• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Абилов Шакир Шигапович

    Урта гасыр татар әдәбияты

    Әгәр дә татар әдәбиятының шушы исем белән аталган озын дәверен күз алдында тотабыз икән, без аның алга таба хәрәкәт итүендә аерым дәүләтчелекләрнең сикәлтәле, катлаулы шартларда үзенчәлекле сыйфатларга, тирән эчтәлеккә һәм югары нәфислек чараларына ия була барып, бербөтенне тәшкил иткән күренешнең үрдән үргә күтәрелеп, үсеп килгәнлеген күрербез.
    Шик юк ки, татар әдәбиятының урта гасырлардагы катлау-лылыгы, бер яктан, аның иясенең килеп чыгышы һәм бербөтен халык булып формалаша баруы белән бәйләнгән булса; икенче яктан, ул шул халыкның төрлечә исем белән аталган дәүләтчелекләр эчендә яшәп килүе белән уратып алынган. Күз алдына бастырыйк: Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Мәскәү патшалыгы.
    Шундый төрле дәүләт шартларында яшәүгә дә карамастан, инде татар исеме белән аталган халык материаль һәм рухи байлыкларны барлыкка китерү процессында үзенең бөтенлеген һәм дәвамлылыгын, үзаңын, гореф-гадәтләрен, иманын саклап килгән. Татар халкының үлемсезлеге һәм рухи баһадирлыгы — гасырлар буена табынып килгән исламдагы иманның кодрәтле булуында!
    Халыкның әнә шул материаль һәм рухи эшчәнлеге байлык-ларының гасырлар буена үсә, камилләшә килгән бербөтенлеген тарихи үсеш закончалыкларының асылын аңлаудан ерак һәвәскәрләр таркатырга, өзгәләргә, кисәкләргә бүлгәләргә һәм берсен икенчесенә каршы куярга тырышалар. Фәннилек, тарихилыктан ерак мондый караш хәтта дәүләт сферасы төшенчәсендә дә үзен сиздерә. Бу, бигрәк тә, татар халкы тарихында төп һәм хәлиткеч урынны биләгән Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәүләтләренең үзара бәйләнеш мәсьәләләрендә чагыла.
    Әгәр без үткәндәге тарихыбызның аерым чорларын берсен икенчесенә каршы куеп, һәр кайсын аерымланган итеп күрергә тырышабыз икән, ул вакытта мең елдан да артык вакыт эчендә дәвам итеп, колач җәеп, тоташ бер тәсбих тасмасы рәвешендә сузылып үсә барган әдәбиятыбызның бербөтен чылбырын танымаска дучар ителәчәкбез. Бу — урта гасырларны эченә алган татарның бербөтен әдәбиятының үзәген тәшкил иткән Алтын Урда дәверендәге ядкарьләрен кисәкләргә аерып, төбәкләргә бүлгәләү, аның дөнья классикасы рәтендә торган гүзәл әсәрләреннән колак кагу булыр иде.
    Татар әдәбиятының ерак тарихының әнә шундый каршылыклы якларына аек акыл белән карап, аларны җәмгыятьнең алга барышына бәйләнештә ачыкларга тиешбез.
    Без борынгы әдәбиятыбызны чишмә башы Дип алабыз икән, аның суы өскә тибеп хәрәкәткә юл алыр өчен, ниндидер эчке көч булырга тиеш. Татар әдәбиятына андый башлангыч тереклек бирүче көч ул, бер яктан, халык авыз иҗатында булса, икенче яктан, борынгы төрки язмаларның шул әдәбият хәрәкәте белән бәйләнгән булуында. Болгар халкы әле Идел—Кама буйларына килеп яңа дәүләт оештырып яши башлаганчы ук, ниндидер аерымланган йомыклыкта калмыйча, һуннар заманнарыннан башлап, Көнбатышка таба бару юлында күп халыклар белән бәйләнешкә кергән, аралашкан, аларның мәдәни үсешендәге өлгеләр белән танышкан, көнкүрешендәге гореф-гадәтләреннән дә үрнәк алган. Донның түбән агымы, Азов, Кырым ярымутравы буйларын эченә алган болгарларның беренче дәүләте Бөек Болгар иле үзе генә дә Грек, Византия, Кавказ, Хәзәр дәүләтләре халыклары белән тыгыз багланышта булган. Соңыннан әнә шул көньяктан килгән болгарлар Идел—Кама буенда VII гасырның ахырларыннан IX гасыр башларына кадәр аралыкта җирле кабилә халыкларын эченә алган яңа дәүләт төзиләр. Нинди генә дәүләт булмасын, аның тота, яшәтә һәм халкының бердәмлеген тәэмин итә торган дөньяга максатчан карашы, идеологиясе булырга тиеш. Болгар халкы һәм аның дәүләте өчен андый көч булып ислам дине тора.
    Болгар — Көнчыгыш Европада ислам динен рәсми кабул иткән беренче дәүләтләрдән. Шулай итеп, болгар-татар халкы гаять югары мәдәният, алга китеш казанышларына ирешкән ислам дөньясы орбитасына алына. Ислам белән яңа язу урнаша, китап килә; гарәп, фарсы, һинд әдәбиятыннан «Мең дә бер кичә», «Тутыйнамә», «Кәлилә вә Димнә» кебек әсәрләр керә, ә изге Коръән үзе белән гүзәл Йосыф турындагы кыйссаны алып килә.
