• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2010

    2010 елда көннәре һәм айлары билгесез

    юбилей даталары

    Юбилейные даты 2010 года с неустановленным

    числом и месяцем:

    Көнчыгыш классик әдәбияты вәкиле, шагыйрь Әбүлкасыйм Фирдәүсинең тууына 1070 ел (якынча 940–1020 яки 1030)

    – 1070 лет со дня рождения классика восточной литературы, поэта Абулькасима Фирдоуси (ок. 940–1020 или 1030)


    Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастаны иҗат ителүгә 640 ел (1370)

    – 640 лет со дня создания дастана «Джум-джума султан» Хисама Кятиба (1370)


    Шагыйрь, дин эшлеклесе Габдессәлам бине Урайның (тәхәллүсе Габдүш) тууына 310 ел (1700–1767 дән соң)

    – 310 лет со дня рождения поэта, религиозного деятеля Габдессаляма ибн Ураи (псевдоним Габдюш) (1700 – после 1767)


    300 ел элек Алабуга шәһәре янында бакыр чыгара башлыйлар (1710)

    – 300 лет назад начата добыча меди около г.Елабуги (1710)


    290 ел элек Саралы, Шилнә, Туеш, Бөрсет, Мишә, Барҗы-Алексеевск һәм Пыжма бакыр эретү заводлары төзелә (1720–1760)

    – 290 лет назад были построены Саралинский, Шильнинский, Таишевский, Берсутский, Мешинский, Варзино-Алексеевский и Пижманский медеплавильные заводы (1720–1760)


    240 ел элек Казанда ике мәдрәсә – Ахундов һәм Апанаев мәдрәсәләре ачыла (1770)

    – 240 лет со дня открытия в Казани двух медресе – Ахундовского и Апанаевского (1770)


    Беренче гильдияле Казан сәүдәгәре Мостафа Нәзир улы Әҗемовның тууына 230 ел (1780–1865). Ул сабын кайнату заводына һәм Пләтәндә ике фабрикага нигез салган. Татар Ратушасының башлыгы булып сайланган

    – 230 лет со дня рождения казанского купца первой гильдии Мустафы Назировича Азимова (1780–1865). Основал мыловаренное производство и две фабрики в Плетенях. Избирался городским головой Татарской ратуши.


    230 ел элек Алабуга, Буа, Минзәлә шәһәрләре өяз шәһәрләре итеп билгеләнә (1780)

    – 230 лет назад Елабуга, Буинск и Мензелинск получили статус уездных городов (1780)


    230 ел элек Казан шәһәрендәге Әмирханов йорты каршында мәдрәсә ачыла (1780)

    – 230 лет со дня открытия медресе при доме Амирханова в г. Казани (1780)


    Казан шәһәр Думасына 225 ел. 1785–1918 елларда шәһәр үзидарә учреждениесе. Җитәкчесе – сайлап куелган шәһәр башлыгы. Башкарма орган – 1785 елдан шәһәрнең гомуми һәм алты гласныйдан торган Думасы; 1870 тән шәһәр управасы (идарәсе)

    – 225 лет Казанской городской Думе, органу городского самоуправления в Казани в 1785–1918 гг. Возглавлялась городской головой. Исполнительный орган – Казанская городская общая и шестигласная Дума с 1785; Казанская городская управа – с 1870 г.


    Мәгърифәтче, педагог, фольклорчы, тәрҗемәче Мирсалих Мирсәлим улы Бикчуринның тууына 190 ел (1820–1903)

    – 190 лет со дня рождения просветителя, педагога, фольклориста, переводчика Мирсалиха Мирсалимовича Бикчурина (1820–1903)


    Җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Казан шәһәренең шәрәфле гражданкасы Ольга Сергеевна Александрова-Гейнсның тууына 160 ел (1850–1927)

    – 160 лет со дня рождения общественного деятеля, мецената, почетной гражданки Казани Ольги Сергеевны Александровой-Гейнс (1850–1927)


    Тарихчы, филолог, публицист һәм тәрҗемәче Габделгалләм Фәезхановның тууына 160 ел (1850–1910)

    – 160 лет со дня рождения историка, филолога, публициста и переводчика Габдулгалляма Фаизханова (1850–1910)


    Мәгърифәтче, әдип, тәрҗемәче, татар язма әдәбиятында драматургия жанрына нигез салучыларның берсе Фатих Хаммат улы Халидинең тууына 160 ел (1850–1923)

    – 160 лет со дня рождения писателя-просветителя, переводчика, одного из зачинателей драматургического жанра в татарской литературе Фатиха Хамматовича Халиди (1850–1923) (См.: Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре=Календарь знаменательных и памятных дат. 2000. – Казань: Милли китап, 1999. – С.112-114)


    Казан җитен комбинатына 150 ел. 1860 елда И.И.Алафузов тарафыннан җитен эрләү-туку фабрикасы буларак нигезләнгән

    – 150 лет Казанскому льнокомбинату. Основан в 1860 г. И.И.Алафузовым как льнопрядильно-ткацкая фабрика


    Язучы, публицист, татар әдәбиятында реалистик роман жанрына һәм публицистикага нигез салучыларның берсе Заһир Ярулла улы Бигиевнең тууына 140 ел (1870–1902)

    – 140 лет со дня рождения писателя, публициста, одного из создателей жанра реалистического романа и публицистики в татарской литературе Загира Ярулловича Бигиева (1870–1902)


    Журналист, драматург, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Кәрим улы Бәкер (Бәкеров)нең тууына 125 ел (1885–1944)

    – 125 лет со дня рождения журналиста, драматурга, театрального критика Кабира Каримовича Бакира (Бакирова) (1885–1944)


    Казанда «Шахмат уеннары белән кызыксынучылар оешмасы» («Шахмат клубы») ачылуга 125 ел (1885). Ул Воскресенская урамындагы Челышев йортында (Пассажда) урнашкан була. Җәй көннәрендә Панаев бакчасына күчерелә

    – 125 лет со дня основания «Общества любителей шахматной игры» («Шахматного клуба») в г.Казани (1885). Размещалось на Воскресенской улице в доме Челышева (Пассаж), летнее помещение – в Панаевском саду


    Актриса, татар театрына нигез салучыларның берсе, Хезмәт Батыры, Башкортстан АССРның атказанган артисты Фәхрениса Сәмитованың тууына 120 ел (1890–1939)

    – 120 лет со дня рождения актрисы, одной из основательниц татарского театра, Героя Труда, заслуженной артистки Башкирской АССР Фахренисы Самитовой (1890–1939)


    Казан университеты каршында физика-математика һәм неврология җәмгыяте оешуга 120 ел (1890)

    – 120 лет со дня основания физико-математического и неврологического общества при Казанском университете (1890)


    Шагыйрә Заһирә Гали кызы Байчуринаның тууына 120 ел (1890–1977)

    – 120 лет со дня рождения поэтессы Загиры Галиевны Байчуриной (1890–1977)


    График, нәкышьче, проектчы-рәссам Александр Николаевич Кашаевның тууына 120 ел (1890–1976)

    – 120 лет со дня рождения графика, живописца, художника-проектировщика Александра Николаевича Кашаева (1890–1976)


    Скульптор Константин Семенович Счастневның тууына 110 ел (1900–1954)

    – 110 лет со дня рождения скульптора Константина Семеновича Счастнева (1900–1954)


    Рәссам Елена Константиновна Частихинаның тууына 110 ел (1900–1982)

    – 110 лет со дня рождения художницы Елены Константиновны Частихиной (1900–1982)


    Актер Гыйльметдин Газиз улы Газизовның тууына 100 ел (1910–1942)

    – 100 лет со дня рождения актера Гильмутдина Газизовича Газизова (1910–1942)


    Актер, ТАССРның атказанган артисты Газиз Мөхәммәт улы Гыйматовның тууына 100 ел (1910–1978)

    – 100 лет со дня роҗдения актера, заслуженного артиста ТАССР Газиза Мухамметовича Гиматова (1910–1978)


    Театр рәссамы Мортаза Мостафа улы Абдуллинның тууына 100 ел (1910–1946)

    – 100 лет со дня рождения театрального художника Муртазы Мустафьевича Абдуллина (1910–1946)


    Шагыйрь Лотфи Вәлимөхәммәт улы Вәлинең (Вәлимөхәммәтов) тууына 100 ел (1910–1943)

    – 100 лет со дня рождения поэта Лутфи Валимухамметовича Вали (Валимухамметова) (1910–1943)


    Шагыйрь Сөләйман Мифтах улы Мөлековның тууына 90 ел (1920–1941)

    – 90 лет со дня рождения поэта Сулеймана Мифтаховича Мулюкова (1920–1941)


    Казан оптика-механика заводына (КОМЗга) 70 ел. 1940 елда 237 нче завод буларак нигез салына

    – 70 лет Казанскому оптико-механическому заводу (КОМЗ). Создан в 1940 г. как завод № 237


    Түбәндә исемнәре күрсәтелгән

    якташларыбыз – Советлар Союзы

    Геройларының 2010 елда юбилейлары була:*

    В 2010 году исполняется Героям

    Советского Союза – нашим землякам:**

    Мотыйк Әхмәтҗан улы Әхмәдуллинның тууына 100 ел (1910–1974)

    – 100 лет со дня рождения Мутыка Ахметзяновича Ахмадуллина (1910–1974)


    Федор Алексеевич Баталовның тууына 110 ел (11.09.1900–1941)

    – 110 лет со дня рождения Федора Алексеевича Баталова (11.09.1900–1941)


    Габделәхәт Габделгани улы Вәлиевнең тууына 100 ел (март 1910–1944)

    – 100 лет со дня рождения Габдельахата Габдельганиевича Валеева (март 1910–1944)


    Петр Михайлович Гавриловның тууына 110 ел (17.06.1900–1979)

    – 110 лет со дня рождения Петра Михайловича Гаврилова (17.06.1900–1979)


    Гали Закир улы Закировның тууына 100 ел (1910–1944)

    – 100 лет со дня рождения Гали Закировича Закирова (1910–1944)


    Владимир Александрович Иовлевның тууына 90 ел (1920–1945)

    – 90 лет со дня рождения Владимира Александровича Иовлева (1920–1945)


    Семен Васильевич Коноваловның тууына 90 ел (15.02.1920–1989)

    – 90 лет со дня рождения Семена Васильевича Коновалова (15.02.1920–1989)


    Степан Матвеевич Крайновка 90 яшь (14.11.1920)

    – 90 лет Степану Матвеевичу Крайнову (14.11.1920)


    Александр Кузьмич Ксенофонтовның тууына 100 ел (1910–1940)

    – 100 лет со дня рождения Александра Кузьмича Ксенофонтова (1910–1940)


    Сергей Евдокимович Кузьминга 100 яшь (14.07.1910)

    – 100 лет Сергею Евдокимовичу Кузьмину (14.07.1910)


    Василий Николаевич Михайловның тууына 100 ел (3.02.1910–6.07.1943)

    – 100 лет со дня рождения Василия Николаевича Михайлова (3.02.1910–6.07.1943)


    Михаил Кириллович Москвинның тууына 100 ел (11.01.1910–1969)

    – 100 лет со дня роҗдения Михаила Кирилловича Москвина (11.01.1910–11.01.1969)


    Григорий Родионович Павловның тууына 90 ел (10.02.1920–5.11.1994)

    – 90 лет со дня рождения Григория Родионовича Павлова (10.02.1920–5.11.1994)


    Шамил Сәет улы Рәхмәтуллинның тууына 90 ел (1920–1943)

    – 90 лет со дня рождения Шамиля Саидовича Рахматуллина (1920–1943)


    Хафиз Сабир улы Сабировның тууына 100 ел (1910–1940)

    – 100 лет со дня рождения Хафиза Сабировича Сабирова (1910–1940)


    Самат Сәлах улы Садриевның тууына 90 ел (1920–1988)

    – 90 лет со дня рождения Самата Салаховича Садриева (1920–1988)


    Дмитрий Евгеньевич Строгановның тууына 100 ел (1910–1948)

    – 100 лет со дня роҗдения Дмитрия Евгеньевича Строганова (1910–1948)

    Михаил Александрович Фединның тууына 90 ел (1920–1948)

    – 90 лет со дня рождения Михаила Александровича Федина (1920–1948)


    Хәлил Зиннәтулла улы Хәйруллинның тууына 90 ел (1920–1984)

    – 90 лет со дня рождения Халила Зиннатулловича Хайруллина (1920–1984)


    Камил (Николай) Якуп улы Якуповның тууына 90 ел (1920–1999)

    – 90 лет со дня рождения Камиля (Николая) Якуповича Якупова (1920–1999)


    *Геройларның тормыш юллары турындагы очеркларны кара: Ханин Л. Советлар Союзы Геройлары – Татарстан уллары. – Казан: Татар. китап нәшр., 1966. – 640 б.

