• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Найля Абдулкаримова

    Франческо Петрарка

    (1304-1374)

    СОНЕТЫ

    ПОКИНУВ НЕЧЕСТИВЫЙ ВАВИЛОН...

    Ташлап Вавилонны гөнаһлы, бозык,
    Ул күңелсез шөһрәт урыны, усаллык.
    Анда чәчәк ата кабахәтле халык.
    Мәжбүр булдым яшәргә, житкәнче срок.

    Минем әйләнәм табигать, монда яшим,
    Чара юкмы? Амурны да яшәртим.
    Үлән, чәчәкләр йолам; жырлар язам,
    Үткән вакыттан булышлык эзлим.

    Фортуна һәм кара эшкә вакыт юк,
    Бу өлкәдә үземә карарга чама юк.
    Сөйгәнем, дусларым да монда юк.

    Үзенең аяусызлыгын үзе жиңәр иде,
    Сөйгәнем булса, булыша алыр иде.
    Дусым кәефсезлектән азат итәр иде.


    УЗНАВ ИЗ ВАШИХ ПОЛНЫХ СКОРБИ СТРОК...

    Тулы итеп моңсу юллар язгансыз
    Бичара, мине шулай хөрмәт иткәнсез,
    Мин дә үз алдыма кагәзъ куйып,
    Яза белсәм иде, дип, сөйләнәм ашыгып.

    Бирегез вакыт, күптән үләр идем –
    Тыныч кына кабергә кереп ятар идем.
    Шулай, хәерле юл дип карыйм үлемгә,
    Ике адымнан гына, пулат төште күзгә.

    Ә, әйләнеп кире киттем, төшеп уйга,
    Керәрдә, язылганны укый алмаганга,
    Кайсы көн, сәгать билгеләнгән миңа?

    Бик риза, рәхмәт игътибар итүегезгә,
    Ә сайлау сүзе бит бирелә сезгә:
    Лаеклы кешеләр бар, байтак кына.


    ЛЮБВИ ОЧАРОВАНИЕ ИСХОДИТ...

    Сокландырамы мәхәббәт көчләрем,
    Аның сүзләрен игътибарга алам.
    Тагын дөрләп янып китә сизүләрем;
    Шул ук хәлдә, ышанам, сөйгәнем.

    Искә төшерү, тагын үз юлын таба,
    Кыңгырау тавышына хыял бозылмый:
    Сулыш алып, көрсенү генә кай чакта
    Йоклар хәлгә житсәм дә, йоклатмый.

    Изгелектә нурлана асыл йөзе,
    Тынычланмый уйный жилдә чәче,
    Килеп житкәч, карый ачык күзе.

    Ә, куанычтан телем хәлсезләнде,
    Бәйләнешсез кузгатам иренне,
    Өндәмәс булуым үтерә мине.


    ОСТАЛСЯ Я ДО ГРОБОВОЙ ДОСКИ...

    Яшәрмен үлгәнчә бу крайда,
    Үзем теләп, китәм дип уйласам да.
    Аның елгасы ялтырый алдымда,
    Өелеп торган таулар, елга янында.

    Һич нәрсәгә карамастан юлда
    Мин тик торам таптанып чик янында.
    Нәрсә бар, нәрсә миңа тоела?
    Юк, ачылмый, мәхәббәт кысыла.

    Ничек тиз болан оча ук булып,
    Ярасында агулы металл кысып,
    Каты авыруын да аякның сизеп.

    Мин шулай мәхәббәттән качар идем,
    Уктан авырып торса да күкрәгем,
    Бәлки, ерак кача алмам, мин ардым.


    И ТО ОКНО, ГДЕ МОЖЕТ С ДВОЙНИКОМ...

    Шул тәрәзәне, үзенең охшаш дусы,
    Өйлә вакытында бергәләп яктыртты
    Һәм шунда кыска көннәрдә моңайды,
    Урман жиле якыная, - дип куркытты,

    Жәй көннәрендә, таш турында да
    Берничә тапкыр сөйләп Мадонна,
    Үзе белән үзе, шул ук урында
    Мәхәббәтне сизде, әйләнә тирәсендә.

