• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Найля Абдулкаримова

    Уилъям Шекспир


    Тәржемә иткән С. Маршак
    Перевод на татарский Н. Ю.Абдулкаримовой


    ПЫЛАЮЩУЮ ГОЛОВУ РАССВЕТ...

    Иртүк ялкын башны кем күтәрә
    Яткан аның урыныннан этәрә.
    Сәлам жибәрә барлык жирнең өсте,
    Искиткеч шәп нурларын тәңре.

    Яшь чакларыңда төшке сәгатьтә,
    Яктырткыч карый текә яр түбәсендә.
    Нинди шатлык белән миллион күзләр
    Алтын тәгәрмәчкә карыйлар.

    Кайчан кояш әйләнуен тәмам итә,
    Шулай тәгәрәп батышка житә.
    Аны олылаучы һәм ялчылар
    Инде башка якка карыйлар.

    Яшьлекне куеп, калдыр улыңны,
    Ул каршы алыр иртәңге кояшны.


    ЛГУТ ЗЕРКАЛА – КАКОЙ ЖЕ Я СТАРИК!...

    Мин шундый карт? – Ялганлый көзге!
    Синең белән бүләм үз яшьлегемне.
    Көннәр жыерчыкка капласа йөзеңне,
    Белермен тормышта жиңелүемне.

    Көзгедә күреп синең үзеңчәлегең,
    Яшь булып тоелам мин үземә-үзем.
    Миңа син яшь йөрәк бүләк итәсең,
    Ә мин сиңа үземнекен бирермен..

    Тырышып кара үзеңне сакларга –
    Үземә түгел: иптәшең йөрәге кулыңда.
    Ә мин риза сөекле ана булырга,
    Үземне тапшырам синең кулыңа.

    Бер тормыш безнең ике йөрәкнең:
    Минем йөрәк катайса – ахырың синең!


    МЫ УРОЖАЯ ЖДЕМ ОТ ЛУЧШИХ ЛОЗ...

    Без уңыш көтәбез сыгылма ботакта,
    Шиңми генә яшәсен матурлыкта;
    Өлгергән аерчасы шиңеп калсын,
    Яшь розалар үз хәтереңдә сакласын.

    Син гашыйк үзеңнең матурлыгыңа,
    Иң уңган сокларыңны биреп аңа,
    Күплекне мохтажлыкка үзгәртәсез,-
    Үз дошманыңа, аяусыз, рәхимсез.

    Үзең – бүгенге көннең матурлыгы,
    Бик озак булмас язның яклаучысы,
    Башлангычын үтереп киләчәкнең,
    Растрата, саранлыкны беректерәсең.

    Жиргә хыянәт итмә, уйла тынычлыкны,
    Көт, киләсе елларда буласы уңышны!


    КОГДА ТВОЕ ЧЕЛО ИЗБОРОЗДЯТ...

    Йөзеңне капласа жыерчыклар,
    Тирән эз калдырса озак кышлар,
    Кем исендә тотар патша киемен,
    Чирканычлы аяулы күлмәгең.

    «Кайда яшеренгән, - дигән соракка –
    Яшьлек чакның күңелле калдыгына»,
    Нәрсә әйтәсең күзнең сүнгән төбендә?
    Жавабың булыр усал көлемсерәүдә.

    Ишетелер иде лаеклы сүзләр:
    «Сез карагыз, минем балаларга,
    Яңалык чагым булыр аларда»
    Минем картлык аклана шуларда.

    Күп еллардан туңа башлаган кан,
    Яна тагын мирас алучылардан.


    РАСТРАТЧИК МИЛЫЙ, РАСТОЧАЕШЬ ТЫ...

    Сөекле растратчы, исраф итәсең,
    Дуамал, гаугада мирасың үзеңнең.
    Табигать безгә бүләк итә гүзәллек,
    Иреклегә карыз бирүгә дә иреклек.

