез? — ди.
    Күзләрен тасрайтып, Ташбай кебек карап катты. Тәфсилләбрәк аңлатырга туры килде:
    — Үгез, үгез сугыштыра торган җирегез кайда дим? Үгезне белмисеңме әллә, сыерның ире, му-у! — Ике кулны маңгаема мөгез сыман итеп куйдым да касыгына берне төрткән идем, шунда гына барып җитте тегенең ипи шүрлегенә. Аңлагач:
    — О, коррида! — дип үземне кочаклап алды. Аннан соң йөземә текәлеп карап-карап торды да,— син — Биктимиров. Бәдертдин Әсәйский бит, әйеме? — дип сорады.
    — Каян белдең? — Гаҗәпләнүдән күзләрем маңгайга менде. Гомереңдә беренче тапкыр аяк баскан Испания мәмләкәтендә һич күрмәгән кешеләр исемең белән эндәшсеннәр әле!
    — О, синьор! — Бу да минем кебек культурный кеше икән.— Синең хакта без барысын да беләбез. Шәһәребез туфрагына аяк басуыңа чиксез шатбыз. Биктимиров Бәдертдин Әсәйский дөньядагы иң танылган сәяхәтче. Гәҗитләр синең хакта менә нәрсә язалар! — Кесәсеннән чыгарып, миңа гәҗит суза. Карасам, үз күземә үзем ышанмыйм: - сал өстенә бастырып, мчпс төшереп куйганнар. Икенче сурәттә минем кырны балыгы өстенә атланып йөзгән чак. Кайчан, кем төшереп алган, ничек гәҗитләргә таратканнар — һич акылга сыймый.
    Мин сурәтләрне карап торган арада, янымда торган испан төрепкәсен ташка болгап бәрде дә бар көченә акырырга кереште:
    — Урра! Безнең шәһәргә атаклы сәяхәтче Биктимиров Бәдертдин Әсәйский килде! Урра! Виват!
    Шуны гына көтеп торганнар диярсең, и җыелды халык, и җыелды халык. Безнең сабан туйдагыдан һич ким түгел. Миңа инде хәзер үгез сугышы да кирәкми, тизрәк таю ягын карыйм. Кая ул, ычкындыралармы соң! Кулларына күтәреп алдылар да һавага чөя башладылар. Егерме сигез тапкыр чөйделәр. Валлаһи! Аннан соң алып киттеләр урам буйлап. Үзләре адым саен диярлек:
    — Яшәсен синьор-миньор Бәдертдин әфәнде!— дип кычкыралар.
    Аягында басып тора алган һәммәсе урамга чыккан. Урын өстендә яткан карт-коры белән бишектәге сабый балалар гына өйдә калган, диделәр.
    Халыкның дулкынлануын сөйләп аңлата гына торган түгел. Берсеннән-берсе уздырырга тырышып:
    — Син дөньяга безнең бәхеттән тугансың, монда кал! — дип кычкыралар.— Шәһәребезнең патшасы бул! — дип ялваралар, капчык-капчык алтын-көмеш вәгъдә итәләр.
    Әүвәл бик каты торган идем, шулкадәр гозерләнгәч, күңел йомшый төште. Түгәрәк башымда бер исәп туды:
    — Минем арттан бишәрләп тезелегез! — дип әмер бирдем. Тезелделәр тегеләр. Чебен очкан тавыш та юк, минем сүзне көтәләр. Киң күкрәгемне тутырып, ике-өч чиләк һава алдым да Левитанныкы сыман тавышым белән шәһәр урамын яңгыраттым:
    — Айт-два, майт-два, бер-ике! Гайниҗамал карчыкның кәҗәсе кырык ике! Тавыклары егерме, әтәч кая йөгерде?
    Колак ярыларым шартлый дип торам, барабан кагып җибәрделәр. Киттек тегеләрнең Кышкы сарайларын алырга. Буржуйларның коты ботына җиткән, куркуларыннан тимер капкаларын эчтән имән бүрәнә белән терәтеп куйганнар. Килеп җиткән уңайга капканы этеп карадым. Зеңгелдәп куйды. Юк, бирешми. Ныгытып берне типтем, селкенми. Аһ, әле син шулаймы?! Ачу килде. Йөгереп килеп кушаяклап сылаган идем, безнең кибет ишеге тикле капка гөрселдәп барып төште. Күгәненнән каерылып чыккан: икән.
    — Пирут! — мәйтәм. Ягъни алга дигән сүз.
    Буржуй дигәч тә, алар да ахмак түгел, эшне кан коюга ук җиткермәделәр. Каршы торуның файдасыз икәнен аңлагач, капитуләтсия ясарга патша да, аның баш министры да, гаскәр башлыгы да безнең янга өчәүләп йөгереп чыктылар. Чыккан уңайга аягыма егылдылар да галу-шымны үбәр өчен тарткалаша башладылар. Патшасы:
    — Бәдертдин туган, харап итмә, патшалыкны да, кызымны да сиңа бирәм! Тик тимә генә,— дип күз яшьләре: белән ялвара бу.
    — Тор! — Тегене якасыннан тартып торгыздым.— һәм, исеңдә тот: беренчедән, мин сәвит калхузнигы, синең кебек, канечкеч буржуйга туган түгел. Икенчедән, синең кызыңны алырга минем өйдә зифа буйлы, чәчәк кебек гүзәл закунный хәләл җефетем Гыйззебанат бар! Иңе-буе метр да егерме,— мәйтәм,— яше дә иллене узган, кырыкка җитмәгән.
    Төрек баеның кызыннан да баш тартканымны әйтеп; тормадым, ул черек ми барыбер аңламас. Шулай да кызгандым тегеләрне.
    — Сез, буржуй калдыклары, контрлар, канечкечлар, №ше канын бүтән эчмәссезме? — дим.
    — Юк-юк,— диләр бертавыштан.— Кеше канын эчү түгел, авызга да алмыйбыз. Бүгеннән, менә шушы минуттан фәбриккә эшкә керәбез, прлитәр булабыз.
    — Ярар,— мәйтәм,— бер юлга гафу итәм. Ә хәзер,— мәйтәм,— мин сезгә яңа патша билгелим.
    Халык кызыксынуыннан ни эшләргә белми:
    — Кемне? — дип кычкыралар.
    Гәҗиттәге рәсемнән мине танып алган адәмне алга чыгардым:
    — Менә бу иптәш-тәвәриш прлитарны күрәсезме?
    — Күрәбез, күрәбез!
    — Ул бүгеннән сезнең патшагыз булыр. Бик акыллы, бик гадел кешегә охшаган.
    — Акыллы, акыллы,— дип кычкыралар төркемнән.—-Җитәр-җитмәслеге дә күп түгел. Гаделлеген әйткән до юк,. ун бармагы да үзенә кәкре. Патша өчен аңардан да кулайрак кеше юк...
    — Тынычланыгыз,— дип көчкә туктаттым тегеләрне.—-Мин сезгә дөньяда бер әйбәт патша табып бирдем. Хәзер тизрәк үгез сугышы күрсәтегез. Югыйсә, шушы яшькә җитеп, үгезләрнең сөзешкәнен генә күргән бар. Әйдә, иптәш патша, оештыр! Пардуп,— мәйтәм,— вакыт тар, ашыгам.
    — Чичас, чичас, хозер, хәзер! — диләр, әйт дигәнгә тәй-т дип кенә торалар. Кулларына күтәреп алып киттеләр мәйданга.
    Мәйдандагы халыкның күплеген әйт син! Их, мәйтәм, бу эшсезләрне алып кайтып чөгендер басуына җибәрергә! Ятсыннар иде билчән утап, эт зчәгесе белән тартышып, чөгендер сирәкләп.
    Яныма үгез сугышының башлыгы килде:
    — Синьор Бәдертдин Биктимиров әфәнде,— ди,— сезнең фикерегезне беләсебез килә. Сугышка сездән алып кайткан халмагур үгезен чыгарыйкмы, әллә һиндстаннан
    кайтарганынмы?
    Авыр сорау. Шулай да озак уйлап тормадым. Баш шәп
    эшли ич, беләсез.
    — һиндстанныкын чыгар,— мәйтәм,— халмагурныкын-:нан үзебездә дә гарык инде. Йә булмаса, икесен берьюлы чыгар, урын иркен, күңел киң.
    — Алай ярамый,— ди үгезләр башлыгы.
    — Нәрсә ярамый?
    — Икесен берьюлы чыгарырга ярамый.
    — Ярамагач ярамый. Чыгар берсен генә.
    Мәйдан уртасына фил кадәр үгез чыгып баскач, җир тетрәгәндәй тоелды. Күзләрен кан баскан, урыныңда биеп кенә тора, җирне тырный, мөгезе белән дөньясын айкап
    чыгарырга әзер.
    Үгез каршына ярымшәрә испан килде. Бер кулында кылыч тегенең, икенчесендә яулык кадәр генә кызыл чүпрәк. Үгез баштарак әллә күрмәде, әллә күреп тә аңышмыйча-рак торды, каршысында теге ир маймыл кебек сикеренеп үрти башлаган иде, борын тишекләрен киереп, үкереп торып җибәрде. Җир ярылдымы дип торам. Куркудан бар халык егылды, бер мин генә селкенмәдем дә. Шулай да күзле йомганмын. Ачсам күрәм, үгез теге фәкыйрьне бастырып алып киткән.
    Испан адәмен әйтәм, җен белән бер икән. Үгез очлы мөгезенә элдем генә дигәндә, читкә тайпыла, кызыл чүпрәген бер якка селтәп җибәрә дә тагын котылып кала. Испаннар тыела алмыйча кычкыралар, урыннарында утырып тора алмыйлар, хатын-кызлары пирчәткәләрен, колакларындагы алкаларын йолкып ыргыталар. Мәйданга чәчәк, акча ява.
    Ярты сәгатьләп тартышкач, үгез котыртучының хәле «ими башлады бит, бер-ике мәртәбә сөрлегеп тә алды.
    Ә үгезнең әле һаман да гайрәте ташып тора, аруның ни икәнен дә белми. Бетерә, мәйтәм, бу егетне.
    Үгез менә-менә аны мөгезенә эләктерәм дигәндә, халык «аһ» итеп кычкырып җибәрде. Ә мин түзәлмичә сикереп тордым да мәйданга атылдым. Бәдертдин башым белән ничек кеше үтергәнне карап торыйм?
    һинд үгезенең каршысына чыгып бастым. Кинәт кенә-мине күрүдән ул дивана башта аптырап калды, соңыннан тояклары белән җирне тырнап җибәрде дә үкереп өстемә ташланды. Бетерә инде дигәндә, башы аркылы сикердем дә һиндстан үгезенең сыртына менеп атландым. Үгез минем кая киткәнемне белмичә, эзләп, урынында бөтерелергә кереште. Бигрәк таза, зур иде, авырлыгымны сизмәде дә.
    Үземдә этлек тә, җитезлек тә җитәрлек икән. Сыртында тик утыру туйдыра башласа, сикереп төшәм дә үгезне тагын үртәп алам. Аннан кабат сыртына менеп кунаклыйм. Тора-бара бу кәмитнең дә кызыгы бетте. Үгезне юри котыртып арттан чаптырдым-чаптырдым да кинәт кенә мөгезләреннән эләктереп борып салдым. Гөрселдәп барып төште. Ким дигәндә ике тонналап булгандыр. Аның янында мин кырмыска кадәр генә икән.
