• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Найля Абдулкаримова

    Зоя Космодемьянская турында

    (поэма)

    Дачада, май айында Мәскәүдә
    Тәрәзәсе ачык, бүрәнә өйдә,
    Үземнең эшемә керешәм,
    Нәтижәсен алдан белсәм дә.


    Биек чатырның өстендә
    Кояш нурлары читендә.
    Кыз утыра бусагада
    Китап аның кулында.

    «Елгада, елгада,
    Су өстендә,
    Ак аякларын юа
    Маруся ...»

    Чишмә чылтыраган тавышмы
    Марусянең көлкесе?
    Зәңгәр төстә, матурлаган,
    Кояш нурында елынган...

    «Соры казлар, йөзеп бара
    Марусянең янына ...»

    Китапны ул ташлады да,
    Як-ягына карады.
    Биеклектә кояш күренә
    Нарат урманы өстендә.
    Башын артка таба ийде
    һәм жырын дәвам итте:

    «Казлар, казлар! Очыгыз,
    Су өстен пычратмагыз...»

    Шундый чак була тормышта,
    Кояш таплары күренеп китә.
    Нәрсә икәне ачыклангач,
    Жирнең йөзе абсолют рәвештә
    Булуы, аңлашыла да китә,
    Синең тормышың жиңелләнә,
    Күңелләнә, ямьләнә.
    Дөньяда бар нәрсә төзелгән
    Анык, билгеле бер, тәртиптә.
    Галәмдә бары тиешлечә
    Табигый, нык, ачык төрдә -
    Шатлыкка, уңышка, бәхеткә
    Бирелү, юл башында, бигрәк тә -
    Кечкенә вакытыңда була.
    Яше дә әле бик аз гына,
    Өметлеккә төшә еш кына.
    Үпкәләү, көенүне сизсәң дә,
    Ул жаныңа төшәр кайгы түгел.
    Борчылган көннәр булса да,
    Дәһшәтле хәсрәт, сагыш
    Сизелми бала чагыңда.
    Үскәнчә бала күпне күрә,
    Шатлана да шаяра.
    Барыда ачык күрәр күзгә,
    Горурланып кына яшә,
    Үз Илеңдә, үз гаиләңдә
    Күтәреп күңелеңне.
    ... Егерменче гасырның
    Якыная уртасы ...

    Яз. 1941 нче елның язы
    Имтиханнан башлана.
    Сынаудан соң укучыны
    Анык булмаган борчулы
    Уйлар иреккә чакыра.
    Волейбол ярышынамы?
    Елгада шаярып йөзүме?
    Урман буйлап йөрүме?
    Башка юл чыгып калырмы?

    Мәскәүнең кабатланмас язы.
    Ерак түгел чыршы урманы,
    Агачлар исе дә дымлы.
    ... Темирязев өлкәсендә дә
    Утыра энәле - нарат, чыршы
    Үзләре бер ряд булып.
    Юылган керләр жилферди
    Күңелләнеп флаг булып.
    Хикмәтле, кем аны белсен
    Киләчәктә ни буларын,
    Ә алда нәрсә көтә? Ни була?
    Кешеләр аны сизми, белми.
    Бик яхшы, алдан белмисең,
    Уйламыйсың, кайгырмыйсың.
    - Исемең кем соң синең?
    - Зоя.
    - Ә Таня?
    - Ие, андый матур исем дә бар.

    Дачадан сине эзләп табу
    Язучының ихтыярында.
    Чын күңелдән сиңа бәхет телим,
    Языр каләм бит үз кулымда.
    Башкача булуын теләмим.
    Жаның кире әйләнеп кайтса,
    Бәхетле булырсың дип уйлыйм.

    Көттермәде,
    Аяк очына гына баскан,
    Ун жиде генә яшендәге кыз,
    Үсемлек арасында, рама эчендә
    Мәскәү мәктәбе укучысы -
    Зоя портреты килеп чыкты.


    БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

    Ул вакытта житәр-житмәс
    Тормышта без яшәдек.
    Кайда карама фәкыйрьлек.
    Балалар үсә жәтим - атасыз,
    Әнинең тапканы бик аз.
    Шулай да, уйлап карасаң
    Тыныч, кайгысыз үстек.
    Исеңә төшереп кара,
    Этажерка алып кайтып,
    Куанып китаплар тездек.
    Өстәлне арырак куй,
    Кроватьне этәреп куй.
    Шау-шу, көч-хәлне аяма.
    Этажерканы һәр китап
    Матурландырып жибәрә.
    Китап тышының, ямьле төсе дә
    Шатлыгыңны арттыра,
    Күңелеңне үсерә.
    Ямансылау, сагыш юк!
    Шуннан нәтижә:
    Кешегә аз гына шатлык кирәк
    Өстенлек сизеп,
    Күңеле күтәрелеп,
    Куанып яшәргә.

    Кызкай, бәхет дигән нәрсә?
    Без төшенеп життекме?
    Ул, ишекне төбенә кадәр
    ачып кую түгелме?
    Каты жилгә башың белән
    бирелү түгелме?
    Жилдә наратлар бутарлап,
    капшап, ачы тәмен сизеп
    югары күккә күтәрелүме?
    Кыенлык юклыгын күреп,
    түбән очып төшүме?
    Алдыңда очсыз-кырыйсыз юл
    Турыдан туры сузылып ...

    Бәхетле булырга күпне күреп,
    Күпе белергә кирәк түгелме?
    Бәхет дигән сүзнең нәрсә икәнен
    Әкият сюжеты күрсәтә түгелме?

    Әкияттә дә язылмаса,
    Йөрәктән чыккан алтын сүздә,
    Килешле шигырьдә, ачылмыймы?
    Хыялың жирдә сукмак булып
    Ямалган итегең юл табып,
    Иптәшләрең иреклек өчен
    Көрәшеп, алга таба чыгып,
    Владимир Ильич өметен үтәп...
    Ә Чкалов полюстан үтеп
    Жир әйләнә йөри очып.
    Тетрадьләр карап тикшереп,
    Анаң армасын, борчылмасын...
    Сиерра-Гвадаррама тауында да
    Халык жиңешкә ирешкән.
    Хыялың, теләгең, күргән төшең
    Газет хәбәре белән бер булсын.
    Папанин льдинасы, зур боз
    Язга кадәр йөзеп кайтсын.

    Торыш үзгәрә, яхшыра,
    Чишмә суы кебек тоела.
    Мәктәптә күңелле көннәр,
    Шаярып, уйнап көләләр.
    Ялт-йолт итеп тәрәзәләр
    Күңел хисен күтәрәләр.
    Кемгә булса да эш табыла.
    Бетмәс кебек бәхетле көннәр,
    Жырлана бик күп жырлар,
    Һәр көн укыла китаплар.
    Кызкай, син һаман елмаясың,
    Өметләнеп, яңа фикер уятасың.
    Син Ленинградны да белмисең!
    Ленинград зур кала, күрмисең!

    Яшә буйсынмый, тырышып
    Кызып, сүз ярыштырып
    һәм алгарак атла көрәшеп.
    Сөеклем минем! Тизерәк үс.
    Союзда бит елгалар бик күп,
    Әле бер диңгезне дә күрмәдең.
    Йөгер генә, ял итүне белмә,
    Ашык күп жирләр күрергә,
    Күпне белеп, житез булырга.
    Сөйгәнеңне кочаклау, ул нәрсә?
    Андыйны да бит син белмисең.

    Ишек ачык – син бусагада,
    Без нәрсәне озак көтәбез?
    Зур бәхеткә ия булыр өчен
    Биек тауларга да менәрбез,
    Илгә, халыкка кирәк булса,
    Диңгез суын да үтеп чыгарбыз.
    Зур бәхеткә тиң булып яшә,
    Кызкаем, сөеклем минем!

    Эченә сыймый шатлыгы,
    Искиткеч бакча Иле.
    Тормыш бик тәмле, үзе ачы,
    Кояшлы да, болытлы.
    Коммуналь хужалык өйләр.
    Көндәлек мәшәкатьләр
    борчый, житмәгәнчелек.
    Кыланышлары кешеләрнең,
    Эштә булган жавапчылык.
    Эч почырлык вакыт түгел.
    Продмагта чиратсыз-нисез
    Берәү, эчмәгән-нитмәгән,
    Танышының алдына торып,
    Алга үрелеп, ашыгып
    Үзенә юл ачмакчы этәреп.
    Кырыс холыклы кеше икән.
    Дөреслекне яклау, сүзләшү,
    Кара-каршы әйтеп бәхәсләшү.
    Нишләргә? Дөреслек синең якта.
    Тукта ашыкма шөһрәт казануга.
    Балалыктан чыгып, читкә карап,
    Каты мөгамәләгә керешәсең,
    Беренче мәртәбә гаделлек яклап,
    Русча бер авыр сүз әйтелә.
    Турылыклы, сатылмас булу
    Хокукы-право кулланыла.