    Тапшыру өчен бирелгәнне үзенә
    Саран кеше шат үзләштерүгә.
    Саналмаган байлыкны яшерәсең,
    Аңа карап байып та китмисең.

    Син сүз куешасың үзең белән үзең,
    Файдадан мәхрүм итеп көндә үзен.
    Рәхимсез сәгатьтә язмыш билгеләнгән,
    Растратыңа нинди отчет бирелгән?

    Шулай, үз кыяфәте дә киләчәктә
    Гәүдәләндерелми жиргә күмелә.


    ТЫ – МУЗЫКА; ЗВУКАМ МУЗЫКАЛЬНЫМ...

    Син – музыка, ә музыка тавышына,
    Аңа, син карыйсың сагыш белән,
    Хәсрәтле көйгә - ягымлылык белән.
    Жәфаңны кушасың куанышыңа.

    Кайда яшерен сәбәп бу газапның?
    Уйга чумып кына син утырасың,
    Кайда тавышлар, тигез, килешлеме?
    Ялгызлык, шелтә булып сизелдеме.

    Тыңла, ничек дуслашкан струналар
    Эшкә керешеп тавыш чыгаралар.
    Әнисе, әтисе һәм яшьүсмерләр
    Шулай куанып берлектә жырлыйлар.

    Һәр струнаның ярашуы кирәк,
    Ялгызлыкны сизү үлем кебек.


    ПО СОВЕСТИ СКАЖИ: КОГО ТЫ ЛЮБИШЬ?...

    Чыннан да әйт: син кемне сөясең?
    Күбесе сине ярата бит, беләсең.
    Уйсыз үз яшьлегеңне үтерәсең,
    Безгә билгеле; берәүне дә сөймисең.

    Аяулы дошманың, белмәсә аяуны
    Көн саен яшерә бирмә, таркатучы.
    Бик зиннәтле итеп, яңартуны көт,
    Синең үзеңә мираска тиешле йорт.

    Үзгәрик әле, үпкәне кичерик,
    Жанда мәхәббәт, дошманлыкны кертмик.
    Хәзер ничек күренәсең, шулай сылу бул,
    Үзеңә игелек эшлә һәм юмартрак бул.

    Матурлык яшәсен хәзер дә, соңыннан да,
    Үзен кабатласын яраткан улында.


    МЫ ВЯНЕМ БЫСТРО – ТАК ЖЕ, КАК РАСТЕМ...

    Без тиз черибез, үскәндәге кебек,
    Үсәбез нәселдә, яңа уңыш кебек.
    Көч артуы синең мирас алучыңда,
    Үзеңнең еллар буе суынуыңда.

    Бу закон матурлыгы, зирәклеге
    булмаса, жир йөзендә булыр иде
    акылсызлану, картлык бетмәслеге.
    Алтмыш яшендә галәм бетәр иде.

    Кем риза түгел тормышына, жиргә,
    Үзенчәлексез, тупас үләр мәңгегә.
    Ә син шундый яхшы бүләкләр алдың,
    Кабат-кабат аларны кайтара аласың.

    Син зур осталык белән печать кисәсең,
    Гасырларга кирәк оттиск бирәсең.


    КОГДА ЧАСЫ МНЕ ГОВОРЯТ, ЧТО СВЕТ...

    Сәгать, яктырды дип миңа әйткәндә
    Тиз бата ул караңгылыкта, дигәндә,
    Фиалкалар шиңеп, ягымлы төс алганда,
    Соры локон ялтырап чал чәч булганда,

    Яфраклар да юл буе сузылганда,
    Төшке суык, көтүне саклаганда,
    Безгә иелә мәетнең арбасы да,
    Чал төс көлтәләр куйы сакалы да.

    Мин уйлыймын матурлыгың турында,
    Ул да үзенең төсен югалта башлар,
    Башка урмандагы, кырдагы чәчәкләр
    Яңалыкка, үсәргә хәзерләнәләр.