    **Очерки о жизненном пути Героев см.: Герои Советского Союза – наши земляки: сб. докум. очерков и зарисовок в 3-х кн. /сост. З.И.Гильманов, А.К.Айнутдинов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982-1985.

    Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 680 с.

    4 гыйнвар Җәүдәт Фәйзи

    4 января Джаудат Файзи

    1910-1973

    Тууына 100 ел

    100 лет со дня рождения


    Җәүдәт Фәйзи – татар музыка сәнгатенең күренекле вәкил­ләреннән берсе, төрле жанрларда иҗат иткән киң колачлы композитор.

    Җәүдәт Харис улы Фәйзи (Фәйзуллин) 1910 елның 4 гыйн­варында Оренбург шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала. 15 яшендә «Яшьләр» дигән драма яза.

    1925 елда Җ.Фәйзиләр гаиләсе Казанга күчеп килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җәүдәт Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли.

    1929-1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый.

    1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку-укыту бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б.Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г.Литинскийның консультацияләреннән файдалана.

    1938 елда Җ.Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.

    «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.

    Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куя. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук ул «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр яза, Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат итә.

    Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.

    Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.

    Музыкаль сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеге өчен ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты дигән исемнәргә, шулай ук республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

    Җәүдәт Фәйзи 1973 елның 2 маенда вафат була.


    Джаудат Файзи один из видных представителей музыкальной культуры татарского народа. С его именем связаны развитие песенного искусства и роҗдение национальной музыкальной комедии Татарстана.

    Джаудат Харисович Файзи (Файзуллин) родился 4 января 1910 года в Оренбурге, в семье учителя. Первоначальное музыкальное образование получает в музыкальной школе родного города. В 15-летнем возрасте Джаудат пишет драму «Слезы».

    В 1925 году семья Файзи переезжает в Казань. Окончив среднюю школу, Д.Файзи едет на работу в качестве учителя в деревню Ишеево Нижегородской области.

    В 1929-1933 годах Д.Файзи – студент юридического факультета Казанского университета.

    В 1934 году в связи с организацией Татарской оперной студии при Московской государственной консерватории Файзи направляется заведующим учебной частью студии. Одновременно с административной работой он занимается здесь в классе композитора Б.С.Шехтера, получает консультации профессора Г.И.Литинского. Основные творческие интересы Д.Файзи сосредоточены в это время в области песенного жанра.

    В 1938 году Д.Файзи вместе с другими выпускниками Татарской оперной студии возвращается в Казань. Здесь он принимает деятельное участие в музыкальной и общественной жизни, работает музыкальным редактором радиокомитета, заведующим музыкальной частью Татарского академического театра имени Г.Камала, директором, художественным руководителем Татарской филармонии.

    Его первые работы – музыка к драмам «Ташкыннар» («Потоки») Т.Гиззата, «Шамсикамар» М.Аблеева и комедии «Ходжа Насреддин» Н.Исанбета – были тепло восприняты зрителем и заметно расширили диапазон его творчества.

    Д. Файзи внес большой вклад в развитие жанра музыкальной комедии. Его музыкальная комедия «Башмагым» остается в репертуаре Татарского государственного театра оперы и балета им.М.Джалиля много лет и ставится на сценах многих театров нашей страны. Им созданы произведения «Акчарлаклар» («Чайки»), «Идел буенда» («На берегу Волги») и опера «Неотосланные письма» по повести А.Кутуя.

    Д.Файзи принадлежит около 200 песен. Он возглавляет музыкально-фольклорные экспедиции в различные районы Татарстана, записывает народные песни и игры, обрабатывает и издает их в сборниках.

    За выдающиеся заслуги в развитии татарской музыки Д.Файзи присвоены почетные звания заслуженного деятеля искусств Татарстана и России, народного артиста Татарстана. Он – лауреат Государственной премии им. Г.Тукая Татарстана.

    Д.Файзи умер 2 мая 1973 года.

    Укырга тәкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:

    Халык җәүһәрләре; Күңелем кыллары: татар халык көйләре: истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 392 б.

    Халык җәүһәрләре: татар халкының хәзерге заман музыка фольклоры. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 288 б.

    Музыка кичәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 176 б.

    Урман кызы: җырлар /төз. З.Хәйруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 79 6.

    Пионер быргысы: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 40 б., ноталар б-н.


    Фәйзуллин М. Сәнгатькә юл ярганда //Казан утлары. – 1985. – № 2. – Б.163-172.

    Хәйруллина З. Җәүдәт Фәйзинең тууына – 90 ел //Татарстан. – 2000. – № 1. – Б.62.

    Хәйруллина 3. Тибрәндерде күңел кылларын //Шәһри Казан. – 2000. – 22 дек.

    Фәйзуллин Р. Җырларда – ил гаме: әдәби-публицистик мәкаләләр һәм юл язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 264 б. – Әдип композитор. – Б.74-79.

    Апакова Л.Р. Татар музыка әдәбияты: уку-укыту кулланмасы. – Казан: Яңа белем ЯАҖ, 2001. – 122 б. – Җәүдәт Фәйзи. – Б.63-66; «Башмагым» музыкаль комедиясе. – Б.67-73.

    Исхакова-Вамба Р. Җырлар тамырлы була //Мәд. җомга. – 2000. – 7 гыйнв. – Б.16.

    Сәйдәшева З. Җәүһәрләребезне онытмыйк //Шәһри Казан. – 2000. – 28 гыйнв.

    Әхмәт Р. Җәүһәрләр иясе Җәүдәт //Ватаным Татарстан. – 2000. – 3 март.

    Гобәйдуллина Д. Җ.Фәйзинең тормышы һәм иҗаты //Мәгариф. – 1999. – № 2. – Б.33-35.


    Халдеева Д. Джаудат Файзи //Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – С.150-156.

    Файзуллин М. Вспоминая о брате //Татарстан. – 1997. – № 3. – С.53-58.

    Файзуллин М. Юность Джаудата Файзи //Казань. – 2000. – № 5. – С.106-117.

    Файзуллин М. Неизвестная сторона дарования //Веч. Казань. – 1990. – 6 янв.

    Садрижиганов Дж. В мире музыки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 118с. – Джаудат Файзи. – С.91-98.

    Садрижиганов Дж. Воспоминания: (очерки). – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 151 с. – Джаудат Файзи. – С.57-118.

    Файзи Джаудат Харисович //Музыкальная энциклопедия. Т.5. – М.: Сов. энциклопедия, 1981. – С.754.

    Багаутдинов Ф.Н. Композитор и юрист //Правосудие в Татарстане. – 2006. – № 3. – С.50-54.


    5 февраль Хәсән Хәйри

    5 февраля Хасан Хайри

    1910-1994

    Тууына 1 0 0 ел

    100 лет со дня рождения


    Күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйри (Хәсән Фәхретдин улы Хәйруллин) 1910 елның 5 февралендә элекке Урал губернасы Лбищенск поселогында (хәзерге Казакъстанның Уральск өлкәсе Чапаево поселогы) крестьян гаиләсендә туа. Бик иртә әти-әнисез калып, 1925 елга кадәр Уральск шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда башлангыч белем дә ала. Алга таба журналистика белән кызыксынып китеп, Уральскида казакъча чыккан «Кызыл ту» («Кызыл байрак») газетасында эшли башлый, ә 1930 елда Новосибирскида чыгучы «Азат Себер» газетасына җаваплы сәркятиб итеп билгеләнә. Кузнецк металлургия комбинаты төзелә башлагач, үз теләге белән шушы төзелешкә китә һәм аның елъязмасын алып бару өчен оештырылган «История Кузнецкстроя» дигән махсус редакциядә секретарь булып эшли. Бер үк вакытта актив рәвештә иҗат эше белән шөгыльләнә: шул еллардагы хезмәт энтузиазмын чагылдырган күпсанлы очерклар, хикәяләр, шигырьләр бастыра.

    1934 елда Х.Хәйри Казанга килә һәм, ике еллык укытучылар институтын тәмамлап, журналистлык эшен дәвам итә. Шул ук вакытта педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә белем ала. Институтны тәмамлагач Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият секторы мөдире, сугыш башлангач Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркятиб булып эшли. Шушы елларда аның әдәбият белеме һәм тәнкыйте өлкәсендә эшчәнлеге башлана.

    1950–1953 елларда Х.Хәйри Мәскәүдәге Иҗтимагый фәннәр академиясе аспирантурасында укып, кандидатлык диссертациясе яклагач, кабат Казанга кайта һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына директор итеп билгеләнә. Пенсиягә чыкканчы шушы институтта эшләп, ул татар әдәбият фәне һәм тәнкыйтенең күренекле вәкиле булып таныла. Аның күпсанлы мәкаләләрендә һәм дистәгә якын китабында татар әдәбияты тарихы һәм теориясенең күп кенә мөһим мәсьәләләре яктыртыла. Аңа Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.

    Х.Хәйри 1994 елның 26 октябрендә вафат була.


    Известный татарский литературовед и критик Хасан Хайри (Хасан Фахрутдинович Хайруллин) родился 5 февраля 1910 г. в поселке Лбищенске бывшей Уральской губернии (сейчас поселок Чапаево Уральской области Казахстана) в крестьянской семье. Очень рано оставшись без родителей, он до 1925 г. воспитывается в детском доме в Уральске, там же получает начальное образование. Вскоре увлекшись журналистикой, Хасан начинает работать в редакции казахской газеты «Кызыл ту» («Красное знамя»), издававшейся в Уральске, а в 1930 г. назначается ответственным секретарем газеты «Азат Себер» («Свободная Сибирь»), выходившей в Новосибирске. Когда началось строительство Кузнецкого металлургического комбината, он отправляется на эту стройку, где работает секретарем специально созданной редакции по написанию «Истории Кузнецкстроя». В своих многочисленных очерках, рассказах и стихах он отражает трудовой энтузиазм тех лет.

    В 1934 г. Х.Хайри приезжает в Казань и после окончания двухгодичного учительского института продолжает журналистскую деятельность. Одновременно он учится на заочном отделении педагогического института, закончив которой руководит сектором художественной литературы Татарского книжного издательства. В начале войны на некоторое время назначается ответственным секретарем Союза писателей Татарстана. В эти годы начинается его деятельность в области литературоведения и критики.

