• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Найля Абдулкаримова

    Cергей Есенин шигырьләренең тәржемәсе


    НЕ ЖАЛЕЮ, НЕ ЗОВУ, НЕ ПЛАЧУ...

    Алманың ак чәчәгендә
    Төтен калмый тарала.
    Барыда үтә, барыда бетә
    Кайгы-хәсрәт югала.

    Еламыйм да, чакырмыйм да
    Ни булса да үкенмәм.
    Алтынга чолгап алсаң да
    Киредән мин яшәрмәм.

    Син дә алай сикермәссең
    Суынды йөрәгем дә.
    Ялан аяк йөргезә алмас
    Чыт-каенлы илем дә.

    Кайда ”зимагур” булам дип
    Жиләсләнеп йөрүләр?
    Ташкын су кебек йолкыну,
    Буйсынмам дигән күзләр?

    И Язмыш, син күз алдымнан
    Яңгыратып киттеңме?
    Язгы таңда, тиз-тиз чабып
    Алсу атта үттеңме?

    Өрәңгенең яфрагыннан
    Бакыр төсе югала.
    Син дә шөкер итеп яшә,
    Чәчәк тә бит коела.


    Я СНОВА ЗДЕСЬ В СЕМЬЕ РОДНОЙ...

    Әллә төшемдә күрәмме,
    Тагын да мин өйемдә.
    Уйлатучан һәм нәфис кич
    Минем туган жиремдә.

    Ап-ак кулын сузган кебек
    Ул кайдадыр чакыра.
    Бала чакта йөргән жирләр,
    Дус-ишләр сагындыра.

    Чал чәч кебек кояшсыз көн
    Тузгып үтә янымнан.
    Кичен хәсрәт, ямансылау
    Башым чыкмый ваемнан.

    Үткән дәвер, уйсыз еллар
    Кире кайтмас вакытлар.
    Тегермәннең суы гына
    Элеккечә шаулыйлар.

    Кыяк корылыктан сына
    Кичкә якын тыңласаң.
    Төтен исле жирне иснәп,
    Тәүбә итәм сагынсам.

    Башларын түбән ияләр...
    Хушлашалар чәчәкләр.
    “Бер вакытта да күрмәссең
    туган жиреңне” диләр.

    Сөйгәнем булса? Мин нишлим?
    Күңелемдә саклармын.
    Хушлашу салкынлыгын
    Иркәләү дип санармын.

    Яшь вакытлар жиңеллектә
    Үткән шаяра, көлә.
    Һәр үткән чак әйләнмәле
    Киредән кайтып килә.

    Барыбер бер яр табылыр.
    Киткәннәр онытылыр.
    Сөйгәнемә үз шигырен
    Икенче кеше укыр.

    Башка берәү кочагында
    Мөмкин, ул уйга калыр.
    Шиңмәс чәчәк идең бит
    Дип, әллә исенә алыр.


    СЕРГЕЙ ЕСЕНИННЫҢ СОҢГЫ ЕЛЛАРДА ЯЗГАН ШИГЫРЬЛӘРЕНЕҢ ТӘРЖЕМӘСЕ


    ТЫ ЖИВА ЕЩЕ, СТАРУШКА?

    Син тересең, сөекле әнкәм,
    Мин дә теремен. Сиңа сәлам!
    Чатырдагы кояш яктылары
    Кичен бүлмәләрне яктыртсын.

    Миңа язалар - борчуыңны яшереп,
    Кайгырасың икән мине уйлап.
    Юлга да чыгасың кай вакытта,
    Иске, модасы беткән жилетта.

    Кайчак төндә, караңгылыкта,
    Төшеңә әллә ниләр керә икән.
    Кабакта, түбәләш вакытында,
    Кемдер миңа пычак суга икән...

    Ярый, син борчыла күрмә, әнием!
    Ул төштәге генә күңелсезлек.
    Мин алай ук исереп, эчеп йөрмим,
    Сине күрмәстән үлеп китерлек.

    Әледә буйлы, ягымлы элеккечә,
    Хыялланып уйга биреләм -
    Сагынудан тизрәк баш күтәреп,
    Үзебезнең тәбәнәк өйгә житсәм.

