• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рәшит Әхмәтҗанов

    Рәшит Әхмәтҗанов

    Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Татарстан АССРның Баулы районы Татар Кандызы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, 1957—1958 елларда Бөгелмәдә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961—1964 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1969 елда аны тәмамлап чыга һәм 1980 елга кадәр башта Татарстан АССР Культура министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор (1969—1974), аннары «Яшь ленинчы» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан ул —«Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәре.

    Рәшит Әхмәтҗанов әдәбият мәйданына илленче елларның ахырларында килә һәм 1959—1961 елларда «Азат хатын», «Совет әдәбияты» фсәзерге «Казан утлары») журналларында басылган шигъри цикллары белән әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. X. Туфан, С. Хәким, Г. Хуҗиев кебек тәҗрибәле шагыйрьләр яшь каләмнең поэтик фикерләүдәге мөстәкыйльлеген» табигый сәләтен һәм шигырьләренең тормышчанлыгын билгеләп үтәләр. Авторның 1965 елда басылып чыккан беренче шигъри җыентыгы да («Хыялларым үзем белән») укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы каршы алына, ул поэзиядә производство темасын, хезмәт кешеләре образларын тасвирлауда үзенчәлекле бер уңыш итеп бәяләнә.

    Р. Әхмәтҗанов — бөтен рухы, табигате белән лирик шагыйрь. Аның шигырьләренә тыйнак моң-сагыш, халык җырларына хас җыйнаклык, садәлек хас. Аның лирик герое әхлакый сафлыгы, характерының бөтенлеге белән истә кала. Р. Әхмәтҗанов үзенең шигырьләрендә халык теле бизәкләреннән оста файдалана, фольклордагы традицион образларга, төшенчәләргә яңача яңгыраш төсмерләре бирә белә.

    1980 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән чираттагы җыентык («Җан җылысы») әдипнең үзе тоткан юлдан эзлекле рәвештә алга атлавын, дөньяны шигъри образларда сурәтләү чараларының камилләшә, төрләнә баруын күрсәтә. Автор поэма жанрында да көчен сынап карый. Җыентыкка урнаштырылган «Исәннәр моңы» дигән поэмасында ул сугыш һәм мәхәббәт, кешеләр хәтере һәм заман кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм үз шигъри стиленә хас җыр, легенда, әкият алымнары аралашкан реаль буяулар ярдәмендә туган авылының үткәндәге һәм бүгенге рухи халәтен күз алдына бастыра.

    Рәшит Әхмәтҗанов—1970 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Хыялларым үзем белән: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 31 б. 4000. Рец.: Хәбибуллин Д. Яшь авторның беренче китабы.—Татарстан яшьләре, 1966, 10 март.

    Адымнар: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.— 142 с. 2 500. Ш.Маннапов һәм Т.Камалиез шигырьләре белән бергә.

    Ак канатлар: Шигырьләр. -Казан: Таткитнәшр., 1972.- 96 б. 3000. Рец.:Җәләлов Х. Шигырь канатлары.—Соц. Татарстан, 1972, 1973 №3, 161-163 6. Гәрәй Р. Аргамаклар юлда армасын.- Казан утлары, 1973, №3, 161-163 б.

    Гомер чишмәсе: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976. - 112 б. 2500. Рец.: Рәшитов Ә. Хыял канатында.—Соц. Татарстан, 1976, 23 дек. Гыйззәтуллин Р. Офыклар артында ачышлар.— Казан утлары, 1977, № 1, 173—174 б.; Садә Г. Кеше күңеленә якынаю.— Татарстан яшьләре, 1977, 17 май.

    Алмалы җәй: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—24 б. 9000.

    Җан яктысы: Шигырьләр, поэма.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—112 б.. 2 700. Рец.: Әгъләмов М. Чәчәк җылысы.—Соц. Татарстан, 1981, 29 апр.; Әхмәтҗанов Роберт. Күңелдә ниләр калды?— Татарстан яшьләре, 1982, 9 янв.

    Аның турында

    Нуруллин И. «Аңлаешлы» һәм «аңлаешсыз» шигырьләр турында.— Кит.: Нуруллин И. Тормыш һәм сәнгать чынлыгы: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1983, 106—120 б.

    Туфан X. Өметләрне аклады.—Казан утлары, 1971, № 9, 181 б.

    Зәйдуллин Р. Тургай.— Татарстан яшьләре, 1983, 1 дек.

    Мустафин Р. Первое знакомство.— Комсомолец Татарии, 1964,. 24 янв.




    Чыганак: adiplar.narod.ru


    Ахметзянов Рашит - Әхмәтҗанов Рәшит

    Ахметзянов Рашит Ханипович

    (14.04.1941-5.01.1995)

    Рашит Ханифович Ахметзянов родился 14 апреля 1941 года в селе Тат. Кандыз Бавлинокого района Татарстана. После окончания семи классов в сельской школе учился в Бугульминском строительном училище, работал каменщиком в Альметьевске. В 1961 1964 годах служил в армии, потом учился в Казанском государственном университете. Сначала работал в Министерстве куль туры Татарстана, позднее в редакциях газет «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы». С 1980 года он работал в журнале «Казан утлары».

    Первые стихи Рашита Ахметзянова, опубликованные на страницах газет и журналов, привлекли внимание известных писателей X. Туфана, С. Хакима, Г. Хузи, 3. Мансура. Они по достоинству оценили его самобытное творчество, природный талант. Они-то и вдохновили молодого поэта на новые творческие успехи. С тех самых пор он остался верен избранному пути, сделал доселе невиданные открытия, поднялся к новым вершинам творчества.