    Елда булган юлыгулар, язгы,
    Искә төшереп шул көннең газабын,
    Мине борчый жәрәхәтләр тагын.

    Сүзмә-сүз булып, сөйгән кыяфәте,
    Жанына сеңгән сөйләм сүзләре,
    Һәрчакта дымланып китә күзләре.


    О ВЫСШИЙ ДАР, БЕСЦЕННАЯ СВОБОДА...

    О, зур бүләк, бәя бирмәслек иркенлек,
    Мин югалттым сине, шунда гына
    аңладым, мәхәббәт – ул бәхетсезлек,
    Кайгыру гына булыр елдан елга.

    Син киткәннән соң, беренче карашта
    Бер нәрсә дә түгел, буйсындыру сафлыкта:
    Табигать оештырганның барысы кебек,
    Күзгә жир матурлыгы да әллә ни кебек.

    Сөйләшсәң, башкаларны тыңлап –
    Булмаска тиеш чыдый алмаслык газап,
    Бер исемемне генә минем хөрмәтләп.

    Юллар ябык башка берәүгә
    Минем аяклар һәм кулларга,
    Шигырь дә килешми мактарга.


    Я ТАК УСТАЛ БЕЗ УСТАЛИ ВЗДЫХАТЬ...

    Еш-еш сулыш алып, мин бик ардым,
    Үрә торып көтүдән газапланып.
    Өмет итүне яратмый башладым,
    Үткәнне, иркенлекне уйланып.

    Сөйгән кыяфәт кирегә жибәрми,
    Таләп итә минем буйсынуны.
    Хәсрәтләнү миңа тынычлык бирми,
    Онытмыйм элекке баштан кичерүне.

    Юлымда кыенлыклар күренгәндә
    Миңа ышанмаска иде үз күземә:
    Хәвефле кол булу үз күренешеңә.

    Берәүнең боерыгы указ түгел сиңа.
    Иркенлек үтте. Шул кирәк тә жаныңа,
    Ул бер мәртәбә генә хаталашса да.


    УХОДИТ ЖИЗНЬ – УЖ ТАК ЗАВЕДЕНО...

    Тормыш үтә - шулай тиешле кебек, -
    Көннәр дә үтә, тыелгысыз кебек,
    Килештермәсәм дә мин узганнарны,
    Сорамыйм, алла тәгалә язмаганны.

    Алда да, артта да - барыбер кебек,
    Искә алып, көтү, чыдап булмаслык.
    Алладан курку белән генә аңлатырлык,
    Бу фикерләр һич уйыңнан китмәслек.

    Йөрәгем минем кайдан куаныч таба,
    Бармаклап саныйм. Коену юк инде уйда.
    Өермәне булмый, жиңеп чыгарга.

    Бухта өстендә жил; жилкән ертылган,
    Мачта бозылып, ишүче интеккән,
    Юл күрсәтүче йолдызлар да югалган.


    РЫДАЙТЕ, ДАМЫ. ПУСТЬ АМУР ЗАПЛАЧЕТ...

    Елагыз, ханым. Амур үзе дә еласын.
    Гашыйк булганның соңгы сәгате суктын.
    Кем жир йөзендә сезгә дан бирде,
    Үзе сөйгәч, нәрсә икәнен дә белде.

    Авыру оялып күз яшен яшермәсен,
    Күзләрен коргак кына калдырмасын.
    Жырчының сокландырар жыры чыкмый
    һәм яңа шигырьләре дә башланмый.

    Хәзер булыгыз, жырлар, моңлы көйгә,
    Мессер Чиноның вафат булган көненә.
    Пистойя халкы, барыгыз елагыз бергә.

    Хыянәтчелек кала, кычкырып елагыз.
    Матур-тәмле тавышлы, улын югалтты!
    Шатланыгыз, Һава, үзегезгә кайтты!


    ЛЮБВИ ОЧАРОВАНИЕ ИСХОДИТ...