    Татар әдәбиятының Болгар дәверендә чәчәк атып, алга таба Алтын Урда һәм Казан ханлыгы вакытларында югары дәрәҗәле нәфис әсәрләр белән баетыла баруының сәбәбе дә аның ислам дөньясындагы илләрнең алдынгы әдәбиятлары белән якыннан аралашып, керешеп яшәвендә. Татар әдәбияты тарихында көнчыгыш сюжетларының зур урын алуы да шул рәвешле аралашулар белән бәйләнгән.
    Болгар әдәбиятының үрнәкләре М. Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» — «Төрки телләр сүзлеге»ндә теркәлгән. М. Каш-гари (Мәхмүд бине Хөсәен бине Мөхәммәд) — XI йөздә яшәп иҗат иткән күп тармаклы белем иясе, тюрколог. Иҗат эшчәнлеге ягыннан Көнчыгыш Төркстандагы Кашгар шәһәре белән бәйләнгәнлектән үзенә Кашгари тәхәллүсен алган. Аның әлеге сүзлеге — «Диване лөгатет-төрк» әсәре — төрки халыкларның уртак зур байлыгы.
    Болгар халкына Әхмәд Ясәви хикмәтләре, Йосыф Хас Хаҗибнең «Котадгу билиг»е кебек гомумтөрки ядкарьләр дә таныш булган. Болгар чоры мәдәнияте һәм поэзиясенең югары ноктасы, әлбәттә, — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы.
    Кол Гали — татар халкының болгар чоры бөек шагыйре. Риваятьләр буенча, 1183 еллар тирәсендә Чулман буендагы шәһәрләрнең берсендә туган. Харәземдә белем алган. Соңыннан, иленә кайтып, 1233 елда «Кыйссаи Йосыф» әсәрен тәмамлаган. 1236 елда монгол яулары Биләр шәһәрен җимереп яндырганда олы затлы бәкләр белән бергә мәйданда җәзалап үтерелгән.
    «Кыйссаи Йосыф» — «Йосыф китабы» —татар халкының гомер-гомергә җан азыгы булып, яшәү дәрте, рухи көч биреп килгән иң сөекле әсәре, татар поэзиясенең чишмә башы, көзгесе. Ул үзеннән соңгы шагыйрьләргә, халык авыз иҗаты үсешенә көчле йогынты ясаган, җырларда макталган, аның шигъри үлчәвендә бәетләр чыгарылган, көйгә салып, күмәкләп укылган, яшь киленнәр аны кияү өенә күчкәндә, тансык бүләк итеп, сандык төбендә алып барганнар. Китапның язмышы нинди игелекле, бәхетле һәм сөенечле!
    Гүзәл Йосыф турындагы кыйссаның сюжеты борынгы израил-леләр арасында яһүд дине формалашкан вакытта ук барлыкка килгән, һәм ул изге китап Тәүратта урын алган, ислам башка тарихи шартларда дөньякүләм диннәрнең яңасы булып барлыкка килсә дә, аның формалашуында яһүд диненең тәэсире көчле булган, Мөхәммәд пәйгамбәр үзен хәтта Ибраһимның (Авраам) 27 нче буын кешесе итеп саный. Гүзәл Йосыф турындагы сюжет изге Коръәнгә дә килеп керә, һәм ул анда иң гүзәл кыйссалардан санала. Шушы гүзәд кыйсса сюжеты бигрәк тә ислам дөньясында күп әдипләр, шагыйрьләр өчен төрле жанрларда әсәрләр язарга нигез итеп алынган. Бу сюжетка корылып язылган «Йосыф вә Зөләйха» исемендәге поэма Фирдәүсигә нисбәт ителә. Нәкъ менә шунда Йосыфка мәхәббәт тоткан мәгъшука Зөләйха исеме белән аталган. Болгар-татар шагыйре Кол Гали каләме белән язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы төрки халыклар әдәбиятында берен-челәрдән санала.
    Әсәрнең тулы эчтәлеген сөйләп тормыйча, аның юнәлеше хакында гына берничә сүз әйтү кирәктер. Асылында дини сюжет яткан поэмада вакыйгалар, персонажларның хәрәкәте илаһи көч тарафыннан алдан ук билгеләнгән тәкъдир — язмыш кушуы буенча бара. Анда мәхәббәттә тугрылыклы булу, кешеләр арасында дуслыкны саклау, атаның балага, баланың атага иң югары дәрәҗәдәге ихтирамы һәм җәмгыятьне тотып тора алган һәм аның киләчәктә үсешен тәэмин итеп, халыкны бәхетле тормышка ирештерерлек көчкә ия булган гадел хөкемдар, гаделлек нигезендә идарә итү кебек дөньякүләм мәсьәләләр көчле бизәкләү чаралары, рухи кичерешләргә бай образлар аша хәл ителәләр. Кол Гали кешеләрнең иң изге, тормышчан, дөньяви уйларын сүз дигән кодрәтнең тылсымлы бизәкләренә төреп бирә алган.
    Әсәрдә геройлар мөнәсәбәтендә зур урын тоткан, яшәү көче бирә, яшәртә торган мәхәббәтнең тылсымлы тәэсирен сурәтләгән күренешләр үзләре бер сихри дөнья.

    * * *
    Шундый югары дәрәҗәдә мәдәнияте, әдәбияты булган Болгар иле XIII йөзнең утызынчы еллар ахырында (1236) монгол-татар яулап алучылары тарафыннан туздырылып, олуг акыл ияләре кырылып, халкы җәберләнеп, җиңүчеләр кулы астында яшәргә мәҗбүр ителә. Шулай итеп, чикләре гаять еракларга сузылган Алтын Урда кысаларында элекке Болгар, Кырым, Харәзем кебек бай өлкәләрне эченә алган Җучи улусы барлыкка килә. Монголлар үзләре белән нинди дә булса мәдәният, әдәбият байлыгы алып килмәгәннәр. Алтын Урда мәдәнияте җиңелгән халыкларның күп гасырлар дәвамында тупланган материаль һәм рухи эшчән-лекләре казанышларына таянган хәлдә генә барлыкка килә алган. Әмма башта җиңүчеләр җиңелгән өлкәләрдәге халыкның әдәбияты үсешен тоткарлаганнар. Монгол-татарлар килгәч, Болгарда, Кырымда яисә Харәземдә йөз ел буена бер генә әсәр дә язылмый.