    Окончив аспирантуру (1950–1953 гг.) Академии общественных наук в Москве и защитив кандидатскую диссертацию, Х.Хайри возвращается в Казань, где назначается директором Института языка, литературы и истории им.Г.Ибрагимова. Работая в этом институте до ухода на пенсию, он становится одним из ведущих критиков и литературоведов республики. В его многочисленных статьях и книгах разработаны многие важные проблемы истории и теории татарской литературы. Ему присуждено почетное звание заслуженного деятеля науки Татарской АССР.

    Х.Хайри умер 26 октября 1994 г.

    Укырга тәкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:

    Иҗат чишмәләре: тәнкыйть мәкаләләре, әдәби очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 246 б.

    Язучы һәм тормыш: (әдәбият теориясе, әдәби хәрәкәт мәсьәләләре) /кереш сүз язучы Ф.Әгъзамов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 288 б.

    Һади Такташ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 176 б.


    Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Хәсән Хәйри. – Б.509-511.

    Күңеле якты иде...: Хәсән Хәйринең тууына 90 ел //Казан утлары. – 2000. – № 2. – Б.183.

    Ибраһимова Ф. Ул минем остазым иде //Шәһри Казан. – 2000. – 4 февр.

    Гыйззәт Б. Тәнкыйть – кирәкле шәйдер //Соц. Татарстан. – 1990. – 6 февр.


    Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: биобиблиогр. справочник. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 512 с. – Хасан Хайри. – С.446-448.

    Абилов Ш. Неутомимый искатель //Сов. Татария. – 1980. – 10 февр.



    15 февраль Илһам Шакиров

    15 февраля Ильгам Шакиров

    1935

    75 яшь тула

    исполняется 75 лет


    Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, шул елда ук ул Казан музыка училищесына укырга керә. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчә һәм аны 1960 елда тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли башлый.

    Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләр халык арасында таралып киттеләр.

    И.Шакиров иҗатында, татар халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын ала. Ул үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзләре), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзләре) һәм «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) кебек үзенчәлекле җырлар тиз арада халык тарафыннан яратып кабул ителделәр.

    1970 елда И.Шакировка 1968–1969 еллардагы «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

    2000 елда И.Шакиров Мәскәүдә Бөтенроссия «Алтын Аполлон» премиясе белән бүләкләнә.

    И.Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән, татар дөньясында аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор. Татар халкына XX гасыр биргән бөек шәхесләр арасында, һичшиксез, Илһам Шакиров исеме дә бар.

    Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрә, ул башкарган әсәрләр, классик дәрәҗәдә булып, татар мәдәниятенең «алтын фонд»ын тәшкил итә.


    Знаменитый певец, народный артист Татарстана и России Ильгам Гильмутдинович Шакиров родился 15 февраля 1935 г. в деревне Янга-Буляк Сармановского района Татарской АССР, в семье кузнеца. В 1954 г. заканчивает Тлянче-Тамакскую среднюю школу и в том же году поступает в Казанское музыкальное училище. Через год поступает в Казанскую государственную консерваторию и, одновременно, выступает работать солистом в Татарской государственной филармонии им. Г.Тукая.

    Богатейший от природы, исключительный по красоте, мелодичности и мягкости тембр голоса, широта его диапазона, высокое мастерство исполнения – все это сделало И.Шакирова самым популярным певцом своего народа. В исполнительском творчестве певца органически сочетаются стихия народной музыки и высокий профессионализм.

    Народные, особенно старинные, протяжные песни – любимый жанр И.Шакирова, его «стихия». Творчество этого певца с полной уверенностью можно было бы назвать целой эпохой в исполнении народных песен, поистине удивительной вершиной его мастерства. Проникновенно, с глубоким чувством исполняет он песни «Дремучий лес», «Ты играл на сазе», «Аллюки», «Родной язык», «Сарбиназ», «Наше село», «Зиляйлюк», «Тафтиляу», «Разделим одно яблоко на пятерых» и другие. Многие из этих песен в интерпретации талантливого исполнителя и благодаря его вдохновенной популяризаторской деятельности получили второе рождение.

    В творчестве И.Шакирова, наряду с народными песнями, видное место занимают произведения татарских композиторов и современные эстрадные песни.

    Замечательный певец проявляет себя и как автор ряда ставших популярными песен: «Гульмарьям» (слова Г.Афзала), «Привет вам, привет», «Песня встречи» (слова Г.Зайнашевой), «Березы Поволжья» (слова А.Ерикеева).

    И.Шакиров пользуется большой популярностью среди татарского народа – его концерты проходят с неизменным успехом.

    В 1970 г. за исполнение концертных программ 1968–1969 гг. И.Шакирову присуждается Государственная премия Татарстана им. Г.Тукая.

    В 2000 г. в Москве И.Шакирову вручена Всероссийская премия «Золотой Аполлон».

    Укырга тәкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:


    Илһам Шакиров=Ильгам Шакиров: истәлекләр, мәкаләләр, шигырьләр /[төз. Г.Рәхим һ.б.]. –Казан: «Җыен» фонды: Татар. кит. нәшр.: «Тамга» нәшр., 2005. – 279 б. + Кушымта: МР 3 и DVD «Язмышым. Илһам Шакиров. Илһам Шакиров – 70 яшь». – Текст татар, рус телләрендә.

    Фәхретдинов Р. Җырчы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 78 б.

    Илһам: Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 126 б.

    Гарифуллин Д. Илһам шәҗәрәсе //Гасырлар авазы=Эхо веков. – 2002. – № 3/4 –Б.9-13; Казан утлары. – 2000. – № 2. – Б.154-156.

    Вәлиев Р. Җанга уелган уйлар: күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 720 б. – Халык яшәгәндә, Илһам яшәр: мәшһүр җырчы Илһам Шакиров. – Б.521-534.

    Халкыбызның милли хәзинәсе /М.Шәймиев, Ф.Мөхәммәтшин, Н.Исәнбәт һ.б. татар зыялыларының И.Шакиров турында әйткән сүзләре //Казан утлары. – 2005. – № 2. – Б.121-131.

    Госманов М. Илһам сабаклары //Мәйдан. – 2005. – № 1. – Б.20-21.

    Миңнуллин Т. Илһам көлә, Илһам көлдерә //Мәйдан. – 2005. – № 1. – Б.23.

    Шәрипов Ә. Илһам моңы //Мәйдан. – 2005. – № 1. – Б.43-45.

    Имашев М. Җырларыбыз бәхетле безнең – аларны Илһам җырлый; Бөек халык кына Бөек җырчыны тудыра: [татар зыялыларының И.Шакиров турында әйткән сүзләре]; Хәйруллина Ф. Илаһи сагыш; Сатиев К. Аңа уйнау уен эш түгел; Галиев М. Илһамлы халык илханы булыр //Мәд. җомга. – 2005. – 11 февр. – Б.8-9,11-12.

    Гайфуллин В. Хәтер почмагы; Хәбибуллина Л. Халкыбыз горурлыгы //Шәһри Казан. – 2005. – 4 февр.

    Кадыйрова А. Илһамлы ай //Ватаным Татарстан. – 2005. – 4 февр.

    Кадыйрова А. Гасырларга яңгырасын Илһамга хас сихри моң //Ватаным Татарстан. – 2005. – 16 февр.

    Курамшин Р. Илһамлы җитмеш //Ватаным Татарстан. – 2005. – 18 февр.

    Вәлиев Ф. Илһам туган көн //Ватаным Татарстан. – 2005. –24 июнь.

    Юнысова А. Илһам атлы моңнан коелган //Ватаным Татарстан. – 2005. – 17 февр.

    Фәттахов Р. Даһи һәм дәвер //Ватаным Татарстан. – 2005. – 9 февр.


    Фахрутдинов Р. Ильгам Шакиров //Народные артисты. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – С.585-588.

    Шакиров И. Пока жив народ, будет жить и Ильгам /беседу вел Р.Валеев //Татарстан. – 2002. – № 8-9. – С.92-94.

    Фаттахов Р. Певец, перед которым бессильно время //Татарстан. – 2007. – № 2. – С.49-51.

    Фаттахов Р. Легенда //Татарстан. – 2007. – № 2. – С.46-49.

    Гарифуллина С. Песня со старой пластинки //Респ. Татарстан. – 2005. – 15 февр.

    Кашапов Р. Хранитель татарского духа //Вост. экспресс. – 2005. – 17-23 февр. – С.3.

    Малахальцев А. Ильгам – значит вдохновение //Респ. Татарстан. – 2005. – 17 февр.


    21 февраль Әбүбәкер Гәрәй улы Терегулов

    21 февраля Абубекир Гиреевич Терегулов

    1885-1966

    Тууына 1 25 ел

    125 лет со дня рождения


    Талантлы табиб һәм педагог, галим, җәмәгать эшлеклесе Әбүбәкер Гәрәй (Батыргәрәй) улы Терегулов 1885 елның 21 февралендә Уфа шәһәрендә Мөселман Диния нәзарәтенең җаваплы хезмәткәре гаиләсендә туа. 1898 елда ул Уфа гимназиясенә укырга керә. Гимназияне тәмамлагач, 1906 елда Ә.Г.Терегулов Казан университетының медицина факультетына килә. 1911 елда университетны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, табиб дәрәҗәсе ала. Башта ул Уфа губернасының Чишмә станциясендә ике ел буена земство табибы булып эшли. Аның укуын дәвам итүе, фән белән тирәнтен шөгыльләнүе һәм көндәлек табиблык хезмәте шуннан соң башланып китә.

    1913 елда Ә.Терегулов Казанга кайта; университетта ординатор, 1917 елдан ассистент булып эшли.

    1927 елда Ә.Г.Терегулов докторлык диссертациясен уңышлы яклый; 1929 елда приват-доцент исеме ала һәм шушы ук елда ул эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана. Аңа кадәр бу вазифаны Шамов хастаханәсендә С.С.Зимницкий башкарган була. Шулай итеп, ул, татарлардан беренче булып, медицина өлкәсендә профессор була.

    Алга таба аның бөтен гомере шушы хастаханә белән бәйле. 1944 елдан ул ахыргы көннәренә чаклы госпиталь терапиясе кафедрасын җитәкли.

    Ә.Г.Терегуловның клиник физиология һәм сулыш алуның Чейн-Стоковский патологиясе, ашкайнату органнарын дәвалау ысуллары турындагы хезмәтләренең төп фикерләрен аның дәвамчылары хәзер дә файдалана. Ул 70 тән артык фәнни хезмәт яза, 17 кандидатлык диссертациясе яклаучыларның фәнни җитәкчесе була.

    Ә.Г.Терегуловның турыдан-туры катнашуы белән Казанда беренче рентген аппараты, беренче электрокардиограф куйдырыла.

    1940 елда Ә.Г.Терегуловка Татарстан АССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. Ул Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

    Ә.Г.Терегулов 1966 елның 16 декабрендә вафат була. 1969 елда аның исеме Казанның беренче шәһәр клиник (элекке Шамов) хастаханәсенә бирелә.


    Талантливый врач и педагог, ученый, общественный деятель Абубекир Гиреевич (Батыр-Гиреевич) Терегулов родился 21 февраля 1885 г. в г.Уфе в семье столоначальника Магометанского Духовного собрания. В 1898 г. он поступает в Уфимскую гимназию. После окончания гимназии, в 1906 г. поступает на медицинский факультет Казанского университета. Окончив с отличием университет в 1911 г., А.Г.Терегулов получает степень лекаря и в течение двух лет работает земским врачом станции Чишма Уфимской губернии. Затем была продолжена учеба, углубленные занятия наукой и дальнейшая врачебная практика.

    В 1913 г. А.Г.Терегулов возвращается в Казанский университет: он получает должность ординатора; с 1917 г. является ассистентом факультетской терапевтической клиники.