    Сокландырамы мәхәббәт көчләрем,
    Аның сүзләрен игътибарга алам.
    Тагын дөрләп янып китә сизүләрем;
    Шул ук хәлдә, ышанам, сөйгәнем.

    Искә төшерү, тагын үз юлын таба,
    Кыңгырау тавышына хыял бозылмый:
    Сулыш алып, көрсенү генә кай чакта
    Йоклар хәлгә житсәм дә, йоклатмый.

    Изгелектә нурлана асыл йөзе,
    Тынычланмый уйный жилдә чәче,
    Килеп житкәч, карый ачык күзе.

    Ә, куанычтан телем хәлсезләнде,
    Бәйләнешсез кузгатам иренне,
    Өндәмәс булуым үтерә мине.


    В КРАЮ СНЕГОВ, И ТАМ, ГДЕ ВЕЧНЫЙ ЗНОЙ...

    Карлы өлкәдә, мәңге суыклыкта;
    Кояшның йоклап утырган чагында,
    Ут тәгәрмәче, шунда ук ялтырый,
    Юлын Жирдән башларга уйлый;

    Чиләкләп коя яңгыр; жәйдә, кышта;
    Төнме сыртта; таңның нуры янамы;
    Кагәзь ап-акмы; язудан тулган битме;
    Әллә риза түгел, мин, үз тормышыма.

    Коры жирдә, төпсез тирән күлдә,
    Каты жирдә, йә һавага күтәрелгәндә.
    Тауларда, әллә сазлы түбәнлектә;

    Әллә әшәке жирдә күмелермен;
    Әллә хәзерге көндә калырмын...
    Кем белә...


    КУДА НИ БРОШУ БЕЗУТЕШНЫЙ ВЗГЛЯД...

    Кайда гына ләззәт карашны ташламыйм,
    Күз алдымда рәссам, матурлыкны яратучы,
    Искиткеч ханым кыяфәтен саклаучы.
    Мәхәббәт нурын саклап, уйдан чыгармыйм.

    Аның йөзендәге чибәрлеге әйтә,
    Тирән сагыш, көенеч бар йөрәгендә.
    Сулыш алуы тирән фикердән чыкса,
    Ачык сөйләгән сүз булып ишетелә.

    Амур һәм чын, минем белән булганнар
    Әйтәләр миңа – монда юк ялганлык, сер –
    Ул ай яктысында искиткеч чибәр.

    Аннан ягымлы тавыш та юк дөньяда,
    Таза күз яше дә япма-пәрдә астында,
    Мондый гажәп карашны күрми берәү дә.


    КОГДА ОНА, ГЛАЗА ПОЛУЗАКРЫВ...

    Кайчан ул, күзен яртылай ябып
    Көрсенү, сулыш алуын берләштереп,
    Жырлап жибәрcә, һавага житә тавышы
    Сүзләренә догалык көйе кушылып.

    Мин тыңлыйм – яңа сиземгә түгеләм,
    ”Тормыш белән хушлашу, – дип үземә сузам, -
    бик тәмле булса, мин нигә яшим? ”
    Ул үлем теләген тудырды. Ярый, үлим!

    Ә, жирдәге тулы рәхәтлектән,
    Куркалар вакытны якын итүдән,
    Тәмле генә әсирлекне югалтудан.

    Тагын көннәремне кыскартып,
    Үлчәнгән жепне озынайтып,
    Кешегә һавадан сирена бирелүдән.


    О, ЗАВИСТЬ, О КОВАРНОЕ НАЧАЛО...

    Көнләшү, ул эчкерлелек башы.
    Син ничек кердең, ничек юл таптың
    Бу искиткеч күкрәккә ышанычлы?
    Ничек житезлектә ук кададың!

    Бәхетлелек күрсәттең бигерәк тә,
    Ә син булмасаң, минем сөйгәнем,
    Күңелем тартып, кайтарыр идем
    Кичә үземне кабул итмәгәнгә.

    Сөенече елаган кебек булсын,
    Мин бәхетле вакытта, ул еласын,
    Минем сөенечне, ул суытмасын.