    Халык «ура» кычкыра, минем исемне язып, байраклар чыгарып элделәр. Аңыма килергә өлгермәдем, чөяргә керештеләр һәм, кулларына күтәреп, салга илтеп куйдылар. Саубуллашкан чакта яңа патша әйтте:
    — Синьор-миньор Бәдертдин әфәнде, синнән аерылу безнең өчен кояш тотылудан да авыррак. Зинаһарлап дип үтенеп сорыйм, кире кайтканда безгә кагыл, нурлы йөзләреңне күрү бәхетенә ирештер,— ди. Елап та җибәрде бу. Патшалары елагач, озата төшкән халык та тыелып кала алмады. Шулкадәр еладылар, аларның күз яшеннән диңгез суы күтәрелеп, шәһәрне чак су басмый калды. Көчкә китеп котылдым.
    Кузгалган чакта патшаларына әйттем:
    — Мәтри аны, ишетсен колагың,— мәйтәм,— халыкка җәбер-золым күрсәтмә, югыйсә кайтып колагыңны борырмын!
    Җил аркан, дбигәтел сәгать төсле тын гына үкереп эшли. Кош кебек очып барам. Хәвеф-хәтәрсез генә Гыйбрәт ал дигән култыкларын уздым..
    Өйдән алып чыккан тавык беткән иде инде, төрекләрнең күчтәнәч йөземен кабам да испаннарның сый-хөрмәтеннән авыз итәм. Бер акылга утыргач, хәзер кармакны да кирәктә генә салам: теге җәен белән кырпыдан да зуррак балык эләгеп, әллә кая сөйрәп китсә, ни эшләрсең. Аннан соң алдагы көннәрне дә белгән юк, селәүченне саклап тотарга кирәк.
    Океаны океан инде, диңгез белән генә чагыштырырлык түгел. Кая карасаң да — су. Борын белән чамалап барам
    шунда.
    Сезнең акула дигән ерткыч турында ишеткәнегез бармы? Берзаман менә шулар сырып алды. Сал читенә башларын куялар да тешләрен шыкырдаталар. Башка берәү булса, куркуыннан шыр җибәрер иде. Мин ипләп кенә сөйләшәм тегеләр 6елән, китегез, комачаулыйсыз бит, дип әйтеп карыйм. Юк, китәргә уйламыйлар да. Бик ачуны китерә башлагач, түзмәдем, берсенең башына йодрык белән; сыладым. Ы-ык кына итте дә сразы чалкан барып төште. Икенчесенә типтем, анысы да корсагын күрсәтте. Өченчесенә ишкәк белән сыладым. Башкалары шуларны иснәш-тергән арада, ул тирәдән тизрәк тайдым.
    Океанда оҗмах рәхәте икән. Ни абзар чистартасы юк; ни тавыкларга җим бирәсе юк; ни кайтмый калган сарыкларны уҗымнан эзләп интегәсе юк; кырыйда хатын да мыгырдап, ачу китереп йөрми — сам хәҗәен, сам хуҗа. Теләсәң ятып йокла, теләсәң «Суда, суда, суда йөзәләсең-ме?» дип җырла. Бер тыючы юк.
    Яшьтән үк йокы белән дус булмадым. Хәзер, олыгая* төшкәч тә, тәүлегенә егерме дүрт сәгатьтән артык төш күргән юк. Берьялгызым дип кенә көне-төне йокы симертергә димәгән. Эч поша башласа, тотам да җырлыйм. Әле «Рамай»ны сузам, әле «Баламишкин» белән «Алмагач-лары»н җиффәрәм. Чит ил кораблары күренсә, Гимн белән «Интернационал»ны башлыйм. Белсеннәр безнең кайдан икәнне! Аннан соң океанның һавасы да икенче, тозлы су белән тамагыңны да чайкап җиффәрсәң, тавышлар ачылып китә, бер дә Илһам Шакировныкыннан ким түгел. Бәлки артыграктыр да әле.
    Шулай да вакытлы-вакытсыз җырлап, башсыз калуың да бар икән.
    Океанда йөзгән төннәрнең берсенә тулган айга карап «Зөләйха»ны суза идем, сал янына ниндидер корабның, килгәнен ишетми дә калганмын. Нидер сизенеп күтәрелеп караганда, соң иде инде. Өстемә дип әйтерлек җиде-сигез кеше сикереп төште дә, мин торып өлгергәнче, авызыма чүпрәк тутырып, кулларымны артка каерып бәйләп тә куйдылар. Бәхетләре, кулларны бәйләп өлгерделәр, югыйсә, үзегез беләсез, җиде-сигез кешене «эһ» тә итмим мин.
    Инде суга томыралар, инде әҗәлем җиткән икән дисәм, җилтерәтеп үз корабларына сөйрәп менгерделәр. Берсе салны корабларына тагып калды, тагын икесе минем ой-берләрие актарырга тотынды. Ул ахмаклар, мөгаен, алтын-көмеш бардыр дип уйлаганнардыр.
    Корабларына аяк баскач кына мин боларның пиратлар икәнен аңладым, йа раббем, мәйтәм, бетүләрем тушы икән.
    Эткәләп-төрткәлоп, мине атаман каютасына алып керделәр. Атаман дигәннәре кап-кара сакаллы, сыңар колаклы, бронижилит кигән, бил каешына өч пистолет, дүрт граната кыстырган, бер кулына әхтәмәт, икенчесенә озын кәкре пычак тоткан, пеләш башлы, әзмәвер кадәр гәүдәле коточкыч бәндә иде.
    — Синең тавышың кебек матур тавышны безнең гомердә ишеткәнебез юк иде,— диде ул, мине баштан алып аякка кадәр күздән кичергәч.— Пиратларның Революцион Советы карары нигезендә без сине үзебезнең корабның Баш җырчысы итеп билгеләргә карар кылдык. Ашарыңа-эчәреңә биргәләрбез, ә син, җырлап, безнең күңелләрне күтәрерсең, пиратлар арасында җыр-бию буенча социалистик ярыш оештырырсың. Башка эш кушмабыз. Ара-тирә кеше үтергәләрсең дә банк баскаларсың, кыйммәтле асылташлар, алтын-көмеш таларсың. Айлык планың ун мең алтын, хезмәт хакың көнгә бер алтын булыр. Мин сине безнең данлы, бердәм коллективыбызда менэ дигән юлбасар итеп тәрбияләячәкмен. Бу синең өчен зур мәртәбә, дәрәҗә. Аңлыйсыңмы? Мин сине ирексезләмим, әмма, киреләнсәң, океанга башың гәүдәңнән алдарак очачак. Акулалар сиңа күптән теш кайрыйлардыр. Рәхәтләнсеннәр!
    Әһә, мәйтәм, Бәдертдин иптәш, якты дөнья белән бәхилләшер минутларың җиттеме? Ни дип тә җавап бирә алмыйм, авызга чөнки чүпрәк тыгылган.
    — Аның авызыннан чүпрәген алырга кирәк, хөрмәтле Фрелино-Хрелино Чох,— диде, минем бәхеткә каршы, пиратларның берсе.
    Атаманнары рөхсәт дигәнне аңлаткан ишарә ясады.
    Миңа ничек тә югалып калмаска, вакытны отарга кирәк иде. Тик, үч иткән шикелле, кирәк чакта гына башка ник берәр юньле фикер килсен. Суга батканда саламга ябышсам гына инде. Тукта:
    — О,— дидем мин,-— мең мәртәбә хөрмәтле вә кодрәт-.ле, сөннәтле вә һиммәтле Фрелино-Хрелино Чох җәнаплә-
    ре! Сезне күрүемә һәм танышуыма бик шатмын. Сезне күрү минем иң зур хыялым иде. Хәзер үлсәм дә үкенмәячәкмен. Мин күрергә туры килгән президентлар һәм премьерлар, генераллар һәм адмираллар, юлбасарлар һәм бандитлар арасында сез иң зур, иң баш пират, иң танылган атаман. Әгәр дә кулларымны чишсәләр һәм күрешергә рөхсәт тә итсәләр, шатлыгымнан дөньяда иң бәхетле кешегә әверелер идем.
    — Рөхсәт,— диде атаман, һәм гаҗәпләнүдән зур ачыл- ган күзләрен челт-челт йома-йома сорады.— Ә минем исемне кайдан беләсең? Син йолкыш белән күрешкән юк ич минем!
    Менә кайда кирәк ул баш, туганкайларым. Исән каласың килсә, шарикларыңны эшләтәсең икән аны.
    — О, кодрәтле Фрелино-Хрелино Чох! Сезне дөньяда-белмәгән, хөрмәт итмәгән берәр җан иясе бармы икән? Сез бит моңа кадәр яшәгән һәм яшәячәк барлык пиратлар арасында иң атаклысы,-— дим тегеңә. Сандугачлар булып сайрыйм.-—-Безнең өйнең түрендә синең ат башы зурлы--тындагы сурәтең эленеп тора. Кояш чыкканда һәм батканда,— мәйтәм,— барыбыз да сиңа озын гомер, байлык теләп, дога кылабыз. Синең истәлеккә,— мәйтәм,— өч улымның өчесенә дә Фрелино-Хрелино Чох дип исем куштырдым.
    Күрәм, минем сайравым атаманның күңеленә май булып ятты.
    — Минем исемемне биреп ялгышмагансың. Акыллы кеше икәнең бер күрүдә билгеле иде,— ди бу.— Тик әйт әле, әчесе дә бер исемдә булгач, аларны ничек бутамыйсыз?
    — һи,— мәйтәм,— аның ни кыенлыгы бар? Авылдашлар да, әйдә дә өлкәнен Чох Бер, калганнарын Чох Ике,,. Чох Өч дип йөртәбез.
    Атаманның күзенә яшь килде. Мине кочаклап алды да:.:
    — Синең яхшы җырчы гына түгел, әйбәт кеше дә икәнеңә ышандык,— ди.— Тик үзеңне кем дип белик?
    Эчемә, ниһаять, җылы керә башлады. Йа хода, мәйтәм, әле шушы минутта ук җан тәслим кыйлмыйм икән,, дим.
    — Биктимиров Бәдертдин Әсәйский. Бәлки, ишеткәнсеңдер? — Хәзер тегеңә «син» дип кенә дәшәм.
    Атаман урыныннан сикереп торды:
    — Кит әле! Чынлапмы? Их, сез күзле бүкәннәр! —<-Гайрәт белән селтәнеп, кырыйда торган пиратны сугыш екты.— Танымадыгызмыни салда кем утырганын? Бар, кызыл почмактан теге гәҗитне алып кил әле!
    Пиратларның берсе, күз ачып йомганчы, атаман сораганны китереп җиткерде.
    — Тәк, тәк, тәк,— диде атаман бер миңа, бер гәҗиттаге сурәткә карап.— Тәк, дөрес бит, әй! Син чыпллп та Бәдертдин Әсәйский икәнсең бит.
    — Шулай шул,— дим тыйнак кына. Пиратлар булып пиратларның да белүләрен ишеткәч, минем урында башка берәү булса, мактана, шапырына башлар, кырпы җигеп йөзгәннәрен, Испаниядә үгезне ничек итеп мөгезеннән борып екканын сөйләр иде. Ә миннән юк инде ул, гомерем буена мактануны җенем сөймәде, аны инде беләсез.