    Кайтырмын, жәелгәч ботаклары
    Матур булып жимеш бакчалары.
    Ләкин, тик син таңнар атканда,
    Йокларга бир, түшәктә ятканда.

    Сигез ел элек эшләгән кебек
    Истә тотма аны, ул әллә үлек.
    Хәсрәт күреп, югалтулар сизеп
    Тормышта бит күпләрне күрдек.

    Дога укырга да син өйрәтмә,
    Искелеккә киредән кайту юк.
    Бер син генә миңа куаныш,
    Бер син минем өчен яктылык.

    Кайгыра күрмә, йөрмә сыртта.
    Мине уйлап күп хәсрәтләнмә.
    Өлкән юлга һаман чыга бирмә,
    Иске, модасы беткән жилетта.


    ИЗДАТЕЛЬ СЛАВНЫЙ...

    Хөрмәтле, китап чыгаручы,
    Мин яңача сизенәм вакытны,
    Өйрәнәм һәрчак ничек Россиядә
    Үрә торгызалар коммунаны.

    Бик яхшы булып житмәсә дә
    Карандашның язуы кәгазьдә.
    Жан, йокы аралаш кырылдый,
    Ул безнең бәйрәмне аңламый.

    Ә син поэтның аңы буенча
    Укырсың әле бер башка жирдә.
    Советлар союзы башкарган илдә
    Язмыйлар һаман иске телдә.

    Салыштыр кыю тәжрибәңне,
    Көлкедә калдырма мине.
    Карандашның пышылдавы
    Белдерми кәгазьдә язганнарны.


    ЕСТЬ ОДНА ХОРОШАЯ ПЕСНЯ... ЖЫР

    Бер жыры сандугачның күңелсез,
    Минем башыма арналган, төшенке.
    Үсте үлән-пычак сабы, чамасыз;
    Инде үлгән кебек салынып төште.

    Баш түбәм авыра... Уйлар! Уйларым!
    Яшь чагымны бушка уздырдым.
    Нигә шулай булды, мин аңламыйм,
    Төндә каты мендәрне кочаклыйм.

    Жыр яңгыравыклы булып агылсын,
    Тавышы чут-чут килеп калтырасын.
    Төндә сөйгәнемме дип кочаклыйм,
    Көндез идәндә келәмдә ауныйм.


    Сыртта гармун... ай нурларын күрәм.
    Сөйгәнемне бердә тапмам, беләм.
    Мәхәббәт - әйбәт, таң атуы кебек,
    Иске гитара һәм яңа жыр кебек.

    Бабайлар жырын жырлый онуклар,
    Кайгырып, куанып та елмаялар.
    Сез яшьлектә эчегез, жырлагыз,
    Кирәк булса, сугып та жибәрегез.

    Кайчан, кайда булды? Мин шиңдемме?
    Эчкелектәнме? Яхшы сүзләрдәнме?
    Яшь чагымда бигрәк яраттылар,
    Ә хәзер нигәдер калдырдылар.

    Шуңа күрә жырлар да күңелсез,
    Минем башыма арналган, көйсез.


    МЫ ТЕПЕРЬ УХОДИМ ПОНЕМНОГУ...

    Без инде акрынлап китәбез
    Бер тыныч һәм рәхәт илгә.
    Мөмкин, мине дә озын юл көтә,
    Вак-төякне жыя башларбыз.

    Сөекле, куе каенлык тугайлары,
    Син жир! Син тигезлек комнары!
    Бу күпчелек табигать байлыгын,
    Оныта алмый, кайгырырмын.

    Бик ярата идем бу дөньяда
    Сыланып торганны үз жаныма.
    Хуш булыгыз, усак ботаклары,
    Суда балкып тора яфраклары.

    Тынычлыкта төрле уйга төшәм,
    Үзем турында да жырлар язам.
    Бу караңгы сүрән жирдә торып,
    Сулыш алып, яшәүемә куанам.

    Бәхетлемен хатыннарны сөйдем,
    Чәчәкле үләннәрне таптадым.
    Хайванны, үз энеләрем күреп,
    Башларыннан бер дә сукмадым.

