• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Алмаз Хайруллин

    Алмаз Хәйруллин

    Алмаз Хәйруллин

    Бәгырьгә уелганнар хакында

    Бүген мин синең белән очрашмыйча кала алмыйм. Бу очрашуның хәтердә генә булуы аяныч, әлбәттә. Инде унбер ел– сине югалтканнан бирле шулай. Бик күп гомерләр икебезнең йөрәк кайнарлыгыбызны биреп, күз нурларыбызны түгеп чыгарган “Авыл утлары” газетасы укучыларына да шушы очрашу уңаеннан кайбер тәэсирләремне җиткерәсе килгәнлектән, синең кем икәнеңне әйтү кирәктер.

    Сүзем – утыз елга якын район газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь, редактор булып эшләгән Алмаз Мөхтәр улы Хәйруллин хакында. Ул үз эшенә баш-аягы белән чумган иҗади шәхес иде. Ләкин аның иң асыл, иң күркәм сыйфаты кешеләргә карата искиткеч җылы мөнәсәбәт булды. Алмазның беркемгә дә авыр кагылмыйча, беркемне дә кыерсытмыйча, үзен рәнҗетүчеләрне тавыш-тынсыз гафу итеп эшләве үзе бер кабатланмас талант иде. Аның кебек һәркемнең күңелен тирән аңлаучы, гөнаһлысын да гафу итә белүче кешене миңа бүтән очратырга туры килмәде. Шуңа күрә коллективның чын мәхәббәтен яулады да ул. Уйларымның нинди юнәлеш аласы әлегә бик үк анык түгел шикелле. Сүзем, мөгаен, бәгырьгә уелган иң кадерле нәрсәләр хакында барыр. Әмма ул берничек тә тулы була алмас, бик җәелеп сөйлисе килгәннәрнең дә нәни өлешен генә тәшкил итәр...

    Алмаз, 1970 елда Казан дәүләт университетына читтән торып уку бүлегенә кереп, редакциягә эшкә кайтты. Мин райкомда утырам, авыл хуҗалыгы кадрларын техникумнарда һәм институтларда укыту белән шөгыльләнәм. Шул чакта без аралаша башладык һәм бик тиз арада ниндидер күренмәс җепләр безне мәңге аерылмаслык бәйлелеккә дучар итте. 1972 елның көзендә мине район газетасына редактор итеп билгеләделәр. Алмаз – җаваплы секретарь, ул вакыттагы сүзләр белән әйтсәк, редакциянең җаны. Бергә эшләгәндә кешеләр, кемнең кем икәнен аңлагач, аерылмас дусларга да, бер-берләрен күрә алмаучы дошманнарга да әвереләләр. Безнең элекке очрашулар чын дуслыкка әверелде. Без игезәк туганнар кебек яшәдек. Гаилә коргач, хатыннар безгә “Әлем белән Гөлем” дигән кушамат тактылар һәм алар хаклы иде. Без беркайчан да бер-беребезне кыен хәлдә калдырмадык, бер-беребездән берни дә яшермәдек. Мин редакция белән КПСС райкомы арасындагы мөнәсәбәтләрнең киеренке булмаган чагын хәтерләмим. Шуңа редакция, типография эчендәге каршылыклар утка бензин сипкән сыман стресс ясый. Ярый Алмаз бар. Йөрәгеңне учыңа кысып, аңа күңел яраңны ачып саласың. Кайчакта үзең уйларга курыккан нәрсләрне дә аңа аударасың. Ул юатмый да, җаныңны да актармый, киңәш тә бирми. Ничектер ике-өч сүз әйтсә, яраңа шул шифалы бәлзәм булып ята. Аның күз карашы, йөз чалымнары тынычландыра иде. Алмазның чәбәләнмәве, чын ирләрчә сабырлыгы сиңа күчә. Тукта, моның белән генә дөнья бетми бит дисең, кыенлыктан чыгу юлларын эзли башлыйсың. Менә шул чакта инде үзара киңәш-табыш итәргә дә була. Хәзер шаккатып уйлап куям: редакция һәм типографиянең ул заманнардагы көне-төне әйләнүче котырган конвейер кебек тормышында ничә еллар буе бергә эшләп, без аның белән ничек бер генә мәртәбә булса да телгә килмәдек, я булмаса үпкәләшмәдек икән? Юк бит, ичмасам бер мәртәбә сагынып сөйләр өчен дә юк.

    Коллективның хезмәт процессындагы авырлыкларны җиңүендә дә дуслык, татулык хәлиткеч роль уйнады. Барлык бәйрәмнәрне без гөрләшеп уздырдык. Концерт- спектакльләр, өмәләр чын бәйрәмгә әверелә иде. Алмаз аларның уртасында кайнады, гади һәм һәркемгә якын булып калды. Без үзебез корган чын демократия шартларында яшәдек: коллектив таләбе җитәкчеләр өчен мәҗбүри булса, югарыдан кушылганны һәркем төгәл үтәде. Нәкъ шуның аркасында газета эше таңга кадәр соңарса да (чөнки тиешле матди шартлар юк иде), беркем дә эш урыныннан китмәде.