    Аның сүзе кебек? Еракта
    Ильич тавышы ишетелә.
    Ул бит авазларын сөйли бозып.
    Янган ут күренә ялкынланып.
    Ялкыннан ничек капланасың?
    Дзержинский торамы миңа карап,
    Үз иңбашына шинель ябып?
    Һәрвакыт сүзе якын безгә,
    Ильич - байрак, присяга да безгә.
    Газетта генә язылган булса да,
    Печать буяуы исе аңкып житә.

    Ә, син нинди юл сайлыйсың?
    Аны ишетеп кенә беләсеңме?
    Ул юллар авыр.
    Ял итәсең килер.
    Тын алып ал инде иркенләп,
    Өлешең бик авыр булыр.
    Иренеңне син тешләп,
    Мәктәптән ялгыз кайтканда
    Белмисең, мин күзәтеп барам.
    Укытучы гаепләп шелтәләгәндә,
    Бер-берәү күрмәсен дип
    Борылып караганыңда да.
    Дус кызларың мыскыллап
    Юри генә синнән көлгәндә дә,
    Минем күзәтүне сизмәгәнеңдә
    Яныңа килеп сөйләшкән булам:
    - Нәрсә булды?
    Газапландың, ардыңмы?
    Син нигә күңелсез болай?
    Үзең сизәсеңдер:
    Барып житмәссең.
    Уйлан, әллә кире кайтырсың.
    Ерак түгел, шулай яшь чагыңда
    Үзеңә түгел, башкаларга
    Бик таләпчан буласың.
    Бар хәйләсезлек, бар турылык.
    Бу ике сыйфат бердәй булмый.
    Дусларың синнән бераз куркалар.
    Жайсыз, аларга синең белән авыр.
    Уйла: син чыдыйсыңмы шуңар?
    Ничек булса да жиңәрсеңме?

    Ә бу, шикле күз карашы
    Төкәлеп төбәп караучы,
    Сүзендә нык торучы.
    Син жавап эзләп күтәрелә төшкәч,
    Нигә сорадым дип оялып калдым.
    Балалар шаярып уйнаганда,
    Уйга төшкән чагыңда,
    Мәктәп кайнавында да
    Кинәт кенә рухланып,
    Өлкәннәр белән дәртләнеп
    Үз фикереңне белдерә белү,
    Бу инде гадәтеңә керә башлады.
    Һавадагы болытлар кебек,
    Судагы каеклар эзе кебек,
    Синең алтын яшьлегең үтте.
    Пионерлар сүзенең дөреслеге,
    Комсомолда булган чынлык үсте.
    - Алар жан ныклыгын үсерде.
    Синең йөрешең очып барган кебек,
    Иртәңге көнең якты ай кебек.
    Синең өстеңдә зур күк гөмбәсе –
    Большевистик хакыйкать иде.

    Эч пошыргыч нәрсәләрдән арып,
    Син үзеңне уйлый башлыйсың.
    ... Зачетлар бетә.
    Жәй дә житә.
    Хыяллар чуар буталчык ...
    Биш минутта нәрсә була, дип
    Тетрадьләрне читкә алып куеп ...
    Инде рәте белән башыннан башла,
    Барыда былтыргы кебек була.
    Өйдә кирәкле эшне бетереп,
    Бар нәрсәне үз урынына куеп,
    Сары үтәли шаушу урынга,
    Качып каен үскән палисадка
    Күренеп киткән эссе нурларда
    Озак булмас күләгәне табып,
    Куллар белән тезәләрне кочып,
    Кызык китабымны укырга...
    Яфраклар да күләгәсен бирә,
    Шулай да кояш нурлары төшә ...
    Укый, укый чыдамлы башың
    Әйләнеп киткәндәй була.
    Укылмаган китапларга
    Пөхтә итеп список язгансың.
    Укырга тиешле булган китаплар!
    Жәйдә укылыр, күп булса да алар.
    Төрле илләр, халык, тәгъдир ...
    Аларны укып кайгырып, көлергә,
    Бер булып яшәп, бергә торып,
    Бергә үлеп үк китәргә.
    Көчле булып, жанбайлыгы үсеп,
    Яратып, йә дошман күреп.