    Атаман пиратларына күзләрен акайтып карады да:
    — Нәрсә катып калдыгыз? Барыгыз, тиз генә Мәрәккә кәрүленең кар базыннан алган иң яхшы шәрабны китерегез! — дип кычкырды. Тавышы яман үзенең, безнең прсидәтел Хәйринеке кебек.
    Шәрә хатыннар сурәте төшерелгән бер затлы шешәдән атаман, сырлы стакан тутырып, икебезгә дә куе-кызыл эчемлек агызды.
    — Менә бу — бәлзәм,— диде ул, күзләрен тасрайтып,— аны элек Мәрәккә кәрүле генә эчкән, хәзер синең белән мин эчәбез. Чөнки без синең белән дөньяның иң бөек, иң әйбәт кешеләре. Бу бәлзәмнең мең төрле чирдән дәвасы бар. Эч! — Үзе миңа сынап карый.
    Шулай да мин башта ул эчкәнне карап тордым, һи, аңа ярагач, миңа да ярар, дим. Мин дә стаканның төбендәге кләймәсен күрсәттем.
    Карыйм, яндагы ике пират, күзләре белән тишәргә җитешеп, шешәгә карап катканнар. Ымсынудан селәгәйләрен тыя алмыйлар.
    — Аларга да бераз авыз иттер инде, хөрмәтле Фрелино-Хрелино Чох җәнапләре,— мәйтәм.— Кызганыч бит, без эчкәнне алар йотып тора.
    — Бүтән йотмаслар,—диде дә атаман пиратларның икесен берьюлы сугып әйләндерде.— Мондый затлы эчемлек аларның корсагына ярамый. Сезнең татарлар нәрсә ди әле: «Эт корсагына сары май килешми»,— дип әйтәләрме? Башлары яшь, яшьләре баш!
    Атаман ике мичкәне берь-юлы йоткандай юан корсаклы пиратны чакыртып, кичке якка минем хөрмәткә мәҗлес әзерләргә кушты. Мин, кирәкмәс, мәшәкатьләнмәгез, дип әйтеп караган идем дә, кая ул, киребеткән, тыңлыймы соң.
    Иа хода, бар икән күрәселәр, рәхәттә үләселәр! Сәяхәт вакытында көтелмәгән төрле хәлләргә, авырлыкларга очраячагымны, җитәрлек нужа чигәсемне күз алдына китергән идем. Әмма пиратлар кулына әсир төшеп, атаманнары белән Мәрәккә кәрүленең базыннан алынган бәлзәм чүмереп утырырмын дип ялгыш та төшемә кермәгән иде. Җитмәсә, минем хөрмәткә табын хәзерләргә дә әмер бирелде. Ярар, карап карарбыз мәҗлесләрен. Сугышта үзе дә пешекче булып дан казанган Бәдертдин абзагызны шаккаттыра алырсызмы? Күңелдә яшеренеп пыскып яткан өмет тә уянды. Бәлки... Салга күз салдым, аның өчен борчыласы юк — пиратлар нык беркеткәннәр. Уйларымны тәкатьсез атаман бүлдерде:
    — Бәдертдин дус,— ди бу,— җырла әле. Синең тавышыңны тыңлар өчен җаным фида!
    Ялындырып тормадым, күкрәк тутырып океан һавасы суладым да «Карурман»ны сузып җиффәрдем. Чох мәлгунь ни эшләргә белми, керфекләрен бер ача, бер йома, күзеннән аккан яшьләрен ыштан балагы белән сөртә. Үзе лышык-лышык борынын тарта. Йөрәге януга чыдый алмыйча бугай, теге бәлзәмнең калганын да төпләде, шуннан соң йоклап китте.
    Атаман йоклап китте китүен, әмма пиратлары уяу, бер дә күздән ычкындырмыйлар. Ачыктан-ачык көрәшкә ташлану хакында уйлап та карыйсы юк, таза булсам да бу кадәр диңгез юлбасарына берүзем каршы тора алмаячакмын. Димәк, бөтен өмет хәйләдә генә.
    Пиратлар ялгызымны гына калдырмыйлар, шулай да, хәзер, кемлегемне белгәч, корабта миңа кырын караучы юк. Киресенчә:
    — Боерыгыз, әфәндем! — дип, ничек ярарга белмичә, аяк астымда буталалар, тынгы бирмиләр. Пиратларның берсе миңа корабларын күрсәтеп йөри башлады. Өске катка менгән идек, исем-акылым китте: коралланып та куйганнар соң, минсиңайтим! Унлап пушка, турпедалар, пу-ләмүтләр дисеңме,— энә төшәр урын да юк.
    Йөри торгач, бер зур бүлмәгә кердек.
    — Монда безнең талап җыйган алтыннарыбыз,— дип мактанды пират. Безнеке кадәр байлык дөньяда бер генә илдә дә юк. Атаманның, теләсә, Җир шарын сатып алырга да хәленнән килә,—дип шапырына юньсез.
    Бер ишек яныннан узганда, борынга таныш тәмле исләр килеп бәрелде. Керсәк, унлап кеше мин атаман янында күргән теге юан корсаклы пират җитәкчелегендә ашарга хәзерлиләр: пар баскан бүлмәдә берсе ит турый, берсе нидер кыздыра, берсе камыр белән мәш килә. Үзем дә аш-суга оста кеше буларак, шунда ук кая кергәнебезне аңлап алдым.
    Безне күрүгә, майлы кулларын пычрак алъяпкычына сөртә-сөртә, юан корсак яныбызга ашыкты.
    — Безнең гамбуз менә шушы инде, хөрмәтле Бәдерт-дин әфәнде,— ди.— Кичкелеккә әзерләнәбез. Сиңа сер итеп кенә әйтәм: менә бу мичкәдә фырансуз шәрабе,— ул бер кырыйдагы ишекне ачып, зур мичкәгә күрсәтте.— Сезнең белән танышу хөрмәтенә данлыклы пиратларның корсак Шәрифләренә күчәчәк ул бүген.
    Әһә, пиратлар бүген шуны эчәчәк, дидеме? Ихтыярсыз-дан, чалбарның ян -кесәсен капшап куйдым.
    — Ә синең яраткан ризыгың нәрсә? — дип юан корсак уемны бүлдерде.
    — Чикмәнле бәрәңге,— дидем, күптәннән, өйдән чыгып киткәннән бирле, бәрәңге ашаганым юк иде, тансыклаган икәнмен. Чикмәнлесен пешерергә дә уңай, әллә ни мәшәкате юк.
    Корабларын карап йөреп тәмам гарык булдым. Ул пиратлар арасында кемнәр генә юк диген: безнең сыман ак тәнлеләр дә, чуен төсле кап-каралары да, саргылтлары да җитәрлек. Үзләре барысы да тазалар. Тик мине күрүгә, генерал каршы алгандагы сыман үрә катулары гына ачу китерде.
    Йөреп аргач, бер каютага алып -кереп әйттеләр:
    — Монысы синең бүлмә, туйганчы ял ит, без кирәксәк, менә шушы төймәгә басарсың,— диделәр.
    Ятам берүзем йомшак койкада ике аягымны күтәреп. Баш тулы уйлар, теге фырансуз шәрабе тынгы бирми. Түзмәдем, ахырда гамбузга кереп киттем.
    — Син минем күңелемә бик хуш килдең,— дим юан корсак пешекчегә.— Икәү генә сөйләшеп утырасы килә, вакытың бармы?
    — Бар, бар! — ди теге, кабаланып.
    — Фырансуз шәрабенең дә исе борынны кытыклый. Әллә соң,-— мәйтәм,— авыз итеп карыйбызмы?
    Теге мәхлук үзенә минем тарафтан аерым игътибар күрсәтелгәнгә шат, янымда бөтерелеп кенә йөри. Алып керде мичкәле бүлмәгә, агызып алды бер чиләккә шәраб, утыртты өстәл өстенә.
    — Эч,— ди,— кирәксә, тагын салып бирәм.
    Минем бит, беләсез, ният эчүдә түгел, ул шәраб миңа хәйлә өчен сылтау гына. Юан корсакның үзен кыстыйм:
    — Корабта син атаманнан кала икенче кеше икәнсең. Тот әле, танышу хөрмәтенә тотыйк.-—Арапиян исемле икән. Белеп алдым.
    — Синең хөрмәткә җырлыйммы берне? — дим Арапиянга. Каршы төшмәслеген белеп торам. Үземә дә кич белән хөрмәтле пиратлар алдында хурлыкка калмас өчен эрпи-титсә кирәк.
    — Гомерем буена синең җырыңны тыңларга хыялландым,— ди юан корсак.— Җырласаң, бәхетле итәр идең.
    Бераз җырладым да:
    — Их, гармун да булса иде! — дип туктап калдым. Арапиян капты бит кармакка:
    — Хәзер, хәзер алып керәм! — дип чыгып йөгерде. Йөгерде дип, йомгак кебек тәгәрәде дисәң, дөресрәк булыр иде. Ә миңа шул гына кирәк тә. Ул чыгып китүгә, кесәдәге байлыкның яртысыннан күбрәген тиз генә мичкәгә чумырдым. Амин! Бу кадәр хөрмәтле пиратлар өчен берни дә жәл түгел.
    Эчтән генә догамны укып бетерүгә, Арапиян гармун алып кайтты. Тартып торып уйнап җибәрдем гармунны! Уйнамый, сайрый гармун. Бармаклар ияләшә төшкәч, кушылып җырлый башладым. Арапиян дөньясын онытты, әллә сулыш та алмый инде?
    Берзаман күтәрелеп карасам, гамбуздагылар, ишектән башларын тыгарга тырышып, этешә-төртешә басып торалар. Арапиян аларга карамый, күрми, ә миңа алар әллә бар, әллә юк. Өченче җырымны төгәлләргә өлгермәдем, кайсысыдыр:
    — Пирог кая? — дип әче тавыш белән кычкырып җибәрде.
    Пиратлар, шул исәптән мин ничек тизрәк котылырга белми торган Арапиян да күз ачып йомганчы юкка чыктылар. Мин дә, гармунны мичкә өстендә калдырып, каютама кайтып егылдым.
    Кичке мәҗлескә мине капитан үзе кереп алды. Ул айныган, яңа киемнәр кигән, хәтта көнҗәләнеп беткән сакал-мыегын да бераз тәртипкә китергән иде.
    Мәҗлес дигәннәрен палуба дигән җиргә әзерләгәннәр икән. Безнең килүне пиратлар аягүрә басып каршы алды. Өч пиратның берсе гитара чиртә, икенчесе баян тоткан, өченчесе курай сызгырта. «Галиябану» көенә җырлап та җибәрделәр болар:

    Килеп безне куандырдың,
    Бәдертдин Әсәйский.
    Бергә талап алтын-көмеш,
    Күңелле яшәйски.

    Фрелино-Хрелино Чох белән түргә барып утырдык. Утыруга, атаман бер тапкыр кул чабып алды. Шуны гына көткәннәр, күрәсең, Арапиян җитәкчелегендәге пешекчеләр командасы, подносларга салып, төрле ризыклар кертә башлады. Арапиян өстәл башында кычкырып әйтеп тора:
    — Зәйтүн маенда кыздырылган ике айлык кабан дуңгызы!
    — Ак вермутта томалап пешерелгән шампион гөмбәсе!
    — Кытай борчагы соусында хәзерләнгән Әфрикә саранчасы!