    Амур әйткәндәй, үтерәсен –
    Үз ниятен, ул яшермәсен.
    Әллә ни түгел, көлмәсен.


    ТОТ ЖГУЧИЙ ДЕНЬ, В ДУШЕ МОЕМ...

    (Тәржемә иткән Вяч. Иванов)
    Шул эссе көн, жаныңда истә калган,
    Ап-ачык төштә, күз алдында торган,
    Кемнең осталыгы аны күрсәткән?
    Уйы, онытылмас жанны яктырткан.

    Гаепсезлек һәм чибәрлеккә күнгән
    Матурлыкка моңланып әсирләнгән.
    Алла жанымы, үлек кебек сүнгән?
    Алла тәгалә әллә яктылык биргән?

    Ә кашы – кара, алтын кебек чәче,
    Маңгайы - ак кар, йолдыз яна күзе,
    Теле - берәүнең агуы тисә, үз сүзле.

    Ауызы – ягымлы роза, чәчәк аткан,
    Сөйкемле һәм ирексезлеккә зарланган...
    Күз яше – алмаз, сулыш алуы – ялкын.


    МНЕ МИРА НЕТ, - И БРАНИ НЕ ПОДЪЕМЛЮ...

    (Тәржемә иткән Вяч. Иванов)
    Миңа тынычлык юк, кирәк түгел оршыш,
    Гәүдәмдә янгын, боз; курку һәм куаныш.
    Тырышам, уйымнан болыт артына очарга –
    Төштә егылып төшәм югарыдан жиргә.

    Бар галәмне тотам кочагымда, - төштә.
    Әсирлек тормышны биргән алла тәгалә.
    Мин азат кеше түгел. Көтәм – үтерә;
    Ул ашыкмый, - яшим газаплы көндә.

    Мин күзсез – күрәм; телсез – кычкыргалыйм.
    Ниһаять чакырам - ”Айя мине!” дип сорыйм.
    Өстерәлеп кенә яшим дип, үземне каргыйм.

    Елавым - көлке. Мондый тормыш кирәкми,
    Үземә газаплык телим. Үләсем килми.
    Миңа бүләк, йөрәкнең ялкынлыгы!


    ГЛУХОЙ ТРОПОЙ, ДУБРАВОЙ НЕПРОБУДНОЙ...

    (Тәржемә иткән Вяч. Иванов)
    Чукрак, уянмас имәнлектә, тар юллы,
    Броньле булса да, юлчыга куркынычлы.
    Уйсыз, йоклаган кебек, ерлап киләм,
    Аның гажәп күзкарашын исемә төшерәм.

    Ике кояш, - дигән теләк куркыта.
    Аерылыш миңа юк – акыл адаша.
    Мин аның белән! Сансыз күп иптәше –
    Каплап тора корычагач пәрдәсе.

    Кем тавышы – чу! Яфракларга кушыла,
    Селкенә дә тау түбәсеннән ишетелә,
    Кошлар да ерлый, инеш тә берләшә.

    Элек урман сөйкемле булмады миңа –
    Син генә нурлы, минем тере уйымда,
    Яшел болыт күземне ябып куймаса.


    ЛАНЬ БЕЛАЯ НА ЗЕЛЕНИ ЛУГОВ...

    (Тәржемә иткән Вяч. Иванов)
    Ап-ак болан яшел болынлыкта,
    Иртүк, әллә яңа ел башында,
    Елга, дәфнә агачлар арасында,
    Алтын мөгезле, йөри горурлыкта.

    Мин барын онытып, (ашыкмаска
    Саран кеше йөгерә байлыкка)
    Зиннәтле баш артыннан йөгерәм;
    Сихерле илгизәрне шунда күрәм.

    Муеннан килешле сүзләр ялтырап чыга:
    ”Мин патша, жибәрделәр болынга.
    Тимә син мине! Яралама да!”

    Ярты көн Феба чигендә булдым;
    Озак карап торсам да, туймадым.
    Болан югалгач, үзем суга егылдым.