    Бүлмәң коммуналь дачада,
    Анда яшәү сиңа тулы бәхет.
    Ләкин, тормышына,
    Үзләренә карасаң,
    Башка бер уйга төшәсең –
    Күзгә күренмәс жеп. Дачада
    Нәрсәгәдер өйрәнәсең,
    Үзең дә белгәнеңне өйрәтәсең.
    Нәрсәгә соң өйрәтергә?
    Үзе бер чишелмәс мәсьәлә.
    Кешенең уйын ничек беләргә?
    Барысын тикшереп,
    Кулына корал биреп,
    Бер сафка тезеп, әллә
    Юл күрсәтеп озатырга?
    Һәрчак күпчелек белән яшәп,
    Берсенә берсе булышып,
    Икенчесен гаепләп ...

    Әмма, ничек яратып
    Китапларны укырга?
    Аны бит кешеләр язган.
    Шулайдыр бит.
    Ә син гажәпләнеп карыйсың.
    Шулайдыр шул ...
    Ана борчылып яшерен сорый:
    - Уйладыңмы, кем буласың килә?
    Кем булырга телисең?
    Йөрәгең белән югары һавага
    Күтәрелеп китә күрмә.
    Дөньяда һөнәр-кәсепнең
    Очы-кырые юк, бик күп алар.
    Галәм сиңа бөтен серләрен ачыр.
    Сайла гына!

    Бар бер
    Кадерле
    Зур, бәхәсле сорау –
    Ничек кенә аңа юл ачырга?
    Читенә кадәр тулы аң белән
    Серләрнең бөтенесен ачып
    Ничек сөйлисең башкага.
    Бик кыен эш, аңлыйсыңмы?
    Йөрәк көченә теләгеңне
    Һәм акылыңны кушып
    Үзеңә бик ышанычлы булса да,
    Ничек кешеләргә белдерергә?
    Мәжбүр итеп, үзеңчә эшләп,
    Кешегә юл сайлап биреп,
    Ничек, кайда, нинди юл белән
    Бу бөеклеккә киләсең?

    Мәктәптә укытучы булырга
    Син кызыкмыйсыңмы?
    Бер генә сыйныфтамы?
    Бик аз, бер сыйныф тыңласа.
    Синең өйрәткән, әйткән сүзеңне
    Кешеләр барысы ишетсә иде.
    Бу юл рәхимсез, авыр юл.
    Дөрес, бәлки, ул бәхетле булу.
    Дөрес әйтәсең,
    Дөрес әйтәсең, жанкаем.
    Күпчелек тыңласа, бәхет шул.
    Бөтен ил белән сөйләшә алсаң?
    Ул бәхәскә урын калдырмый,
    Бәхәссез, дәгъвасыз.
    Сүзең көй булып ишетелсә,
    Гажәеп агач булып үссә,
    Мәрхәмәтле өермә булып тибрәтсә,
    Төнге маяк кебек, сине сакласа,
    Синең яшәү көчең, тын алуың
    Сөйләп бирерлек хәлдә булса,
    Соңрак жирнең үзеннән сорасаң:
    - Ишетәсеңме?, - дип.
    - Ие – дип, жир жавап бирсә.

    Ничек пилот үз самолетына
    Һәрвакыт әзер булып эшкә
    Өндәми, тыныч, аек хәлдә
    Исереңке рух белән бара.
    Шулай мин дә эшкә чыгам
    Үземнең хәтәрле булган юлыма.
    Тагын да мин бәхетле, күңелле
    Жыр булып яңгырап ишетелгән,
    Сүзләр белән әйтергә тырышам.
    Ул сүзләр үземне үземнән саклый.

    Юлчы ерактан тетрәнеп кайтып,
    Кул астыннан гына карый ипләп.
    Үзәгенә якын, игелекле ут булып Тәрәзәдә яктылык күренә балкып.
    Нигәдер борчылуы аның сизелә
    Булмый аңа ял итергә дә.
    Шулай мин дә карадым бусагадан
    Сагышлы синең күзләреңә.

    Канлы, аяусыз көрәш-сугышта,
    Ерак юлдан кайткач та кайчакта,
    Үз өйен, тәрәзәсен таба алмыйлар
    Куанып, инде життем, дигән чакта.