    Әгәр урагың үлемгә, сүзгә күнмәсчән,
    Калдыр нәселгә, бергә бәхәсләшсен!


    НЕ ИЗМЕНЯЙСЯ, БУДЬ САМИМ СОБОЙ...

    Үзгәрми син яшә, бул үзеңә үзең,
    Яшәгәндә үзеңә үзең була аласың.
    Әгәр үлем бозса кыяфәтне синең,
    Сиңа охшаган берәү булса да булсын.

    Сиңа табигатьтан матурлык бирелгән,
    Аз гына срок, вакыты исәпләнгән.
    Хокукың буенча ул үзеңә авышсын,
    Бар бит турыдан туры үзеңнең варисың.

    Тырыш кулларда йорт булса, бик яхшы;
    Калтырап китми, кыш һөжүме алдында,
    Бер кайчан урнашу юк, аның эчендә
    Үлемнең, суыклык, караңгылык сулышы.

    Кайчандыр житсә, ахыргы көнең синең,
    Ишетелсен сүзең: «Бар иде әтием минем!»


    НО ЕСЛИ ВРЕМЯ НАМ ГРОЗИТ ОСАДОЙ...

    Әгәр безгә вакыт, яна камау белән,
    Нигә син чәчәктәй аткан чагыңда
    Саклыйсың яшьлекне киртә белән
    Нык итеп; бу буш шигырьгә караганда?

    Син жир йөзендә життең югарыга,
    Бик күп күрдең яшь кыз йөрәкләрен.
    Әзерләр кабатларга нәфис кыяфәтен,
    Ничек кабатламый кискеч, пумала.

    Шулай тормыш төзәтә имгәнгәнне.
    Әгәр аңа мәхәббәткә бирсәң үзеңне,
    Ул сине чыннан да мәңгегә калдыра,
    Сыек, чыдамсыз буяуга караганда.

    Сакланасың үзеңне биреп мәңгегә,
    Яңадан барлыкка китергән кешегә.


    ПРЕКРАСНЫЙ ОБЛИК В ЗЕРКАЛЕ...

    Бик яхшы кыяфәтне көзгедә күрәсең,
    Кабатларга ашыкмасаң, үзеңнең
    Үзеңчәлегең, табигатьне рәнжетми.
    Яхшы теләк хатынны мәхрүм итми.

    Нинди үләчәк кеше куанмасын,
    Сиңа бирсә кулы тимәгән яңасын?
    Әллә сиңа кирәк түгел үлемсезлек –
    Шундый зур, үзеңә булган мәхәббәтлек?

    Хәзер әниләр күзенә син – чагылыш,
    Үтеп үк киткән апрель көннәреңнең.
    Картайганда син табасың юаныч,
    Шул яктылыкта узган, яшьлегеңнең.

    Чик куеп яшисең үз язмышыңа да,
    Шулай үзең үләрсең, төзелешең дә.


    КАК МНЕ УВЕРИТЬ В ДОБЛЕСТЯХ ТВОИХ...

    Ничек миңа егетлегеңне белдерергә,
    Шушы биттәге шигырем житәр кемгә?
    Алла белә, шигыремнең тыйнаклыгын,
    Әйттерми затлы кабердән артыклыгын.

    Сынап кара, синең фотоны карасам,
    Шигырьдә, гажәп күз карашны күрсәтәм,
    Нәселе бит әйтер: »Ялганлый шагыйрь, дип
    Жирдәге йөзенә һавадан яктылык биреп!»

    Ә, бу искергән һәм сап-сары булган битне
    Кабул итмәс ул, чалчәчле карт, тел бистәсе,
    Игътибарсыз әйтер: «Карт алдакчы, күп сүзле;
    Әйтемдә бер сүзенең дә юк дөреслеге.»

    Әмма яшәсен улың бу көнгә кадәр,
    Шунда минем строфада улың да яшәр.


    УКРАДКОЙ ВРЕМЯ С ТОНКИМ МАСТЕРСТВОМ...