    Өстәлләрдә урын җитми башлады. Ә Арапиян яңадан-яңаларын чыгарта. Күрү, ашап карау түгел, күбесенең исемнәрен дә ишеткәнем юк. Тик миндә алар кайгысы түгел, түземсезлек белән теге шәраб мичкәсен керткәннәрен көтәм. Ник алып кермиләр инде? Ышан пиратларга, ул имансызлар кинәт кенә мичкәнең бүтәнен алып килсәләр?
    Ниһаять, эчемә җылы керде: дүрт пират, мыш-мыш килеп, мин көткән мичкәне тәгәрәтеп алып керделәр. Чиләкләргә агызып, өстәлләргә шәраб утыртылды. Минем үземә бу франсузныкы ярамый бит. Ни эшләргә? Атаман үзе генә ишетелерлек итеп колагына пышылдадым:
    — Теге,— мәйтәм.— Мәрәккә кәрүленең базыннан алган бәлзәмең калдымы әле? Шуны китертсәң иде минем өчен,— дим.— Фырансуз шәрабеннән минем әллиргәй.
    Атаман өчен бу чүп тә түгел. Икебезгэ ун шешә бәлзәм китерергә кушты.
    И башланды мәхшәр, башланды мәхшәр! Пиратлар әйткәнне дә көтеп тормыйлар, салалар да эчәләр, салалар да эчәләр. Ә мин җай чыккан чакта кесәдәге «дару»дан атаман стаканына да өлеш чыгарам. Тәэсир итәрме, юкмы?
    Пиратларның башына шактый киткәч, Арапиян:
    — О, безнең кадерле кунагыбыз Бәдертдин Әсәйский җәнапләре! О, безнең зирәкләрнең зирәге, гаделләрнең гаделе, кансызларның кансызы, атаманнарның атаманы — хөрмәтле Фрелино-Хрелино Чох! О, безнең үз анасын үтерүдән дә тартынып тормаган данлы пиратларыбыз — ир-егет асыллары! Бер генә минутка барыгызның да игътибар итүегез сорала. Хәзер табынга мәҗлесебезнең иң күркәм ризыгы — Бәдертдин җәнапләренең яраткан ашы — чикмәнле бәрәңге чыгарыла. Аяк басып каршы алуыгызны сорыйм, хөрмәтле иблис кавемнәре!
    Айныгы да, исерә төшкәннәре дә аягүрә басты. Кул чабулар астында ун подноска төяп... йа хода, нәрсә бу? Күзләрем генә ялгыш күрмиме? Әй, аңгыра дисәң дә аңгыра икән болар. Әрчеп пешерелгән бәрәңгеләрне танырлык түгел—һәрберсенә чүпрәктән чикмән сыман нәрсә тегеп кигертелгән иде.
    Утырыштык. Пиратларның берсе, тәкатьсезләнеп, каршындагы бәрәңгегә үрелгән иде, атаман түзмәде, урыныннан торып, теге бәхетсезне йолкып чыгарды да сугып екты:
    — Өстәлдәге ризыкка кадерле кунагыбыздан алда үрелгән һәркемне әнә шул көтә. Министрларның да төшенә керми торган бу ризык алдыннан кунагыбыз иптәш Бәдертдиннең җырлавын сорыйк.
    — Сорыйбыз, сорыйбыз! — дигән тавышлар палубаны дер селкетте.
    — Иптәш Бәдертдин, мин «Сармак»ны җырлавыңны үтенер идем.
    Мин дә төшеп калганнардан түгел бит инде, ничек җавап бирергә икәнен инде беләм:
    — Баш өсте,— мәйтәм,— җырлыйбыз аны!
    Тартып җибәрдем гармунны, җырлый башладым «Сар-ман»ны. Кулларына тоткан стаканнарын да эчмичә, тын да алмыйча тыңладылар пиратлар.
    — Хәзер ашарга-эчәргә дә ярый,— диде Чох, мин җырны төгәлләгәч.
    Карап торам: боларның чикмәнле бәрәңгене күргәннәре, ашаганнары юк. Кайберсе бәрәңгене өстенә кигертел-гән «чикмәне» белән каба. Чәйни-чәйни дә, йота алмагач, чүпрәген чартлатып күршесенең чыраена төкерә.
    Ә мин ике ут арасында утырам: ниятем тормышка ашармы, юкмы? Әгәр уйлаганча барып чыкмаса?
    Атаман да хәлемне сизде:
    — Син нишләп, иптәш Бәдертдин, ашамый-эчми утырасың? Безнең арада күңелсезме әллә?—дип сорады.
    — Киресенчә,— мәйтәм,— сезнең арага эләгүемә һаман да ышанып бетә алганым юк. Бәхетемнән исерек мин. Гомер буе шул хакта хыялланган идем,— дим. Үзем Чохны кочаклап алган булам. Гамил Афзал әйткәндәй, йомышың төшсә ата казга да «Җизни» диеп эндәшерсең.
    — Миң дә,— дип пышылдый атаман.
    Күрәм, кайбер пиратларның үз-үзләрен тотышында сәерлек галәмәтләре сизелә башлады. Ничек тә күбрәк эчертергә, эчертергә, эчертергә кирәк иде боларны. Казан астына шундый итеп ягарга, таш булып таш та эресен, чуен кайнасын.
    Үзем «Баламишкин»ны җырлыйм, үзем сиздерми генә күзәтәм: пиратлар һаман кыза баралар. Хәзер инде кайберләре шәрабны стаканнарына бүлеп тә тормыйлар, чиләккә башларын тыгып кына чөмерәләр. Җырлыйлар, бииләр, сугышып та алалар. Берсе кайсысыныңдыр колагын тешләп өзеп алган да манчып кабар өчен каймак таптыра. Менә берсе биеп йөргән җиреннән гөрселдәп идәнгә ауды. Тип-кәләп анысын читкә чыгарып ташладылар. Әкренләп өстәл янында утыручыларның тагын берничәсе башларын чүңкәйтте. Әһә, мәйтәм, барып чыга бу болай булса. Хәзер инде үзем дә тартынып тормыйм, стаканымны тотып, аягында ныграк басып торучыларны яныяа барып, махсус кыстыйм. И күңелләре була тегеләрнең Бәдертдин булып Бәдертдин үзе кыстагач. Үзем исә, эчкән булып, бәлзәмгә иренемне генә тидереп алам. Тора-бара атаманнан кала барысы да авып бетте. Атаман исә аягында һаман нык басып тора.
    — О батыр Фрелино-Хрелино Чох! Мин хәзер синең, күпме генә эчсәң дә, исермәвеңә ышана башладым. Дөньяда синең белән ярышырдай бүтән бер генә кешене дә белмим мин,— дип тегенең салпы ягына салам кыстырам.
    — Дөрес әйтәсең, иптәш Бәдертдин Әсәйский,— ди атаман, көрмәкләнә башлаган телен көчкә әйләндереп.-— Мин күпме генә эчсәм дә исермим. Мичкәсенең эчендә төн кунганым бар. Телисеңме, күз алдыңда бер чиләкне эчеп бетерәм?
    Ирештерәм тегене:
    — Монысы ук булмас инде, хөрмәтле атаман,— мәйтәм.-— Бер чиләк бик күп бит ул, аны сыер да эчеп бетерә алмый.
    —Ышанмыйсыңмы? — ди атаман.— Минем өчен чүп кенә ул. Менә карап тор!
    Бер чиләккә мичкәдән чүмәкәй итеп шәраб агызып алды да тотынды атаман чүмерергә. Күз алдында корсагы кабарганнан кабара бара. Менә-менә шартлар сыман. Куллары калтырый башлады. Мөгаен шул көе эчеп тә бетергән булыр иде, кинәт кенә аяклары сыгылып төштеләр дә атаман хәрәкәтсез калды. Ура, дим, яшәсен тилебәрән орлыгы, дим! Менә шулай ул, үтмәс балта да файдага ярый, диләр. Юлда гел кирәкмәс дип уйлаган нәрсәләрнең дә кирәге чыга шул. Кузгалып китәр алдыннан Кәрим тугае тирәсеннән җыеп алган идем мин ул тилебәрән орлыгын.
    Эченә тилебәрән эләккән кешенең күбесе болай да айный алмый, боларның да күбесе, шул исәптән атаман да бүтән тора алмас иде. Тик барыбер һәр карышы кан исе аңкыган, хәрам ризык белән сугарылган бу корабны шул кәе генә калдырып китү ярамый иде. Эзли торгач, күгәреп беткән бер кендек боравы эзләп таптым да дүрт-биш җирдән корабның төбен тиштем. Тишекләрдән ургылып океан суы керә һәм идәнгә җәелә башлады. Хәзер инде корабны тыныч күңел белән калдырып китәргә була иде. Үземнең салга күчеп утырдым да, бәйләп куйган бауны өзеп, дбигателне кабыздым. Яшәсен океан! Яшәсен ирек!
    Яшәсен ялгызлык! Башта, әллә соң берәр еандьж алтыннарын алыргамы, дип уйлаган идем дә, соңыннан кирәкмәс, кеше талап җыйган малның кемгә рәхәт күрсәткәне бар дип, уемнан кире кайттым.
    Кораб күз алдымда бата башлады. Урыныгыз океан төбендә булсын, җәһәннәм кисәүләре! Сездән, күпме генә тырышсаң да, кеше чыкмас иде инде. Шуңа күрә берсен дә кызганмадым. Исән-сау әйләнеп кайта алсам, милициягә корабның баткан урынын әйтермен әле. Яхшылап хәтерләп калдым мин аны: бака яфрагы белән бер кочак салам арасында батты. Алтынын килеп алырлар. Хөкүмәткә файдасы тисен.
    Икенче тапкыр борылып караганда, диңгез-океаннар-ны дер селкеткән пиратлар корабының су өстендә эзе дә калмаган иде.
    Кораб күздән югалгач кына үземнең нинди афәттән котылганымны аңладым бугай, тәнем калтырап куйды. Котылган шатлыктан ятып йокладым, дбигателне дә сүндердем. Шул ятудан, мәет кебек, алты тәүлек буе йоклаганмын.
    Уянып китсәм, төш күрәм дип торам. Салым суга тими, күтәрелгән дә зур тизлек белән көнбатышка бара. Йа хода, ни хикмәт, пиратлар белән сугышып йөреп, әллә соң акылыма зәгыйфьлек килдеме? Яки кемнең дә булса тылсымы илә сал дигәнем самолетка әверелгәнме? Сузылып яттым да сал читеннән башымны чыгарып карыйм. Күземә генә күренәме соң: салның дүрт яктан дүрт дельфин сыртларына салганнар да элдертәләр генә. Әйтсәң, кеше ышанмас. Күзләремә ышанмыйча, кулым белән берсен капшап карадым. Теге дельфин шырык-шырык көлә башлады. .
    — Кытыклама, үтерәсең бит, Бәдертдин абзый,— ди. Дельфин икәнлекләренә тәмам ышангач, тынычланып
    киттем. Сырма өстенә җайлап утырдым да тик барам төрек туганнарның күчтәнәчкә китергән йөземнәрен ашап. Төшләрен черт иттереп суга төкерәм. Эреле-ваклы балыклар аны көтеп кенә тора, шунда ук бөртеген дә әрәм итмичә ашап бетерәләр.
    Сәвитски гражданин бит мин, ил өчен кан койган кеше, бушка эшләтү килешми дим,— бу оҗмах җимешен дельфиннарга да каптырам.