    Җучи улусында 1303 елда иҗат ителгән «Кодекс Куманикус» («Коман мәҗмугасе») латинча-фарсыча-кыпчакча, кыпчакча-немецча сүзлекләрдән һәм халык авыз иҗаты үрнәкләреннән тора.
    Сарай-Бәркәдә, аерым төбәкләрдә һәм Идел буеннан Мисыр мамлүкләренә күчеп киткән татарлар мохитендә гаҗәеп югары сыйфатлы гүзәл әдәби әсәрләр барлыкка килә.
    Харәзем төбәгендәге Рабати угуз авылында (Рабгузи кушаматы шуннан) югары казый булган Насреддин Рабгузи 1314 елда «Кыйссасел-әнбийа» («Пәйгамбәрләр тарихы») исемле матур төрки телдә, төзек стильдә, шигъри парчалар да урын алган зур күләмле әсәр яза. Бу әсәр, татарлар арасында бик таралган булып, Казанда берничә мәртәбә басыла.
    Күренекле тюрколог А. Самойлович, «Кыйссасел-әнбийа»да урын алган сирәк очрый торган сүзләрне тик татар телендә генә бар һәм аерым стилистик гыйбарәләр татар сөйләменә генә хас, дип язды. Рабгузи әсәре бер үк вакытта, тарихи яктан килгәндә, үзбәк халкының да уртак әдәби ядкаре санала.
    Сарай-Бәркәдә язылган төрки-татар әсәрләренең гүзәлләреннән берсе — Котбның «Хөсрәү-Ширин» дастаны. Күчерүче Бәркә Фәкыйһ аны «Хикайәт» дип тә атый.
    Бу дастан 1342 елдан соң язылган дип исәпләнә. Ул Үзбәк ханның (1342 елда вафат) олы улы Тынибәккә һәм аның хатыны Мәликәгә багышланган.
    Алтын Урдада XIV йөз урталарында яшәп иҗат иткән төрки-татар шагыйре Котбның «Хөсрәү-Ширин»е — Низаминың шул исемдәге әсәреннән тәрҗемә: ул фарсы телендәге аерым сүзләрне, төшенчәләрне һәм гыйбарәләрне шул заманда татар теленә хас булган сүзләр белән алмаштырган. Хәтта табигать күренешләрен Идел буена хас күренешләр белән бәйләгән, хайван һәм кошлар да бу яктагы исемнәре белән бирелгән. Туй мәҗлесе кебек зур тантаналар болгар-татарларда урнашкан гадәтләр буенча тасвирланган.
    Әсәрнең сюжеты борынгы Иран шаһлары тормышыннан Һор-музның улы Хөсрәү Пәрвиз белән «Таулар илендәге» (Кавказдагы) бер дәүләтнең Мәликәсе (падишасы) Мөһинбануның карен-дәше Шириннең мәхәббәт маҗараларына багышланган... Әмма ал арның мәхәббәте дә Ләйлә белән Мәҗнүн, Таһир белән Зөһрә арасындагы кебек фаҗигале була. Патшалык итү өчен көнчелектә Хөсрәүне Мәрьямнән туган улы Шируя үтертә. Бу кайгыга түзә алмыйча, Ширин Хөсрәүнең табуты өстендә үзен хәнҗәр кадап үтерә.
    Ширин бик акыллы хатын була. Ул Хөсрәүне ил белән гадел идарә итәргә өнди, казна байлыгын халыкка өләштерә. Халык рәхәтлектә көн итүгә ирешә.
    Котб — заманының бөек гуманисты, сүз остасы, зур шагыйрь.
    Ул гаделлек нигезендә ил белән идарә итүне Алтын Урда ханнарына үрнәк итеп куярга тырышкан, халык мәнфәгатьләре белән яшәүне югары күтәргән.
    Алтын Урда чоры татар әдәбияты хакында сөйләп, «Мәхәббәт-намә» поэмасын игътибардан читтә калдыру гаять зур хата булыр иде.
    Әдәби тәхәллүсе Харәзми булган шагыйрь 1353—1354 елларда «Мәхәббәтнамә» поэмасын иҗат иткән. Харәзми сәяхәткә чыга: Румда (Кече Азиядә), Сүриядә (Шамда) була, Алтын Урдага килә. Сарайда «Мәхәббәтнамә» әсәрен яза башлый һәм аны Җучи улусына кергән Сырдәрьяның түбән агымында тәмамлый. Бу төбәк белән 1342—1357 еллар арасында Сарайда тәхеттә утырган Җанибәк ханның кардәше Мөхәммәдхуҗа исемле бәк идарә иткән була. Әсәр менә шушы бәккә багышланган.
    «Мәхәббәтнамә»,— ди В. Бартольд,— Алтын Урда дәүләтендә төрки телдә язылган борынгы әсәрләрдән». А. Самойлович, тагын да төгәлрәк итеп, Җучи улусында һәм аңа кергән Харәземдә җирле Алтын Урда диалектларын аермачык чагылдырган әдәби телнең булуын исбат итүе белән бик мөһим әсәр, дип язды. Әмир Нәҗип тә, татар һәм үзбәк әдәби теле, әдәбиятлары тарихы өчен «Мәхәббәтнамә»нең, һичшиксез, зур әһәмияте бар, дип күрсәтә.