    Яшертен вакытта, зур осталыкта эшләп,
    Искиткеч бәйрәм ул оештыра күзгә.
    Шул ук вакытта әйләнеп йөгереп
    Безне куантканның барын бетерә.

    Тыелгысыз сәгатьләр, көннәр үтә,
    Күңелсез кышкы көн-төнгә, жәй китә.
    Яфрагы юк, туңган агачлар жирдә,
    Ул жансыз, ак жәймә аның өстендә.

    Чәчәк аткан розаның – хуш исләре,
    Очып килгән әсирнең бикләнүе,
    Исеңә сала чатлама суыклыгын
    һәм жир йөзендә жәй булып ятуын.

    Чәчәкләр элекке төсен югалтты,
    Ә тере жан матурлыгын саклады.


    СМОТРИ ЖЕ, ЧТОБЫ ЖЕСТКАЯ РУКА...

    Кара әле, бу синең каты кулың
    Чәчәк төбен жыеп, чалчәч кышның,
    Саклый алмассың язны бакчада –
    Муенлы озын савытта-бокалда.

    Кеше кебек, кыйммәтле салымың,
    Яманcылап, аны кире алдың.
    Син ризасың үзеңә үзең бирергә,
    Урынлы табыш, артык ун мәртәбә.

    Син яшәрсең унар рәт дөньяда,
    Ун рәт кабатланып балаларда,
    Хаклы буласың соңгы сәгатьтә
    Үзеңә буйсынган үлемең өстендә.

    Язмышта син мул бүләк алгансың,
    Бергә үлмәсме үзеңнең идеалың .


    МОЖЕТ ОПАСАЯСЬ ВДОВЪИХ СЛЕЗ...

    Тол хатыннар күз яшеннән сакланып,
    Син, берәү белән бәйләмәдең үзеңне.
    Әгәр явызрак тәгъдир китсә алып,
    Һәркем тол хатын кебек киенер иде.

    Тол яшәгән хатын үз баласында
    Сөйгән холыкның кире кагуын таба.
    Шулай калдырмыйсың жан иясендә,
    Кемне яктылык тынычландыра.

    Байлык һәм акча туздырып, йөреп
    Дөньяда яши, урынын авыштырып.
    Эзсез генә күренеп китә матурлык,
    Югалып киредән кайтмый яшьлек.

    Кем тынычсыз, хыянәт итә үзенә дә,
    Дөньяда, ул кеше сөйми берәүне дә!


    Я НЕ ПО ЗВЕЗДАМ О СУДЬБЕ ГАДАЮ...

    Йолдызга карап язмышны чамаламыйм,
    Астрономия да миңа булышмый,
    Нинди йолдызлар һавада уңышка,
    Чума, янгын, ачыгу һәм сугышка?

    Белмим мин бозык һава, әллә яхшы
    Вәгъдә бирә кышта, жәйдә календарь.
    Фикер йөртмим кемнең нинди тормышы,
    Бик бәхетле булыр нинди государь.

    Синең күзеңә карап хәбәрләр саныйм,
    Үзгәрмәс йолдызларны карап таныйм,
    Дөреслек, гүзәллекне бергә кушсаң,
    Нәселеңдә үз гөмереңне арттырсаң.

    Булмаса – кабер тактасы астында
    Югала дөреслек, матурлыгы да.


    КОГДА ПОДУМАЮ, ЧТО МИГ ЕДИНЫЙ...

    Уйласам бик кыска вакыт турында,
    Щиңеп калудан үсүе аерып тора.
    Бу дөнья – сәхнә, күренеше рәсемле
    Асткы йолдызда авышалар, сихерле.

    Безне, ягымлы үсемлекләр ужымы
    Үстерәләр, бетерәләр шул күктә,
    Яшьлектә бездә йөри яз сыгынтысы
    Әмма көчебез, матурлыгыбыз щиңә.