    Ике көн шулай бер мәшәкатьсез йөзгәч, дельфиннарым кинәт туктадылар да әйтәләр:
    — Менә, Бәдертдин абзый,— диләр,— Кәиәр агымына китереп җиткердек. Кайгырма, борчылма, шушы агым үзе сине Әмрикәгә илтер.
    Әйтүләре булды, койрыкларын болгап сәлам бирделәр дә юкка чыктылар. Күрешергә сузган кулым һавада асылынып калды. Рәхмәт әйтергә дә өлгерә алмадым.
    Ярый, хуп, мәйтәм, карап карыйк сезнең Кәнәр дигән нәрсәгезне, илтер микән Әмрикәгә.
    Ятам түш киереп. Өйдән чыгып киткәнгә ничә көн узганын искә төшерергә тырышып карыйм, очына чыгал-мыйм. йокымсырап киткән идем, төшемдә үзебезнең авылны күрдем. Ишегалдындагы яшел чирәмдә ятып торам, имеш. Яныма, табагачын тотып, Гыйззебанат җиңгәгез килеп чыкты:
    — Кайларга китеп олактың син, карт җен? Әйдә, ятма бушны юкка аударып, тор! —ди бу.
    Карчыкка ни дип җавап бирергә дә өлгерә алмый калдым, кинәт җир селкенергә кереште. Юк, җир селкенми, мине колхозның нәсел үгезе сөзә ахры. Үгезне мөгезеннән эләктереп ега торган гадәтемне беләсез, кирәген бирим дип сикереп торган идем, чак суга егылып төшмәдем. Йокы исереклеге белән үземнең океанда икәнемне бөтенләй онытып җибәргәнмен. Ни булганын аңлый алмый азапланам: минем мунча бүрәнәләреннән ясаган салым ток тоткан мәче кебек калтырый, кайнар табага төшкән юеш кабак төшедәй бии иде.
    Ни-нәрсә булган? Әллә соң шайтан, җен эшеме? «Ая-телкөрси»не укып карыйм, файдасы тими. Шунда күзем бүрәнә арасыннан калкып торган кылычка төште. Кем кылычы? Нинди кылыч? Кайдан килгән? Әллә соң, ходаем, тагын юлбасарлар шаяртамы? Кылычны чиртеп карыйм, тим,ергә охшамаган. Тирә-юньгә карыйм, җан иясе юк. Күңелгә шом төште.
    Тәвәккәлләп, кылычны тартып чыгармакчы булдым. Кая ул, салым сикерә, кылыч селкенми дә. Туктале, мәйтәм, минем балта синең белән бергә тумаган. Селтәнеп торып бүрәнә кырыннан чаптым. Балтаның үткенлеген беләсез, Гали кылычыннан бер дә ким түгел, бер чабуда өздем тегене. Биеп торган салым шунда ук тынычланды да куйды. Карасам, гаять зур балык, су астыннан калкып чыкты да дүрт аяклап ычкынды. Артыннан канлы эзе генә калды. Соңрак, бер утрауга барып чыккач, салда калган кылычны күрсәтеп караган идем, бу кылыч балык борыны, океанда яшәп тә мондый зур борынлысын күргән юк иде, ничек исән калдың, дип шаккаталар. Башка берәү булса, мактанудан шартлар чиккә җитәр иде, минем исә мыек очым да селкенмәде.
    — һи,— мәйтәм,— исегез киткән икән иске чикмәнгә! Безнең авылда малай-шалайлар моннан зурракларын җыйнап, читән үрәләр,— дигән булдым.
    Алар янында төн кунгач, үземне тагын агым иркенә тапшырдым. Салга сузылып чалкан яттым. Барам түшәмгә төкереп. Түшәмнең ак болыт икәнен беләсез инде — шактый биек. Салда яту туйдырса — көймәгә күчәм, көймәдә туйдырса — салга.
    Бер көн барам шулай, ике көн барам. Пират-миратлар да очрамый. Кая карама — су да су. Ялгызлык туйдыра башлады.
    Пиратлардан котылганга өченче көн дигәндә көтмәгән җирдән сызгыруга охшаган ят тавыш ишетелде. Нинди тавыш бу? .Мөгаен, җилләп-давыллап яңгыр киләдер...
    Ашыгып сикереп торган идем, башыма нәрсәдер шап итеп килеп бәрелде. Күз ачып йомарга өлгермәдем, тагын бәрелде дә көймәгә шапылдап төште. Алып карасам, гаҗәпләнүдән күзем шар булды — канатлы балык икән. Әллә, мәйтәм, ахырзаман, кыямәт көн җитәме? Кыямәт көндә балыклар да очып йөрер, дип сөйләгән иде әби мәрхүмә.
    Балык икәнен белгәч, эчкә җан керде. И-и, мәйтәм, форсаттан файдаланып калыйм әле, кармак саласы юк, балыклар авызга үзләре керәбез дип торалар. Селәү дә кимеп бара.
    Кулны сузып кына бер шулпалык балык тоттым. Пешерергә куймакчы идем, су беткән, чиләкләр шалтырап тора. Эшләр хәнә, сусыз нишләмәк кирәк. Монда бит симез куйлар юк. Кырык бишенче елның җәендә, самурайларга каршы сугышканда, берзаман чүлдә калдык. Суның әсәре дә юк, беләсез. Шуның өчен дә чүл дип йөртәләр аны. Эчәсе килеп бик интектергәч, бик аптырап тормадык — иң симез куйларын суеп, су урынына шуның маен эретеп эчтек. Ярап торган иде.
    Балыкның да маен эретеп эчәр идең, тик балык маен күрү түгел, исемен ишетүгә үк күңел болгана башлый, ә авызга якын китерә алмыйм. Океан суы да эчәргә яраклы түгел. Ни эшләргә?
    Кашыйм шулай маңгайны, ачтан үләм дип куркасы юк,— балык күпме теләсәң, шуның кадәр: кыздыр да аша, кыздыр да аша. Эчәсе килүләре яман. Суга бик тәкатьсез мин, кыш көнендә дә егерме тәүлектән артык эчми түзә алганым юк. Монда исә миеңне кайнатырлык итеп кыздыра, унтугыз тәүлеккә чыдавың да шикле.
    Уйлый торгач, котылу юлын таптым. Океанда су парга әйләнми калмыйдыр, шуны җыярга кирәк. Күлмәкне салып колгага элдем дә астына чиләк куйдым. Икенче тапкыр йокыдан торуга ярты чиләк су җыйналган иде. Пар суы яңгыр суы кебек инде ул, чип-чиста, тик бераз төчерәк кенә. Хатыныңның анасында кунакта утырмыйсың, сайланыр җаең юкта төчелегенә генә түзәрсең.
    Көн барам шулай, төн барам. Хәзер, бер авыз пешкәч, кычкырып җырламыйм да, авыз эченнән генә көйлим. Фрелино-Хрелино пиратлары исемә төшсә, дер калтырап куям. Хәйләне эшкә җикмәсәм, тәки башны бетерәләр иде бит, мәлгуньнәр!
    Йөзә торгач, берзаманны барып чыктым бер утрауга. Карасам, һәй, наданнар, шуны да дөрес яза алмаганнар. Дүрт класс укыган башым белән дә мин аны «Вермут» дип язарга кирәклеген беләм, югыйсә. «Бер муд утравы» дип язып куйганнар. Әһә, мәйтәм, утравының исеме Вермут булгач, бер-ике яшник үзем белән алыйм әле. Дөнья хәлен белмәссең, кирәге чыгып куюы бар. Әнә шулай алдан күрә белү мине бәлаләрдән аз коткармады.
    Әй, каһәрнең исеме генә Вермут икән. Кая ул бер-ике яшник, сыңар шешә дә табып булмады. Бушлары, ватыклары белән дөнья тулган, тик алардан ни файда.
    Утраудан рәт чыкмагач, ары кузгалып киттем. Карасам, океанны киртәләп алганнар да анысына «Вермут өчпочмагы» дип язылган такта кадаклаганнар. Бар байлыкларын әллә шунда яшергәннәрме? Киртә эченә керсәм, сүз әйтмәсләрме? Берәрсе килеп чыкмасмы дип, кычкы-рып-кычкырып карадым да, җавап ишетелмәгәч, тәвәккәлләп кереп киттем.
    Иөздем-йөздем, бер дә искитәрлек нәрсә тапмадым. Вермут сүзен кеше алдар өчен кызык итеп кенә язганнардыр, мөгаен. Өчлочмаклы киртәнең дә, суның да иге-чиге күренми. Нидер табудан өметне өзгәч, матурны кабыздым. Юк белән вакытны уздырмаска, тизрәк берәр ярга барып җитәргә кирәк.
    Су өсте тып-тыныч сыман иде, күк йөзе дә ап-аяз. Минем кәеф әйбәт. Кинәт салга әлләни булды: туп-туры барган җиреннән бер урында зыр-зыр әйләнергә кереште. Иа хода, нәрсә бу? Әллә дбигател ватылдымы? Ул арада салым бер якка кыйгая ук башлады. Сикереп торып, элекке хәленә чак кайтарып өлгердем.
    Шул минуттан алып минем өчен тынычлык бетте. Сал әллә пичә мәртәбә суырылып су астына кереп китә язды. Ярый әле үзем оста, елгыр, шул гына коткара.
    Бу юлы исән калганга куанып өлгермәдем, көтмәгәндә көчле давыл купты. Минем салны беләсез инде, мунча бүрәнәләреннән аркан белән генә оештырган. Ул менә таралам, менә таралам дип, безнең бригада тупыллары биеклеге дулкыннар кочагында йомычкадай уйный. Матурның да хәзер файдасы тими, сүндерергә туры килде. Пиратларга әсир төшкәндә дә болай курыкмаган идем. Бу юлы дөнья белән хушлаштым. Бетүем шушы икән, мәйтәм.
    Салга дулкын арты дулкын һөҗүм итә. Белгән догаларымны укып карыйм, файдасы тими. Дулкын ничә тапкыр күмеп киткәндер, барлы-юклы кием чыланды, колакларга су тулды.
    Куркуның күзе зур, диләр, хактыр, валлаһи. Берсендә башымны күтәреп карасам, ни күрим: минем өскә дулкынның Чатыр тавы кадәрлесе килә. О-о, бу килеп бәрелсә, исән калам димә, бетерәчәк. Яшисе килү теләге коткаргандыр инде, сикереп тордым да, ишкәкне суырып алып, җан-фәрманга гайрәт белән көрәп, теге дулкынга каршы дулкын җибәрдем. Биеклеге өскә килә торганны-кыннан һич ким булмагандыр. Ике дулкын бәрелешкәч,, колак тондыргыч тавыш чыкты, су тамчылары өчәр чакрымга чәчрәгәндер, билләһи!
    Ишкәк сабы ничек сынмагандыр, әллә ничә мәртәбә шулай дулкынга дулкын җибәрергә туры килде. Тапкырлыгыма, гайрәтлелегемә рәхмәт, тәки башымны саклап калдым бит.