    Әсәр, гадәт буенча, Алланы һәм Мөхәммәдие мактау белән башлана, хөкемдарны олылый. Аннан соң унбер хат, алты газәл һәм башка төрдәге шигъри парчалар китерелә. Хатларда гүзәллекләре белән кешеләрне таң калдырырлык егет һәм кыз арасындагы мәхәббәт һәм аның сафлыгы хакында сүз бара. Әмма төп максат — гаделлек нигезендә идарә итү, халыкны иминлек, мул тормыш белән тәэмин итү булырга тиешлеге турында фикер куертыла.
    Үзбәк галимнәре арасында төрки халыклар шигъриятендә газәл жанры Җучи улусында башлана дигән фикер яши. Моның, әлбәттә, нигезе бар.
    «Мәхәббәтнамә» поэмасында татар теленә генә хас урам, сала кебек сүзләр урын алган. Татар шагыйрьләренә аның көчле тәэсире булган. Бу уңай белән Мөхәммәдьярдан, Кандалый, Дәрд-мәндтән бик матур мисаллар китерергә мөмкин.
    Татар әдәбиятының Алтын Урда чоры йолдызлыгындагы күренекле әсәрләрнең тагын берсе — Мәхмүд бине Гали әл-Бол-гари әл-Сараиның 1358 елда язылган «Нәһҗел-фәрадис»е («Оҗмахларга ачык юл»ы). Автор үзенең әдәби тәхәллүсен Болгарда туып, Сарай шәһәрендә иҗат итүе белән аңлата.
    Әсәрнең төзелеше үзенчәлекле. Ул зур дүрт бабка (бүлеккә) бүленгән; бабларның һәркайсы унар фасылдан (бүлекчәдән) тора. Димәк, әсәрдә барысы кырык фасыл (бүлекчә) бар.
    Әдип әсәрнең керешендә һәр бабның юнәлешен күрсәтеп, темасын әйтеп бирә. Мәсәлән, беренче бабта Мөхәммәд пәйгамбәр тормышындагы тууыннан алып үлүенә кадәр булган хәлләр сөйләнә.
    Икенче бүлек — Халифаи Рашидин турында. Халифаи Рашидин дип Мөхәммәдтән соң килгән дүрт хәлифә: Әбу Бәкер, Гомәр, Госман, Гали йөртелә. Хәлифәләрнең бөтен тормыш юллары, җәмгыятьтәге эшчәнлекләре дәүләтне ныгыту, исламны көчәйтү юнәлешендә яктыртыла.
    Өченче бүлек шулай ук ун бүлекчәдән торып, алар гыйлем, ата-анага хөрмәт, хәләл ризык белән яшәү, яхшылыкка өндәү һәм яман эшләрдән тыю, канәгать һәм сабыр булу, гыйбадәт кылу, исламның биш таләбен үтәү турында. Язучы боларның барысын да кешеләрне Аллага якынайта торган эшләр дип саный. Аның карашынча, кешегә, җәбер-золым ясамыйча, игелекле, ярдәмчел булып, юмартлык, киң күңеллелек күрсәтәсең икән, Алла андый кешеләрне ярата һәм теге дөньяда оҗмахлы итә.
    Дүртенче бүлектә хаксызга кеше үтерүнең, исерткеч әчүнең, тәкәбберлекнең, ялган һәм гайбәт сөйләүнең, икейөзле булуның, кинә тоту һәм көнчелекнең, үз-үзеңне зур күрү, мал-байлык артыннан куып, комсыз булу кебек тискәре сыйфатларның зарарлары турында сөйләнә.
    Әдип бу бүлектә әхлак мәсьәләләрен киң рәвештә күтәрә. Югары әхлакка ия булу — җәмгыятьнең һәм аның халкының иң күркәм сыйфатларыннан, ди ул. Язучы персонажларның явызлыкларын төрле чаралар белән җәзалый, хөкем итә. Явыз-лыкка-явызлык — урта гасырлар әдәбиятында өзлексез килә торган принциплардан.
    Әдип фикер сөрешен дини һәм суфичылык карашлары нигезендә алып бара. Әмма суфичылык дигәч, аны бер яклы, аскетлык, бөтен нәрсәдән ваз кичкән дәрвишлек итеп кенә карамаска кирәк. Суфичылык — бик катлаулы социаль идея һәм философик агым, дөньяга караш. Аның алдынгы бер канаты изүгә корылган җәмгыять тәртипләренә, явызлыкка һәрвакыт каршы булды, изелгән хезмәт халкын, аларның тормыш, яшәү шартларын яхшыртырга, хәләл хезмәт белән яшәргә чакырды. Кешенең кем һәм җәмгыятьтә нинди дәрәҗәдә булуына карамастан, әгәр ул хәрәм көч белән байлык туплап, башкаларны рәнҗетеп, җәберләп яши икән, хөкемдармы, дин башлыгымы, казыймы — барысын да тәнкыйтьли, аларны кешегә санамый. Авторның «Нәһҗел-фәрадис»тәге суфичылык карашларын шушы юнәлештә аңларга һәм бәяләргә кирәк.
    Мәхмүд Болгари Сарайның «Нәһҗел-фәрадис»еннән соң Сарай-Бәркәдә, гомумән Җучи улусында чирек гасыр дәвамында нинди дә булса күренекле, күләмле әдәби әсәрләрнең язылганлыгы билгесез. Мәдәни, әдәби яктан кайнап торган үзәк — Сарай-Бәркә сүнеп кала. Моның тарихи, социаль сәбәпләре бар.