    О, мин ничек кыйммәтлим яз сине,
    Синең бик шәп яшьлек чәчәгеңне,
    Ә вакыт сугышып сиңа ашыга,
    Якты көнең куа караңгылыкка.

    Минем шигырем, бакча үткен пычагы,
    Яңартыр прививка синең гасырны.


    СРАВНЮ ЛИ С ЛЕТНИМ ДНЕМ ТВОИ ЧЕРТЫ?...

    Тиңләштерәмме сине һәм жәй көнен?
    Әмма син ягымлы, матур, сабыр гына.
    Жил сындыра жәй айы чәчәкләрен,
    Жылы көннәр бит уйласаң бик кыска!

    Бердә нурлар күзебезне чагылдыра,
    Бердә чыраең жил-яңгырларны яшерә.
    Сыйпап, иркәләп жәфалый жаныбызны
    Табигатьнең көйсезлеге очраклы.

    Ә синең көнең бердә кыскартылмый,
    Хәлсезләнүне белми кояшлы жәй.
    Сине яшерми үлем жәзасы да –
    Мәңге яшәрсең син шагыйрь юлында.

    Тереләр арасында син яшәрсең,
    Күкрәгең сулап, күргәнче күзең.


    ТЫ ПРИТУПИ, О ВРЕМЯ, КОГТИ ЛЬВА...

    Вакыт диген, үткер арыслан тырнагы,
    Казык тешне жол, каплан авызындагы,
    Жирдәге затларны мәеткә әйләндер
    Һәм фениксны да үз канында жандыр.

    Кышта, жәйдә, көздә һәм яз вакытында
    Күз яшенә - елмай, ела көлкедә.
    Теләгеңне эшлә миңа, жир йөзенә дә -
    Рөхсәт итмим гөнаһлы нәрсәне генә.

    Маңгаен – минем дусымның ланита
    Үзеңнең үтмәс кискечең белән ерма.
    Аның уңган бик яхшы кыяфәте
    Барлык заманга үрнәк булсын иде.

    Әгәр син аямасаң ланитасын,
    Минем шигырем озакка сакласын.


    КАК ТОТ АКТЕР, КОТОРЫЙ, ОРОБЕВ...

    Ничек теге актер, аптырап калып,
    Күптән танылган роль жебен югалта,
    Бу акылсыз нәрсә ачуын чакырып,
    Артык хәлдә ихтыяр көчтән аерыла.

    Мин өндәмим, белмим нәрсә әйтергә,
    Йөрәгем авыра, салкын түгел, юк.
    Минем авызыма печать басырга
    Мәхәббәт бар, аның бит чиге юк.

    Шулай, китап синең белән сөйләшә.
    Ул бит минем өндәмәс яклаучым.
    Сиңа белдерергә үтенеп баруым
    Гаделлектә үч алуны таләп итә.

    Син, телсез мәхәббәт турында укыйсыңмы?
    Күрдеңме күз белән минем тавышны?


    НЕ СОРЕВНУЮСЬ Я С ТВОРЦАМИ ОД...

    Ярышмыйм ода булдыручы белән.
    Төрле төстә буянган ханымнарны -
    Бүләк аңа бирәләр күк һаваны
    Барлык жирне һәм зәңгәр океанны.

    Алар матур бизәр өчен юлларны
    Бәхәсләшеп кат-кат шигырьдә әйтәләр,
    Һавада йолдыз, бәйләмле чәчәкләр,
    Жирдәге һәм диңгездәге байлыкны.

    Мәхәббәттә, сүздә - дөреслек ул закон.
    Ә мин язам сөйгәнем матур, гүзәл.
    Барлыгы үләчәк анадан туган,
    Кояш һәм яктылык ай кебек түгел.

    Үземнең мәхәббәтне мактамыйм,
    Мин берәүгә дә аны сатмыйм.


    МОЙ ГЛАЗ ГРАВЕРОМ СТАЛ И ОБРАЗ ТВОЙ...