    Ах, ул еллар! Кай арада узганнар?! Гүя бер сулышта җырлаган җыр кебек яңгыраганнар да, бүтән кабатланмас өчен, мәңгелек төпкеленә сеңгәннәр... Хәтеремдә, якты бер нур булып, холкың-кыяфәтең белән син яңарасың, Алмаз. Эштә бик күп кыенлыклар белән газаплансак та, үзебезчә бәхетле идек без. Ике гаилә булсак та, үзара очрашмыйча берәр атна тора алдык микән? һәр бәйрәм, һәр туган көн, тагын әллә нинди истәлекле даталар, балаларны алып табигатькә чыгулар, хуҗалыктагы эшләрне бергәләшеп эшләүләр ике гаиләнең уртак туе кебек була иде. Без тормыштан шатлык эзләдек һәм таптык. Чөнки без дәрәҗә дип, акча дип җан атмадык. Олы куаныч булып, 1973 елда беренче балаларыбыз – кызларыбыз туды. 1979 елда сезнең гаиләгә Алсу, безнекенә Булат өстәлде. Алар, дүртесе дә аерылмас дуслар булып, бергә укып, урта белем алдылар. Институтта укулары гына аерым булды. Ул чорларда кичергән куанычларны язып кына бетерерлекме соң?!

    Их, шул чакларның бер генә мизгелен кабат кайтарырга, дип өзгәләнә күңел. Булмый шул, чөнки син юк. Сине югалту аяз көнне яшен суккандай итте. Синең үлемең бөтен районны тетрәтте. Үз гомереңдә авырып та йөргәнең булмады, югыйсә. Бу югалту шул кадәр көтелмәгән иде. Мин әллә нишләдем. Җәсәдеңне озатканда, редакция каршында тынсыз-өнсез басып торуым өчен хәзер дә синең алда үземне гаепле саныйм. Иң якын дустың булганган, иң беренче сүз миңа бирелде. Әмма мин тораташ каткан идем: авызым ачылмады, телем әйләнмәде. Сөйли алмаячагымны аңлагач, бөтен көчемне туплап, кулларымны чытырыдатып кысып, ике генә – һич югы ике генә сүз әйтергә теләдем: “Хуш, Алмаз...” Юк, шуны да әйтә алмадым!

    Менә синсез унбер ел үткән дә киткән. Әле һаман күңел синең юклыгыңа ышанып бетә алмый. һич искәрмәстән күз алдына килеп басасың да, йөрәккә кайнар пычак белән сызып җибәргәндәй була.

    Ә бит сиңа 16 августта 60 яшь туласы иде. Без бу көнне ничек бәйрәм итәр идек икән? Син гадәттәгечә һаман эшеңдә тоткарланыр идең, кунаклар инде җыелып беткәндә, ашыгып-кабаланып кайтып җитәр идең, керә-керешкә мыек астыннан гына елмая-елмая шаян сүзләреңне сибәргә тотыныр идең. Мин сине үрти-үрти, йомшак якларыңа төрттерә-төрттерә 60 яшең белән котлар идем. Мәҗлес халкы моңа һич тә гаҗәпләнмәс иде, чөнки син мактауларга мохтаҗ түгел идең. Бу синең рухыңның сафлыгы, сәламәтлеге билгесе иде. Ул рухи күркәмлек, олпатлык синең йөз яктылыгыңда, сайлап кына әйтелгән кадерле сүзләреңдә иде. Әйе, мактау сүзләре белән генә шәхес ясалмый шул, шәхесне кылган гамәлләре тудыра.

    Хәтер үткәннәрне бөтен нечкәлеге белән чагылдыручы тылсымлы көзге шикелле. Әмма аның янәшәсендә, шатлык белән кайгы-сагыш нурларын бер фокуска җыеп, йөрәкнең нәкъ уртасына юнәлтүче лупа да бар. Син безнең хәтерләргә гел җылылык сирпүче якты нур булып та, йөрәгебездә тораташ сулкылдаучы яра булып та мәңгелеккә урнаштың инде. Сине, яшьлек елларыбызның, бәхетле чорыбызның иң якын, аерып алгысыз кешесе буларак, без хәтеребездә гел терелтеп торабыз, янәшәбездә тоябыз. Ни аяныч, син безгә бары шушы мөмкинлекне генә калдырып киттең...
    Фоат Садриев


    Чыганак: adiplar.narod.ru



    ← назад   ↑ наверх