    В 1927 г. А.Г.Терегулов с успехом защищает докторскую диссертацию; в 1929 г. получает звание приват-доцента и в том же году избирается заведующим кафедрой пропедевтики внутренних болезней – на базе Шамовской больницы. Он становится первым профессором из татар в области медицины.

    С Шамовской больницей связана вся его дальнейшая жизнь. В 1944 г. он возглавляет кафедру госпитальной терапии, которой руководил до конца своей жизни.

    А.Г.Терегулов – автор более 70 научных трудов, научный руководитель 17 кандидатских диссертаций. Основные положения трудов Абубекира Гиреевича по клинической физиологии и Чейн-Стоковской патологии дыхания и органов пищеварения продолжают использоваться и развиваться его последователями.

    При активном участии А.Г.Терегулова в Казани устанавливаются первый рентгенаппарат и первый электрокардиограф.

    В 1940 г. ему присвоены почетные звания заслуженного деятеля науки Татарской АССР и РСФСР. Он награжден орденом Ленина и двумя орденами Трудового Красного Знамени.

    А.Г.Терегулов умер 18 декабря 1966 г. В 1969 г. его имя присвоено первой городской клинической (бывшей Шамовской) больнице г. Казани.


    Укырга тәкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:

    Талантов В. Казан медицинасының риваяте Әбүбәкер Терегулов //Казан. – 2001. – № 12. – Б.28-32.


    Маянская К.А. Профессор А.Г.Терегулов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 56 с. – Список науч. трудов. – С.47-52; Список диссертаций, выполненных под руководством. – С.53-55.

    Биктимирова Т. Терегулов Абубакир Батыргараевич //Казанский университет (1804–2004): биобиблиогр. словарь Т.3. 1905–2004. Н–Я. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2004. – С.386-387.

    Абдрахманова Р.Ш., Маянская К.А. Профессор Абубекир Гиреевич Терегулов //Казан. мед. журнал. – 1985. – № 2. – С.155-156.

    Талантов В. Легенда казанской медицины. Абубекир Терегулов //Казань. – 2001. – № 12. – С.28-29.


    18 март Шәфыйка Котдусова

    18 марта Шафика Куддусова

    1 910 -19 56

    Тууына 1 0 0 ел

    100 лет со дня рождения

    Татар опера сәнгатендә югалмас эз калдырган җырчы Шәфыйка Йосыф кызы Котдусова 1910 елның 18 мартында Севастополь шәһәрендә мулла гаиләсендә туа. Шәфыйка балачактан татар халык көйләрен ишетеп, җырлап үсә, әдәбият, сәнгатькә иркенлек булган гаиләдә тәрбияләнә. Симферополь музыка училищесының ике бүлегендә, фортепьяно һәм вокал бүлекләрендә нигезле, тулы белем алганнан соң, ул Керчь радиосында концертмейстер һәм Керчь кинотеатрында тавышсыз фильмнар күрсәтелгәндә музыка уйнаучы була. Кырым радиокомитеты һәм биредәге татарларның җыр һәм бию ансамбле солисткасы вазифаларын үтәү аңа музыка әсәрләрен яхшы белергә этәргеч ясый.

    1941 елда Ш.Котдусова Казанга талантлы музыкант булып килә һәм Татар дәүләт опера һәм балет театрына алына. Н.Җиһановның М.Җәлил белән бергә иҗат иткән, 1941 елның җәендә беренче тапкыр сәхнәгә куелган «Алтынчәч» операсында төп рольне хәзерләүне аңа тапшыралар.

    1941–1952 елларда Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куелып килгән татар операларының һәм музыкаль комедияләренең барысында да, рус һәм Европа классиклары операларының, оперетталарының бик күбесендә Ш.Котдусова төрле образлар иҗат итә. Дж. Вердиның «Риголетто» операсында Джильда, Дж. Бизенең «Кармен»ында Фраскита, Микаэла, Дж. Россининың «Севилья чәчтарашы»нда Розина, Н.Җиһановның «Намус» операсында Карлыгач, Җ.Фәйзинең «Акчарлаклар»ында Шәмсия, «Башмагым»да Сәрвәр, С.Сәйдәшевнең «Наемщик» драмасында Гөлйөзем партияләрен җырлый. Сәхнәдә эшләвен дәвам итеп, ул консерваториягә укырга керә, аны 1950 елда тәмамлый.

    1950 елда аңа Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

    1951–1954 елларда Ш.Котдусова Татар дәүләт филармониясендә, 1954–1956 елларда СССР Гастрольбюро солисткасы булып эшли. Күренекле музыкантлар, җырчылар белән бергә Эстония, Казакъстан, Россиянең бик күп шәһәрләрендә чыгышлар ясый.

    Ш.Котдусова 1956 елның 20 апрелендә Мәскәүдә вафат була, Казанга алып кайтып җирләнә.


    Оставившая яркий след в татарском оперном искусстве, певица Шафика Юсуфовна Куддусова родилась 18 марта 1910 г. в г. Севастополе в семье муллы. Шафика воспитывается в семье, где ценили литературу и искусство, с детства приобщается к татарским народным песням. Она получает хорошее образование на двух (фортепьянном и вокальном) отделениях Симферопольского музыкального училища. После окончания училища работает концертмейстером в радиокомитете и тапером в кинотеатрах г.Керчь. Работа в Крымском радиокомитете и солисткой в Ансамбле песни и пляски татар сподвигли ее к более глубокому изучению музыкальных произведений.

    В 1941 г. талантливый музыкант Ш.Куддусова приезжает в Казань, ее принимают на работу в Татарский государственный театр оперы и балета. Летом 1941 г. ей поручают исполнение главной роли в первой татарской опере «Алтынчеч» Н.Жиганова (автор либретто М.Джалиль).

    В 1941–1952 г. Ш.Куддусова создает многочисленные образы в татарских операх и музыкальных комедиях, а также во многих операх и опереттах русских и европейских классиков, поставленных на сцене Татарского государственного театра оперы и балета. Она исполняет ведущие партии в операх: Джильда в «Риголетто» Дж.Верди, Фраскита, Микаэла в «Кармен» Дж. Бизе, Розина в «Севильском цирюльнике» Дж. Россини, Карлыгач в «Намус»е Н.Жиганова, Шамсия, Сарвар в «Акчарлаклар» и «Башмачках» Дж.Файзи, Гульюзум в «Наемщике» С.Сайдашева. Продолжая работу в театре, она поступает учиться в Казанскую консерваторию, которую успешно заканчивает в 1950 г.

    В 1950 г. Ш.Куддусовой присвоено почетное звание заслуженной артистки Татарской АССР.

    В 1951–1954 гг. Ш.Куддусова работает в Татарской государственной филармонии; в 1954–1956 гг. выступает как солистка Гастрольбюро СССР, в труппе с известными музыкантами и артистами она гастролирует по Эстонии, Казахстану и Российской Федерации.

    Ш.Куддусова умерла 20 апреля 1956 г. в Москве, похоронена в Казани.

    Укырга тәкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:

    Кумысников Х. Өзелгән өмет: докум. повесть //Мирас. – 1993. – № 9. – Б.126-146; № 10. – Б.122-131; № 11. – Б.128-135; № 12. – Б.125-133; 1994. – № 1. – Б.140-145.

    Закирова Г. Таш кыяда дулкын җаны //Татарстан. – 2000. – № 4. – Б.68-71.

    Камалетдинова Р. «Мин бәхетле...» //Сөембикә. – 2000. – № 3. – Б.14-15; № 4. – Б.14-15.

    Хәйруллина З. Кыска гомерле йолдыз //Шәһри Казан. – 1995. – 4 апр.

    Камал Г. Сәхнәдән сөрелгән йолдыз балкышы //Мәд. җомга. – 2000. – 14 апр. – Б.16.

    Исмәгыйлева С. Үз халкыннан яклау тапмады //Шәһри Казан. – 2007. – 3 авг.


    Кумысников Х.Л. Шафика Кутдусова: докум. повесть. – Наб.Челны: КамАЗ, 1995. – 56 с.



    1 апрель Роберт Әхмәтҗанов

    1 апреля Роберт Ахметзянов

    1 935 - 2008

    Тууына 75 ел

    75 лет со дня рождения


    Күренекле шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе авылында туа. Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1954–1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. Инде студент елларында ук иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый. 1958 елда «Егерменче яз» исемле беренче шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара.

    Институтны тәмамлаганнан соң Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсендәге бер авылда укытучы булып эшли. Аннары, Казанга кайтып, Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире (1961–1962), «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан» газеталарында әдәби хезмәткәр (1962–1965) булып эшли. 1966 елдан ул – профессиональ әдип.

    Р.Әхмәтҗанов – кабатланмас язу стиленә ия булган шагыйрь. Аның поэзиясенә публицистик-гражданлык пафос, уй-фикерләр һәм хис-тойгыларның киеренкелеге, романтика, үзенчәлекле сурәтләү чаралары хас.

    Р.Әхмәтҗановның шигъри теле үзенчәлекле чагыштыруларга, кызыклы һәм төгәл метафораларга гаять бай. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар халык арасында киң танылган җырлар иҗат иттеләр: «Саумы, кояш» (М.Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар» (Ф.Әхмәдиев музыкасы), «Синең эзләр» (Р.Еникеев музыкасы), «Якты елга» (З.Гыйбадуллин музыкасы).

    1995 елда Р.Әхмәтҗановка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. 2001 елда «Тургай тәрәзәсе» һәм «Кичке кошлар» исемле шигъри җыентыклары өчен ул Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.

    Роберт Әхмәтҗанов 2008 елның 13 маенда вафат була.


    Видный поэт Роберт Валиевич Ахметзянов родился 1 апреля 1935 г. в селе Рыбная Слобода Татарстана. После окончания Большесолтанской средней школы он в 1954–1959 гг. учится в Казанском государственном педагогическом институте. В студенческие годы он активно занимается литературным творчеством. В 1958 г. выпускает свой первый сборник стихов «Двадцатая весна».

    Закончив институт, Р.Ахметзянов работает преподавателем в одном из сел Астраханской области. В 1961–1962 гг. работает заведующим литературной частью Татарского театра оперы и балета, в 1962–1965 гг. – литературным сотрудником газет «Татарстан яшьләре» и «Социалистик Татарстан». С 1966 г. Р.Ахметзянов переходит на профессиональную литературную деятельность.

    За сорокалетнюю творческую деятельность Р.Ахметзянов выпускает более двух десятков книг. Его стихи, многочисленные поэмы и баллады отличают гражданственность, эмоционально-романтическая приподнятость, публицистичность и интеллектуальность восприятия жизненных явлений, они проникнуты глубокими раздумьями о жизни, о родном народе, о судьбе своего поколения и ответственности человека перед обществом. Стихи поэта выделяются оригинальностью формы и богатством поэтического языка.

    В 1995 г. Р.Ахметзянову присвоено почетное звание заслуженного деятеля искусств Республики Татарстан. В 2001 г. за книги стихов «Окно жаворонка» и «Вечерние птицы» поэт удостоен Государственной премии им.Г.Тукая Татарстана.

    Роберт Валиевич Ахметзянов умер 13 мая 2008 г.


    Укырга тәкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:


    Гомер тирәге: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 240 б.: портр. б-н.

    Кичке кошлар: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 127 б.

    Орчык җыры: шигырьләр, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 144 б.

    Татар иртәсе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 287 б.: портр. б-н.

    Таш аргамак: шигырьләр, поэмалар, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 340 б.: портр. б-н.

    Тургай тәрәзәсе: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 294 б.: портр. б-н.