    Мин беләм, ул илдә булмас әле,
    Кырларның ал төстә ялтыравы.
    Шуңа күрә, миңа кыйммәт кеше,
    Аларның бу жирдә бергә яшәве.


    ЗАРЯ ОКЛИКАЕТ ДРУГУЮ...

    Таң берәүне чакыра, эндәшә.
    Төтен. Күрәм, солы тигезлеге...
    Сине искә алдым... Кыйммәтле
    минем әнием хәзер бетерешә.

    Элеккедәй биеклеккә чыга,
    Костыльне кулында кыса.
    Йокылы елга тыныч кына ага,
    Ай яктысы микән, терәк аңа?

    Мин шуны беләм, каты уйлыйсың,
    Борчылып, хәсрәттә йөрисең.
    Башка бер өлкәдә синең улың,
    Безнең өчен жаны авырмый, дисең.

    Аннан соң зиратка юл тотасың,
    Анда ташка текәләп карыйсың.
    Ягымлы тавыш белән сулыйсың,
    Аби, сеңелегә багышлыйсың.

    Без үстек пычак белән уйнап,
    Сеңлеләр курчакларын төреп.
    Тере кеше күзе күпне күрә
    Һәр көн алда нәрсәдер көтә.

    Житәр, кайгыру, хәсрәтләнү!
    Инде, әнкәй, кирәк баш күтәрү.
    Алма агачлары да бит авыра
    Яфрак-ботаклардан аерылса.

    Куаныш сирәк кенә була,
    Аерылулар нигәдер күберәк.
    Миңа ботакта череп бетүдән,
    Жилдә кибеп бетү яхшырак.


    НЕСКАЗАННОЕ, СИНЕЕ, НЕЖНОЕ...

    Әйтеп-бетергесез, тыныч жир,
    Жил яңгырдан соң, ямьле илемдә,
    Жаным сөя, ул – иксез-чиксез кыр.
    Сулыш аласың роза, бал исенә.

    Мин өнсез. Еллар үз эшен эшләде,
    Шулай да каһәрләмим үткәнне.
    Чапкан өчәр ат кебек, котырынган,
    Кирәкмәс сүз бөтен илгә таралган.

    Һәръяк тузанланды. Эзләр калды.
    Иблис вәсвәсәсе дә юк, югалды.
    Хәзерге көн, урмандагы өйдә
    Ишетелә икән яфрак төшүе дә.

    Қыңгыраумы? Тавыш кабатлана.
    Тыныч гәүдәгә бары да кадала.
    Үтеп киткәнбез, жаным, тукта,
    Тиешле, үзебез билгеләгән юлда.

    Тикшереп белербез күргәннәрне,
    Ни эшләдек, нәрсә булды илдә,
    Кичерик безне үпкәләткәнне
    Сәбәбе булса да башка берәүдә.

    Булган, булмаганны кабул итәм,
    Тик хәзерге утызынчы елда –
    Яшьлектә мин бик аз таләп иттем,
    Онытылган эчемлек сөремендә.

    Яшь имән дә жимешен бирмәстән,
    Иелә, кырдагы үләннәр кебек.
    Әй, яшьлек, яшьлек, күнекмәстән
    Алга карый алтын башкисәр кебек.


    СИНИЙ МАЙ. ЗАРЕВАЯ ТЕПЛЫНЬ...

    Күгелжем май айы.Таң жылысы.
    Капка божрасы тавышы.
    Әрем үләне ябышкак исе.
    Ябынып йоклый шомырт агачы.

    Тәрәзәнең агач канатларын
    Пәрдәсе белән рамасын
    Идәндә челтәр бизәк ясап,
    Ай бәйли, холыксызланып.

    Безнең бүлмә кечкенә, таза.
    Үзем генә буш вакытымда.
    Миңа бу кич сөйкемле бик,
    Дусымны искә алган кебек.

    Сад күбекләнеп дөрләп тора,
    Ай да үзенең көчен сала,
    “Сөйгәнем” сүзеннән курыксын да,
    Дерелдәп, йөрәге борчылсын, ди.