    Әҗәлең җитмәсә үлмисең икән аны. Ниһаять, Вермут киртәсенең аръягына чыккач, океан тынычланды. Матурны кабыздым. Озак та үтми җир күренде. Куанычтан сикереп, башны бер болытка бәргәнмен, кабарып чыкты. Күңелгә хуш килгән култыкка барып туктадым да салны ташка бәйләп куйдым. Җиргә төшкәч, беренче эш итеп, сыңар аякта титаклый-титаклый, колакка тулган суны түктем. Өч чиләкләп чыккандыр. Ардырган иде, ятып бераз хәл җыйдым. Аннан соң балтаны, кирәк-ярак салынган капчыкны алдым да тирә-юнь белән танышырга кузгалдым.
    Яр өстенә күтәрелүгә, карадым да хәйран калдым: каршымда моңа кадәр күреп өйрәнмәгән гаҗәп урман башлана иде. Урманы урман инде аның, урман булуына ис китми, моның агачлары бер дә безнең якныкына охшамый: кәүсәләре юан, ботаксыз, үзләре эре балык тәңкәсен хәтерләткән кытыршы кабыклы. Нәкъ фил аягы инде.
    Очында гына камыш кыягына тартым яфраклар бар. Алар көязләнеп кабарып тора. Ионын алган чакта сарыкның койрыгында бераз калдыралар бит әле — шуңа охшаган. Әнә шул яфраклар башланган җирдә кәүсәсенә ябышып диярлек үскән ниндидер җимешләр күренә. Бә-дертдин башым белән ничек инде менеп карамыйча түзим? Уч төбенә төкердем дә маймыл урынына менеп киттем фил аягыннан үрмәләп. Алып төштем тәлгәшләрнең берсен. Ун, юк, унбиш килолап бардыр. Яурупаны аркы-лыга-буйга йөреп тә күргәнем юк иде мондый хикмәтне. Нәрсә микән, мәйтәм. Ашарга яраклымы, әллә агулымы, шайтан белсен. Кызгылт төстәге озынча җимешләр, йа раббем, үзең сакла, дидем дә, бисмилламны әйтеп, берсен озаттым корсак Шәрифләренә. Ул тәмлелеге! Телеңне йотарлык. Киптерелгәнен ашаганым булган икән, исемә төште: әлеге җимешләр хөрмә булып чыкты. Хөрмә дигәннәре әнә шундый сарык койрыклы фил тәпиендә үсә икән, белеп торыгыз!
    Кереп киттем урман арасына. Кереп киттем дип әйтүе генә ансат. Атлыйм дисәң абынып егыласың. Безнең Саклау урманында теләсәң җигүле ат белән йөр, ә монда сукмакның әсәре дә юк. Агачлар, куаклар бер-берсенә бездәге эт эчәгесенәме, әллә ниткән үсемлекләр белән уралган, чорналып беткән. Җитмәсә, чәнечкеле үзләре. Балта белән чабып өзәм тегеләрне — бер атлыйм, ике атлыйм, тагын өзәм, тагын атлыйм. Берзаман борынга төтен исе килеп бәрелде. Әһә, мәйтәм, төтен бар җирдә ут бардыр, ут булган җирдә кеше булмый калмас. Сиздермичә генә барып, ниләр барын күрергә исәп.
    Ике-өч адым атларга өлгермәдем, әллә җир астыннан гыйфритләр чыкты, әллә һавадан фирештәләр төште — күз ачып йомганчы кулларымны артка каерып бәйләделәр дә авызыма чүпрәк тыгып куйдылар. Эһ тә итә алмый калдым.
    Шушы яшемә җитеп, көч ягыннан мине уздырган кешене очратканым юк иде. Бәдертдин кебек карт төлкене әсир алып кара әле! Бу кадәр гайрәтле, булдыклы егетләр кем икән дип күз салсам, күрше Сәгыйдулланың мүкләк сыеры төсле кызыл тәнле ике индәй икән. Дөресен генә әйткәндә, бераз рәнҗедем мин аларга. Юк, кулларымны каерып бәйләгән өчен түгел, нигә инде авызга чүпрәк тутырырга? Кычкырмагаең, ертыл — кем сиңа ярдәмгә килсен.
    Бил тирәсен яфраклар белән камаштырган, чәчләрен ни өчендер безнең авыл карчыклары сыман үргән әлеге ике адәм җилтерәтә-җилтерәтә мине үзләре генә белгән сукмактан каядыр алып киттеләр. Бераздан төтен исе ныграк килә башлады, кешеләр сөйләшкән, сирәк-мирәк барабанга сугып алган тавышлар ишетелде..
    Кызык бит, егетләр, әй! Сәяхәткә чыгып китүем дә Гыйззебанат җиңгәгезгә ачу итеп түгел, дөньяны күбрәк күрәсе килгәннән иде. Индәйләр янына эләгүем прәме күктән төшкән бәхет булды. Әсир итмәгәйләре, чурт итсеннәр, яманлыкта барыбер пиратлардан уздырмаслар әле. Җаннарын җәһәннәмгә җибәреп пиратлардан котылдым, Вермут тирәсендәге хәтәрдән исән-имин чыктым. Гел үк төшеп калганнардан түгел бит мин, үзегез беләсез. Сугыш вакытында генераллар белән бергә ашап-эчеп, күп нәрсәгә өйрәнгән кеше Бу юлы да җаен тапмый калмам. Теге ике мәхлук, ләм-мим сүз әйтмичә, алып бардылар мине үзләренең торган җирләренә. Авыл дисәң, ташка үлчим, авыл димәсәң, хәтере .калыр. Аларча ничек әйтеләдер. Уртада мәйдан. Анда учак яна. Учак өстенә казан асылган. Казанда быгыр-быгыр килеп нидер кайный. Мәйдан тирәсендә яшелчә бакчасындагы төсле куышлар тезелеп киткән. Учактан ерак түгел келәм җәелгән. Келәмдә күкрәкләрен һавага төбәтеп, чәчләрен таратып салган бер кыз ята. Яшь, чибәр үзе, каһәр! Күп булса унсигез яшьләр чамасындадыр. Сөйләшкән халыкның телен белмәсәм дә, кызның чак-чак кына сулыш алуыннан авыру икәнлеген аңладым. Кыз каршындагы алтын-көмеш, асылташлар белән бизәп эшләнгән урындыкта (анысы, мөгаен, тәхеттер инде) берсеннән-берсе матур каурыйлар тезелгән башлык кигән карт индәй утыра. Бите тулы җөй. Үзе чыраен буяп бетергән. Бусы, мәйтәм, юлбашчылары булырга тиеш. Юлбашчыны, кызны һәм казан тирәсен төрле яшьтәге йөздән артык кеше сырып алган. Баштарак алар һәммәсе дә бертөсле сыман күренә: барысы да кызгылт тәнле, озынча буйлы, тәннәренә, битләренә бизәк төшерелгән; күкрәкләре шәрә, гаурәтләре яфрак белән капланган, ә бала-чагалары бөтенләй анадан тума йөриләр. Ир-атларының кулында җәя, ук, кайберсендә мылтык, писталет та күренгәли. Пычак, хәнҗәр ишене әйткән дә юк,— алары хатын-кыздан алып, яңа тәпи йөри башлаган бала-чагасында да бар. Читтәрәк теге мин әйткән фил аягы төсле агачка атлар бәйләп куелган.
    Болар мине, туп-туры кабилә башлыгы янына алып килделәр дә үз телләрендә нидер әйттеләр. Лыгыр-лыгыр киләләр, бер сүзләре аңлашылмый. Нимечнеке җайлы иде ичмасам: «халвт!» дисә туктап каласың, «кум!» дисә, минем янга кил дигән сүз булыр. Тегеләрне тыңлаганнан соң, юлбашчылары миңа карап-карап торды да:
    — Чәчкәтин кәрләтин, мәрләтә? — дип сорады.
    Аның чыш-пыш килүеннән кем нәрсә төшенсен, ике кулымны як-якка җәеп, имән бармакны чигә тирәсендә бөтердем. Берни дә аңламадым, янәсе.
    Юлбашчы кемнедер чакырып ым какты. Кызыксынып карап торган халык арасыннан безнең янга муенына киптерелгән крокодил баласы таккан, борынына алтын боҗра кигертелгән карт индәй килеп басты. Юлбашчы аңа нидер әйтте, шуннан тегесе миңа карап әллә кайсы телләрдә сорау артыннан сорау яудыра башлады. Аның сүзләре минем өчен бармы, юкмы — колакларымны бик тырпайтсам да, бер сүзен дә аңлый алмыйм.
    Тегенең быгыр-быгыр килүе тәмам туйдыргач, аптыраганнан:
    — Аһ, ырламасаң, мырламасаң, нирвымда уйнама-саң! — дип әйтеп ташлаган идем, индәй шатлыгыннан сикереп җибәрде:
    — Әллә син татармы!
    — Татар шул,— мәйтәм,— нигә аңа исең китте? Индәй янында башкалар барын онытты, мине кочагына кысты:
    — Исем китмичә,— ди,— тере татар күрмәгәнемә кырык ел да бер ай һәм өч көн инде,— ди.— Гайнетдин исемле дустым бар иде, сөйләшергә шуңардан өйрәндем.
    — Алай икән,— мәйтәм,— алай икән... Нишләп йөри иде соң ул монда? Ничек килеп чыккан иде? — дип сорыйм.
    — Алтын эзләп килеп чыккан иде,— ди индәй.— Безнең монда алтын күп. Базын сиңа да күрсәтимме? Төшәсең дә чиләгең белән көрәп аласың. Капчыгың бармы? Бер-ике капчык биреп җибәрәм,— ди.
    — Син мине әллә ниткән буржый-муржуй калдыклары белән бутама,— мәйтәм.— Мин сиңа имигран да, импи-риалис та түгел. Пычагымамыни миңа алтын? Аның белән нишлим,— мәйтәм,— мунча түбәсен ябыйм мыни?
    — Алайса үзеңә кара,— ди индәй.— Кирәкмәсә, алма. Алтынга минем үземнең дә исем китми,— ди.
    — Гайнетдин дустың кая китте соң? — дип төпченәм. Шушы кадәр җәһәннәм ераклыгына кавемдәшең килеп чыксын әле, ничек кызыксынмыйсың!
    — Үлде ул,— индәй елап ук .җибәрде.— Яхшы кеше иде мәрхүм. Ике капчык алтынны берьюлы күтәреп билен кузгатты да, шуннан мантымады.
    — Кая күмдегез соң? — Якташның каберенә барып дога кылырга иде исәбем.
    — һи,— ди индәй,— син мондагы йоланы белмисең икән. Бездә күмеп тору дигән нәрсә юк,— мәетләрне суга гына ташлыйбыз.
    Аның сүзен ишеткәч, валлаһи, тәннәрем чымырдап
    китте.
    Шулвакыт индәйләрнең юлбашчысы, үз телләрендә нидер әйтеп, безне янына чакырды.
    Тылмач юлбашчының сүзләрен тәрҗемә итте:
    — Ул синең кем булуың, ни эшләп йөрүең белән кызыксына.
    Болар, кәнишне, гәҗит укымый инде, тәфсилләп үземнең Биктимиров Бәдертдин Әсәйский булуымны да, дөнья буйлап сәяхәттә йөрүемне дә сөйләп бирергә туры килде. Нәрсәсен яшереп торырга: карак-угры түгел, кеше үтерергә дә җыенмыйм. Пиратларның корабын батырганны, кәнишне, әйтеп тормадым, мактанчык дип уйламасыннар.