    Синең сүрәт минем күзгә гравер булды,
    Күкрәгемдә дөресләп печатьләп куйды.
    Тере рама булып эшлим шуннан бирле,
    Сәнгатьнең яхшысы – ерактан күренгәне.

    Мастер аркылы кара сәнгатьләренә,
    Үз рәсемеңне бу рамада күрергә.
    Аны саклаган мастерның эш бүлмәсе
    Күзләрең синең пиала куйган, сөекле.

    Мннем күзләр, синең күзләр татулыкта,
    Үз күзләрем сине сүрәтли күкрәгемдә.
    Югары һавадан синең күзләр ярдәмендә
    Кояш караштыргалый эш бүлмәсенә.

    Ие, минем тәрәзәдән күзләремә
    Боермаган синең йөрәгеңне күрергә.


    КТО ПОД ЗВЕЗДОЙ СЧАСТЛИВОЮ РОЖДЕН...

    Кем бәхет йолдызы астында туган –
    Власть, даны, титулына горурлана.
    Миңа язмыш тыйнаклык бүләк иткән,
    Мәхәббәт – бәхет чыганагы миңа.

    Кояшта зиннәтле яфраклар жәелгән,
    Принц яратканны вельможа үзе куйган.
    Ә кояшның ягымлы карашы сүнә,
    Шулай ук, алтын көнбагышлар да сүнә.

    Гаскәр башлыклары жиңешнең иркәсе.
    Бу соңгы сугышта, ничектер жиңелә.
    Барлык кыйммәтлегенең эзе югала.
    Аның өлеше – онытылу һәм опала.

    Ә куркыту, янау юк титулыма минем.
    Гөмергә: сөйдем дә, сөям дә, сөелдем.


    ТРУДАМИ ИЗНУРЕН, ХОЧУ УСНУТЬ...

    Интектереп бетерде эш, йокым килә,
    Шатлыклы ял табылмасмы түшәгемдә.
    Юлга чыгам, аз гына ятып алам да –
    Бер генә максат – үземнең хыялымда.

    Минем теләк, сиземләрем йөз мәртәбә
    Сиңа баралар кыйммәтле пилигрима,
    Һәм йончыган күзләремне йоммый гына,
    Мин күрәм караңгыда, сукыр да күрә.

    Ихлас күңел куйып акылны, йөрәкне,
    Күрми күзем, караңгыда эзлим сине.
    Караңгылык бик гүзәл булып күренә,
    Син кайчан керәсең, якты күләгәңдә.

    Мәхәббәттән тынычлык таба алмасмын,
    Көндез дә, төндә дә - мин һаман юлдамын.


    КАК Я МОГУ УСТАЛОСТЬ ПРЕВОЗМОЧЬ...

    Мин ничек бетерә алам арыганлыкны,
    Мәхрүм ителгәнмен, белмим тынычлыкны?
    Көндезге борчуың төнне жиңеләйтми,
    Төн, көндезге кебек алжытуын бетерми.

    Көн дә, төн дә - үзара дошманнар микән
    Бер-берсенә алар кул бирешкәннәр микән.
    Көне буе эшлим, язмыш кабул итми,
    Төннәр буе йокламыйм, кайгыру бетми.

    Таң яктысын куйсаң иде үзеңә бүлеп,
    Киләчәк көнне синең белән чагыштырдым
    Һәм кара кучкыл төнгә сәлам жибәрдем.
    Йолдыз сиңа охшаганын аңа әйтеп.

    Нигәдер кыенлана көнемнең киләсе,
    Караңгырак киләчәк төннең күләгәсе.


    В ТВОЕЙ ГРУДИ Я СЛЫШУ ВСЕ СЕРДЦА...

    Ишетәм күп йөрәкләр синең күкрәктә,
    Саный идем, яшерелгән каберләрдә.
    Сыйфат эз бар синең ягымлы йөзеңдә
    Кайчандыр сөйкемле чагылыш йөрәккә.