    Тик мин тигезлекне күрәмен.
    Гармун тавышы аңлатмый,
    Бер нәрсә дә тели алмыйм,
    Барысында кабул итәмен.

    Кабул итәм – кил, керегез,
    Авырулар, шатлык та килегез...
    Тынычлык телим, тынычлык сезгә
    Жиләс һавага, үткән көннәргә!


    Я ПОМНЮ, ЛЮБИМАЯ, ПОМНЮ...

    Исемдә, сөйгәнем, исемдә
    Синең чәчеңнең ялтыравы.
    Миңа үңай да түгел, куаныш та
    Туры килде сине ташларга.

    Көзге төннәр минем исемдә,
    Кыштырдау тавышы күләгәдә.
    Көннәр анда бик кыска булды,
    Ай нигәдер озагырак яктыртты.

    Исемдә синең миңа әйтүең:
    Еллар үтәр онытырсың,
    Матурны тагын табырсың,
    Башка белән юлыгырсың.

    Бүген чәчәкләнгән юкә,
    Ул, сәбәп булып искә төшә.
    Ничек мин күдрәле чәчеңә
    Чәчәкләр сиптем нәфис кенә.

    Йөрәк әле уйламый сүнергә,
    Моңсулана, башканы сөяргә.
    Бик яраткан әсәрләремне
    Башка берәүгә укыган кебек.


    СПИТ КОВЫЛЬ. РАВНИНА ДОРОГАЯ...

    Әрем үсә тигез жирдә,
    Кичен дала күгелжем төстә.
    Башка бер илнең һавасын
    Күкрәк тоймый жылысын.

    Бер язмыш барыбызда да,
    Теләсәң берәүдән сора.
    Газап күреп, куанышта
    Яхшы яшиләр Россияда.

    Серле итеп кызыл тал елый,
    Тирәк шыпырт кына көйли.
    Торна кычкырудан туктамый.
    Шулай да, кем илен яратмый?

    Бу яңалык, үзгәрешләр дә
    Житте безнең язмышка.
    Мин бит шагыйрь хәзер дә
    Алтын бүрәнәле өйемдә.

    Төндә кысылып баш ягыма
    Күрәм, көчле дошман әллә?
    Чит берәүләр яңалык кертә
    Минем далага, кырларыма.

    Мин яшим үземчәлектә,
    Үземчә жырлап та бирим:
    Туган, яраткан үз илемдә
    Барысын сөеп, тыныч үлим.
    1925


    ГОРИ, ЗВЕЗДА МОЯ, НЕ ПАДАЙ...

    Йолдызым минем, тор жанып,
    Салкын нурлар жибәреп.
    Зират киртәсеннән ары
    Тере йөрәк тормый сугып.

    Августа үскән арыш кебек
    Далага тынычлык кертәсең.
    Очып китмәс торна кебек
    Сыктап дер-дер киләсең.

    Югары күтәрсәм башны
    Урманчык-калкулык артында,
    Туган-үскән өйе турында
    Берәү жырлый тагын да.

    Көз. Алтын төсне якынайта,
    Каен сыгынты-сок азайта.
    Сөеп ташлаганнар өчен
    Елап яфрагын югалта.

    Белмим кемнең гаебеннән,
    Шулай да беләм, тиздән
    Кайгылы коймадан түбән
    Урын табылыр миңа да.

    Ягымлы ялкыны сүнер,
    Йөрәк тузанга әверелер.
    Дуслар соры таш куерлар,
    Күңелле шигырь язырлар.

    Мәет төшеп китсә күземә,
    Мин язар идем үземә:
    “Эчүче яратса кабакны,
    Ул илен, жирен яратты.”
    Август 1925


    МОРЕ ГОЛОСОВ ВОРОБЬИНЫХ...

    Бик күп кычкыра чыпчык,
    Төн, шулай да бик ачык
    Шундый искиткеч һава.
    Төн, шулай да бик ачык,
    Гаепсез гөрелдәп комшык
    Бик күп кычкыра чыпчык.