    ГОДА ИДУТ. Я ВСЕ БЛЕДНЕЕ ЦВЕТОМ...

    Еллар үтә. Төсем белән бик уңдым,
    Хәзер карт кешегә күберәк охшыйм,
    Кулым сузыла агач яфракларына –
    Жәйдә дә, кышта да яшелләренә.

    Планеталар мөмкин янмас күктә,
    Ә йөрәк яна - кайгы-хәсрәттә
    Чыдамсыз да түгел, үзе сөйкемле,
    Коточкыч шул аның кирәклеге.

    Газаплану полосасы бетмәсме,
    Кабер мине йотып бетергәнче
    Йә дошман түбәнәя төшкәнче.

    Тизерәк ышанырмын барлык сәергә,
    Берәү булышканча, үлемнән башка,
    Йә гаепле үзе төшкәнчә минем кайгыга.


    СВЕРКАЕТ ЛЕД, И ОТ ЖИВОГО ЛЬДА...

    Ялтырый боз кисәге; шул ук тере боздан,
    Тоташ мине яндырып, чыга ялкыны.
    Ә һич тә китә алмыйсың язмыштан,
    Якыная бик хәвефле вакыты.

    Үлем якын - табыш дип мактана, -
    Арыслан үкергән кебек уңышына.
    Минем хәл көннән-көн начарлана,
    Бик хәтәр, куркыныч хәзер миңа.

    Мәхәббәт рәхимлек белән бергә булса,
    Катылыкны күбәйтер ике исә,
    Жаның төрле сугылудан сакласа.

    Мин бик ышанып житмим, дөрес әйтәм,
    Барына да язмышны гаепләүгә иеләм,
    Сөенечне, дошманым барын да беләм.


    КАКОЮ БЫ КРАСОЮ НИ БЛИСТАЛИ...

    (Тәржемә иткән А.Эфрон)
    Бик чибәр булып елмаеп торсалар да,
    Башка йөзләр, аның йөзе алдында
    Томанланып, күзең чагылган кебек
    Күренә, ерактагы кечкенә йолдыз кебек.

    Амур, кайгырмыйк дип, пышылдый миңа:
    ”Аның гөмере азая гасыр буена,
    Ул киткәч, тормышыбыз караңгылана.
    Башка берәү утырар нигезеңә”.

    Кешегә кирәкле бар табигать кулында –
    Аңыңнан, акылдан, сүздән мәхрүм итсә,
    Елгадан, дымнан, диңгездән мәхрүм итсә.

    Кыр, урман – яшел капламнан аерылса,
    Яктырткыч күк гөмбәзен икегә бүлсә –
    Үлем аның күз кабагын ябып куйса.


    Я ПЛАЧУ ДНЕМ; И ПОСЛЕ, С ТЕМНОТОЮ...

    Көндез, караңгы төшкәч тә, мин елыйм,
    Ул тормыш газабының куя ахырын, -
    Күз яше; көндезге кебек кайгырам тагын:
    Чират белән бәйле минем гасырым.

    Мин йөрәгемне авырттырып бетердем,
    Күзне – яшь белән; бик ачы өлешем,
    Соңгы жан иясеннән дә: уклар болыты
    Мәхәббәт юлына төшә аркылы.

    Иртүк таңнан торып житәм башкага,
    Ие, тагын бераз томаннан томанга –
    Һәм үлем үтә, тормыш дип аталган.

    Мин авырсам, авырган жиремә гаепле,
    Үземнең булышу һәм терелек шәфкате -
    Тоташ янып бетүемә булам ирекле.


    СЕННУЧЧО, ХОЧЕШЬ, Я ТЕБЕ ОТКРОЮ...

    Бел, Сеннуччо, ничек мин яшим?
    Теләсәң, мин ачык итеп әйтим.
    Элекке кебек үк һаман кайгырам,
    Һәрвакыт үземә-үзем булып чыгам.