    XIV йөзнең урталарында Алтын Урда ханнарының власть өчен үзара ызгыш-талашлары көчәя, бердәмлек җепләре өзелә, дәүләт таркалу юлына баса, илдә тынычлык югала. Акыл ияләре, иҗат эшлеклеләре, галимнәр таралышырга, ватаннарын калдырып, читкә китәргә мәҗбүр булалар — аларның күбесе Мисыр мамлүкләре дәүләтендә сыену урыны таба. Мисыр белән Алтын Урда арасында күптәннән инде урнашкан дустанә мөнәсәбәтләр аркасында мамлүкләр мохитендә иҗат эше белән шөгыльләнергә шартлар тудырылган була. Шулай итеп, Җучи улусыннан күчеп киткән акыл ияләре яңа даирәдә үзләренең шул ук әдәби телендә иҗат эшен дәвам иттерәләр. Гарәп галиме әл-Холи «Идел белән Нил арасында» дигән китабында андагы әдәби көчләрне Идел буеннан күчеп килгән татарлар дип атый. Димәк, Сарайда барлыкка килгән әдәби традиция икенче җирлектә яшәвен дәвам итә.
    Алтын Урда вакытының төрки-татар шагыйре X. Кятиб тарафыннан 1368—1369 елда язылган «Җөмҗөмә солтан» дастанын мәмлүкләр Мисырында барлыкка килгән поэтик әсәрләрнең беренчел әреннән дип әйтергә мөмкин.
    Бу әсәр хакында күп галимнәр сүз йөрткән һәм алар, барысы да диярлек, аны Алтын Урда әдәбияты ядкаре итеп карыйлар. В. Жуковский, С. Бертельс кебек зур белгечләр анда турыдан-туры Сарай тормышы чагылган дип бәялиләр.
    «Җөмҗөмә солтан» фарсы шагыйре Ф. Гаттарның «Җөмҗө-мәнамә» дигән әсәрендә чагылган риваятькә бәйләнештә язылган. X. Кятиб «Җөмҗөмәнамә»нең кыскача сюжет сызыгын алып, бөтенләй башка мохиттә яңа әсәр иҗат иткән, Алтын Урда сарайларындагы ханнар тормышын сурәтләгән. Шунлыктан булырга кирәк, X. Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»ы татарлар арасында гына яшәгән һәм халык аның күп санлы кулъязмаларын да кадерләп саклаган, әсәр 1881 елда Казанда басылган да.
    «Җөмҗөмә» сүзе коры баш сөяген аңлата. Шуңа охшаш Кисекбаш легендасы да барлыкка килгән. Г. Тукайның «Печән базары, Яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы әнә шул легендага таянып язылган.
    Татардагы Җөмҗөмә солтан — дөньялыкта Тәңресен, пәйгамбәрен белмәгән мәҗүси бер зат. Шуның өчен ул үлгәч тәмугта газаплана. Нугай-казакъ версияләрендә гадел, юмарт патша ураза тотмаган, намаз укымаган өчен теге дөньяда авыр җәберләнүләргә дучар ителә.
    X. Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»нында дөньяви мәсьәләләр киң куелып, алар җәмгыятьтә күпчелек хезмәт халкы мәнфәгатьләре файдасына хәл ителә. Төп максат — дөньяга килгәнсең икән, җирдә игелек эшләргә кирәк, яхшылык кына китерергә, кешеләрне бәхетле итәргә — менә изге гамәл, исеме мәңге җуелмаслык дан, хөрмәт шул була.
    Дөньявилыктагы тискәре, бозык, начар, явыз, тәкәбберлек, кеше хакын ашап, тотнаксыз, ришвәт, алдау, талау белән яшәгән затларның барысын да X. Кятиб тәмугның төрле газапларында иза чиктерә.
    X. Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастаны татарның Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Тукай кебек олуг шагыйрьләренә дә йогынты ясаган. Татар поэзиясе тарихында аның җуелмас, мактаулы урыны бар.
    Алтын Урда чоры әдәбиятының дөньякүләм мәшһүр әсәрләреннән тагын берсе — Сәйф Сарайның «Гөлестан бит- төрки»се («Төркичә Гөлестаны»). Ул Мисыр мамлүкләре мохитендә 1391 еллар тирәсендә язылган дип уйланыла.
    «Гөлестан бит-төрки» — фарсының бөтен Көнчыгышка һәм Көнбатышка бик билгеле булган мәшһүр әдибе Сәгъди Ширазиның «Гөлестан» исемендәге әсәрен Алтын Урданың әдәби теленә иҗади тәрҗемә итүдән гыйбарәт. С. Сараи фарсы телендәге әсәрнең эчтәлеген, мәгънәсен төгәл бирүгә ирешкән. Әмма фарсы теленә генә хас сүзләрне яисә аерым гыйбарәләрне Алтын .Урданың әдәби телендә төрки-татар теленә караган үзенчәлекләр белән алмаштырып, оригиналь яшәеш рухы биргән. Әсәрдә С. Сарайның һәм башка авторларның да газәлләре бар.
    Әсәрнең тәрҗемә һәм оригиналь өлешенең теле матур, аңлаешлы, стиле шома. Ф. Күпрүлезадә «Гөлестан бит-төрки»нең теленә карата: «XIV гасырда кыпчак телендә (ягъни төрки-татар телендә — Ш. А.) әдәби нәсернең моннан да гүзәл үрнәге булмас»,— дип язды. Әмир Нәҗип тә аны Җучи улусы әдәби теленең иң гүзәл үрнәкләреннән саный.