    Җәяүле күбәләк: шигырьләр /кереш сүз авт. М.Юныс. – Казан: Рухият, 2001. – 432 б.: портр. б-н.


    Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Роберт Әхмәтҗанов. – Б.610-612.

    Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: биобиблиогр. белешмәлек. 1-нче кит=Писатели нашего детства: биобиблиогр. справочник. Кн.1. – Казань: Магариф, 2002. – 223 б. – Роберт Әхмәтҗанов. – Б.22–27.

    Хәзерге татар әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2008. – 455 б. – Роберт Әхмәтҗан [биографиясе, шигырьләре] – Б.30-41.

    Вәлиев Н., Салихов Р. Әдәби Алабуга. – Алабуга: АДПУ нәшр., 2005. – 400 б. – Роберт Әхмәтҗанов. – Б.46-51.

    Вәлиулла И. Һәр шагыйрь – бер дәрья: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 208 б. – Роберт Әхмәтҗан шигъриятендә «Чынбарлыкның түзеп булмас җиңеллеге...» – Б.76-93.

    Галиева М. Гомер учагы //Казан утлары. – 2005. – № 4. – Б.146-156.

    Гадел Ә. Халык үз бөеген зурлады //Шәһри Казан. – 2005. – 15 апр.

    Рәшит Ә. Каләм очында затлы сүз //Ватаным Татарстан. – 2001. – 20 апр.

    Юныс М. Альбатрос язмышы //Хәзерге татар әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б.41-44; Казан утлары. – 1999. – № 9. – Б.134-145.

    Хәлим А. Шагыйрьнең гомер олаулары //Мәд. җомга. – 1998. – 3 июль. – Б.14.

    Әхмәтҗанов М. Татарга уяныр вакыт //Шәһри Казан. – 2004. – 3 сент.

    Әхмәтҗанов М. Якты юраулар шагыйре //Мәд. җомга. – 2001. – 30 март. – Б.8.



    14 май Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская

    14 мая Сахибжамал Гиззатуллина-Волжская

    1885-1974

    Тууына 125 ел

    125 лет со дня рождения

    Беренче татар актрисасы, татар милли театрына башлап нигез салучыларның берсе, режиссер Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы Гыйззәтуллина -Волжская 1885 елның 14 маенда Казан шәһәрендә туа. 1907 елда Казанга И.Кудашев-Ашказарский җитәкләгән театр труппасы килә. Сәхибҗамал алар куйган спектакльләрне яратып карый. Аннары ул үзе дә шушы труппада (соңрак ул «Сәйяр» дип атала) эшли башлый. Ул сәхнәдә төрле пландагы геройларны уйный; алар арасында драматик рольләр дә, комик рольләр дә була. Артист аларның һәркайсын тормышчан, ышанычлы итеп башкара. Аның эчкерсез, дөрес уйнавы үзенең нәфислеге, эчке матурлыгы һәм затлылыгы белән туры килә. Аның таланты драматик образлар иҗат иткәндә аеруча ачыла. С.Гыйззәтуллина-Волжскаяның һәр чыгышы татар театр сәнгатендә зур вакыйга була. Г.Тукай аңа үзенең шигырьләрен багышлый, аның турында Ф.Әмирхан, Г.Кәрам яза.

    С.Гыйззәтуллина-Волжскаяның күп спектакльләр куелышында актив катнашуы, бәйсез фикер йөртә һәм мөстәкыйль карарлар кабул итә алуы, режиссура һәм актерлар белән педагогик эш алып бару белән кызыксынуы аңа 1912 елда шәхси «Нур» театр труппасын оештыруга этәргеч ясый. Ул бер үк вакытта әлеге труппаның актрисасы, режиссеры, педагогы, сәнгать җитәкчесе һәм антрепренеры (капиталистик илләрдә шәхси театр, цирк тотучы) булып тора. Татар театр сәнгатендә лирик-романтик юнәлешкә нигез салган С.Гыйззәтуллина-Волжская актриса, режиссер һәм педагог буларак, татар профессиональ театры формалашуда һәм аның үсешендә күренекле роль уйный.

    Гражданнар сугышы елларында актриса фронтта театр труппаларын оештыруда һәм аларның эшчәнлегендә актив катнаша. 1920–1930 елларда ул Ижевск шәһәрендә яши, театр үзешчәннәренә булыша. Алга таба ул Казанга яшәргә күченеп кайта, театраль эшчәнлеген дәвам итми.

    1926 елда С.Гыйззәтуллина-Волжская Татарстан АССРның атказанган артисткасы исеменә лаек була.

    С.Гыйззәтуллина-Волжская 1974 елның 6 апрелендә Чистай шәһәрендә вафат була.


    Первая женщина-татарка, ставшая профессиональной актрисой, одна из организаторов национального театра, режиссер Сахибжамал Гиззатулловна Гиззатуллина-Волжская родилась 14 мая 1885 г. в Казани. В 1907 г. она вступает в труппу И.Кудашева-Ашказарского, позже названную «Сайяр». Она играет как драматические, так и комедийные роли, стараясь в каждой из них быть жизненно достоверной. Предельная искренность, правдивость сочетаются в ее исполнении с женственностью, внутренней красотой и благородством. Однако в наибольшей степени ее талант раскрывается при создании драматических образов. Каждое выступление С.Гиззатуллиной-Волжской становится событием татарского театрального искусства. Ей посвящает свои стихи Г.Тукай, о ней пишут Ф.Амирхан, Г.Карам.

    Активное участие Гиззатуллиной-Волжской в постановочном решении многих спектаклей, независимость суждений и самостоятельность принимаемых решений, увлечение режиссурой и педагогической работой с актерами привели к тому, что в 1912 г. она создает собственную театральную труппу «Нур» («Луч»), в которой является одновременно актрисой, режиссером, педагогом, художественным руководителем и антрепренером. Основательница лирико-романтического направления в татарском театральном искусстве, она как актриса, режиссер и педагог играет выдающуюся роль в формировании и становлении татарского профессионального театра.

    В годы гражданской войны актриса принимает участие в организации и деятельности фронтовых театральных трупп. В 1920–1930 гг. она живет в Ижевске, помогает театральной самодеятельности. В последние годы жизни, оставив театральную деятельность, проживала в Казани.

    В 1926 г. С.Гиззатуллиной-Волжской присвоено звание заслуженной артистки Татарской АССР.

    С.Гиззатуллина-Волжская умерла 6 апреля 1974 г. в Чистополе.


    Укырга тәкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:

    С.Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 134 б. – Библиогр.: Б.133-134.

    Илялова И. Г.Камал театры артистлары: биогр. белешмәлек. –Тулыл. 2-нче басма=Артисты театра им. Г.Камала: биогр. справочник. – 2-изд., доп. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – Б.15-16.

    Гобәйдуллин Х. «Нур»да балкыган гомер //Казан утлары. – 1992. – № 5. – Б.158-160.

    Гыймранова Д. Сәхибҗамал кабызган «Нур» //Мәд. җомга. – 2002. – 7 июнь. – Б.15.

    Дәминова Ф. Хөрмәтле Сәхипҗамал ядкәре //Мәд. җомга. – 2007. – 6 июль. – Б.19.

    Кадыйрова Ф. Юл башында торган беренче маяк //Шәһри Казан. – 2002. – 12 июль.

    Миңнуллин Җ. Сәхипҗамал Волжская хаты //Мәд. җомга. – 1998. – 22 май. – Б.10.

    Әхмәтҗанов Роберт. Таш аргамак: шигырьләр, поэмалар, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 304 б. – Сәхипҗамал (дастан-поэма). – Б.232-247; Казан утлары. – 1985. – № 4. – Б.133-142.


    Кумысников Х. Цветок из букета первой татарской актрисы //Казань. – 1998. – № 3. – С.79-81.

    Бикчентаев Я. Театр начался с... Сахибжамал //Правда. – 1992. – 26 сент.

    Галеева А. Сахибджамал //Сов. Татария. – 1992. – 16 мая.



    23 май Фасил Әхмәт

    23 мая Фасиль Ахметов

    1 935 -19 98

    Тууына 75 ел

    75 лет со дня рождения


    Күренекле композитор Фасил Әхмәтгали улы Әхмәтов 1935 елның 23 маенда Татарстанның Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында туа. Аларның гаиләсе башта Тулбай авылына, аннары Саба урман хуҗалыгы поселогына күченә. Фасил кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә.

    1952 елда Ф.Әхмәтов Казан музыка училищесының баян бүлегенә укырга керә. Бер үк вакытта теория һәм композиция классына да йөри башлый.

    1957–1962 елларда Ф.Әхмәтов Казан дәүләт консерваториясенең теоретик композиция бүлегендә профессор А.С.Леман классында укый. Консерваторияне тәмамлагач, ул Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә өлкән редактор вазифасын башкара. Аннары консерваториядә аспирантурада укый һәм шунда үзе дә дәресләр алып бара. 1975 елда аны Татарстан китап нәшриятына музыка редакторы итеп чакыралар.

    Ф.Әхмәтнең халык арасында таныла башлавы аның консерваториядә укыган елларына туры килә. Бер-бер артлы радиодан, эстрададан аның җыр һәм романслары яңгырый башлый. Фортепьяно өчен язылган сонатинасы белгечләр тарафыннан татар музыкасында новаторлык әсәре дип билгеләнә. Аеруча композиторның беренче кыллы квартеты шөһрәт казана. Бу әсәр, бөтен дөньяга мәшһүр А.Бородин исемендәге кыллы квартет репертуарына кереп, безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә башкарыла.

    Алга таба да Ф.Әхмәтов камера музыкасы өлкәсендә күп, нәтиҗәле һәм уңышлы эшли.

    Композитор төрле уен кораллары өчен музыка язып, үзен төп эшкә – симфоник музыка иҗат итүгә әзерли. Һәм, күп тә үтми, үзен бу жанрда бөтен илгә таныта. «Ф.Яруллин истәлегенә» багышланган симфоник поэмасы өчен Ф.Әхмәтов, Россиядә беренчеләрдән булып, РФнең М.Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

    Композитор бер-бер артлы «Адажио», «Казан симфониясе», «Фортепьяно һәм симфоник оркестр өчен концерт» кебек күләмле, катлаулы әсәрләр иҗат итә.

    1988 елда Ф.Әхмәтовка соңгы еллардагы әсәрләре, симфониясе һәм «Мин гармун булыр идем» исемле җырлар җыентыгы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

    Татар музыка сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Ф.Әхмәтовка РСФСР һәм Татарстанның халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

    Ф.Әхмәтов 1998 елның 6 сентябрендә вафат була.


    Известный композитор Фасиль Ахметгалиевич Ахметов родился 23 мая 1935 г. в деревне Салтык-Ерыкла Кукморского района Татарстана. Вскоре семья Ахметовых переезжает сначала в Тулбинский поселок, затем в поселок Сабинского лесхоза. Фасиль с ранних лет приобщается к музыке.

    В 1952 г. Ф.Ахметов поступает в Казанское музыкальное училище на отделение баяна, параллельно получает образование по классу теории и композиции.

    В 1957–1962 гг. Ф.Ахметов обучается в Казанской консерватории по классу композиции у профессора А.С.Лемана. После окончания консерватории работает старшим редактором музыкальной редакции Татарского радио. Позже поступает в аспирантуру Казанской консерватории. В 1975 г. его приглашают на работу музыкальным редактором Татарского книжного издательства.

    Еще в годы учебы в консерватории творчество Ф.Ахметова получает признание слушателей. Его песни и романсы звучат на радио и эстраде. Его сонатина для фортепьяно была оценена специалистами как новаторское произведение в татарской музыке. Заметным явлением в татарской музыке стал Первый струнный квартет Ф.Ахметова, который известный Государственный квартет им. А.П.Бородина включает в свой репертуар и исполняет много лет.