    Эх, ай шулай яктыра,
    Суга да төшергә була.
    Тынычлык кирәкми миңа
    Мондый зәңгәр һавада.
    Эх, ай шулай яктыра
    Суга да төшергә була.

    Сөеклем, син ме? Шул мы?
    Бу иреннәр агымты су мы?
    Сөеп кандыра тормышны,
    Сөеклем, син ме? Шул мы?
    Әллә роза шыпыртлыймы?

    Үзем белмим, нәрсә була?
    Якынмы? Ерактыр әллә...
    Күңелләнеп елый флейта.
    Тыныч гөрелдәүдә кичке
    Олылыйм лалә күкрәкләрне.
    Күңелләнеп елый флейта,
    Үзем белмим, нәрсә була.
    1925


    ЖИЗНЬ-ОБМАН ...

    Тормыш - ул ялган, үзе сихерле,
    Шуңа күрә дә бик көчле,
    Хатлар яза тупас куллары,
    Анда Алланың ихтыяры.

    Мин һаман да күзем йомсам,
    “Йөрәкне борчысаң”- дип әйтәм.
    -“Тормыш - ялган, шулай да
    Куаныч аны ямьләндерә.

    Әйләнеп һавага кара,
    Язмышыңны айдан сора,
    Үләчәк, тынычлан, таләп итмә
    Юк дөреслекне эзләмә.”

    Әйбәт шомырт буранында,
    Тормыш – юл, дип уйлаганда.
    Ялган сөйләр жиңел дуслар,
    Үзгәреп китер жиңел кызлар.

    Бритва кебек үткен бит тел,
    Миңа ягымлы сүзләр әйт.
    Мин барына да әзер, күптән,
    Аяусызлыкка өйрәнгән.

    Жаныма салкын югарылык.
    Йолдыз утында юк жылылык.
    Кемне сөйдем ераклады,
    Бергә яшәгәннәр онытты.

    Үземне кысып, куганнарга
    Көлемсерәп кенә карыймын.
    Миңа якын, яраткан жиргә,
    Бу тормышка да ризамын.
    Август 1925


    НЕУЮТНАЯ ЖИДКАЯ ЛУННОСТЬ...

    Килешсез сыеклы төсе
    Бетмәс жирнең тигезлеге -
    Мин нәрсә күрдем яшьлектә,
    Сөйдем, ялгызын сүкмәдем.

    Юлда кипкән тал чыбыгы,
    Арбаның тәгәрмәч жыры...
    Бер ишетеп туйгач бу жырны,
    Теләмәссең тыңларга тагын.

    Ваемсызлык туды миндә,
    Күңел бирмим кечкенә өйгә.
    Алма буранын яратмыйм язгы,
    Безнең жиребез бик ярлы.

    Минем жаным хәзер башка...
    Ай яктысы чахоткалы,
    Таш белән корыч аркылы
    Күрәм көчле туган якны.

    Киң көчле Россия. Житәр!
    Кыр буйлап суканы сөйрәү.
    Ярлылыкны күрү авыр,
    Каен да, тирәк тә сулый.

    Белмим нәрсә була миңа...
    Ярыйммы яңа тормышка?
    Көтәм ярлы, хәерче Россияның
    Корычтай көчле булуын.

    Ишетәм моторның өрүен
    Күрәм буранлап, яшенләүен.
    Бер ишетеп туйгач шул жырны,
    Теләрсеңме ишетергә тагын.
    1925


    ЛИСТЬЯ ПАДАЮТ, ПАДАЮТ...

    Яфрак төшә, яфрак төшә
    Жил туктамый ыңгыраша.
    Әйт, йөрәкне кем куантыр?
    Кем аны тынычландырыр?

    Күтәрә төшеп, күз кабагын
    Карыйм да, карыйм айга.
    Тагын әтәчләр кычкыра
    Язның тынычлыгына.

    Зәңгәр таңның атуы иртә.
    Очкан йолдызлар күренә.
    Әгәр багучылык итсәм...
    Белмим, нәрсә теләргә?

