• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фәхрелислам Агиев

    Фәхрелислам Агиев

    (1887-1938)

    Балалар язучысы Фәхрелислам Нигъмәтулла улы Агиев 1887 елда элекке Тамбов губернасы Тимникәү (Темников) өязе Тенишево авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Ундүрт яшендә, бер сәүдәгәргә ялланып, Харбинга китә. Анда алдынгы карашлы кешеләр белән аралаша, бик яшьли эшчеләр хәрәкәтенә кушылып, 1905 елгы революция көннәрендә тимерьюлчылар арасында пропаганда алып бара. 1906 елда Ф. Агиев Казанга килә һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, учительләр мәктәбе программасы нигезендә имтиханнар тапшыра. 1908—1915 елларда Казан шәһәрендә балалар укыта һәм бер ук вакытта язу белән дә шөгыльләнә. Аның мәкалә һәм хикәяләре 1907 елдан башлап Казанда чыга торган «әлһислах», «әхбар» газеталарында, соңрак «Кояш» газетасында һәм «Аң», «Мәктәп» журналларында басыла. Шулай ук ул мәктәпләр өчен дәреслекләр язу, уку китаплары төзү эшенә дә күп көч куя.


    әмма әдипнең иҗат эшчәнлегендәге иң әһәмиятле тармак итеп аның татар балалар әдәбиятын устеругә салган хезмәтен санарга кирәк. 1913 елның апреленнән башлап ул үз наширлегендә һәм редакторлыгында балалар өчен «Ак юл» исемле әдәби журнал чыгара башлый. Биш ел дәвамында чыгып килгән бу журнал битләрендә балалар әдәбиятында эшләүче әдипләрнең күп санлы шигырһләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре басылып чыга. Совет чорында күренекле татар балалар шагыйре булып танылган Бари Рәхмәт, әдип Нәкый Исәнбәтнең дә беренче шигъри тәҗрибәләре иң башлап шушы журнал битләрендә дөнья күрә. Ф. Агиев үзе дә балалар язучысы буларак «Ак юл» журналын чыгарган чорда формалаша. Аның балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшь үзенчәлекләренә яраштырып язган шигырьләре, кечкенә хикәяләре, тәрҗемә әсәрләре журналның һәр санында диярлек биреп барыла. Әдипнең «Кәкре аяклы тавык» исемле шигъри әкияте балаларның иң яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә.


    Октябрь революциясеннән соң, 1917-1924 елларда, Ф. Агиев туган якларында волость ярлылар комитеты председателе, губернадагы татарлар арасында мәгариф эшләрен оештыручы була, Пенза шәһәрендә «Сабанчы» газетасын чыгаруда актив катнаша. 1924 елда ул Мәскәүгә күчә һәм РСФСР Мәгариф комиссариатында инструктор-методист, СССР халыклары үзәк нәшриятында (Центриздат) татар бүлеге секретаре, соңыннан үзәк татар драма театрының директоры булып эшли. Шушы елларда аның берничә тәрҗемә китабы һәм «Хикәяләр жыентыгы» басылып чыга.


    Ф. Агиев совет чорында көндәлек матбугатта әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый. Ул беренче татар пролетар язучысы Гафур Коләхмәтовның иҗат биографиясен өйрәнеп, әдипнең беренче әсәрләр җыелмасын бастырып чыгара.


    Ф. Агиев 1938 елда вафат була.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Кыйраәт ибтиданә. 4-кит. 2 басма.— Казан: Мәгариф, 1917.— 67 б.


    Булдыклы табиб. Фатиханың яшерен сере: (Хикәя).— Казан: Мәгариф, 1921.—15 б. 20000.


    Зур сугыш.— Казан: Татар Совет Социаль Жөмһүрияте дәүләт нәшр., 1921.—12 б. 20000. (Кучмә уку к-ханәсе).— Китапта шулай ук Г.Тукайның «Аждаһа» әсәре.


    Куяннар.—Казан: Мәгариф, 1921.—16 б. 20000.—Китапта шулай ук X.әбелханның «Дуслык бетте» әсәре.


    Сукыр Ильяс: Хикәя.—Казан: Мәгариф, 1921.—14 б. 20000.


    (Балалар күңеле, 12-кит.). Китапта шулай ук Ш.әхмәдиевның «Ай алдады» хикәясе.


    Кәкре аяклы тавык: Шигъри хикәя.— М: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1926.—24 б. 4000.


    Хикәяләр җыентыгы.— М.: Нәшр. кооперативы матбагасы, 1926.—60 б. 4000.


    Аның турында

    Гайнуллин М. фәхрелислам Агиев (1887—1938).— Кит.: Гайнуллин М. Татар әдипләре: (Иҗат портретлары). Казан, 1978, 256—258 б.


    Фатыйма И.Фәхрелислам Агиевка 90 яшь.— Казан утлары, 1977, № 8, 179 б.


    "Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.




    Чыганак: adiplar.narod.ru



    Фахрелислам Агиев

    АГИЕВ, Фахрелислам Нигматуллович (1887-1938гг.), род. с. Тат. Тенишево, ныне Атюрьевский р-н Респ. Мордовия татарский писатель, журналист, переводчик.

    Родился в семье муллы. Окончил медресе. В 1908–15 – учитель в Казани.
    Печатался в нац. газетах и журналах, в 1913–16 издавал и редактировал ж. «Ак юл» («Светлый путь»).
    В 1920-х гг. находился в Пензе, был одним из организаторов татарской газеты «Сабанче» («Пахарь»), вел просветительскую работу среди татар Пензенской губернии. Жил в Москве, работал в Наркомпросе РСФСР; секретарь татарской секции Центр. изд-ва СССР, директор Центрального татарского драмматического передвижного театра, ред. газ. «Коммунист».
    В 1930-е гг. был репрессирован. Реабилитирован посмертно.

    [О. М. Савин. АГИЕВ Фахрелислам Нигматуллович / Пензенская энциклопедия. М.: Научное издательство «Большая Российская энциклопедия», 2001.]

    Издания:
    Сказки и рассказы для детей в сборниках «Косолапая курица» («Кәкре аяклы тавык», М., 1926г.)
    «Сборник рассказов» («Хикәяләр җыентыгы», М., 1926г.). Булган-беткән (хикәя)
    Булдыклы табиб (хикәя)
    Шатлык эчендә кайгы (хикәя)




    ← назад   ↑ наверх