    Кемгә мин чын күңелдән биреләм
    Әдәпле, инсафлы булып калам,
    Мәрхәмәтле дә, салкын да булам,
    Кайчакта яшенгә-яшнәп куям.

    Монда утырды да, ерлап китте,
    Әйләнеп караса, ук кебек күзе
    Йөрәккә кадалып, озакка әсир итте.

    Монда борчулы булды, күңелле дә.
    Сөйгәнемне уйлыйм көн дә, төн дә.
    Инде белдең, үзгәреш юк миндә.


    ЗЕФИР ЕЕ РАССЫПАННЫЕ ПРЯДИ...

    Жылы жил аның чәчләрен таркатты,
    Алтын божра итеп бөтереп куйды,
    Мәхәббәтнең янган яктылыгы
    Саран карашында ялтырады.

    Нәфис төсләре алдан белдерде
    Жиләс һавада, тере йөзләре
    Минем жаным да китте кабынып,
    Виноград бакчасында кебек янып.

    Килеп басты, жәннәт күренеше
    булып, һавадан ишетелеп көйләре,
    Сүзләре дә - мәдхия жырлары.

    Хәзер бөтенләй ул башка булсын –
    Барыбер; Ярам китми язылып,
    Көчсезләнсә дә жәя баулары.


    КОГДА К ТЕЛЬЦУ ПРИХОДИТ ВНОВЬ...

    Телец-ка планета тагын килгәндә,
    Ул, вакытның йөрешен үлчәп бара,
    Карасаң, чәчәкләр ата һәрякта,
    Балкыган утның мөгезе елыта.

    Якты булмый торган жирләрдә дә,
    Ел буе караңгылык идарә итә.
    Кояш күп елытып үзен күрсәтә,
    Раслап куя минем бүләгем дә.

    Жир жимешләрен өлгертә жылы,
    Миңа карый үз жирем кояшы,
    Миңа борыла күзе – нурлары.

    Һәрбер эшләгән эшем, һәрбер сүзем,
    Шунда туалар, әмма икърар иттем,
    Яз нинди була, һичкайчан күрмәдем.


    О, ГНЕВ, СЛАДОСТЬ ПРИМИРЕНИЙ...

    (Тәржемә - А. Эфрон)
    Назлы ачуның, татулыкның рәхәтлеге,
    Нинди авыр газап, ягымлы үкенече,
    Юаныч сүзләр ялкыны һәм суыклыгы,
    Тыңласаң, шундый татлы фикерләре.

    Чыда минем жаным, акрын чыдамлыкта,
    Үлчик без яхшылыкның әчелеген дә,
    Безгә бирелгән горурлыкның сөенече,
    Аны ярату – тырышлыкның биеклеге.

    Мөмкин берәү, бер вакытта сулыш алган,
    Көнче әйтә : ”Кем бушка газапланмаган,
    Үз теләге белән ятьмәдә тотылган.”

    Башка берәү: ”Минем язмыш тынычсызлыкта!
    Нигә мин тумаганмын иске гасырда?
    Башка бер елда? Йә, башка бер вакытта?”

    Перевод с итальянского Евгения Солоновича
    Перевод на татарский Найли Абдулкаримовой

    Найля Абдулкаримова
    Франческо Петрарка на татарском языке, перевод стихов Франческо Петрарки на татарский язык.
  • Найля Абдулкаримова:
  • Зоя Космодемьянская турында (поэма)
  • Муса Жәлил
  • Фуат Мансуров
  • Салих Сайдашев
  • Белла Ахмадуллина
  • Мөслим, Ришат Абдуллиннар
  • Габдулла Тукай
  • Памяти Абдулкаримова М.Х
  • Булат Окуджава жырларының тәржемәсе
  • Джордано Бруно
  • Сөекле Корней Чуковский әсәрләренең тәржемәсе
  • Cергей Есенин шигырьләренең тәржемәсе
  • Данте Алигъери
  • Франческо Петрарка
  • Уилъям Шекспир
  • Евгений Евтушенко шигырьләре
  • Олег Кошевой шигырьләре




  • ← назад   ↑ наверх