    «Гөлестан бит-төрки» үзеннән соңгы татар әдипләренә һәм шагыйрьләренә көчле йогынты ясаган. Моның аеруча ачык мисалы — Мөхәммәдьяр иҗаты.
    С. Сарайның икенче әсәре — «Ядгәрнамә» исемендәге мәхәббәт дастаны. Аның эчтәлеге Урта Азия әмире Тимер белән Алтын Урда ханы Туктамыш арасында булган вакыйгалар сюжетына корылган. Легенда буенча (шагыйрь аны чын дип саный), Туктамышның улы Сөһәйл, әсирлеккә төшеп, зинданга ташлана. Әмир кызы Гөлдерсен аңа гашыйк була, ләкин яшьләрнең мәхәббәте Ләйлә белән Мәҗнүн, Хөсрәү вә Ширин һәм Таһир белән Зөһрәнең мәхәббәтләре кебек фаҗигале тәмамлана.
    С. Сараи ике хөкемдар арасында Харәзем өлкәсендә барган сугышның коточкыч җимереклек алып килүен, иген басуларының корытылуын, бодай кырларының туфракка әйләндерелүен, авылларның яндырылуын тетрәндергеч күренешләрдә тасвирлый.

    * * *
    Алтын Урда дәвере татар әдәбиятындагы сурәтләү чаралары, образлар системасы Казан ханлыгы чоры әдәбиятының да этәргеч көчен тәшкил итеп, яшәүләрен дәвам итәләр. Әгәр дә үзеннән алда шундый бай әдәби мирас булмаса һәм аны үзләштереп тәҗрибә, илһам алмаса татарның Казан ханлыгы чорындагы шигърият күгендә бөек Мөхәммәдьяр кебек якты йолдыз тиз генә пәйда була алмас та иде. Җучи улусы һәм Казан ханлыгы дәверләре бертоташ татар әдәби теленең һәм әдәбиятының үсеш тарихындагы ике җирлекнең аерылгысыз бербөтен күренеше генә.
    Казан ханлыгы да, Җучи улусы кебек, чит дәүләтләр белән икътисади, мәдәни бәйләнешләрне туктатмый алып бара, бу әдәбиятның һәм сәнгатьнең төрле юнәлешләр буенча үсүен дәвам иттерергә көч тә бирә. Мәсәлән, Үзбәк ханы Шәйбани XVI йөзнең башларында Казан ханы Мөхәммәд Әмингә бүләк итеп, иң яхшы артист, рәссам, җырчылардан торган ансамбль төркемен җибәрә, Бәлех солтаныннан заманының иң күренекле музыкантларыннан саналган оста Хәбәш бүләк булып Казанга килә. Алар үзләре белән музыка кораллары, кыйммәтле китаплар да алып килгәннәр. Шундый юл белән Галишер Нәваи әсәрләре, Көнчыгышның зур галимнәре, философларының хезмәтләре татар халкына күптән инде таныш булган.
    Казан чоры әдәбиятының иң күренекле вәкиле, әлбәттә,— шагыйрь Мөхәммәдьяр Мәхмүд Хаҗи улы. Ул Казан шәһәрендә рухани дәрәҗәле гаиләдә чама белән 1497 елда дөньяга килгән. 1549 елда Казан илчелеге сафында тәрҗемәче сыйфатында Мәс-кәүгә барганда Муром шәһәрендә әсирлеккә алынып, Явыз Иван фәрманы белән җәзалап үтерелгән.
    Мөхәммәдьярның ике поэмасы: «Төхфәи мэрдан» (1540); «Нуры содур» (1542), һәм «Нәсыйхәт» шигыре (1549) сакланып, безнең көннәргә ирешкән.
    Мөхәммәдьяр Казанда иҗат иткән, «Нуры содур» поэмасын Казан Кремлендә Мөхәммәд Әмин ханның төрбәсе янында күзәтче булып яшәгәндә — мөҗавир булып торганда язган. Шунлыктан ханнарның сарай даирәсен, андагы ызгыш-талашларны, мәкер, икейөзле сарай җырчыларын, алдынгы карашлы фикер ияләрен эзәрлекләүче кара көчләрне яхшы белгән. Сафагәрәй ханга һәм аның иярченнәре даирәсенә оппозициядә булган.
    «Төхфәи мэрдан» поэмасында шагыйрь Кешене, аның акыл көчен мактый. Кешене, Коръәндә күрсәтелгәндәге кебек, табигатьне бизәүче иң бөек яратылыш итеп бәяли.
    Мөхәммәдьяр «Нуры содур» поэмасында җәмгыятьне, аның тәртипләрен яхшы якка үзгәртеп кору мәсьәләсен куя. Моның өчен хөкемдар үзе гадел булып, гаделлек тәртипләре нигезендә ил белән идарә итәргә тиеш. Шулай булганда, илдә изү, золым, җәбер бетәчәк — иминлек, тынычлык, татулык урнашачак, дәүләт бай, халык мул тормышта рәхәт яшәячәк.
    «Нәсыйхәт» шигырендә шагыйрь халык үзенең һәм иленең язмышына карата турылыклы булырга тиеш дигән зур һәм мөһим мәсьәләне күтәрә. Бу — халкыңа һәм илеңә саф, чын күңелдән бирелеп, намус белән хезмәт итү дигән мәгънәне аңлата. Ләкин, ди Мөхәммәдьяр, халыкта бердәмлек, үзара татулык, олы максатларга карап оешканлык юк. Аерым кешеләр, хәтта төркемнәр читләр вәсвәсенә бирелеп, халыкны таркаталар, дошман йогынтысы тозагына эләгеп, намусларын, оятларын югалталар, илне һәлакәткә алып баралар. Ни кызганыч, дөньяның яктылыгы булган мөэмин (биредә моны татар дип аңларга кирәк — Ш. А.) оятын югалтты, аңарда вафа — сүздә тору, турылыклылык юк.