    В последующие годы Ф.Ахметов много и плодотворно работает в жанре камерной музыки. Создавая музыку для разных музыкальных инструментов, композитор готовит себя к главной работе – созданию симфонической музыки. За создание подлинно новаторского, яркого произведения – симфонической поэмы «Памяти Фарида Яруллина» – Ф.Ахметов удостаивается Государственной премии РФ им. М.Глинки, став одним из первых лауреатов столь престижной премии в России.

    Друг за другом композитор создает такие крупные произведения: как «Адажио», «Казанская симфония», «Концерт для фортепьяно и симфонического оркестра», «Концерт для скрипки и симфонического оркестра».

    В 1988 г. Ф.Ахметову за произведения последних лет, симфонию и сборник песен присуждается Государственная премия Татарстана им. Г.Тукая.

    За большие заслуги в развитии татарского музыкального искусства Ф.Ахметову присуждаются почетные звания народного артиста РСФСР и РТ, заслуженного деятеля искусств РСФСР и ТАССР.

    Ф.Ахметов умер 6 сентября 1998 г.


    Укырга тәкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:

    Аккошлар: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 39 б.: нота б-н.

    Замандашлар: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 39 б.: нота б-н. – Текст парал. рус. һәм татар. тел.

    Мин – бәхетле. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 32 б.: нота б-н.

    Мин гармун булыр идем=Стать бы мне гармонью звонкой...: җырлар, романслар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 80 б.

    Ядкарь: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 24 б.: нота б-н.

    Яшь магелланнар=Юные магелланы: балалар өчен җырлар /кереш сүз язучы Р.Усманова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 48 б.: нота б-н. – Текст парал. рус һәм татар. тел.

    Яшьлегем кайтавазы: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 71 б.: нота б-н.

    Яшьлегем кояшы: җырлар һәм романслар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 80 б.: нота б-н.


    Второй струнный квартет. – Партитура. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 28 с.

    Симфоническая поэма: для большого симф. оркестра. – Партитура. – М.: Сов. композитор, 1978. – 56 с.


    Кызыл зирек моңы: композитор үзе турында /әдәбиләштереп язучы Р.Әхмәтов //Казан. – 1994. – № 3-4. –Б.4-12.

    Вәлиев Р. Җанга уелган уйлар: күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 720 б. – Без кемнән ким?: композитор Фасил Әхмәтов. – Б.414-425.

    Яруллин Ф. Сирәгәя бара аккошлар //Казан утлары. – 2005. – № 3. – Б.154-166.

    Әхмәт Р. Фасилнең тормыш фасыллары //Казан утлары. – 1995. – № 5. – Б.156-161.

    Әхмәт Р. Фасилнең моң фасыллары //Татарстан. – 1999. – № 8. – Б.60-63.

    Әхмәт Р. Көзләр ачты күңел көзгесен... //Шәһри Казан. – 2005. – 7 окт.

    Миңнуллин Т. Моңнан гына тора иде ул...; Курамшин Р. Тәүге остазым //Мәд. җомга. – 2005. – 20 май. – Б.11.

    Рәшит Ә. Йөрәктә – аның моңы //Шәһри Казан. – 2007. – 8 июнь.

    Шәрифуллина Э. Күңелләребезне канатып... //Мәд. җомга. – 2005. – 5 авг. – Б.16.

    Бәдретдинова С. Әсәрләрендә – халык моңы //Мәгариф. – 2005. – № 5. – Б.78–79.

    Әһлиуллина Ф. Йолдыз язмышы: докум. повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 144 б. – Аккош моңы. – Б.133-144.

    Йөрәкләрне кат-кат яулап киттең: [композитор турында истәлекләр] //Мәд. җомга. – 1998. – 11 сент. – Б.4.

    Гаффар Ә. Татарның аккош канаты //Шәһри Казан. – 2000. – 15 сент.

    Ганиева Ф. Кимеми торган моң дәрьясы: [Кукмара районында Ф.Әхмәтов музее ачылды] //Ватаным Татарстан. – 2001. – 1 июнь.

    Юзеев И. Уйлый күңелем төрлесен... – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 255 б. – Яшик әле...: Фасил Әхмәткә. – Б.91.

    Юзеев И. Фасил симфониясе: шигырь //Мәйдан. – 2002. – № 12. – Б.119.

    Яруллин Ф. Күңел яктысы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 384 б. – Фасил Әхмәткә. – Б.247-248.

    Әхмәт Р. ...Инде бер ел синсез яши дөнья...; Без дә курай бит, абый; Күрешербез әле, аккошлар; ...Тукай кебек, пар атларда түгел...: Фасил абыем истәлегенә: шигырьләр //Мирас. – 2000. – № 1. –Б.35-38.


    Шамсутдинова Ф. Фасиль Ахметов: национальный художник, музыкант, композитор. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 272 с.

    Раимова С. Фасиль Ахметов //Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – С.6-11.

    Мелодия красной ольхи: воспоминания композитора /лит. запись Р.Ахметова //Казань. – 1994. – № 3-4. – С.4-11.

    Сайдашева З. Татарская музыка: история и современность. – Казань: Идел-Пресс, 2008. – 208 с. – Мир музыки Фасиля Ахметова. – С.92-94; От песни к симфонии. – С. 94-96.

    Валеев Р.И. Осталась только песня //Вост. экспресс. – 2005. – 26 мая-1 июня. – С.11.

    Ахмет Р. Лебединая песня Фасиля //Казань. – 1999. – № 11. – С.48-49.


    29 май Әбрар Кәримуллин

    29 мая Абрар К а римуллин

    1925 -2000

    ту уына 85 ел

    85 лет со дня рождения


    Академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстан Республикасының Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башлый: колхозчы, хисапчы, укытучы булып эшли. 1943–1947 елларда Ә.Кәримуллин Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышы фронтлары буйлап сугышчан юл уза.

    1948–1953 елларда Ә.Кәримуллин – Казан дәүләт университеты студенты. Тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, ул университетның Фәнни китапханәсендә эшләргә калдырыла. Беренче эш итеп ул иске татар китапларының каталогын төзи башлый, татар теле һәм тел белеме, әдәбият тарихы һәм әдәбият белеме, фольклор, Татарстан тарихына караган фән тармакларында аерым библиографик күрсәткечләр төзүгә керешә. Болар барысы да татар һәм Татарстан фәнни библио­графиясенең оешу башлангычын, аның нигезен тәшкил итә. Шул ук вакытта бу елларда китапханә фондын иске кулъязма китаплар белән тулыландыру да җайга салына.

    1964 елның декабреннән Ә.Кәримуллин Г.Ибраһимов исемен­дәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, «Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар» дигән темага кандидатлык, «XX гасыр башы татар китабы» дигән хезмәте нигезендә докторлык диссертациясе яклый. 1983 елда Ә.Кәримуллинның «Реформадан соңгы Россиядә татар китабы» дип исемләнгән яңа монографиясе китап булып басыла. Татар китабының революциягә кадәрге чорын яктырткан трилогия тарихи яктан бер бөтенлек ала.

    Әдәби тәнкыйтьче сыйфатында да Ә.Кәримуллин гаять актив эшли. Ул дистәләгән әдип, галимнәребезнең библиографияләрен хәзерли. Галим Татарстан Милли китапханәсендә искебасма татар китапларының (1722–1917 еллар) җыелма каталогын төзү эше белән җитәкчелек итә.

    Ә.Кәримуллин татар халкы язмышы, халкыбызның бүгенге һәм киләчәк тормышы хакында кыю мәкаләләр яза, китаплар чыгара, татар халкын милләт буларак саклауга үзеннән зур өлеш кертә.

    Ә.Кәримуллин – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Хезмәтләре үзебездә дә, чит илләрдә дә киң мәгълүм. Ул бик күп чит ил фәнни оешмаларының мактау кәгазьләре, медальләре, мактаулы титул һәм исемнәре белән бүләкләнгән.

    Ә.Г.Кәримуллин 2000 елның 18 сентябрендә вафат була.


    Академик Абрар Гибадуллович Каримуллин родился 29 мая 1925 года в деревне Чабья-Чурчи Сабинского района Республики Татарстан в семье крестьянина. В 1941 года окончил среднюю школу с.Богатые Сабы. Вначале работал колхозником, бухгалтером больницы, учителем.

    В 1943–1947 гг. служил в рядах Советской Армии, участвовал в сражениях Великой Отечественной войны.

    С 1948 по 1953 год – студент отделения татарской филологии Казанского государственного университета, после окончания которого А.Каримуллин работает в Научной библиотеке Казанского университета.

    Работая в библиотеке, знакомясь с его фондами, А.Каримуллин обнаруживает богатство татарской старопечатной книги. Под его руководством проводится рекаталогизация татарских книг на арабском шрифте. А.Г.Каримуллин приступает к созданию научных отраслевых библиографических указателей по татарской литературе, истории литературы, литературоведению, фольклору, истории Татарстана, некоторые из которых издаются отдельными книгами. Именно с них началось становление татарской научной библиографии и научной библиографии Татарстана. В эти же годы налаживается работа по пополнению фондов библиотеки старыми рукописными книгами.

    С декабря 1964 года А.Г.Каримуллин работает в Институте языка, литературы и истории им. Г.Ибрагимова. Работая здесь, занимается изучением истории татарской старопечатной книги, защищает по этим вопросам кандидатскую и затем докторскую диссертации.

    С выходом монографии «Татарская книга пореформенной России» завершается воссоздание истории татарской книги дореволюционного периода.

    А.Г.Каримуллин – ученый широкого профиля. Он впервые создает историю татарской книги, впервые составляет национальную библиографию по филологии, истории искусства, персоналий известных ученых и писателей родного края.

    В Национальной библиотеке РТ А.Г.Каримуллин возглавляет работу по созданию «Сводного каталога татарской старопечатной книги: 1722–1917 гг.».

    Ученый уделяет большое внимание национальному возрождению татарского народа, его языка, культуры, современной общественно-политической жизни республики.

    Научная и общественная деятельность А.Г.Каримуллина получает признание как в нашей стране, так и за рубежом. Ему присвоено звание «Заслуженный деятель науки Татарстана», он лауреат Государственной премии Татарстана им. Г.Тукая, удостоен ряда почетных грамот и медалей, почетных званий научных обществ ряда зарубежных стран.

    А.Г.Каримуллин умер 18 сентября 2000 года.

    Укырга тәкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:


    Китап дөньясына сәяхәт: татар басма сүзенең сәхифәләреннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 208 б.

    Татарлар: исемебез һәм җисемебез. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 160 б.

    Татар фольклоры: аннотацияләнгән әдәбият күрсәткече (1612–1981). Ике кисәктә /ТФА. Г.Ибраһимов исем. ТӘТИ. – Казан, 1993.

    1 кис. – 135 б.

    2 кис. – 134 б.

    Язмыш, язмыш... /кереш сүз язучы Р.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.– 423 б.

    Тел – милләтнең сакчысы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 256 б.

    Без тарихта эзлебез. – Казан: Милли китап, 2000. – 464 б.: портрт. б-н.

    Безнең кардәшлек: мәкаләләр /[кереш сүз язучы Р.И.Вәлиев)]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 335 б.: портрт. б-н.


    У истоков татарской книги (от начала возникновения до 60-х годов XIX века). – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – 224 с.

    Татарская книга начала XX века. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 319 с.

    Татарская книга пореформенной России: исследование. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 320 с.

    Книги и люди: исследование. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 304 с.

    Татары: этнос и этноним. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 126 с.

