Нур Әхмәдиев

Нур Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында туган. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 1965—1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1970—1977 елларда Сарлы авылы мәктәбендә укытучы, комсомолның район комитетында секретарь, район тапшырулары студиясендә мөхәррир булып эшли. 1977 елның апрелендә Н. Әхмәдиев «Азнакайнефть» идарәсенә күчерелә, анда нефтьче кадрлар әзерләү курслары рәисе итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта ул Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли.
Н. Әхмәдиевнең исеме татар вакытлы матбугатында 70 нче еллар башыннан күренә башлый. Ул шигырьдә дә, хикәя жанрында да тигез яза. Шулай да, 80 нче елларда Н. Әхмәдиев күбрәк шигырьдә эшли һәм бер-бер артлы 5 шигырь китабы бастырып чыгара. Әмма соңгы елларда әдип кабат чәчмә әдәбиятка кайтты һәм кызыклы гына повестьлар, хикәяләр иҗат итте. Маҗаралы-фапүастик характердагы бу әсәрләрне өлкәннәр дә, балалар да яратып укыйлар. Маҗаралы әдәбиятта Н. Әхмәдиевнең үз иҗат ысулы бар, Ул галәми фантастика белән артык мавыкмыйча, күбрәк Җир йөзендә, татар җирлегендә яшәүче гадәти кешеләр хакында яза. Аның өчен геройларның Марстан яисә Айдан килүе мөһим түгел, бәлки, кызыклы, көтелмәгән вакыйга-ситуацияләр мөһимрәк. Шуны да әйтергә кирәк, Н. Әхмәдиевнең маҗаралы әсәрләрендә көлке-юмор башлангычы көчле.
Н. Әхмәдиев —1984 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

← назад ↑ наверх