    Иленең, халкының киләчәге турында кайгыртып, йөрәгенә кан савып рәнҗегән бөек шагыйрь ил эчендәге хәлне әнә шулай сурәтли. Ул сүзләр Мөхәммәдьярның фаҗигале үлеме алдыннан безгә әйтеп калдырган соңгы васыяте булып торалар.
    Мөхәммәдьяр үз иленең бәйсезлеген саклап калу һәм халкын бәхетле итү өчен көрәшкән. Шуның өчен дә ул халкы күңелендә яши.
    Казан ханлыгының иң авыр көннәрендә Мөхәммәдьяр белән бер үк вакытта Казанда Кол Шәриф исемле тагын бер бөек зат яшәгән.
    Кол Шәриф — Сәед, югары дәрәҗәле дин башлыгы булып, зур мәдрәсә тоткан, мәчете, китапханәсе булган, илнең намусы саналган. Казан җимерелү алдыннан тынычлык урнаштыру юнәлешендә Явыз Иван белән дипломатик сөйләшүләр алып барган һәм Казанны саклап калу өчен сугышта батырларча һәлак булган.
    Кол Шәриф иҗат эше белән дә шөгыльләнгән. Аның аерым шигырьләре, газәлләре «Бакырган» китабына кереп сакланганнар. Алар күп вакытлар бәхәсле саналды. Мәсәлән, Зәки Вәлиди Кол Шәриф дигән шагыйрьне Урта Азия кешесе булырга тиеш дип санады. Әмма Кол Шәриф шигырьләре татар поэзиясенә бәйләнештә, Идел буе җирлегендә яшәп килгән, аның традицияләре Тукайга кадәр дәвам иткән.
    Соңгы елларда аның «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» исемле күләмле әсәре дә ачыкланды. Ул Казанда XIX йөзнең соңгы чирегендә басылган да.
    Кол Шәрифнең шигырьләре дини, суфичылык карашлары белән сугарылган. Ләкин шагыйрь дөньяви мәсьәләләр, әхлак, әдәп, кешеләргә мөнәсәбәт, байлык һ. б. хакында да сөйли, боларның барысы да — фани (бетә торган), мәңгелек (үлгәннең соңында) өчен үзеңне әзерләргә, Алла каршында дин кушканнарны үтәргә тырышырга кирәк, гөнаһсыз икәнсең, оҗмахлы булачаксың, ди.
    «Кыйссаи Хөбби Хуҗа»да суфичылык карашларыннан чыгып сүз баруга карамастан, ата белән ананың балаларга тигез карашы, гаделлеге, көнчелектән арынган булулары хакында сөйләнә. Хәким ата — Кол Сөләйман — кече улы Хөбби Хуҗаның киләчәктә зур кеше, могҗиза иясе булачагын сизенгәч, «Без икебез дә акыл иясе, бер илгә сыя алмабыз»,— дип, аны читкә куып җибәрә. Соңыннан Аллаһ кодрәте белән Хөбби Хуҗа аккош сурәтенә әверелә. Ата белән ана сөйгән улларын — Хөбби Хуҗаны — кыямәт көнендә генә күрә алачаклары турында уйланып зарланалар. Күренә ки, «Сак-Сок бәете»нең кыйпылчыклары монда да үзен сиздерә булса кирәк.

    * * *
    Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, татар халкы рус дәүләте кулы астында, барлык хокуклардан мәхрүм ителеп, коллар хәлендә тереклек итә башлый. Мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр туздырыла, көчләп чукындырулар башлана. Патша тәртипләренә каршы ризасызлыклар көчәя, баш күтәрүләр ешая, халык үзенең көчле рухына таянып һәм аңа ышанып, күңеленә сыену урыны эзли, һәм ул аны таба да. Бу — татар җәмгыятендә аның иң авыр вакытларында өскә калкып таралыш алган суфичылык идеясе була. Югарыда әйтелгәнчә, суфичылык, дәрвишлектән тыш, яшәп килүче — изүгә корылган җәмгыять тәртипләренә каршы юнәлдерелгән оппозиция карашы да. Нәкъ менә XVII йөзнең икенче яртысында, суфичылык карашлары көчәя барган бер вакытта татар әдәбияты мәйданына шагыйрь Мәүла Колый килә. Ул үзенең хикмәтләрен Биләр шәһәрлеге янындагы алачыкларның берсендә — дәрвишләр Ханәкәсендә — 1669—1678 еллар тирәсендә иҗат иткән.
    Дини тышлыкка төреп, Мәүла Колый үзенең хикмәтләрендә иң тормышчан, дөньяви карашларны үткәрә. Ул аерым кулларда байлык туплауга, кешеләрнең хәләл көч белән тапкан ризыкларын тартып алуга каршы була. Һәр кеше — Алла бәндәсе, ул бөек яратылыш, акыл дигән кодрәткә ия, дөньяны пакь тота алырлык сәләте бар, аның белеме кояш кебек яктылык бирә.
    Мәүла Колый үзенең заманында җәмгыятьтә материаль байлыкларны җитештерүдә төп көч булган игенчене күкләргә күтәреп мактый, аның эше кара, авыр, әмма игенченең күңеле ак, намусы пакь.