    Прототюрки и индейцы Америки: по следам одной гипотезы /вступ. ст. Я.Гибадуллина. – М.: ИНСАН, 1995. – 80 с.

    Татарское государственное издательство и татарская книга России (1917–1932). – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – 320 с.

    Каримуллин А.Г., Каримуллин Ш.А. Указатель авторефератов и диссертаций по татарской филологии по состоянию на...: 1998 г. – АН РТ; ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова. – Казань: Фикер, 2000. – 160 с.


    Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Әбрар Кәримуллин. – Б. 273-275.

    Татарстан Фәннәр Академиясе. – Казан: Фән, 1994. – 544 б. – Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин. – Б. 47-49.

    Вәлиев Н., Салихов Р. Әбрар Кәримуллин //Әдәби Алабуга. – Алабуга: АДПУ нәшр., 2005. – Б.200-204.

    Вәлиев Р. Халык хәтерен яңартучы //Мәд. җомга. – 2005. – 3 июнь. – Б.11.

    Һадиев И., Асылкаева Н. Татар фәне тарихында эзе тирән //Казан утлары. – 2005. – № 6. – Б.173-177.

    Асылкаева Н. Таш уала – хәтер яши [ТР Милли китапханәсендә Әбрар Кәримуллинга багышланган «түгәрәк өстәл» янында сөйләшү узды] //Мәд. җомга. – 2009. – 3 июль. – Б.17.

    Хәбибуллин М. Китап белгече //Мирас. – 2000. – № 5. – Б.24-26.

    Фәйзрахманов Ә. Туры сүзле академик //Мирас. – 2000. – № 5. – Б.27-31.

    Низамов И. Яңа фәнгә бер өлеш //Мәд. җомга. – 2000. – 26 май. – Б.12-13.

    Әхмәтова-Урманче Ф. Фәндә дә, тарихта да үз эзе бар //Мәд. җомга. – 2000. – 15 сент. – Б.12.

    Хәйдәров Л. Әбрар Кәримуллин укулары: [ТР Милли китапханәсендә] //Шәһри Казан. – 2003. – 13 июнь.


    Абрар Гибадуллович Каримуллин: биобиблиогр. указ. /сост. Р.Х.Тимергалина; вступ. ст. И.Е.Баренбаума. – Уфа-Казань, 1995. – 72 с.

    Академия наук Татарстана. – Казань: Фән, 1992. – 304 с. – Абрар Гибадуллович Каримуллин. – С. 35-37.

    Валеев Р.И. Верный рыцарь книги //Респ. Татарстан. – 2000. – 26 мая.

    Баренбаум И. «Книга – путь к душе...» //Идель. – 2000. – № 7. – С.54-57.

    Гаффар А. Жажда истины. Абрар Каримуллин //Казань. – 2001. – № 12. –С.42-43.

    Халиуллин Й. Ум и совесть татарской науки //Татарстан. – 2003. – № 8. –С.49-53.



    1 июнь Нәби Дәүли

    1 июня Наби Даули

    1910-1989

    Тууына 100 ел

    100 лет со дня рождения

    Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) – катлаулы тормыш юлы үткән шагыйрь һәм язучы. Ул 1910 елның 1 июнендә Казан губернасы Спас өязе (хәзер Татарстанның Әлки районы) Иске Камка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калгач, 1921 елда булачак язучы Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар колониясенә эләгә. Шунда белем ала, ФЗӨ мәк­тәбендә укый. Бераздан ул Донбасска китә, металл эшкәртү заводында эшли.

    Н.Дәүлинең беренче язмалары 1928 елда «Пролетар» газета­сында чыга. Соңыннан ул шушы газета редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

    1935 елда Н.Дәүли Казанга кайта, «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә эшли. Бу елларда аның дүрт шигырь җыентыгы басылып чыга.

    Н.Дәүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә. 1941 елның августында, Орша тирәсендә барган сугышларның берсендә чолганышта калып, фашистлар кулына эләгә. Аны Германиягә озаталар. Ул Бухенвальд, Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы концлагерьларда газап чигә. 1945 елның апрелендә берничә иптәше белән лагерьдан кача, фронт сызыгын үтеп үзебезнекеләргә кушыла, солдат хезмәтен дәвам итә.

    1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта. Башта рәссам-бизәүче булып эшли, 1956 елдан башлап әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

    Әдипнең автобиографик материалларга, сугыш чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган «Яшәү белән үлем арасында» повестен укучылар аеруча кызыксынып укыйлар.

    Н.Дәүли 1989 елның 18 маенда вафат була.


    Наби Даули (Набиулла Хасанович Давлетшин) родился 1 июня 1910 года в бедной крестьянской семье деревни Старое Камкино Спасского уезда Казанской губернии (ныне Алькеевского района Республики Татарстан). Лишившись с малых лет родителей, воспитывается в Царицынской (ныне Волгоград) детской колонии, где заканчивает школу-семилетку, школу фабрично-заводского обучения. Затем работает на одном из металлургических заводов Донбасса.

    Первые публикации Н.Даули появляются в 1928 году в газете «Пролетарий», издававшейся на татарском языке. Позже он работает литературным сотрудником в редакции этой газеты.

    С 1935 года Н.Даули работает в казанской газете «Яшь сталинчы» (ныне «Татарстан яшьләре»). В эти годы один за другим издаются четыре сборника стихотворений молодого поэта.

    С первых дней Великой Отечественной войны Н.Даули – на фронте. В августе 1941 года во время жестоких боев под Оршей попадает в окружение, затем в фашистский плен, проходит тяжелые испытания в концлагерях Бухенвальда, Баден-Бадена, Магдебурга. С приближением линии фронта он бежит из лагеря и в составе советских частей продолжает воевать.

    Вернувшись в декабре 1945 года в Казань, Н.Даули работает вначале художником-оформителем, а с 1956 года профессионально занимается литературным творчеством.

    Творчество Н.Даули широко известно читателям. Особую популярность среди читателей приобрели повесть «Между жизнью и смертью» и роман «Разрушенный бастион». Все, что им пережито и выстрадано, шло яркое отражение в его поэтических тетрадях, повестях и очерках, в его публицистике.

    Н.Даули умер 18 мая 1989 г.


    Укырга т әкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:


    Кояшка йөз белән: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 247 б.

    Мин җирдә калам: [шигырьләр, җырлар]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 400 б.

    Язмышка юл: повесть. 1 нче кит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 279 б.

    Яшәү белән үлем арасында: повесть; Җимерелгән бастион: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 446 б.

    Яңгырау: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 160б.

    Әйтмичә булмый, булмый ...: әдәби парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 182 б.

    Сталинга хат: повесть //Казан утлары. – 1989. – № 11. – Б.3-24.


    Между жизнью и смертью: повесть, рассказ /пер. с татар. М.Рафикова. – М.: Сов. писатель, 1984. – 208 с.

    Остаюсь на земле: стихи /пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1987. – 128 с.


    Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б. – Нәби Дәүли. – Б.168-170.

    Вәлиев Н., Салихов Р. Әдәби Алабуга. – Алабуга: АДПУ нәшр., 2005. – 400б. – Нәби Дәүли. – Б.134-140.

    Галиев М. Яшәү белән үлем арасында //Казан утлары. – 1990. – № 5. – Б.136-146; Татарстан. – 1996. – № 9. – Б.32-43.

    Налепин А. Яшәү белән үлем арасында //Казан утлары. – 1986. – № 9. – Б.139-142.

    Нәҗми Н. Истәлекләр: өч хат //Казан утлары. – 1997. – № 6. – Б.156-163.

    Маннапов С. Тамыр тирәнлеген яфрак тоя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 191 б. – Тынгысыз йорт хуҗасы. – Б.79-91.

    Шәфигуллин Ф. Кешелек тавы: повесть, хикәяләр, мәкаләләр, рецензияләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 255 б. – Шифалы яңгыр. – Б.133-140.

    Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 344 б. – Нәби Дәүли. – Б.157-158.

    Маннапов Ш. Кайтмый еллар, кайталар җырлар... //Казан утлары. – 2000. – № 6. – Б.180-185.

    Камалов Б. Безгә кояш та җитә... //Мәд.җомга. – 2000. – 2 июнь. – Б.18.

    Фәттах И. Талантлы шагыйрь, оста прозаик //Ватаным Татарстан. – 2000. – 9 июнь.

    Бәдретдинов Р. Кем йөрәккә ачкыч табар?.. //Мәд. җомга. – 2009. – 28 авг. – Б.18.

    Трофимова-Мөслимова С. Балалар әдәбиятында Нәби Дәүлинең драма әсәрләре //Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятын укытуның мөһим мәсьәләләре. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2006. – Б.147-150.

    Юзиев Н . «Сүзләр калсын һәйкәл урынында ...» //Соц. Татарстан. – 1990. – 1 июль.

    Хөсәен М. Тәмугны кичкән әдип //Соц. Татарстан. – 1990. – 11 нояб.

    Хәйдәр. Мәгърур сурәт //Шәһри Казан. – 1990. – 14 нояб.


    Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: биобиб­лиогр. спр. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 511 с. – Наби Даули. – С.158-160.


    25 июнь Татарстан Автономияле Совет

    25 июня Социалистик Республикасы

    Татарская Автономная Советская

    Социалистическая Республика

    19 20

    Т өзелүенә 9 0 ел

    9 0 лет со дня образования


    Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорыннан алып Идел һәм Чулман елгалары арасы татар халкының тарихи территориясе буларак кабул ителә. Күп гасырлар дәвамында безнең ата-бабаларыбыз, башка халык вәкилләре белән берлектә, мөстәкыйль тормыш алып баралар, үзләренең уникаль рухи һәм матди мәдәниятләрен үстерәләр.

    XX гасырга татар халкы тулысынча формалашкан милләт булып килеп керә. 1913 елга Казан губернасында 200 дән артык сәнәгать предприятиесе санала. Мәгариф, китап бастыру эше, әдәбият һәм сәнгать, милли театр үсеше буенча татарлар Россия халыклары арасында төп урыннарны алып торалар.

    Февраль революциясе илдә демократик үзгәрешләр башлануга этәргеч була. Милли интеллигенция арасында татарларның дәүләтчелеген яңадан торгызу проектлары буенча актив фикер алышулар бара. 1917 елның май аенда I нче Бөтенроссия мөселманнары съездында (корылтаенда) реформатор көчләр берләшә, Бөтенроссия Мөселманнарының Вакытлы Советы (Шура) төзелә, эчке Россия мөселманнарының штатын булдыру фикере тарала.

    Аны тормышка ашыру өчен Уфада эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милләт мәҗлесе чакырыла, территориаль автономия – Идел-Урал штаты – оештыру турындагы мәсьәлә карала. Идел-Урал штатын II Бөтенроссия мөселманнары корылтае карары буларак игълан итәргә уйланыла. Биредә сүз халыкның ирекле, үзләре теләгән, «өстән» декрет буенча түгел, демократик юл белән идарә ителүче күпмилләтле дәүләтен төзү турында бара.

    Ләкин 1918 елның 22 мартында Советларның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) Татар-Башкорт республикасы турында положение кабул итә. Асылда бу Идел-Урал штатының большевиклар тәкъдим иткән варианты була. Соңрак Татар республикасы төзү буенча тагын берничә вариант барлыкка килә. Туган вәзгыять нәтиҗәсендә, 1920 елның маенда РСФСРның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы тарафыннан Татарстан Автономияле республикасы турында Декрет әзерләнә. Декрет нигезендә Татарстан АССР РСФСР составында оештырыла. Аңа элеккеге Казан губернасының күпчелек өязләре, Сембер, Самара, Уфа, Вятка губерналарының берничә өязе һәм аерым волостьлары кертелә. Үзәге итеп, әлбәттә, Казан шәһәре тәгаенләнә.