    Вышли в свет более десяти его книг, которые красноречиво доказывают, что он лирик, мастер поэмы. Он удостоился почетного звания «Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан», премии Союза писателей имени Г. Исхаки. Его большое и незаурядное творчество, неутомимая борьба за суверенитет Татарстана, остроумие, готовность всегда прийти на помощь еще раз свидетельствуют о том, что в памяти народа ой останется яркой, незабываемой личностью.

    Әхмәтҗанов Рәшит Хәнип улы

    (14.04.1941-5.01.1995)

    Рәшит Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Баулы районы Татар Кандызы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, 1957 - 1958 нче елларда Бөгелмәдә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961 - 64 нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, В.И. Ульянов - Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1969 нчы елда аны тәмамлап чыга һәм 1980 нче елга кадәр башта Татарстан культура министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор, аннары "Яшь ленинчы" һәм "Татарстан яшьләре" газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан ул "Казан утлары" журналы редакциясе хезмәткәре иде.

    Рәшит Әхмәтҗанов әдәбият мәйданына илленче елларның ахырларында килә һәм 1959-61 нче елларында "Азат хатын", "Совет әдәбияты" журналларында басылган шигьри цикллары белән әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гали Хуҗи кебек тәҗрибәле шагыйрьләр яшь каләмнең поэтик фикерләүдәге мөстәкыйльлеген, табигый сәләтен һәм шигырьләренең тормышчанлыгын билгеләп үтәләр.

    Аны яна иҗат юлларына өндиләр. Шул вакыттан бирле ул олы иҗат юлыннан тайпылмыйча шигърияттә яңа ачышлар ясап, яңа үрләргә кутәрелде.

    Татарстаннын атказанган сәнгәть эшлекчесе дигән мактаулы исемгә иреште. Язучылар берлегенен Гаяз Исхакый исемендәге буләгенә лаек булды. Кабатланмас олы ижаты, Татарстаннын мостәкыйллеге очен корәштәге гамәлләре өчен, тыңгысыз җан авазы белән ясаган чыгышлары, балаларча ихласлыгы, җорлыгы, ярдәмчеллеге бу шагыйрьнен милләттәшләребез күңеленнән китмәс шәхес булуын дәлилли.




    Чыганак: Бавлинская централизованная библиотечная система

    Рашит Ахметзянов

    Издания
    Голодовка на площади (1993)
    Грусть (1991)
    День встречи (1985)
    Избранные произведения (1998)
    Я падаю в небо (1998)
    Яблоневое лето (1979)


    Тексты татарских песен


    Әхмәтҗанов сүзләре



    Акчарлаклар


    Кораб китте еракларга, зур юлларга,
    Карыйм күздән югалганчы шул якларга.
    Сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар,
    Чит җирләрдә каерыла пар канатлар.

    Мәхәббәтне ала алмый бер упкын да,
    Хыянәтне күтәралмый бер дулкын да.
    Сау булыгыз, акчарлаклар, акчарлаклар,
    Кавышуны вәгъдә итә пар канатлар.

    Сөйгән ярым китеп барды кулын болгап,
    Кайтыр микән тагын миңа юллар урап?
    Сау булыгыз, акчарлаклар, акчарлаклар,
    Мәхәббәткә кирәк икән пар канатлар.


    Сандугач керде күңелгә


    Мәхәббәт мәхәббәт инде,
    Кайларга куйыйм аны?
    Авырмыни сагынырга
    Өзелеп сөйгән ярны?

    Талларга качты сандугач—
    Мин аны эзлиммени?
    Сандугач керде күңелгә—
    Җырламый түзиммени?!

    Синең күлмәгең алсу дип,
    Кызарып торыйммыни?
    Яратам диеп әйтергә
    Рөхсәтләр сорыйммыни?

    Талларга качты сандугач—
    Мин аны эзлиммени?
    Сандугач керде күңелгә—
    Җырламый түзиммени?!

    Сандугачларны ишетми
    Йөримме карурманда?
    Тамчылар күрмиммени соң
    Шаулап яңгыр яуганда?

    Талларга качты сандугач—
    Мин аны эзлиммени?
    Сандугач керде күңелгә—
    Җырламый түзиммени?!


    Уҗымнар


    Ләйсан яңгыр... Язгы яңгыр ява,
    Тамчыларда балкый ал нурлар.
    Офыклардан ага офыкларга
    Уҗымнарым — яшел дулкыннар,

    Әй, хәфтә уҗымнар!
    Әй, дәрья уҗымнар!
    Кагынып сайрар тургайларга
    Моңым булсын, бу җырлар.

    Кар суларын Иделләргә койды
    Кырлар буйлап аккан чишмәләр.
    Зәңгәр таулар аша илкәемә
    Тургайларым кайтып киләләр.

    Әй, хәфтә уҗымнар!
    Әй, дәрья уҗымнар!
    Кагынып сайрар тургайларга
    Моңым булсын, бу җырлар.

    Хезмәтемне кояш итим сезгә,
    Яшьлегемнең яме — уҗымнар.
    Бу ызаннар буйлап миңа каршы
    Йөгереп килә сыман сөйгән яр.

    Әй, хәфтә уҗымнар!
    Әй, дәрья уҗымнар!
    Кагынып сайрар тургайларга
    Моңым булсын, бу җырлар.





    ← назад   ↑ наверх