    Шуларны бәян иткәннән соң, юлбашчылары әйтә:
    — Бәдертдин туган, син бик батыр кеше икәнсең. Бездә үзең теләгән кадәр кунак бул, ял ит. Синен, кебек кешедән безнең яшь буын батырлыкка, кыюлыкка, авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәнсен. Шәхси үрнәгең белән тәрбиялә әнә шул җебегән юеш борыннарны,— ди.
    — Баш өсте,— мәйтәм.— Кирәксә, тактика-мактика, сәясәт кебек зәнәтияләр дә уздыра алам,— мәйтәм.— Мин,— мәйтәм,— генераллар белән бергә йөргән кеше,—
    мәйтәм.
    — Алай икән, алай икән,— ди ыру башлыгы. Күрәм, минем килүгә бик куанса да, тавышы боек чыга тегенең, күзендә — яшь.
    Сорамыйча түзә алмадым:
    — Сез, әфәндем, бик борчулы күренәсез, берәр кайгыгыз бармы әллә? — мәйтәм.
    — Синнән яшереп булмас инде, Бәдертдин туган,— ди юлбашчы,— әнә кара,— ул келәмдә яткан кызга күрсәтте,— бердәнбер кызыма суык тигән, үләргә ята. Шуның кайгысыннан чарасызмын,— ди.
    Җәй көне тигән суыкның бик хәтәр икәнен беләм мин.
    — Соң,— мәйтәм,— духтыр чакырттыгызмы? Миңа тылмачлык иткән индәй әйтә:
    — И-и, Бәдертдин дус,— ди.— Әллә башыңа тай типкәнме? Монда духтырны кайдан аласың? Тирә-юньдә мең чакрымда сыңар кеше дә юк.
    Бу кадәресе ничектер минем башка килмәгән шул.
    Юлбашчы:
    — Ыру шаманы Акай күз өшкереп-төшкереп бакты, файдасы тимәде. Явыз рухлар кызның тәненә бик нык кереп оялаган булсалар кирәк. Үләр инде ул бала, үләр,— дип кан-яшь түгә.
    Ятып калганчы, атып кал, диләр бит. Туктале, мәйтәм, карап карыйк кызның ни хәлдә икәнен. Рөхсәт сорап янына бардым. Кызның гүзәллеге, мәйтәм, айның кайсы кичәсендә тугандыр, әмма тел белән сөйләп аңлатырлык түгел. Тач Гыйззебанат җиңгәгезнең ящь чагы!
    Кулын тотып караган идем, корт чаккандай кире тартып алдым. Пешерде генә түгел, көйдерде. Температурасы шулкадәр кайнар икән. Туктале, мәйтәм, капчыкны карарга кирәк, ниләр бар икән. Актарына торгач, әчпирин белән кипкән кура җиләге табып алдым, мәтрүшкәнең кайдалыгын беләм. Су кайнаттырдым тегеләрдән. Бу нишләргә җыена микән дип, карап тора индәйләр күзләрен тасрайтып. Янәсе, мин берәр явызлык кылырга җыенмыйммы?
    Кура җиләге белән мәтрүшкәне әйбәтләп пешердем дә, кызның авызына берьюлы ике әчпирин каптырып, шифалы чәйне эчердем. Үзем эчтән генә белгән догаларымны укыйм, сихәте тисен иде, дим. Юлбашчыга әйтеп, җыелган халыкны тараттырдым. Тормасыннар монда акаеп, аю биетмиләр, мәйтәм. Кыз янында миннән башка тылмач Кәләй-мәләй, шаман Акай күз һәм юлбашчы үзе генә калды.
    Берәр сәгать үттеме икән, кызның температурасы төште, күзләрен ачты. Сикереп үк тормакчы иде дә, мин рөхсәт итмәдем.
    Безгә ашарга-эчәргә китерделәр. Учак янында гәп куертып утырабыз. Күпмедер вакыттан соң кызга тагын бер сәдәф әчпирин каптырдым. Шифалы чәйдән өзгән юк. Шаманнары миннән ничек дәвалавымны сораша. Мин дә хит-ри-митри, хәйлә дисәң — биш капчык. Янчыкны чишеп бетермим. Дүрт-биш сәгатьтән тылмачның кирәге калмады, индәйчәне өйрәнеп алдым да тегеләрнең үзләреннән дә шәбрәк сөйләшә башладым.
    Кызның хәле күзгә күренеп яхшыра. Төнгелеккә мин моңа тагын бер сәдәф әчпирин бирдем, табан астын борыч белән уып, төреп яткырырга куштым.
    Җәйге төннең озынлыгы — күзеңне йомарга өлгермисең, таң ата. Вакыты җиткән идеме, ходаның кодрәте белән дәвамның шифасы тидеме — иртәнгә кыз сау-сәламәткәе уянды. И куанулары халыкның, и куанулары! Мине кызны коткару өчен күктән иңгән зат дип уйлыйлар, дөресен әйткәнгә ышанмыйлар. Юлбашчы ыруның барлык халкын җыярга кушты. Барабан кагып, быргылар кычкыртып чакыралар икән алар кешеләрен.
    Юлбашчы тәхетендә утыра. Аның бер ягына шаман Акай күз баскан, икенче ягына — мин. Ыру башлыгы шаулашкан халыкны кул чабып тынычландырды да сүз башлады:
    — Батыр аучыларым, уңган, сылу хатын-кызлар! Илле елга якын мин — Кайнар Селәүсән — сезнең юлбашчыгыз булдым. Сизәм: тәнемдәге каным суына, күз үткерлегем кими бара. Хәзер мин әүвәлге еллардагы сыман җәядән атып өч чакрым биеклектә очкан бөркетнең сул күзенә тигерә алмыйм инде. Беләсез, бердәнбер улым Уткүз юлбарыс белән алышканда алган ярадан үлде. Кызым Зафриюниянең кичә нинди хәлдә ятканын күрдегез. Кодрәтләрдән кодрәтле аллабыз кызымны коткарырга илче итеп безгә Бәдертдин дусны җибәргән. Ул Зафриюнияне үлемнән алып калды. Куллары шифалы, үзе гаять гыйлем кеше икән. Җитмәсә, бик гайрәтлегә дә охшаган. Бер утыруда тегермән ташы кадәрле ике ипине бөгеп кенә салды. Татар булгач, хәйлә, акыл ягы да капчык-капчык инде аның. Мин бүген шундый карар кабул иттем: Бәдерт-дингә кызымны биреп, аны ыру башлыгы итеп калдырырга. Үзем су патшалыгындагы мәңгелек илгә китәм.
    Кайнар Селәүсән шулай диде дә, кызын чакырып, янәшәмә бастырды. Шул чакта мин ыруның башка хатын-кызларының, Зафриюниядән көнләшеп, шартлар хәлгә җиткәннәрен күрдем. Ни булганын һич аңламый торам. Халык котырынып кул чаба башлагач кына һушыма килдем. Кызның кулын җибәрдем дә:
    — И,— мәйтәм,— батырларның батыры булган ирләр, чибәрлектә Җир шарында тиңе юк гүзәл хатын-кызлар! Без фәкыйрь колыгыз сезнең арага очраклы рәвештә генә килеп эләккән бер мосафир бәндә,— мәйтәм.— Әгәр дә сезгә әз генә булса файдам тигән икән, мин бик шатмын. Тик шуны да әйтүне үземнең бурычым саныйм: минем әйдә,— мәйтәм,— хатыным Гыйззебанат һәм балаларым бар. Шуңа күрә мин һич кенә дә гүзәлләрнең гүзәле булган Зафриюнияга өйләнә алмыйм. Шулай ук юлбашчыгыз да була алмыйм. Миңа кичекмәстән юлга кузгалырга кирәк. Болай да озак йөрелде, тагын да тоткарлансам,— мәйтәм,— хатын ачуланачак. Ә аның талканы коры.
    Сүземне сөйләп бетермәдем, китте тавыш, китте тавыш. Иң башта яңа гына миңа хәләл җефетлеккә бирелгән Зафриюния еларга кереште.
    — Син китсәң, миңа тормыш юк. Бер күрүдә яраттым. Өйләнмәслек булгач, никләр терелттең? — ди. Хәнҗәрен алып күкрәген чәнечмәкче иде, чак тотып өлгерделәр.
    Ул халык шаулый:
    — Анда,— ди,— Татарстанда, синең кебек тегенди-мондыйлар тагын бардыр әле, без сине беркая да җибәрмибез. Сине безгә Алла иңдергән, башка кешенең юлбашчы булуын теләмибез! — диләр. Кайнар Селәүсәннең башыннан таҗын салдырып миңа кигерттеләр.
    Күрәм: көч белән җиңеп булмый монда, хәйлә белән эш итәргә кирәк.
    Элеккеге юлбашчы мәңгелек иленә — суга ташланырга китте. Мәңгелек иленә исән-сау гына барып җитсен дип, аны озатырга мине әсирлеккә алган ике ирне бирдем. Үзем дәүләт эшләрен кайдан башларга микән дип баш ватам. Түрәлекне җенем сөйми, беләсез. Хәтта сил-сәвит прсидәтеле дә булганым юк. Влас яратсам, Испаниядә үгез сугыштырган шәһәрдә патша булып калыр идем
    мин.
    Халык күзгә текәлгән, тын да алмый әмер көтә. Көтә икән, мәйтәм, тәхеткә утырырга кирәк. Утырдым тәхеткә. Бигрәк көтелмәгәндә булды шул, аптырап та калырсың.
    Акай күз барабанын сугып куйды. Гөжли башлаган халык тынычланып калды.
    — Ыһым! — диеп тамак кырдым. Генераллар янында йөрүнең файдасы тиде бит. Генерал Капитановның: «һәрбер командир беренче чиратта кул астындагыларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш»,— дигән сүзләре искә төште. Әһә, менә кайдан башларга кирәк икән, мәйтәм.
    Унбишләп ир-атны сайлап алдым да алга чыгарып тездем тегеләрне:
    — Моңа кадәр нәрсә карагансыздыр,— мәйтәм,— яши торган җиребез бер яктан да ныгытылмаган. Шуңа күрә көрәкләр алыгыз да урман читенә танкка каршы чокыр казырга барыгыз.
    — Юлбашчыбыз Бәдертдин Хәйлә капчыгына дан! — дип кычкыра халык. Шул арада миңа кушамат та тагып өлгергәннәр.— Кайнар Селәүсәннең танкка каршы чокыр казытырга башы җитмәгән иде,— диләр.
    Бер аңгырасы:
    — Ә нәрсә ул танк? — дип сорый. Унлап ир-атны ауга җибәрергә булдым.
    — Барыгыз,— мәйтәм,— күп итеп җәнлек тотып кайтыгыз.
    Башына тай типкән берсе:
    — Ни өчен күп итеп тотарга? Безнең кул астында гына йөри бит җәнлекләр. Кирәк чакта атабыз да алабыз,— дип, миңа, ягъни хөкүмәткә, каршы чыгып маташкан була.
    — Ахмак,— мәйтәм,— тавык мие ашаган нәрсә! Шушы яшеңә җитеп тә акыл кермәсә кермәс икән! Белеп тор: бу якларга да бозлык килсә, ул җәнлекләреңнең берсе калмаячак. Бәдертдин Хәйлә капчыгы белә ул: безнең бер-ике йөз еллык ит запасы булырга тиеш! Әллә,— мәйтәм,— юк-бар сораулар биргән булып эштән качмакчы-сың? Симуләнләнергәме исәбең? Әйт дөресен! — Сорауны кабыргасы белән куйгач, теге мескен ни әйтергә дә белми тора. Иптәшләре дә сүгәргә кереште үзен.