    Әмма, миңа калды кыюлыгым,
    Кире кайтмасларның тавышы,
    Гаепсез кәгазьдә тагын калды
    Ата-ана жырлаган жырларыбыз.

    Шулай көн артыннан көн үтте
    Гаделлектә, охшап бер-берсенә.
    Тәндә генә бөрчек-бөрчек булып,
    Кызарып кан тамырлары беленә.
    Кискен рәвештә авызның әйләнәсе,
    Жиңел дә, борчулы аяк йөреше.
    Кечкенә чакта туры килгән ияге,
    Күзгә төшә инде, аның түгәрәклеге.

    Фәкать бераз иңбашын гына
    Балаларча күтәреңке тота.
    Кыз гәүдәсе булгач, азмы-күпме
    Киң тышлы кофтасы күтәрелә.
    Шулай ук аңлап булмаслык көч
    Үзеңне-үзең тота белү хисе
    Күзкарашында яхшы сизелә.
    Йөзеңә яктылык төшкән чакта
    Ничек син күзеңне ачып, ябырсың,
    Ничек син утырып торырсың
    Тынычлыкны бозмый гына.
    Әгәр әни көтмәгәндә
    Кулларын сугып куйса бер-беренә:
    - Кызым, син өлкән булгансың!
    Йә, әллә кояш яктысында,
    Май айы бетүгә якынайганда
    Иске үзеңнең шомырт чәчәкле,
    Челтәрле күлмәнеңне киеп,
    Аяк очы белән генә басып,
    Дускай, син өйдән акрын атлап,
    Урамда йөгерә басырсың ...

    - Зоя көннән-көн чибәрләнә, -
    дип сүз әйтешеп алу була.

    Мәктәп коридорында якты,
    Син ут яктысында үтеп барасың,
    Үзең белән бер яшьтәге егет
    Сине охшатып карый.
    Ул сискәнеп, кызарып китә.
    Аңламый, нәрсә булды. Нигә?
    Бер сыйныфта алар катар утырып,
    Сүзгә киләләр икән, спорлашып.

    Менә, инде син ,Зоя,
    Кулың белән прическа төзәтеп,
    Нәрсәгәдер йөзең яктырып,
    Кырын күз төшереп, карап үтәсең.
    Гадәттән тыш, яңача үзгәргәнсең.
    Кайчан болай үзгәрдең?
    Юк, хәзер бөтенләй башка кыз.
    Егетне төннәрдә уйга салган кыз,
    Элекке, мин белгән кыз түгел,
    Кинодагы энже хыяллы кыз түгел.
    - Яшерен нәрсә ята бу кызда?
    - Белмим мин.
    - Нәрсә, ул матурмы?
    - Белмим.
    Инде минем өчен, нинди булса да
    Ул – минем өчен алтын,
    - ачык та,
    - сирәк тә кыз.

    Шул кызның жиңел йөрешендә
    Үзенең киләчәген күрә,
    Асылынып торган тотым чәчендә,
    Елмаеп торган ачык йөзендә.

    (Бәхет, жәфа белән күбәйтелеп,
    Ахырында, үксеп елаган
    тавыш кебек булып,
    Беленми, күренми генә
    Күңел түренә кереп
    Йөрәкләрне беректерә.
    Ул ничек башланган?
    Русча жырлар жырлапмы?
    Төннәр буе озак сөйләшүдәнме?
    Әллә үзебезгә генә билгеле
    Яшерен, тар урамда йөрүдәнме?
    Теләсәң –
    Бергә көлеп, елап алыйк!
    Теләсәң –
    Бераз кычкырышып алыйк,
    Өндәми торып карыйк!
    Без – астыртын план кордык.
    Йөрәк эсселеге белән төндә
    Мин сиңа кагылып киттем.)