    Шагыйрь гаилә мәсьәләсендә хатын-кызны зурлый, ир белән мөнәсәбәтләрдә аны тигез саный. Кыз балага күңелләрне шатландыра торган бер сөенеч, күркәм яратылыш итеп карый. Аны зур игътибар һәм хөрмәтләр белән тиешле гаиләгә тапшыру (кияүгә бирү) үзе бер тантаналы вакыйга, ди ул.
    Мәүла Колый әхлаксызлыкның һәр төренә, эчүчелеккә, тәмәке тартуга, караклыкка каршы. Шагыйрь, бер яктан, дөньядан ваз кичәргә куша, тик үлгәннең соңындагы дөнья уйлары белән яшәргә чакыра. Шул ук вакытта ул, үзенең дөнья эшләре белән мәшгуль булуын аңлап, дини гыйбадәтләрне кыла алмыйча, Алла алдында гөнаһлы икәнен танып үкенә, ләкин инде соң була. Дөньяви теләкләр өстенлек ала. Мәүла Колый шигъриятенең көче дә — аларның нигездә дөньяда яшәү матурлыгы рухы белән сугарылган булуларында.
    Мәүла Колый — матур телле, сурәтләү чараларына бай шигърият остасы һәм дөньяны танып белүдә каршылыклы караштагы бер философ та.
    Мәүла Колый кебек бик үзенчәлекле, зур шагыйрь, фикер иясен эченә алган XVII йөз урта гасырлар татар әдәбиятының соңгы чикләрен тәшкил итә дияргә мөмкин. Бу — татар халкының, үткән тарихындагы кебек, киләчәктә, яңа заманда да, мәгърур әдип һәм шагыйрьләрнең әдәбият күгендә әле тагын да яктырак йолдызлары калкачак дигән сөенечле хәбәр булып тоела.
    Урта гасырлар татар әдәбияты төрле жанрлардагы әсәрләргә дә бай. Шулар арасында дастаннар аерым урын алып тора. Алар тарихи вакыйгаларга, зур социаль бәрелешләргә һәм шундый тетрәнүләрдә зур урын тоткан каһарман шәхесләргә багышланган булырга мөмкин һәм чынлыкта шулай да. Биредә без татар әдәбияты тарихында зур урын тоткан, гасырлар буена халык күңелендә яшәп, мәхәббәт рухы өреп килгән «Бабахан дастаны» хакында гына, кыскача тукталып, сүз алып барырга булдык.
    «Бабахан дастаны» — татар әдәбияты тарихында аның дастаннар жанры дип аталган төренә караган иң популяр әсәрләрдән. Икенче төрле әйткәндә, «Таһир-3өһрә» сюжеты барлык төрки халыклар тарихында һәм язма килеш һәм телдән сөйләнгән, бигрәк тә аның авыз иҗаты версияләре киң таралыш алган. Аларның күбесе XIX гасырларда ук инде халык чәчәннәре авызыннан язып алынган.
    Татар әдибе һәм шагыйре Әхмәт Уразаев-Кормаши XIX йөзнең икенче яртысында бу сюжетның госманлы төрекләрендә теркәлгән версияләренә карап «Таһир илә Зөһрә» кыйссасын яза һәм аны 1874 елда Казанда бастыра. Һәм, гомумән.Таһир белән Зөһрә арасындагы фаҗигале мәхәббәт сюжетына корылган әсәрләр төрле исемдә XIX йөзнең икенче яртысында аеруча күп басылган.
    «Бабахан дастаны» — Таһир белән Зөһрәнең мәхәббәтләре турындагы легенданы, әсәрнең үзендә әйтелгәнчә, дастанны Сайади исемле шагыйрь язмада иҗат иткән. Автор үзен бер урында Кылыч бине Сайад ди, арада үзен «Сайади», «Кол Сайад» дип тә эндәшә. Шагыйрьнең кайчан һәм кайда иҗат иткәнлеге, «Бабахан дастаны»н кайсы елда язганлыгы билгесез.
    Дастанда ярату, өйләнү мәсьәләсе ата-ананың җәмгыятьтә нинди социаль катлаудан булуы белән бәйләнгәнлеге бик ачык куелган. Бу мотив үткән заманнардагы мәхәббәткә бәйләнешле әсәрләрдә фаҗигагә китерүче сәбәпләрдән булган. Яисә бер ыруның икенчесенә дошманлыгы да мәхәббәттә фаҗигагә китергән. «Ләйлә вә Мәҗнүн» һәм Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сы шундый әсәрләрдән.
    Үзбәк әдәбиятчылары XVI йөз шагыйре Мәҗлисинең «Сәйфелмөлек» әсәрендәге аерым персонажларның исемнәрен Сайадида да телгә алына дип аңлатырга тырышалар. Алар фикеренчә, «Бабахан дастаны» Мәҗлиси әсәреннән соң барлыкка килгән, имеш. Ә чынлыкта «Сәйфелмөлек»тәге мәхәббәт геройлары туры-дан-туры гарәпнең «Мең дә бер кичә»сеннән килә.
    «Бабахан дастаны» сюжетының барлыкка килүе һәм язма әсәр булып мәйданга чыгуы татар дөньясының катлаулы тарихы белән бәйләнгән икәнлеге дә шик тудырмаска тиеш.

    * * *
    Әлеге мәкаләдә урта гасыр татар әдәбиятына караган барлык әдәби ядкарьләргә дә тукталу максат итеп куелмады. Бары тик хрестоматиядә урын алган әсәрләр турында кыскача гына мәгълүматлар бирелде.


    Ш. Абилов. Средневековая татарская литература. На татарском языке



    ← назад   ↑ наверх