    Аучылар командасын озаткач, хатын-кызларның бер төркеменә аяк астын җыештырырга куштым. Барысына да эш табып бетерү җиңел түгел икән. Калганнарын җибәрдем:
    — Барыгыз,— мәйтәм,— үз эшегезне карагыз. Кирәксә, бригадир эндәшер. Бер симез хатынны бригадир итеп билгеләдем. Шаман Акай күзгә иртәгәгә кадәр халык санын исәпкә алып, исемлеген китерергә куштым. Ул китми, ык-мык итеп тора.
    Шаман тегенди-мондый кеше генә түгел, аның белән сак булырга кирәк. Ипләп кенә дәштем тегеңә:
    — Нәрсә,— мәйтәм,— тәре баганасы кебек катып калдың? Әллә,— мәйтәм,— артыңа типкәнне көтәсеңме, йә сүзем ошамыймы? Ошамаса, тартынма, әйт, ипи шүрлегеңә берне менеп төшкәч, ошый башлый ул,— мәйтәм.
    Акай күз аягыма егылды:
    — Зинһар,— ди,— ачулана күрмә! Синең сүзең ничек ошамасын инде, энҗеләр кебек коела бит, йөрәгемә прә-ме сары май булып ятты. Язып китерер идем дә, яза белмим. Миндә синең кебек грамыт юк,— ди.
    Ачуым килеп, тегене якасыннан эләктереп алдым: — Аһ,— мәйтәм,— адәм актыгы! Халыкның аңын барабан тавышы белән томалаучы сорыкорт! Моңа кадәр халыкка гыйлем өйрәтмичә ни карап яттың? Беләм мин сине, кабилә буржуен — эсплутаторны,— мәйтәм,— надан халыкны изәргә ансатрак дип уйлыйсыңмы? Иртәгәдән,— мәйтәм,— халыкны грамытка өйрәтә башлыйбыз.
    Шаманнан котылган идем, аягыма бер карт егылды:
    — Хөрмәтле Бәдертдин Хәйлә капчыгы,— ди бу,— кызым хасталан тора, терелт шуны, ялвар„ып сорыйм! Терелтсәң, үзеңә хатынлыкка бирермен!
    Ачуым килде. Алай да юлбашчы кешегә кызып китү килешми.
    — Фирештәләрнең «амин» дигән чагына туры килсә, кызыңны өшкереп-төшкереп карармын, терелер. Тик син мине кемгә саныйсың: ыруның бар чирләшкә кызларына өйләнергә минем башыма сыер баскан дип уйлыйсыңмы? — мәйтәм.— Хәзер,— мәйтәм,— арыдым, ял итәргә киттем, кичкә табан алып килеп күрсәтерсең кызыңны.
    Халык белән сөйләшеп, кырыйда Кайнар Селәүсән кызы, ягъни- әле генә миңа бирелгән закунный хатын барын онытканмын икән. Ул:
    — Бирдерттерермен мин сиңа кызыңны. Бәдертдин Хәйлә капчыгы бары тик минеке генә! — дип теге картның борын төбенә йодрык терәде. Аннан:
    — Әйдә, җанкисәгем, юлбашчы кешегә күп эшләргә ярамый, сәламәтлегеңә зыян килә күрмәсен,— дип, җилтерәтеп, куышка алып китте. Минем аяк-кулларымны юды; ашарга, эчәргә бирде. Черем итәргә яткач, баш очымда чебен куып утырды.
    Кич якынлашкан саен, котым ныграк чыга бара: ничек итеп Зафриюнияне аерым яткырырга? Беркем дә сизмәслек итеп нинди хәйлә табарга?
    Миңа индәйләр тикмәгә генә Хәйлә капчыгы дип исем кушмаганнар шул. Зафриюния икебезгә, урынны янәшә җәя башлаган иде, әйттем:
    — Әй,— мин әйтәм,— Зафриюния тубал баш, кара каш, җанкисәгем,— мәйтәм,— безгә кырык көн буена янәшә ятарга гына түгел, бер куышта йокларга да ярамый. Минем халкымның,— мәйтәм,— йоласы шундый. Үзең беләсең, йоланы бозсак, изге рухлар ачуланыр һәм синең белән миңа гына түгел, безнең ыруга каза килер.
    Каза турында сүз чыккач, Зафриюниям мыштым булды. Башын иеп куыштан чыгып китте. Күзендә яшь иде, мескеннең. Ни эшлим соң, Гыйззебанат җиңгәгезгә хыянәт итә алмыйм ич мин.
    Икенче көнне берсен дә чокыр казырга да, ауга да җибәрмәдем, уку-язуга өйрәтергә керештем. Ул наданнар белән ничек итеп кәммунизмга барып җитәсең.
    Көн артыннан көн төрле мәшәкатьләрдә уза торды. Ыру халкы ниләр белән генә шөгыльләнмәсен, минем башымда бер генә уй: ничек качарга?
    Киттең бардың булыр иде, ыру сәвите карары белән мине сакларга ике тән сакчысы беркетелде. Шулар икесе бергә дә, аерым-аерым да, һич күздән ычкындырмыйлар. О-о, индәйләрнең күзе очлы аларның, көндез йолдыз күрәләр.
    Шулай да мин акрынлап булса да, китәр өчен кирәк-ярак хәстәрен күрә торам: тагын бер лар кием хәзерләп куйдым. Гыйззебанатка, балаларга ягуар тиресеннән тун тектердем. Индәйләрнең бер яхшы гадәте бар: юлбашчылары нәрсә әйтсә дә, төпченмиләр. Шулай да, алар шикләнмәсен өчен, мин үзем юри атчут бирәм. Мәйтәм, болар явыз рухларны тынычландыру, аларның күңелен күрү өчен кирәк. Явыз рух хакында сүз чыкса, алар гаурәтләрен каплаган яфракка кадәр бирергә дә риза.
    Азык запасы да җитәрлек. Җай чыкканда .салдан ерак түгел генә җиргә ике-өч чиләк чиста су да хәзерләп куйдым. Ягулыкның бик аз калганын белә идем, җапуннар-ның апельсин, мандарин кабыкларыннан бензин ясаганы искә төште, һи, бездә апельсин белән мандариннан күп нәрсә юк. Өч чиләк бензин алу — безнең өчен утырып бер сарык ашау белән бер.
    Көннәр исәбен мин генә түгел, Зафриюния дә алып бара. Бүген төшкелекне ашап утырганда әйтә:
    — Әй Бәдертдинкәем, сине көннән-көн ныграк ярата барам. Бүген өйләнешкәнебезгә утыз биш көн. Тагын биш тәүлектән без кавышачакбыз,— ди.
    Тагын биш кенә көн калганын үзем дә белә идем, Зафриюния әйткәч, башка тимер белән суккандай тоелды. Әгәр кырык көнең тулса, тагын нинди сәбәп табарсың. Ул чакта бөтенләйгә монда калырга туры киләчәк. Ә өйдә, хәбәрсез югалды дип, кан-яшь түгәрләр. Дөнья бетереп эзләтергә керешерләр. Миңа ачу итеп Гыйззебанат җиңгәгез берәрсенә кияүгә дә чыгып куйса...
    Эчтә янартаулар кайный. Ә үзем, кулларыннан сыйпап, Зафриюнияне тынычландырам:
    — Син бит,— мәйтәм,— бик сабыр кеше, түз инде, бәгырькәем,— дигән булам.— Биш көн хәзер узып китә ул.
    Кич җитте. Зафриюнияне үз куышына озатып куйдым. Бүген минем тән сакчысы берәү генә. Икенчесен кара таңнан танкка каршы чокыр казырга җибәргән идем, арып-талып, көчкә кайтып егылды. Хәзер мәет кебек йоклыйдыр.
    Тән сакчысын куыш эченә чакырдым, өстәл артына утырттым. Теге вакытта пиратларның башына җиткән тилебәрән орлыгын алдан хәзерләп куйган идем, шул салынган савыт белән эчемлек суздым:
    — Мә,— мәйтәм,— эч һәм горурлан. Ыру юлбашчысы Бәдертдин Хәйлә капчыгы теләсә кемгә үз кулыннан эчемлек бирми ул. Син миңа бик ошыйсың. Әгәр кызым туса, киявем булырсың, мин үлгәч, урынымда калдырырмын.
    И, мактау кемнәрне генә харап итмәгән инде. Шатлык-, тан куллары калтырый башлады теге мескеннең. Ә мин берсеннән-берсе балдан татлы сүзләрне сибәм генә. Ахырда йоклап китте.
    Вакытны уздырырга ярамый иде. Әрекмән яфрагына: «Мине эзләмәгез. Бөек рухлар үз яннарына киңәшмәгә чакырдылар»,— дип яздым да кирәк-яракларымны алып, мәче адымнары белән генә көймәгә табан юнәлдем. Хәзер инде мин океанга юлның әйбәтен белә идем. Чыгып киткәнемне индәйләр түгел, мәче башлы ябалак та сизмәде.
    Биш-ун минут эчендә яшереп җыйган әйберләремне салга төядем, бакны тутырып ягулык салдым да матурны кабызып җибәрдем. Аннан бар булган тизлектә океан уртасына ыргылдым. Алай-болай индәйләр сизеп куа чыкканчы, ераграк китеп өлгерергә кирәк. Аларның матуры юк-югын да, җиңел көймәләрендә матурлыдан да арурак йөриләр.
    Килгән юл белән кайтып йөргәнче дип, теге Вермут өчпочмагының икенче ягыннан киттем. Озакламый минем сал Гөлле фистрим дигән бер җылы агымга эләгеп хәвеф-хәтәрсез диярлек Төньяк диңгез аша Балтыйк диңгезенә кайтып җиттем. Юлда бозланып каткан диңгезләр очрый калса дип, Англиягә кереп, Титчердан озатып куярга бозваткыч сорап алган идем. Кирәге чыкмагач, Ленинградка җиткәндә кайтарып җибәрдем. Безнең җирдә төтен чыгарып йөрмәсен әле, мәйтәм, үзебезнең сөрем дә җитәрлек.
    Ленинградтан сал белән ничек кайттың дисезме? Башта Ладуга күленнән Онегага чыктым. Онегадан Идел-Балтыйк каналы аша Рыбинск сусаклагычына эләктем. Калганын беләсез инде: Идел буйлап Камага кердем. Яр Чаллыга җиткәндә, туйдырды суда йөзү. Көймәне ташлап калдырдым, ә салга ташландык дүрт тәгәрмәч табып көйләдем дә, осталыкны үзегез беләсез, Сарман аша асфальт юлдан выжгыртып авылга кайтып кердем. Кайтсам, Гыйз-зебанатым капка төбендә утыра. Мине күргәч, кочагыма ташланырмы дисәм, бер генә кычкырды:
    — Сүндер тизрәк драндулетыңны, тавыкларымны куркытасың бит! Болай да күрше Гайния кетәклегенә кереп салалар күкәйләрен!
    Шушы кадәр җирләр йөреп, бу маҗаралардан исән-имин кайткач, сәяхәтче Синдбад кебек мин дә өйдән бүтән беркая чыкмаска ант иттем. И чыкмыйм да!




    Нур Ахмадиев
    Путешествие Бадертдина в Америку, фантастическая повесть (на татарском языке)




    ← назад   ↑ наверх