    Аз күз яше түкмәдем алар өстендә,
    Йөзтүбән иелеп кабер ташы янында,
    Алып киткән, ахыры, кодрәт вакытча,
    Инде юлыгарбыз әле без тагын да.

    Синдә таптылар соңгы сыеныр урын
    Миңа якын һәм истә калган кешеләр,
    Барысы да сиңа иелеп бирәләр
    Туздырылган минем мәхәббәт тамчысын.

    Синдә кыйммәтле нәрсәнең барын табыйм
    Сиңа, аларга да мин кирәк дип саныйм.


    О, ЕСЛИ ТЫ ТОТ ДЕНЬ ПЕРЕЖИВЕШЬ...

    О, әгәр син шул көннән артык яшәсәң,
    Ябылган чакта, миңа үлем тактасы,
    Бу юлларны өстән генә укып чыксаң,
    Кулым белән дусларча язылганны.

    Мине яшьләр белән чагыштырасыңмы?
    Сәнгатьләре ике рәт була югары.
    Ярый, сөйгәнемә мин булыйм бик яхшы,
    Тормышта мин сине уйлап булдым тулы.

    Әгәр мин артта калмасам юлыбызда,
    Үсә барган гасырда, мин үсәр идем.
    Иң матурын күрсәтеп, белдерер идем
    Башка буынның жырчылары арасында.

    Әмма, үлек белән дә бәхәсләшәләр алар,
    Миндә мәхәббәт; алар мастер, үзең бәя бир!


    Я НАБЛЮДАЛ, КАК СОЛНЕЧНЫЙ ВОСХОД...

    Мин күзәтеп тордым, ничек кояш чыга,
    Күз карашы тауларны да иркәләп куя,
    Ягымлы нурлары болынга елмая,
    Алтын сары төсләр бирә, төссез суга.

    Әмма еш кына күк һава ирек бирә,
    Томан йөрә якты тәхетнең алдында.
    Ул мүкәли караңгылап жир йөзендә
    Патшаның рәхимлегеннән мәхрүм була.

    Кояш минем белән бер сәгатьдә чыкты,
    Минем өстемә бүләкләрен каплады.
    Яшерен урлап томан сукыр болытны
    Мәхәббәтнең яктылыгы сүнә барды.

    Сукранып рәнжемим хәсрәт жирәбәгә,
    Күктә дә була томан, була жирдә дә.


    БЛИСТАТЕЛЬНЫЙ ДЕНЬ БЫЛ ОБЕЩАН МНЕ...

    Күренекле көн булыр, дип бирде вәгъдә,
    Үз өйемне ташладым, плащь кими генә,
    Ә томаннар күләгәсе арттан килде,
    Жил дә, бозлы яңгыр белән шаулап, житте.

    Ярый, томаннар артынча, ерып чыгып
    Үтте, көчле минем маңгайга кагылып.
    Яңгыр белән ватылган инсафлы нуры
    Минем яраны савыктыра алмады.

    Синең хәсрәтең мине куанта алмый,
    Үкенүең дә синең мине куантмый.
    Син аны кызгансаң да, рәнжетүчене
    Авыруын киметми кайнар үпкәсе.

    Ә күз яшьләреңне, энже бөртекләрне,
    Көчле яңгыр юып киткән гөнаһларыңны.


    ПРИЗНАЮСЬ Я, ЧТО ДВОЕ МЫ С ТОБОЙ...

    Белдерәмен, бергәлектә без икебез,
    Мәхәббәттә икебез дә бер кешебез.
    Мин теләмим, минем һәрбер кимчелекләр
    Синең хисеңдә тап булып ятмасыннар.

    Ярый, бу турыда бер жеп тота безне,
    Ә тормышның ачылыгы төрлечә.
    Ул үзгәртеп куя алмый рәхәтлекне,
    Мәхәббәтне киметеп урлый берничә.