    Тормыш авырлыгын сизеп,
    Үз язмышыңны сүгеп,
    Берәр чибәр кызны күреп,
    Күңелеңне күтәреп.

    Кызның күкчәчәктәй күзе,
    Миңа гына караса иде.
    Язмыш миңа күңелен салып,
    Йөрәкне йомшартса иде.

    Жырдан эреми, ойымый
    Чит берәуне шатландырып,
    Үткән көнемне аямый
    Ап-ак айның яктысында
    Мин, үз өлешемә риза.
    Август 1925


    НАД ОКОШКОМ МЕСЯЦ, ПОД ОКОШКОМ ВЕТЕР ...

    Ай күренә тәрәзәдән
    Жил өрсә дә түбәннән.
    Көмеш булып ак тирәкләр
    Ялтырыйлар үзәннән.

    Гармун тавышы еракта
    Күңелсез уй китерә.
    Туган жирдәге қөннәрне
    Исләремә төшерә.

    Гасыр белән бер яшьтәге
    Юкә агач, кайда син?
    Кызганыч көйләр елата
    Житезерәк уйна син.

    Мин үзем дә бер вакытта,
    Бәйрәм көннәре, иртән,
    Гармун тотып чыга идем
    Сикергәләп киртәдән.

    Хәзер сөйгән ярым өчен
    Әһәмиятсез кеше мин.
    Бүтән чит ил жырын жырлап
    Моңсуланып елыйм мин.
    Август 1925


    ЭХ ВЫ САНИ! А КОНИ, КОНИ!

    Эх, чана! Ә атлар! Атлар!
    Жен ме жиргә китергән?
    Бик жилле, чая куудан
    Қыңгырау күз яшен түккән.

    Ай да юк, өрми этләр дә
    Еракта, читтә, бу жирдә.
    Тотын минем житезлеккә,
    Мин карт түгел мәңгелеккә.

    Жырла, ямщик, карама төнгә, -
    Теләсәң, кушылырмын мин дә,
    Кызның кыю күзе турында,
    Күңелле яшьлегем турында.

    Шунда бүрекне каера киеп,
    Атны тәртәсенә жигеп,
    Бер кочак печәнгә ятып, –
    Исемемне тап уйланып...

    Искә төште кыяфәте,
    Төн уртасы тынычлыгы.
    Сүзгә оста гармун тавышы
    Күпчелекне үгетләде.

    Бетте. Чәчем сирәкләде.
    Курабыз буш. Атым үлде.
    Югалды гармунның тавышы,
    Үз сүзлеген таба алмады.

    Шулай да жаным тынмады,
    Суыклык, ак кар охшады.
    Боларның барысының сәбәбе
    Кыңгырау күз яшен түкте.
    1925


    АХ, КАК МНОГО КОШЕК...

    Сеңелем Шурага
    Бик күп песиләр дөньяда,
    Икәүләп, аны санап булмас.
    Нәрсәне генә күзең күрмәс,
    Күрәм, зәңгәр йолдызны да.

    Йокы аралашмы ... өнемдә?
    Күп еллар үтте, исемдә -
    Куышта яткан песи баласы
    Ваемсыз төбәп карады.

    Кечкенә бала идем анда,
    Әбинең жырына чабып,
    Сикерде юлбарыс булып,
    Төшеп киткән йомгагына.

    Тагын берничә ел үтте.
    Әбием юк. Барыда бетте.
    Тиресеннән бүрек тегелде,
    Бабай аны яратып киде.
    Сент. 1925


    ТЫ ЗАПОЙ МНЕ ЭТУ ПЕСНЮ

    Сеңелем Шурага
    Жырлап жибәр әле, элек,
    Туган өйебездәге кебек,
    Ишетим, сизим нәфислек.
    Әнием жырлый иде ничек...

    Мин бит беләм, шуңа күрә дә
    Борчы, дулкынландыр да,
    Уйлатмый, юк булган өметне,
    Онытылган үкенечләрне.

    Син жырла, ә мин шундый ук,
    Шундый ук жырны, синең кебек...
    Бераз гына япсам күземне,
    Тагын күрәм туган өйемне.