    1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимиятне тантаналы рәвештә ТАССР ревкомына тапшыра. Шул вакыттан бирле бу дата Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы игълан ителгән көн буларак билгеләп үтелә.

    1920 елның сентябрь ахырында ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты сайлана, аннары хөкүмәт – Халык Комиссарлары Советы төзелә. Үзәк Башкарма Комитет рәисе итеп Б.Мансуров, хөкүмәт башлыгы итеп С.Сәетгалиев сайлана. Яшь республика тормышының төрле тармакларына җитәкчелек итү вазыйфалары эчке эшләр, юстиция, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат, җир эшләре, азык-төлек һәм финанс министрлыкларына йөкләнә.

    Шулай итеп, гражданнар сугышы елларында автономияле республика – ТАССР – сыйфатында татар халкының дәүләтчелеге төзелә. Республика үзенең шушы статусын 1990 елның августына кадәр саклый.


    Со времен Болгарского государства, Золотой Орды и Казанского ханства междуречье Волги и Камы традиционно являлось исторической территорией татарского народа. На протяжении многих столетий его предки вместе с представителями других этносов развивали самобытный уклад жизни, уникальную духовную и материальную культуры.

    В XX век татарский народ вступает как вполне сформировавшаяся нация. К 1913 г. в Казанской губернии насчитывается более 200 промышленных предприятий. По уровню просвещения, книгоиздательского дела, развития литературы и искусства, национального театра татары занимают ведущие позиции среди народов Российской империи.

    Февральская революция ознаменовала начало демократических перемен в стране. В среде национальной интеллигенции начинают активно обсуждаться проекты восстановления государственности татар. В мае 1917 г. на I-ом Всероссийском мусульманском съезде происходит объединение реформаторских сил, создается Временный Всероссийский Мусульманский Совет (Шуро), получает распространение идея создания штата мусульман внутренней России.

    Для ее реализации в Уфе было созвано Национальное собрание мусульман внутренней России и Сибири, где был поставлен вопрос об учреждении территориальной автономии – Волжско-Уральского штата (Идел-Урал штаты). Предполагалось, что штат будет провозглашен решением II Всероссийского съезда воинов-мусульман. Речь шла об образовании через свободное волеизъявление народов, а не по декрету «сверху» многонационального государства с демократической формой правления.

    Однако 22 марта 1918 г. ВЦИК Советов принимает Положение о Татаро-Башкирской республике. По существу, это был большевистский вариант Волжско-Уральского штата. Позднее появилось еще несколько вариантов создания Татарской республики. Итогом сложившейся ситуации стал Декрет ВЦИК и СНК РСФСР от 27 мая 1920 г. об образовании Татарской автономии. Татарская АССР была образована в составе Российской Федеративной Республики. Она включала территории большой части Казанской губернии, а также несколько уездов и волостей Симбирской, Самарской, Уфимской и Вятской губерний. 25 июня 1920 г. Казанский губисполком в торжественной обстановке передал власть Ревкому ТАССР. С тех пор эта дата считается официальным днем провозглашения Татарской Автономной Советской Социалистической Республики.

    В конце сентября 1920 г. был избран Центральный Исполнительный Комитет, затем образовано правительство – Совет Народных Комиссаров. Председателем ЦИК избрали Б.Мансурова, главой Правительства – С.Саид-Галиева. Задачи управления некоторыми сферами жизни молодой республики были возложены на наркоматы внутренних дел, юстиции, просвещения, здравоохранения, социального обеспечения, земледелия, продовольствия и финансов.

    В годы гражданской войны была создана государственность татарского народа в форме автономной республики – ТАССР, удовлетворившая некоторые его чаяния. Такой статус республика сохраняла до августа 1990 г.



    Укырга т әкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:


    Татарстан АССР тарихы: (иң борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 744 б.

    Таһиров И. Гасырлар чатында. – Казан: Мастер-Лайн, 1998. – 474 б.

    Дәүләт Н. 1917 Октябрь инкыйлабы вә төрк-татар Милләт Мәҗлесе (эчке Русия вә Себер мөселманнарының Милләт Мәҗлесе. 1917–1919). – Казан: Җыен: Милли китап, 2008. – 384 б.

    Мөхәммәтшин Ф. Өченче меңъеллык чигендә Татарстанның тарихи потенциалы //Ватаным Татарстан. – 2000. – 24 июнь.

    Таһиров И. Милләтара хәлләр һәм дәүләт идарәсе: Татарстан мәмләкәте. Татарстан. 1920 еллар //Мирас. – 1996. – № 7-8. – Б.209-212.

    Таһиров И. Идел-Урал штаты //Мирас. – 2004. – № 8. – Б.103-107.


    Образование Татарской АССР: сб. док. и материалов /под ред. И.М.Климова и М.К.Мухарямова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 502 с.

    Мухаметшин Ф.Х. Республика Татарстан: особенности социально-политического развития на рубеже веков. – Казань: Идел-Пресс, 2000. – 192 с.

    Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. – 2-е изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 455 с.

    Тагиров И.Р. История государственности Татарстана. XX век. – Казань: Гасыр, 2005. – 383 с.

    Тагиров И.Р. На изломе истории. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – 423 с.

    Давлетшин Т. Советский Татарстан: теория и практика ленинской национальной политики. – Казань: Джиен, 2005. – 485 с.

    Султан-Галиев М. Избранные труды=Сайланма хезмәтләр. – Казань: Гасыр, 1998. – 720 с., 16 л. ил.

    Хайрутдинов Р.Г. Осуществление Коммунистической партией ленинской программы по национальному вопросу в 1917–1920 гг. (по материалам Поволжья и Приуралья). – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1976. – 246 с.

    Шигабиев И. Из истории образования ТАССР //Гасырлар авазы=Эхо веков. – 2005. – № 1. – С.101-110.

    Минеева Е. Определение территориальных границ автономий Среднего Поволжья (1920–1930 гг.) //Федерализм. – 2007. – № 3. –С.183-192.

    Тагиров И. У истоков //Респ. Татарстан. – 2000. – 23 июня.


    7 июль Әнвәр Бакиров

    7 июля Энвер Бакиров

    1920-2001

    Тууына 9 0 ел

    9 0 лет со дня рождения

    Танылган композитор Әнвәр Закир улы Бакиров 1920 елның 7 июлендә Казан шәһәрендә туа. Музыкаль белемне башта Казан музыка училищесында ала. 1940–1946 елларда ул Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1952 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Ә.Бакиров 1951–1956 елларда Казан музыка училищесында укыта, 1956–1957 дә Татар опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, 1957–70 елларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә эшли.

    Ә.Бакиров – татар профессиональ музыкасына нигез салучы композиторларның берсе. Ул үз гомеренең 50 дән артыграк елын музыка сәнгатенә багышлый. Композиторның иҗаты жанр байлыгы белән аерылып тора. Ул – ике балет, музыкаль комедияләр, «Тукай» операсы, симфоник, хор әсәрләре, камера-инструменталь музыкасы һәм 200 дән артыграк җыр авторы. Аның «Тальян моңы» музыкаль комедиясе, виолончель өчен сонатина һәм «Иртәнге серенада», «Әйткән идең», «Әй кызлар» һ.б. моңлы җырлары халыкка киң таныла.

    Композитор Ә.З.Бакиров уку-агарту эшенә, республиканың музыка һәм иҗтимагый тормышына үзеннән күп өлеш кертә. Ул – музыка буенча татар телендәге «Җыр һәм музыка дәресләре» дигән беренче дәреслек авторы да.

    Ә.З.Бакиров иҗатына лаеклы бәя бирелә. Аның «Су анасы» балеты 1973 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Ә.Бакировка Татарстан АССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.

    Әнвәр Закир улы Бакиров 2001 елның 17 августында вафат була.


    Известный татарский композитор Энвер Закирович Бакиров родился 7 июля 1920 г. в Казани. Музыкальное образование получает в Казанском музыкальном училище. В 1940–1946 гг. он служит в рядах Советской Армии. В 1952 г. заканчивает Казанскую государственную консерваторию. В 1951–1956 гг. Э.Бакиров преподает в Казанском музыкальном училище, в 1956–1957 гг. заведует литературной частью Татарского театра оперы и балета, в 1957–1970 гг. работает в детских музыкальных школах Казани, Елабуги.

    Более 50 лет своей жизни Э.Бакиров посвящает музыкальному творчеству. Он входит в число композиторов старшего поколения, заложивших основы татарской профессиональной музыки. Творчество композитора характеризуется широким жанровым диапазоном. Он является автор двух балетов, музыкальных комедий, оперы «Тукай», симфонических произведений, хоровых сочинений, камерно-инструментальной музыки и более 200 песен. Широкую известность приобретают его музыкальная комедия «Мелодия тальянки», виолончельная сонатина и мелодичные песни «Утренняя серенада», «Әйткән идең», «Ай, кызлар» и многие другие.

    Композитор Э.Бакиров много сил отдает учебно-просветительской работе, музыкальной и общественной жизни республики. Он – автор «Уроков пения и музыки» – первого учебника по музыке на татарском языке, имеющего большое практическое применение в школьной педагогике.

    Творчество Э.Бакирова получает заслуженное признание. В 1973 г. балет «Водяная» был удостоен Государственной премии Татарстана им.Г.Тукая. За большие заслуги в развитии татарского музыкального искусства он удостоен почетных званий заслуженного деятеля искусств Татарской АССР и РСФСР, народного артиста Республики Татарстан.

    Энвер Закирович Бакиров умер 17 августа 2001 г.


    Укырга т әкъдим итәбез:

    Советуем прочитать:


    Сайланма җырлар /кереш сүз авт. З.Хәйруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 240 б.

    «Алтын тарак» балетыннан биюләр: баян өчен=Танцы из балета «Золотой гребень»: для баяна. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – З6 б.: нота б-н.

    Барысы да күңелдә: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 39 б.

    Ватан чакыра: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 44 б.: нота б-н.

    Мәк чәчәге: җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 44 б.: нота б-н.

    Җыр дәресләре: татар. мәкт. җыр дәресләре һәм класстан тыш музыкаль тәрбия эше алып баручы укытучыларга, пионервожатыйларга һәм тәрбиячеләргә ярдәмлек. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 130 б.: ноталар б-н.


    Хәйруллина З. Аксакал моңсарыбыз //Мәд. җомга. – 2000. – 21 июль. – Б.11.

    Хәйруллина З. Җыр белән узган еллар //Соц. Татарстан. – 1990. – 8 июль.

    Әбделманова Е. Бакировның бакый моңнары //Мәд. җомга. – 2002. – 21 июнь. – Б.15.

    Әхмәт Р. Олы залда – Әнвәр кояшы //Шәһри Казан. – 2000. – 8 дек.

    Рәшит Ә. ...Җыры кала //Шәһри Казан. – 2007. – 29 июль.

    Гәрәев М. Әнвәр абыйның көй-моңнары җырлата да елата //Шәһри Казан. – 1995. – 15 дек.

    Мөкатдисов Р. Әлдермеш Әнвәре //Ватаным Татарстан. – 2000. – 7 июль.


    Исанбет Ю. Энвер Бакиров //Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – С.12-15.

    Григоренко В. Время его песен //Сов. Татария. – 1990. – 8 июля.





    продолжение >>

    Календарь знаменательных и памятных дат 2010

    Календарь знаменательных и памятных дат 2010, Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре 2010
    теги: Календарь знаменательных и памятных дат 2010
  • Календарь знаменательных и памятных дат 2010:




  • ← назад   ↑ наверх