    Гаеплемен, хакым юк бернинди дә,
    Сине, алар алдында, ачык танырга,
    Мин каршы чыкмыймын сәлам бирүеңдә,
    Намусыңа бирмик мөһерне басырга.

    Ярый, булса булсын! ... Сине бик яратам,
    Мин тоташ синеке, кадерлегеңне бүләм!


    ЛИК ЖЕНЩИНЫ, НО СТРОЖЕ, СОВЕРШЕННЕЙ...

    Камилләшкән гади хатынның чырайы
    Табигатьнең килештергән осталыгы.
    Ханым, матурсың; әмма бармый хыянәткә,
    Син патша һәм патшайым минем йөрәккә.

    Карауы шаян уйын түгел, ягымлы,
    Әмма алтын кебек балкый һәрберәүгә.
    Ул тантаналы рәвештә һәм булдыклы,
    Дусларын гажәпләндерә, әсир итә.

    Сине табигать сөйкемле ханым иткән,
    Яратып, бик көчле теләккә әсирләгән.
    Ул мине синең белән аерылыштырды,
    Ә хатын-кызларга бик күп бәхет бирде.

    Ярый, шулай булсын. Әмма минем бар шарт:
    Син аларга мәхәббәт бүләк ит, мине ярат.


    КОГДА, В РАЗДОРЕ С МИРОМ И СУДЬБОЙ...

    Тату булмасаң ил белән, язмыш белән,
    Күңел сал елларга, бәла-казаларга,
    Борчыйм мин, уңышсыз ялыну белән,
    Ишетмәс һәм игътибарсыз күк һавага.

    Зарланып аяныч хәсрәтле язмышка,
    Үзем әзер жәрәбә авыштырырга
    Кем сәнгатьтә артыгырак алга бара,
    Ышанычка бай, кешеләр дә ярата.

    Шулай, искә алып сине, көтмәгәндә,
    Ант итәм кызганыч кыюсызлыгыма
    һәм тургай кебек, карамастан тормышка,
    Минем жаным бик тиз чаба югарыга.

    Аны уйлап, синең мәхәббәт белән
    Мин көчлемен дөньядагы корольләрдән.


    КОГДА НА СУД БЕЗМОЛВНЫХ, ТАЙНЫХ ДУМ...

    Кайчан яшерен уй хөкемгә бирелә,
    Мин үткән тавышларны эзләп чакырам, -
    Югалтуга очраганнар исемә килә
    һәм иске авыруым белән тагын авырам.

    Күз яшен белмәгән күздән, мин яшь түгим,
    Каберендә яшереп тоткан турында,
    Үземнең беткән мәхәббәтемне эзлим,
    Тормышта аз тоелганның барысында.

    Исәпләп барам югалтып алганнарны,
    Барлыгын, йөрәк яргыч югалтуларны
    Һәм тагын елыйм кыйммәтле бәһа белән
    Элекке өчен, бер мәртәбә түләнгән!

    Әмма, үткән нәрсәне мин синдә табам
    һәм тормышта кичерергә риза булам.



    (дәвамы)
    Найля Абдулкаримова
    Уилъям Шекспир на татарском языке, перевод стихов Уилъяма Шекспира на татарский язык.
  • Найля Абдулкаримова:
  • Зоя Космодемьянская турында (поэма)
  • Муса Жәлил
  • Фуат Мансуров
  • Салих Сайдашев
  • Белла Ахмадуллина
  • Мөслим, Ришат Абдуллиннар
  • Габдулла Тукай
  • Памяти Абдулкаримова М.Х
  • Булат Окуджава жырларының тәржемәсе
  • Джордано Бруно
  • Сөекле Корней Чуковский әсәрләренең тәржемәсе
  • Cергей Есенин шигырьләренең тәржемәсе
  • Данте Алигъери
  • Франческо Петрарка
  • Уилъям Шекспир
  • Евгений Евтушенко шигырьләре
  • Олег Кошевой шигырьләре




  • ← назад   ↑ наверх