    Менә, эшләр дисәң эшләр!
    Ә син ничек?
    Йөрәгеңне аңламый гына яшәдең.
    Һәрякта үсемлек, чәчәкләр.
    Кояш нурында балкып,
    Каты йокыдан уянып,
    Жир йөзен капладылар.
    Язның һава үзенчәлекләре,
    Һава торышы үзгәрүе,
    Житә язның соңгы айлары,
    Ул синең ун сигез
    яшеңнең якынаюы.
    Үтәли кояшның нурлары
    Жирдә жәймә кебек булып,
    Бердә алдыңда төтенләнеп,
    Ниндидер бер башка төрле,
    Исеме юк, серле,
    Кызыгырлык язмыш булып.
    Була. Нәрсәдер була!
    Кайчан?
    Тиз генә көтмәгәндә булса?
    Тирәкләр бит Мәскәү тирәсендә,
    Искиткеч табигать һәр ягында,
    Сәер ... гажәп яктылыкта,
    әллә, мәхәббәт яктыра.

    * * *
    Менә шулай ...
    Шул якшәмбе, көн уртасы,
    Сугышның дәһшәтле вакыты,
    Коргак һава торышы иде,
    Мин Зояны күрәм.
    Хәзер, хәрби шатлыксыз эш көне
    Берәр сәгать булган тынычлыкта
    Зур теләк, ризалык белән
    Шул иң беренче сугыш көнен
    Халык сөйли исенә алып.
    Вак-төягенә кадәр искә төшереп
    Үземнең тормышым,
    Үземнең өйем,
    Үземнең Мәскәүем.
    Ачы елмаеш белән яшереп
    Үземнең үпкәм һәм сагышны.

    Дуслар! Нәрсә соң?
    Яратып житмәдекме?
    Яхшылык эшләп өлгермәдекме?
    Алай түгел.
    Дошманның беренче атакасы,
    Һөжүм итүенә каршы чыктык.
    Башкача дөньяда яши алмас идек.
    Берәүне дә гаепләргә булмый,
    Бераз елап алсак та вак-төяккә.
    Без чыннан да житди рәвештә
    Дус булып яратып яшәдек.
    Нәрсәгә үкенәсең?
    Без бик шәп яшәдек,
    Ничек булып чыкты, шулай.
    Тиз арада?
    Каты жил кебек,
    Кагып, этәреп жибәрү,
    Минута арасында
    Бер нәрсәне аямый,
    Ярым тон тавышны өзеп,
    Кыенлык белән көйләнгән
    Сарайларга күзкарашын төзәп,
    Кургашын суыклыгы белән
    Гөрләтеп барын яндырып,
    Шакылдатмый һәрбер өйгә керде.
    Аяусыз йогышлы чума кебек
    Крест-накрест дигәндәй, буйлап
    Тәрәзәләргә күк полоска кагылды.
    Һавада, кояшта гына юк,
    Ак каеннарда да крест.
    Үткән авырлыкны истә тотып,
    Киләчәкне фикердә күрә йөреп,
    Сугыш сызып ташлаган
    Ераклыкны без онытмабыз.
    Иртүк уянып күз ачканда
    Тәрәзәгә яктылык бәрелсә, без
    Сискәнеп, үткәнне искә алабыз.
    Тынычлык юк. Тәрәзәбез
    Бервакыт яраланган гәүдә кебек.
    Күп елларны хәйләсез үткәрдек.
    Инде яңа юл башлана,
    Дөньяда бары үзгәрә.
    Шау-шу булу дөрес түгел.
    Төн тынлыгы да безгә яман.
    Яңалыкны белергә тырышып,
    Кич белән син өйдән чыксаң,
    Элек әйләнә-тирәңә карыйсың.
    Әлеге иске дачада да
    Кешене шом баса. Ямансу,
    Бары да үзгәргән, башкача,
    Ничек икәнен әйтеп тә булмый.



    ИКЕНЧЕ БҮЛЕК (дәвамы)
    Найля Абдулкаримова
    перевод поэмы Маргариты Алигер "Зоя Космодемьянская".
  • Найля Абдулкаримова:
  • Зоя Космодемьянская турында (поэма)
  • Муса Жәлил
  • Фуат Мансуров
  • Салих Сайдашев
  • Белла Ахмадуллина
  • Мөслим, Ришат Абдуллиннар
  • Габдулла Тукай
  • Памяти Абдулкаримова М.Х
  • Булат Окуджава жырларының тәржемәсе
  • Джордано Бруно
  • Сөекле Корней Чуковский әсәрләренең тәржемәсе
  • Cергей Есенин шигырьләренең тәржемәсе
  • Данте Алигъери
  • Франческо Петрарка
  • Уилъям Шекспир
  • Евгений Евтушенко шигырьләре
  • Олег Кошевой шигырьләре




  • ← назад   ↑ наверх