    Син жырла, минем сеңелем, –
    Аны мин генә күрмәдем,
    Көзге бакчаның капкасын,
    Яфраксыз... миләш агачын.

    Син жырла, исеңә салам,
    Мин булмам караңгы чырайлы.
    Әниемне күрү миңа ягымлы
    һәм тавыкларны сагышлы.

    Мәңге томанлы, чык төшкән
    Каенның буен яраттым.
    Аның саргылт толымын,
    Киндер төсле сарафанын.

    Шуңа күрә жиңел йөрәккә –
    Утырсак жырлап, вино эчеп,
    Күренәсең миңа каен булып,
    Ул бит якын туган тәрәзәгә.
    Сент. 1925


    В ЭТОМ МИРЕ Я ТОЛЬКО ПРОХОЖИЙ...

    Сеңелем Шурага
    Көзге айның соңгы жылылыгын
    Ахыргы нурларын жиргә сал.
    Тормыштан мин үтеп кенә китәм,
    Син кулыңны селтәп кенә кал.

    Беренче рәт жиләс һава исә,
    Ай яктысы жылытып китә.
    Тагын да мин яшим, өметләнәм,
    Югалткан мәхәббәтне көтәм.

    Начарлык иткән жирдәге ак ком,
    Туфракның өсләрен агарткан.
    Берәүне урынсыз таушалдырып
    Сафлыктан бит мәхрүм калдырган.

    Шуңа күрә, яшерми әйтәмен:
    ”Ялгызлыкка гөмер буе тук.
    Үзең генә сөймә бер нәрсәне
    Бүләк яратудан файда юк.”


    СНЕЖНАЯ ЗАМЯТЬ ДРОБИТСЯ...

    Кар кисәге изелә, ватыла,
    Өстән, туңган ай яктыра.
    Тагын күрәм тирә-якны,
    Буранлы тәрәзәдәге утны.

    Өйсезләр күп... бик күп кирәк.
    Жырлыйм үземә бирелгәнне.
    Хәзер, кичке ашта өйдәге
    Тагын күрәм карт әбиемне.

    Карый, күзләре яшькә тулы.
    Акрын, сүзсез, жәфаланмый.
    Чәйгә касә аласы килә -
    Анысы кулдан төшеп китә.

    Тыныч, гадел, сөйгән карчык,
    Дус итмә хәсрәт, кайгыны.
    Тыңла, бу гармун тавышы
    Сөйләр минем тормышны.

    Бик күп дөнья гизеп йөрдем,
    Күпне сөйдем, хәсрәт күрдем.
    Шаярдым, күп кенә эчтем,
    Синнән артыкны күрмәдем.

    Тагын урыныма яттым,
    Өс киемемне ыргыттым.
    Тагын терелдем, ышанам,
    Өлешем бардыр, дип уйланам.

    Сулкылдый буран тәрәзәдә,
    Кыргый жил сөремендә.
    Ахрысы, бакчада ак юкә
    Яфракларын жиргә төшерә.
    1925


    CИНИЙ ТУМАН...

    Томан. Карлы жир киңлеге,
    Ай яктысы лимон төсле.
    Йөрәккә якын акрын авыру,
    Элекке үткәнне искә алу.

    Өй алдында кар тотрыксыз,
    Менә шулай, ай да сүзсез.
    Басып киеп песи-бүрекне
    Ташлап киттем туган өйемне.

    Тагын кайттым туган өлкәмә.
    Кем онытты? Кем таный мине?
    Кайгырып торам. Мөсафир кеше -
    - Үз өйенең элекке иясе.

    Сүзсез йомарлыйм бүрекне,
    Жаным теләми - кеш тиресе.
    Исемә алдым бабай, әбине,
    Каберлектәге йомшак жирне.

    Барыбызга да ул көн житә,
    Син ижтиһат ит, итмә.
    Шуңа күрә кешегә тартылам,
    Шуңа күрә кешеләрне сөям.

    Нигәдер елыйсым да килде,
    Көлеп жан утын сүндердем.
    Бу йортны, өйалдын, этне
    Соңгы рәт мин күрәм түгелме.
    1925


    СЫПЬ, ТАЛЬЯНКА, ЗВОНКО...

    Элдертеп жибәр әле, тальянка!
    Үткән яшьлек чак төшәдер искә?
    Усак агач, тыныч, син шаулама
    Житсен сөйгәнем бусагасына.

    Ул еласын, ул ишетсен аны,
    Аңа барыбер берәүнең вакыты.
    Тыңлар, ул минем дә яшь чагым,
    Кайдасың куанышым, язмышым?

    Күберәк жыр түгел, бу көчле имәс,
    Барыбер элеккечә булып житмәс.
    Шул көч, кыяфәт, мактанычтан
    Тальянка көйләре генә калган.
    Сент. 1925


    КЛЕН, ТЫ МОЙ ОПАВШИЙ...

    Син, өрәнге, бозланып, ябыккансың,
    Нәрсә иелеп буранда утырасың?

    Берәр нәрсә күрдеңме? Ишеттеңме?
    Йөреп кайтырга авылдан чыктыңмы?

    Исрек сакчыдай адашып киттеңме?
    Карда аягыңны өшеттеңме?

    Хәзер мин үзем дә яраксыз булдым,
    Мәжелестән өйгә житә алмыйм.

    Юлда шыршы, таллар юлыктырдым.
    Жәй турында буранда жырладым.

    Үзем өрәнге агач кебек тоелдым,
    Тик ябыкмаган, яп-яшел булдым.

    Бөтенләй тилереп, тәртип югалттым,
    Хатыным дип, каенны кочакладым.
    28 нояб. 1925


    ДО СВИДАНЬЯ, ДРУГ МОЙ...

    Хуш бул, дусым минем, хуш бул.
    Сөйгән дусым минем, күкрәгемдә.
    Алдан билгеләнгән аерылышу
    Алда юлыгуга бирә вәгъдә.

    Хуш бул, дусым, кулсыз, аяксыз,
    Кайгырма, кашыңны төшермә. –
    Тормышта үлү – яңа нәрсә түгел,
    Ә яшәүе дә яңарак түгел.
    1925


    ЦВЕТЫ МНЕ ГОВОРЯТ

    ”Хуш бул” дип сиңа чәчәкләр,
    Түбәнерәк башларын ияләр.
    Күрә алмассың син аны мәңге
    Аның йөзен, туган өлкәңне.

    Сөйгәнем. Шулай да нишлисең!
    Мин жирне, барысын күргәнмен.
    Бу табутның да дерелдәүен
    Иркәли дип кабул итәрмен.

    Шуңа күрә бу көнгә життем,
    Елмаеп китеп барганда да
    Һәрвакыт юлда да сөйләштем.
    Бары кабатлана дөньяда.

    Башка берәү килә - барыбер бит.
    Китеп калганны йотмый хәсрәт.
    Калдырган, сөйкемле адәмгә
    Килгән кешедән яхшы жыр чыга.

    Тынычлыкта алданып жырга,
    Сөйгән сөйгәне белән бергә.
    Ихтимал, төшер әле исенә -
    Кабатланмас матур чәчәгенә.
    Окт. 1925

    Тәржемә иткән Наиля Абдулкәримова. Январь 2014. Алматы
    Найля Абдулкаримова
    Корней Чуковский на татарском языке, перевод стихов Cергея Есенина на татарский язык.
  • Найля Абдулкаримова:
  • Зоя Космодемьянская турында (поэма)
  • Муса Жәлил
  • Фуат Мансуров
  • Салих Сайдашев
  • Белла Ахмадуллина
  • Мөслим, Ришат Абдуллиннар
  • Габдулла Тукай
  • Памяти Абдулкаримова М.Х
  • Булат Окуджава жырларының тәржемәсе
  • Джордано Бруно
  • Сөекле Корней Чуковский әсәрләренең тәржемәсе
  • Cергей Есенин шигырьләренең тәржемәсе
  • Данте Алигъери
  • Франческо Петрарка
  • Уилъям Шекспир
  • Евгений Евтушенко шигырьләре
  • Олег Кошевой шигырьләре




  • ← назад   ↑ наверх